Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак, диде. Кичен сөйләшеп утырырбыз.
Ярый, ярый, дип, ул Мусаның урам буенча бөтенләй икенче якка су буена төшеп китүен бакча рәшәткәләре аша карап калды.
Яр биек, текә. Биек, текә яр читендә Сөнгатулла үзен кечерәеп калгандай тоя. Зур таш кантары янындагы кырмыска ише генә итеп. Кырмысканың зур таш кантары өстендә алай да, болай да йөргәне шикелле, Сөнгатулланың уйлары да биек, текә яр тирәсендә алай да, болай да йөри, айкала, актарыла, бер күтәрелә, бер төшә.
«Бу яр ишелгәннән ишелә, дугаланганнан дугалана, кая барып чыкмас икән? дип уйлый ул бөтенләй башка нәрсә турында. Ярга ишелсә дә ярый, урын җитәрлек. Адәм баласының гына яры чикле ул. Соңгы яры кабер».
«Хәер, кеше башы чыдаса чыдый инде. Яра өстенә яра өстәлә Әле тән ярасы, әле җан ярасы»
Уйларын кем беләндер уртаклашасы килә иде аның.
Муса: «Әти, мин эшкә төшим инде, эш күп чак», дип чыгып киткәч, җылы нигез ташына утырган килеш калган Сөнгатулла беркавым нишләргә белмичә торды. Капка күләгәсенә, шундагы бүрәнә-әхрәткә (бәлки, Муса эскәмия дә ясап куйгандыр инде) чыгып утырасы килде. Тик базмады. Кешеләр узар, һәркайсы хәл-әхвәл сорашыр, кабат-кабат сөйләргә күңеле тартмады. Капка төбе кичен тансык ул. Ул торды, бушаган чалбарын күтәрде, ике атлауга ук чалбары тагын билдән түбән шуды, ул билдә түгел, оча сөягенә ярашып кына тора иде инде. «Яңа каеш кирәк». Яргаланганга күрә, элеккесен бумаган, больницада киенгәндә Мәрзыяның сумкасына тыккан иде. «Шуны тагып торасы инде», дип уйласа да, әлегә өйгә кермәде. Зөлхиҗә белән кызының сөйләшәсе бардыр, комачауламаска булды. Мәрзыя кеше күңеленә сизгер, җай белә, артыгын сөйләп, әнкәсен куркытмас, шәт. Сөнгатулла мал-туар чәчкән йомычкалар өемен сәнәк белән җыештырды, исләре ишегалдына таралды. «Йомычка мунча тамызлыгына тамаша инде», дип уйлады ул. Имән бүкәнгә каптырып куелган балтаны алып карады. Мусаның кулы барган: балта җайлы утырган, чөйләнгән, уч төбе сапка җайлы ята. Баш бармагының тырнагын ышкып, үткерлеген тикшерде, канәгать калды. Аннары капка түбәсенең аркылы тотнагына эленгән чалгыга күзе төште, аны да алып селтәп карады ипле иде. Бөгелҗәсе шомырт та, тал да түгел, элмәдән ясалган, озакка чыдар. Чалгының сугылуы да шәп тамчы да калҗаймаган. Эченә тагын җылы йөгерде: «Яши белер малай!» Чалгысы да тугызлы. Муса каерып бер селтәнсә, дөнья тикле җирне кырып ала инде. Үзенең дә үләнне кыеп-кыеп чабулары исенә төште.
Хәзер алай итәргә дәрманы җитмәстер. Шунысы сагындырыр инде, хәерсез.
Сагындырыр дип кыймылдарлык чама бардыр әле анысы. Бәлки, нәфсене басып керергәдер? Сукмактан менешли койма буенда кычыткан, алабута шәйләп калган иде, шуны ега торсаң да юаныч.
Шул уй белән бакчага таба атламакчы иде, исенә төшеп, олы капканың җепсәсенә әйләнеп карады янавыч шунда, күнегелгән төштә, кул астындагы урынында икән. Муса бусын да искәргән. «Булдыклының булуы шунда күренә».
Тагын риза калып, ул: «Барысын да минемчә итәргә теләгән», дип уйлады.
Кычыткан картайган, алабута орлыкланган инде. Алай да чабып киптерсәң, мал-туарга ярыйсы. Ул аларны җайлап кына егып чыкты, койма буе чистарып калды.
Бәрәңгене тирән сызганнар, ләкин анда-санда кызыл таплар кыймылдаша колорадо коңгызлары. Үләт кыргырлары дисәң, үләтләре юк, ахрысы, ул хәшәрәтләрнең. Үрчеделәр дә соң! Бәла!
Иманыгызны алам әле мин сезнең! диде ул.
Керосинга чүпләп дөмектермәсәң, һични алмый каһәр төшкән нәрсәләрне. Каян килеп чыкканнардыр. Каза инде бер! Бәрәңгене уттан хәтәр корытучы хәшәрәтләрдән ул җирәнә, аларны күралмый иде. Тере бөҗәккә дә охшамаганнар бит, дуңгыз танаулар. Әйтерсең лә эчләре телевизорныкы ише электрон белән тулы.
Курск дугасы ясыйм әле мин сезгә, диде ул. Маршал Жуков юк югын, әмма җир тазалыгы дигәндә, крестьян кулына туплар, танклар кирәкми. Мин сезне хәйләкәрлек белән алдырам. Аннары ул әкрен генә: Уйларга кирәк, диде.
Кортлар кара җиргә, яшел бәрәңге яфракларына тамган кан тамчыларын хәтерләтә иде.
Шуннан нишләде? Сөнгатулла аягына басты, бозау янына килеп, аның муен астын кашып торды.
Шуннан соң, сукмак буендагы кычыткан белән алабутаны чапкач, ул яңа зиратны чардуганнары затлы, агачлары яшь булган, зиннәтле истәлек ташлары куелган (исән туганнарының хәленә, үлгәннәрнең кадеренә карап инде) каберләрне күзеннән кичерде: ул югында артмаганнармы? Артмаганнарын күргәч, күңеле сөенде. Шул ук вакытта ахыргы кабернең кемнеке икәнен барлаудан тыела алмады. Урман каравылчысы булып торган Зариф Зәетовныкы яхшы кеше иде, мәрхүм. Шуны ачыклаганда, Сөнгатулла үз тәне тоярдай, үз аңы иңләрдәй дөньядагы барлык хәсрәтне, барлык тавышны бер генә мизгелгә туктатып торырга теләгән шикелле булды. Ул җан сызуы төсендә үтеп киткән бу теләгенең каян килгәнен тәгаенләп өлгермәде, тик Зариф Зәетов янәшәсендә үзе ятачагын ачык күрде инде. Әлегә аның «ятуым ихтимал гына әле» дип үз уена карышасы килде. Әйе, анда кемнедер аннан алда җирләп өлгермәгәннәр. Өлгермәгәннәр икән яхшы. Әйе, Зариф Зәетов янәшәсендә ятарга була. Яхшы кеше. Яхшы. Ах, әлбәттә, әлбәттә, яхшы кеше иде
Һәммәсенә дә җавап шушы иде. Яңа зиратта, анысыннан кычытканлы канау белән генә аерылган иске зиратта, ничә гасыр буена җыелган каберләрдә, алар өстендәге карт каеннар, наратлар, мүк баскан ташларда, өч алфавит алмаштырган, ә иманын алмаштырмаган халыкның ул ташларга үз телендә язган исемнәр, еллар, дога юллары, ядкяр сүзләре боларның барысы да җавап. Барысы да. Җавап.
Аның каравы күзеңдә соңгы ышаныч нуры сүнгәнче каның белән тәнең буенча аккан һәммә сорау синеке. Яшәү иң зур сорау. Иң зур сораудан да зуррак җавап юк.
Ул, койманың рәшәткә башына тотынып, карашын иске зиратның түренә каеннар куерак булган урынга күчерде. Ул тарафтагы агачлар кырык-кырык биш еллыклар. Анда үткән сугыш чорында һәм сугыш тынгач үлгәннәр җирләнгән. Күбесенең йә бура, йә такта чардуганнары таралып черегән инде. Агач утыртылганнарында йә агачлары, таш куелганнарында йә ташлары тора. Әнә теге кара тап ни-нәрсә тагын? Каян килгән? Моңарчы юк иде ул. Иртә таңнан алып төнгә чаклы, хәтта төнлә дә җәен димсең, кышын димсең, көзенме, язынмы, үз өе яныннан кайда нинди тап, төс, шәүлә күренгәнне Сөнгатулла яхшы белә, бу аның канына сеңгән. Болар гынамы соң, тавышларны, авазларны да. Кайдан нинди җил искәндә агач ябалдашлары ничек бөгелә, күләгәләр нинди озынлыкта булганда вакыт күпме барысын да белә. Әйе, анда бу кара тап юк иде. Ни икән ул? Каеннарның кояш нурлары яктырткан толымнары астында, ак кәүсәләре арасында каралып тора.
Кызыксыну басты. Шул тирәләрдән әйләнеп кайтасы да килде. Иске зиратка күптәннән аяк басканы, әнкәсе каберен байтактан зиярәт кылганы юк. Элегрәк, мал-туар асрау авырга килгәндә, зират үләнен бүлгәләп чабалар, кайбер чакны аңа да тигәне бар, яки карт-корылар үз пайларын чабып бирүне сорый, ул баш тартмый, тыңлый иде. Хәзер зиратны ялгыз, булышчысыз пенсионерлар, әле дә җомга намазына йөргән картлар гына бүлешеп чаба. Алар моны савапка саный. Зиратны чистарту ич. Авыл Советына акчасын түлиләр, шул керем исәбенә үзләре үк зиратның коймасын төзек тоталар. Ә быел үләнне чапмаганнар икән әле. Чәчәкләр җетелеген җуйган, кәлшә үләннәренең орлыклары җитешеп, зиратны саргылт-яшел төскә керткән инде.
Койма буйлап, үз сукмагыннан су буена таба төшкәндә, яр читеннән яңа зиратка кергәндә һәм иске зират канавын аркылы чыккач, инде түмгәкләр хәлендә генә калган исемсез каберләргә басмаска тырышып атлаганда, теге кара тап ак кәүсәләргә әле күмелә, әле тагын күренә, гүя качышлы уйный иде. Инде аңа туры юнәлешкә төшеп барганда ул күздән югалмады, үзе үк аңа якыная башлады кебек. Зурайганнан-зурайды, рәвеше үзгәрде, турайды, почмакланды. Сөнгатулла сагайды, чөнки аның яңа кабер ташы икәнен таныды. Тик менә ташы гына яңа микән, кабере дә яңа микән? Хәер, алар авылында таш яңарту дигән нәрсә юк; бу эш гореф-гадәткә сыймый торган фигыль, әүвәлдән тыелган, ә халык гөнаһ санаган хәл. Хорафат, әлбәттә. Заманалар үзгәрде, тормыш бөтен, көн итүе җиңел, борынгы гадәтләрне санга сукмыйча, яңартулары да бар. Тик, ай-һай, ул моңа ышанмады. Бүтән халыкларда бу гадәти нәрсә. Алай гына түгел, сөякләрен казып, башка урынга күчереп җирләү дә бар. Ә бездә шикле.