Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том стр 9.

Шрифт
Фон

Тукай атасын:

 Әти, әти, олы юл нәрсә ул? дип бүлдерә.

 Олы юл әнә аръяктагы асфальт юл шикелле зур юл инде. Еракка алып китә торган юл Әйдә, яңадан

 Әти, әти, асфальт юлдан машиналар гына җилдерә ич, атлар юлы бүтән.

 Бик борынгы җыр бу. Аны чыгарганда, асфальт юл да, машиналар да булмаган әле.

 Ә ни булган?

 Атлар булган сугышлар булган Дошман авылларны яндырган, шәһәрләрне җимергән Әйдә, җырлыйбыз.

Җыр бер мизгелгә текә ярлардан кире кайтарылган кайтаваз гына булып кала: Муса көйне югары күтәреп сузганнан соң тын алганда, Тукай, тагын түзмичә:

 Әти, әти, безгә ник тузаны гына кала? дип сорый.

 Безгә түгел, улым. Тузан безнең бабайларга, бабайларның бабаларына калган Ә бәхет, атлар шикелле, алар яныннан җилдереп кенә узып киткән. Бу җыр менә нәрсә турында. Бәхетне аны тотып алырга кирәк. Бөтен көчкә чабып барган атның ялыннан эләктереп алган шикелле. Белдеңме?

 Белдем. Ә бәхет нәрсә соң ул, әти?

 Бәхет? дип кайтарып сорый Муса. Ничек җавап бирергә кирәклеген уйлаптыр инде. Кайтарып сораганда шулай итеп үз-үзеңнән дә сорыйсың. Ә үз-үзеңә җавапны кешеләргә бирәсенә караганда да төптәнрәк эзлисең. Бәхет ул, Тукай, синең шикелле балалар авырмау атаң-анаң булу авыл булу зират булу

 Зират булу?

 Әйе, зират булу да бәхет. Зират юк икән, хәтер юк. Анда кемнәр күмелгәнен онытсаң, үзеңнең кем икәнеңне дә белмисең инде. Ә хәтер булмагач, үлгәннәр генә үле түгел, тереләр, исәннәр дә үле Шуннан тагын елга булу, юл булу ашарга булу Эшкә кемдер сине коллар шикелле куалап түгел, ә үз иркең белән бару, эшләгәнеңнең үзеңә дә икәнен белү. Бәхетнең очы-кырые юк инде аның, улым. Ә иң зур бәхет үзеңнең бәхетле кеше икәнеңне белү. Ә моннан да зурысы, Тукай, бөтен кешеләрнең бәхетле икәнен күрү.

 Әти!

 Әү?

 Тагын бер бәхетне оныттың әле син.

 Кит әле! Йә?

 Бабайны. Әбине. Бабаң белән әбиең булу да бик яхшы. Бигрәк тә минекеләр шикелле булса.

Муса эндәшмәде. Ихтимал, кан тамырлары бүртеп торган көчле кулын малаеның иңенә куйгандыр. Сөнгатулла үзе дә шулай итәр иде. Ул йомшак җилгә каршы яр сукмагыннан түбән төшеп китте, артта Мусаның:

 Әйдә, кушыл, улым, дигәнен һәм аның калын күкрәк тавышына оныгының нечкә чиста тавышы кушылганын ишетте.

Җыр елга суында бөтенләйгә агып китмәсә, искән җилдә очмаса, таллар арасында адашып калмаса, күкләргә ашып юкка чыкмаса, тузан булып җиргә таралмаса, тракторын кабызып төнге кырга чыккач, улы белән оныгының җырлавына Сөнгатулла да кушылыр Аның җыры күктә йолдыз атылгандай кыска инде кыскалыкка. Әмма бит ул йолдыз! Шул август төнендә мул атылган йолдызлар улы Муса белән оныгы Тукайның елга суында акмаган, искән җилдә очмаган, таллар арасында адашмаган, күккә ашып юкка чыкмаган, тузан булып таралмаган җыр-моңына төшеп чумдылар кебек.

Менә нинди кеше ул аның улы Муса. Улына җыр өйрәткән ата үлгәч тә яши.

Ул аңа ни дияргә теләгән иде әле? Ачуланырга бугай. Әллә шатланасы микән? Ни арада нинди йорт-җир җиткереп кергән бит, малай актыгы! Аннан йортның терәге Сөнгатулладан башка бит ул!

 Ник чакырдың, әти?

 Ник, ник!.. диде ул аңа, ни әйтергә белмәгәч. «Бусы ник болай, тегесе ник тегеләй» дип бәйләнмәс, вакланмас бит инде. Шуңа күрә ул, тел төбен яшергән кебек: Яхшы-ы-ы, дип сузды.

 Йорт-җирне әйтәсеңме?

Сөнгатулла:

 Аны да, диде.

 Безгә синең таза-сау кайтып керүең кадерле, әти.

 Таза-сау дип үзең бирешмә, улым. Хәзер ышаныч синдә. Арттырыбрак мактады, ахрысы, ул: Төпчек кайтканчы, дип өстәде. Син үзең дә башлы-күзле.

 Бөтенебез бер гаилә ич инде.

Сөнгатулла:

 Төпчек кайтканчы, дип кабатлады. Ул да башлы-күзле булыр. Озак тормас.

 Озак тормас Син каулар идең. Мине дә тиз тоттың.

 Минем анда ни катнашым бар? Сөнгатулла бер аяк астына, бер капка ягына карап алды. Яхшы-ы, диде ул тагын.

Сүз аның хакындамыни? Сүз бит алдагы яшәү хакында әле. Авыл кешесенең үз гомерендә ике олы мәшәкате бар: өйләнеп башка чыкканда, йорт җиткереп керү, тора-бара тагын берне салу анысын гомер азагына кадәр исәпләп һәм бала-чагаларга гаилә корып, үз йортлары белән яши башлаганчы җитсен дигән чама белән. Шушы ике олы мәшәкатьнең бер ягында кешенең дөньяга килүе, икенче ягында дөньядан китүе. Бу авыл кешесе тугач һәм үлгәнче кичә торган тормыш күпере. Күпер астында гомер елгасы. Агып килә, агып китә. Кешенең эше кала; кылган эше шөһрәтле икән, исеме дә кала. Ә эш белән исем синең дөньяда калдырган мирасың инде ул. Хәер, монысы сиңа түгел, монысы исәннәргә кирәк.

Чын егет икән Муса менә нинди йорт җиткергән. Хәзер нык салалар инде берәгәйле итеп. Ут-күз төшмәсә, гомерлек. Тынычлык кирәк, һәммәсе сыяр. Ә төпчек улы Фәрхад? Менә көзгә әйләнеп кайтыр. Ул да сыяр. Ә өйләнгәч? Төп нигез, төп йорт аныкы, төпчекнеке. Бусын ни Алла иңдермәгән, ни мулла кушмаган. Бусын халык борынгыдан һәм мәңгегә хәл итеп куйган. Сөнгатулланың нигезе бар, ә йорты? Төпчеккә атасыннан ни кала? Улы тәгаен авылга кайтам дип китте бит.

 Бу йорт-җирне Фәрхадка калдырып чыгуы авыр булыр инде сиңа, Муса.

Сөнгатулла улының үзенә әллә ничек итеп җанының кеше күзе, кеше уе җитмәслек тирәнлегеннән карап куюыннан куркып китте. «Ә-ә! Аңлашылды!..» дип уйлады ул, әлегә улының күңелендә ни ятканына анык төшенмәсә дә. Яңа салган йорт-җирне энесе Фәрхадка калдырырга Мусаның йөрәге җитмәс дигән шик күңелен тырнап узды.

 Кайтса, бик калдырыр идем әле, әти.

 Кайтыр, ник кайтмас икән? Кайтмый кая барсын! Башта армиядән. Аннары китеп торыр. Укуын дәвам итәргә. Тәмамлар. Менә аннан кайтыр. Бөтенләйгә. Агрономга укып бетергән башы белән базарда ит чабармы әллә? Безнең нәселдә андыйлар булганы юк Синең муеныңа кайтып атланмас анысы, моннан аң бул, әйе Колхоз өйләре бер урам әнәтерә. Унтугыз таш йорт.

 Тагын җидене салып яталар. Безгә дә шуларның берсен бирмәкчеләр иде. Рәхмәт дидем.

 Дөрес, нәрсә аны. Тәндә җан барында хәләл көч белән салган үз куышыңа ни җитә!.. Ә төп нигездә төпчек калырга тиеш. Бусы сиңа-миңа карамый аның.

Беравык тын тордылар.

 Кайтса Кайтса, ике дә уйлап тормас идем, әти.

 «Иде» дип син Тел очыңа төер чыккыры нәрсә! Тфү-тфү диген! Әйе! Фәрхад ул баш бәясен белә торган егет. Күрәләтә утка кермәс! Хәер, безнең нәсел отчаянный инде ул Җәренгәгә көрәшкә кем белән чыгасыңны уйла. Көрәш мәйданына салып, Фәрхад синең кабыргаларыңны санар әле ул, менә әйткән ие диярсең!

Сөнгатулла ишегалдын яңгыратып көлеп җибәрде. Онытылып көлсә дә, күз кырые белән тәрәзә пәрдәсенең күбәләк канатыдай ябылуын абайлады. Икенче тәрәзәгә дә кырын караш ташлады. Пыяласында кояш чагылганга, анысында ул-бу хәрәкәт сизелмәде. Тик шунысы тәгаен: Зөлхиҗә белән Мәрзыя аны карап торган. Нишли икән бу диптер инде. Нишләсен, көлә әле Сөнгатулла абзагыз! Йорт-җир янган дип, кара көеп утырырга монда Кешесе ул түгел. Кем белә, Муса урынында үзе бил алышып ятса, бәлки, ул да, ут-күз чыкты дип, Сабан туе мәйданын чатыр чабып ташлап кайтмас, җиңгәнче шунда калыр һәм ахырдан, көйрәгән кисәүләр өстенә кайтып кергәч: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк» дияр иде, ә? Тимершиннарның каны кайнаса кайнап күрсәтә инде ул! Кан кайнауга йөгән юк аңа.

 Яхшы, Муса, диде ул.

 Их, әти! дип, Муса көрәк кадәрле учларын нык тезләренә берьюлы сукты да аягына торып басты. Бәла ялгызы йөрми икән шул!..

 Аяк астында ятмый диген.

Муса баскыч төбенә төшеп, сандалларын кияргә иелгән иде, аңа күтәрелеп карады.

 Бәла аяк астында ятмый диген, дөресрәк булыр, дип кабатлады Сөнгатулла. Минем хәлне бәла дип санарга ашыкмый тор, яме?

Муса кулына алган кырык алтылы сандалиен баскычка ташлады, аның калай каптырмасы зыңлап куйды.

 Минем авыруны, дип елмайды Сөнгатулла. Янгын да Үткән эшкә салават Ничава!..

Муса сандалиларын аңа аркан борылып, баскан килеш аягына элде дә, каптырмаларын эләктереп тә тормастан, урамга юнәлде, кече капканы ачар алдыннан каядыр читкәрәк карап:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3