Мөршидә. Ул кулыңдагы төенеңдә нәрсә тагын?
Мансур. Кәбестә. Яшелчәләр кибетенә күрсәтергә дип, Ильяс биреп җибәрде. Кара әле, Мөршидә, син җәйнең бу вакытында яңа кәбестә күргәнең бар идеме?
Мөршидә. Нигә булмасын.
Мансур. Мин бу вакытта яңа кәбестәне беренче тапкыр күрәм. Ильяс оранжереяда үстергән. Аңарда меңләп калды әле. Кил әле, җаным, утыр, бераз хәл җый! (Капчыкка икәү утыралар.) Шулай, китикме икән? Бәлки, бернәрсә дә булмас әле?
Мөршидә. Булмаган кая, акча синдә дип бөтен шәһәр шаулый.
Мансур. Бер яктан, шатлык, икенче яктан, бу аяк астыннан чыккан бәла башымны тәмам катырды, йә, буласы булыр. Кайгырма, җаным. Менә без хәзер икәү бергә. Бүгеннән син минем гомерлек дустым буласың. Шунысы җитә. Ә безнең киләчәкне…
Мөршидә (торып). Шулай да, Мансур, китәргә ашыгырга кирәк.
Мансур. Өлгерербез әле.
Мөршидә. Килеп бассалар?
Мансур. Минем бу бүлмәне эзләп тапканчы бер атна үтәр.
Мөршидә. Садрый белә бит.
Шакирҗан (Мөршидә капчык өстенә кинәт утырганда). Ай, кабыргам!
Мансур (сикереп торып). Бу нинди тавыш?
Мөршидә (капчыкны күрсәтеп). Менә моннан чыкты.
Мансур. Ха-ха-ха!.. Син, Мөршидә, бигрәк каушагансың. Колагыңа әллә нәрсәләр ишетелә башлаган.
Мөршидә. Юк, чынлап, шуннан чыккан төсле тоелды.
Мансур. Анда иске китаплардан башка бернәрсә дә юк. (Капчыкны типкәли.)
Мөршидә. Соң, тавыш?
Мансур. Әбинең биле сызлый торгандыр. Бу капчыкны үз урынына кертик әле. Чынлап та, уңайсызлап тора. (Капчыкны типкәли-типкәли карават астына кертәләр.) Менә шулай. Йә, кил, утыр, Мөршидә. (Караватка утыралар.) Менә нәрсә, җаным, бүген монда куныйк. Иртәгә мин теге ун сумны алгач, пароходка утырып, безгә, авылга китәрбез. Теге, морзаларча, бикәчләү сәяхәте булыр. Шәп бит?
Мөршидә. Син һаман шаярасың, Мансур. Безгә бүгенгә түгел, бер сәгатькә дә калырга ярамый. Аңлыйсыңмы син шуны? Ярамый, ярамый, ярамый.
Мансур. Кара әле, Мөршидә, син туй ясамас борын ук талаша башладың. Туйдан соң сугыша башламасаң ярар иде.
Мөршидә. Мансур, нигә син мәсьәләнең зурлыгын искә алмыйсың?
Мансур. Башта искә алган идем. Ләкин тора-бара һәрбер уңайсызлыкларга күнегелә икән. Минемчә, бер көннән бернәрсә дә булмас.
Мөршидә. Мансур, син минем белән чынлап сөйләшәсеңме, әллә…
Мансур. Бетте. Әйдә, киттек. Ун сум янса янар инде. Ә синең соң акчаң пароход билетына җитәрлекме?
Мөршидә. Артыгы белән.
Мансур. Алай булса, әйдә, киттек. (Караваттан төшкәндә, капчыктагы Шакирҗанның аягына баса.)
Шакирҗан. Ай, аягым!
Мөршидә (сикереп төшеп). Бу нәрсә тагын?
Мансур. Тагын тавыш? Әллә карават астында кеше бармы?
Эзлиләр.
Юк, бернәрсә дә юк.
Мөршидә. Тәгаен менә монда кычкырган шикелле ишетелде.
Мансур. Әллә бу иске китапларга җеннәр ияләшкәнме? (Капчыкны типкәли.) Бер җирдә бернәрсә юк. Әби, әби!
IV. Мөршидә, Мансур һәм әби.
Әби. Нәрсә, кем бар анда? Ай, балакаем, кайттыңмыни?
Мансур. Әби, син элек шуны безгә әйт: билең авыртамы?
Әби. Бик авырта, балакай. Менә күсәк белән кыйнаган шикелле инде.
Мансур. Әйттем бит. Ха-ха-ха!..
Әби. Кунак бар икән. Күрми дә торам. Исәнме, бәбкәм. Кунакка самавыр куярга кирәк. Син, Мансур, балакай, кайда йөрисең? Кичәдән бирле башымны әйләндереп бетерделәр.
Мансур. Кемнәр?
Әби. Кемнәр икәнлекләрен белмим. Әмма башымны бик әйләндерделәр.
Мансур. Йә, йә?
Әби. Әллә нинди кешеләр килеп, сине сораштырып көтеп тордылар-тордылар да соңыннан сугыштылар. Базга качып кына котылдым. Аллага шөкер әле, нәрсәләремә тимәгәннәр.
Мансур. Соң син кемнәр икәнен сорашмадыңмыни?
Әби. Алдан килгәне абзаң дип әйтте үзен. Соңынтын килгәннәре әллә нәрсәләр сораштырып башымны әйләндереп бетерделәр.
Мөршидә. Әйттем бит…
Мансур. Йә, йә?
Әби. Шул, гөмбә, диләр, каравыл, диләр, акча, диләр. Башымны катырып бетерделәр. Бүген дә сине сорап бер әфәнде белән бер бай кеше килгәннәр иде. Йорты теге зур бакча каршында, ди. Әй, аты коргыры, исеме хәтеремнән чыккан лабаса. Әй балакай, кәбестә алып кайттыңмыни?
Мансур. Әби, син безгә самавыр куй. Безне бик һәйбәтләп сыйла!
Мөршидә. Юк, юк, рәхмәт. Безнең вакытыбыз юк, әби.
Әби. Минем самавырым бик тиз кайный. Хәзер булыр, балалар. Кәбестәңне… (Ала башлый.)
Мансур. Кешенеке ул, әби.
Әби. Ярый, ярый. Хәзер самавырым кайнап чыгар, Алла боерса. (Чыга.)
Мөршидә. Син чәйләр эчеп әллә төрмәгә ябыласың киләме?
Мансур. Нигә?
Мөршидә. Юк, Мансур, бу шаяруларың урынсыз. Бел дә тор: килеп басарлар.
Мансур. Безнеме?
Мөршидә. Әйе.
Мансур. Әй, исең киткән икән. Без полициянең борын төбеннән кача алабыз. Әнә ул тәрәзәне күрәсеңме?
Мөршидә. Йә?
Мансур. Менә шул инде.
Мөршидә. Нәрсә шул инде?
Мансур. Менә шуннан бакчага, аннан тар тыкрык буйлап күлгә, күлдә көймәләр күп була. Берсенә утырабыз да выжт пристаньга. Анысы өчен син кайгырма… Шулай да җыенырга кирәк булыр, ахрысы.
Җыена башлыйлар.
Мөршидә (тәрәзәдән карап). Аралыкка төшә икән.
Мансур. Синең чемоданың шактый авыр бит. Икегә бүлмибезме?
Мөршидә. Теләсәң ни эшлә. Бөтен приданым шунда инде.
Мансур. Син үзең придан. Хәер, артык авыр түгел лә. Ә минем приданым, менә шул юрган эченә сыеп бетәр. Байлар да үзебез тегеләй. Әнигә килен белән барып төшкәч, күзе дүрт булыр.
Мөршидә (икенче тәрәзәдән карап). Мансур! Мансур! Садрый полицияләр белән монда таба килә. Харап булдык! Тотылдык!..
Мансур. Кая?.. Әһә, алай икән… (Ишекне бикли.) Әйдә, җаный, чәйне пароходта эчәрбез инде. (Җепне өстәлгә бәйләп, сул як тәрәзә катына китереп, чемоданны ташлап.) Әйдә, җаный!..
Төшәләр. Кәбестә өстәлдән идәнгә төшә. Шакирҗан тыпырчына.
Шакирҗан. Качмагыз! Рөхсәт юк!! Качмагыз! Качмагыз! Каравыл! Каравыл! Качтылар!! Каравыл!! (Кычкыра-кычкыра, тамагы карлыгып, тавышсыз кала.)
Ишек дөбердәтәләр.
Арттан. Именем закона, руки вверх!.. Ачыгыз! Ач!..
Тавышланалар. Ишекне ватып бик саклык белән керәләр.
V. Пристав, Сәйфетдинов, Фёдоров.
Пристав. Именем закона, руки вверх!.. Кая болар?! Әй Сәйфетдинов! Фёдоров! Эзләгез!..
Эзлиләр.
Сәйфетдинов. Ваш благороди! (Бармагы белән кәбестәгә күрсәтә.)
Пристав. Нәрсә?
Сәйфетдинов. Кәбестә!
Пристав (сискәнеп китеп). Ә?! Минемчә, ул – «бомба»!
Сәйфетдинов. Дөрес, ваш благороди, ул – «бомба»!..
Әйләнеп карыйлар.
Пристав. Әйе, «бомба»!.. Ах, канальялар. Нинди оста эшләгәннәр. Тыштан караганда кәбестә дип уйларсың үзен. Ә эчендә… брр…
Куркынып чигенәләр.
Сәйфетдинов. Ваш благороди, нәкъ кәбестә!
Пристав. Күчәне дә бар. Нинди эшләгәннәр!
Сәйфетдинов. Ваш благороди, губернаторның шулпасына салыр өчен эшләмәгәннәрме икән?
Пристав. Моннан шулпа пешерсәң, тозлы булыр. Ах, канальялар! Нинди оста эшләгәннәр бит. Нәкъ кәбестә. Әй Сәйфетдинов, кара әле, филтәсе янмыймы?!
Сәйфетдинов. Юк, ваш благороди, филтәсе күренми. Бәлки, эчтәдер.
Пристав (сискәнеп). Ә?.. Конечно, эчтәдер. Әй Сәйфетдинов, шартламасмы ул?
Сәйфетдинов. Белә алмыйм, ваш благороди!
Пристав. Барыгыз. Бөтен бүлмәләрне тентегез! Кулга эләккәннәрен ычкындырмагыз!
Сәйфетдинов. Слушаюсь, ваш благороди!
Чыгалар.
Пристав (бүлмә буйлап эзләнеп, капчыкны тотып, сискәнеп китә). Әй Сәйфетдинов!
Сәйфетдинов (кереп). Нәрсә, ваш благороди!
Пристав бармагы белән капчыкка төртеп күрсәтә.
Сәйфетдинов белән Фёдоров капчыкка атылалар.
Пристав. Смирно! Әй Сәйфетдинов! (Бармагы белән тагын капчыкка күрсәтә.)
Сәйфетдинов (Фёдоров белән капчыкны капшап карыйлар да, килеп). Ваш благороди, капчыкка кеше үтереп салганнар!..
Шакирҗан тыпырчына.
Һәммәсе. Тере, тере, тере!..
Куркышалар.
Пристав. Ә минемчә, разбойникларның берсе анда юри качкан.
Сәйфетдинов. Сезнеке дөрес, ваш благороди!
Пристав. Әй Сәйфетдинов!.. (Бармагы белән капчыкка төртеп күрсәтә. Тегеләр ташланалар.) Стой! (Кире кайталар.) Кирәген бирегез!
Фёдоров белән Сәйфетдинов капчыкны, өстерәп чыгарып, бер күтәреп, бер төшереп, идәнгә бик каты, бик озак бәрәләр.
Сәйфетдинов. Менә сиңа! Менә сиңа! Капчыкка яшерендеңмени! Таба алмаслар дип белдеңмени?
Пристав. «Бомба» дан кәбестә ясадыгызмыни? Аша әле, туганкай, аша!.. Ничек, тәмлеме?.. Ха-ха-ха!..