Пристав. Действительно, сакал!
Пәрдә.
Дүртенче пәрдә
Шул ук бүлмә.
I. Шакирҗан һәм Садрый.
Садрый (яшерен кереп). Өйдә юк күренә. (Кулы белән изәп.) Әйдә, әйдә, өйдә юк.
Шакирҗан. Хуш, утыз мең эләккәч, нишләп өйдә торсыннар. Хуш, йә, кем, Садрый, хуш, инде нишлибез, хуш!.. Акчаны туздырып бетерәләр бит бу юньсезләр. Суга баткан шикелле булдылар бит. Бөтен полиция, бөтен жандармский управление аякта. Хуш, хәтта губернатор үзе дә ул юньсезләрне эзләргә чыккан, ди. Юк бит, юк. Тота алмыйлар. Ай, бу утыз мең, вакытсыз гүргә кертер, ахрысы. Хуш, кемнәр генә кулында сез, җанкисәкләрем, газапланып йөрисез икән? Садрый, синеңчә, ничек? Хуш, утыз меңем табылырмы? Юкмы? Ә, хуш…
Садрый. Алла кулындагы эш. Шулай да валлаһе әгъләм биссәваб[7], Шакирҗан абзый!
Шакирҗан. Шулай инде, энем, әүвәл – полиция, икенче Алла инде. Аллаһы хәзрәтләре полиция күңеленә Әбүгалисина сизгерлеген салсын иде. Хуш, хуш, тәмам акылым чуалды. Бүген иртә белән полицәмистергә менгән идем… Ни эшләп инде, дим, хуш, Никифр Никифрич, акчаларымны таба алмыйсыз, дим. Әллә юньләп эзләмисезме, дим. Хуш? Юк, ди, Шакирҗан бай, по всем статиәм эзлибез, ди. Хуш, дим, алай булгач, каторый статиә хороший, дим? Статиәләр бар да хороший, ди. Айгырым авырып тора, яхшырак бер ат аласы, ди. Үзең дә беләсең, ди, каракларны җәяү эзләп булмый, ди. Биш йөз сум бирдем шул. Хәзер инде бәхетсез бу утыз мең расходлары белән утыз бишкә басты инде. Юк, юк, тапмыйча һич ярамый. Ул кызыл авызларның оялары монда. Бер кайтмый булмаслар әле. Кайтырлар. Хуш, кем, Садрый, теге бүлмәгә кереп кара әле, шунда сыра эчеп-нитеп утырмыйлармы икән?
Садрый. Хәзер. (Чыга.)
Шакирҗан. Хуш, бүген төшемдә нәрсә күрдем соң?.. Юк шул, юк. Бернәрсә дә күрмәгәнмен, ахры. Кирәк чагында төше дә иңми бит, юньсез, барысы миңа каршы торалар. Барысы да каршы, хуш!..
II. Шакирҗан, Садрый, әби.
Садрый. Менә абыстайдан башка берәү дә юк.
Шакирҗан. Абыстай, менә сиңа нәзер сәдакам бар иде. Бик әйбәтләп кенә дога кыл әле.
Әби. Рәхмәт, рәхмәт. Алла гаип хәзинәләрен ачсын инде! Аллаһы әкбәр!
Шакирҗан. Абыстай, бу Мансур дигәнегез бер дә өйдә тормыймы әллә? Кайчан килмә, өйдә булмый.
Әби. Гел өйдә генә тора иде. Кичәле-бүгенле әллә ни булган үзенә. Өйгә кайтмыйча тора. Үзем дә борчылып беттем инде.
Шакирҗан. Соң кая киткән иде?
Әби. Иртә белән хәзер кайтырмын дип чыгып киткән җиреннән суга баткан шикелле булды.
Шакирҗан. Башка вакытларда читтә кунып ятканы булмый идемени?
Әби. Өйдә генә куна иде. Иптәшенең кәбестә бакчасына барган чакларда гына кунып кайта торган иде. Андый чакларда әйтеп китә торган иде.
Шакирҗан. Соң ул өйдә юк чакта аңар килеп, аны сораучылар булмадымы?
Әби. Булмаган кая. Кичә әллә никадәр кешеләр килеп аны сорадылар. Әле ул гынамы? Әллә нинди ирләр килеп ду күчеп сугышып, кычкырышып киттеләр. Базга качып кына сәламәт калдым. Ярый әле, нәрсәләрне урлап чыкмаганнар.
Шакирҗан. Хуш… Алай икән. Кичә сугыштылар, диең, ә?
Әби. Бик каты сугышканнар булса кирәк. Тавышлары базга кадәр аермачык ишетелде.
Шакирҗан. Бәлки, алар берәр нәрсә бүлгәннәрдер?
Әби. Бәлки, бүлгәннәрдер дә.
Шакирҗан. Менә нәрсә, абыстай. Мансур өйгә кайткач та, үзенә белгертмичә генә, миңа килеп әйт. Зур бакча каршысындагы Шакирҗан бай йортын сорасаң әйтерләр. Шулай итсәң, нәзер сәдакаларымны алтыннан тамызырмын… Хуш… Менә әүлиялар рухына тагы дога кыл! (Сәдака бирә.)
Әби. Аллаһы әкбәр. Ярый, кайткач та барып әйтермен. (Чыга башлый.) Ә, кем, син үзең кем буласың соң?
Шакирҗан. Мин, хуш… (Садрыйга.) Мин кем әле, хуш?
Садрый. Бу Мансур әфәндене үзенең конторына хезмәткә алмакчы була.
Әби. Алай, бик рәхмәт инде. Юкса бик ярлы тора, мескенкәй. Баш-аяклы итә күрегез инде үзен. Сусаган булсагыз, самавыр куйыйм, байлар.
Садрый. Юк, рәхмәт. Без хәзер китәбез.
Әби. Башка йомыш юкмы?
Шакирҗан. Хуш, юк, абыстай, юк!
Әби чыга.
Хуш, монда нәрсәләр икән? Китаплар. Шулар арасына яшермәделәрме икән? Караш әле, Садрый!..
Зур капчыктан китаплар актаралар.
Юк шул, юк…
Садрый. Урлый белгәнне яшерә дә белгәннәрдер инде алар.
Шакирҗан. Юк, Алла боерса, минем хакым ул кызыл авызлар өстендә калмас. Минем малым, әлхәмделилла, зәкятле мал! Үземә үк насыйп булыр әле.
Садрый. Амин! Шулай булсын инде.
Шакирҗан. Соң бит ул кызыл авызлар мал кадерен белә торган халыклармы? Әрәм-шәрәм итеп кенә бетерерләр. Ай, җанкисәкләрем, утыз меңкәйләрем, кайда гына хуҗасыз ятим булып тилмереп торасыз икән?
Садрый (читкә). Бер дә тилмереп тормыйлар әле.
Шакирҗан. Мине сагынып тилмерә торгансыздыр, бичаракайларым. Мин бит сезне нинди кадердә генә тотадыр идем. Шулай ук сезне кабат күрә алмаммы икәнни? (Елый.)
Садрый. Борчылмагыз, Шакирҗан абзый, елауда файда юк. Каракларны эзләргә кирәк.
Шакирҗан. Эзлим дә бит, табылмыйлар. (Елый.)
Садрый (тәрәзәдән күреп). Чү, болар кемнәр?! Алар, алар, билләһи газыйм, алар!
Шакирҗан. Кемнәр? Әллә акчалармы?
Садрый. Акчаларыңны урлаучылар.
Шакирҗан. Ә?!
Садрый. Мансур белән Мөршидә. Монда таба киләләр.
Шакирҗан. Кая, кая бәдбәхетләр? (Йодрыкларын селкеп.) Һә, мин сезне, тәмуг кисәүләре!.. Һу, мин сезне, яхшыдан яман туган, иблис ялчылары!.. Чү, чү, кулларында чемоданнары да бар. Вокзалга, пристаньга түгелме икән?
Садрый. Алар монда таба киләләр. Шәһәрдән качарга җыеналар, күрәсең. Бик вакытында үзләрен очраттык. Хәзер барып, полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Шакирҗан. Полициягә дә, губернаторга да, охранкага да – барысына да хәбәр итәргә кирәк. Әйдә, киттек.
Садрый. Без полиция белән кайтып килгәнче, алар шылсалар?
Шакирҗан. Хуш, шылырлар шул. Хуш, соң ни эшлибез?
Садрый. Менә нәрсә, мин полициягә барып хәбәр иткәнче, син монда яшеренеп кал. Нәрсә сөйләшерләр. Бәлки, акчаңның кая яшергән урынын да ычкындырырлар. Әгәр инде нәрсәләрен алып кача башласалар чыгып тотарсың.
Шакирҗан. Хуш, бәрәкалла, мәслихәт. Хуш, кая качыйм, өстәл астынамы?
Садрый. Ярамый.
Шакирҗан. Карават астына?
Садрый. Ярамый.
Шакирҗан. Ишек артына?
Садрый. Ярамый.
Шакирҗан. Монда башка качарлык урын да юк.
Садрый. Ә менә кая, менә шул капчыктагы китапларны бушатыйк та, шунда кереп ят.
Шакирҗан. Мәслихәт… (Кереп ята.) Син инде, кем, Садрый, капчыкның авызын катырак бәйләп куй. Сизә күрмәсеннәр. Юкса үтереп үк китәрләр.
Садрый. Була ул. Менә шулай. Мин киттем. (Капчык авызын бәйли башлый.)
Шакирҗан. Полициягә дә, губернаторга да – барысына да бар!
Садрый чыга. Пауза.
III. Мөршидә һәм Мансур.
Мансур (шашынып). Әллә шашканнармы алар? Ибраһимны күрмәдеңме?
Мөршидә. Аны кичә тотып япканнар.
Мансур. Төрмәгәме?
Мөршидә. Белмим. Ләкин япканнар.
Мансур. Хуш?
Мөршидә. Шул, кичәдән бирле бөтен полиция, охранка сине эзләп йөриләр. Бездә бөтен җирдә сакчылар, полицейскийлар тора. Мине һичбер яры чыгармыйлар. Шакирҗан абый һуштан тайдырганчы кыйнады. (Елый.)
Мансур. Синеме?
Мөршидә. Әйе. (Елый.)
Мансур. Ни өчен?
Мөршидә. Бергәләп урлагансыз, ди. Син аларга акча урынын күрсәткәнсең, ди. Акчаларымны хәзер табып китер, юкса үтерәм, ди. Көчкә генә бакча аркылы качып котылдым. (Елый.)
Мансур. Йә, тынычлан, Мөршидә… Хуш, мине эзлиләр, дисеңме әле?
Мөршидә. Бик эзлиләр.
Мансур. Хуш. Инде нишлибез?
Мөршидә. Безгә хәзер бу шәһәрдән бер минут тормыйча китәргә кирәк.
Мансур. Кая?
Мөршидә. Кая күз күрер. Ләкин хәзер, хәзер үк китәргә кирәк. Юкса сине дә, мине дә харап итәчәкләр.
Мансур. Минем бит бер тиен дә акчам юк.
Мөршидә. Миндә бар. Яхшырак нәрсәләремнең барын да менә монда төядем. Мин инде мәңгелеккә ул йорттан аерылдым. Әйдә, җаным, тизрәк китик. Зинһар, китик.
Мансур. Минем бит фельетоным өчен акча аласым бар.
Мөршидә. Күпме?
Мансур. Ун сум.
Мөршидә. Калсын, калсын. Монда эш акчада түгел, башта эш, аңлыйсыңмы, башта! Тотылсак, башыбыз гомергә харап булачак бит.
Мансур (уйланып йөреп, капчык өстенә утыра). Менә юләр балыклар. Каян уйлап чыгарганнар, ә мин тагын Ильясның кәбестә бакчасында гамьсез ятам. Монда хәлләр болай икән.