Әҗәл (авызын зур ачып, рәхәтләнеп көлә). Шәп! Күптән көлгәнем юк иде. Куеп тор эшеңне, Әлмәндәр, утыр яныма. Тагын көлдер мине.
Капка ачыла, Гөлфирә керә.
Гөлфирә. Дәү бабай, мин кайттым. (Әлмәндәр ишетмәгәч.) Дәү бабай, дим! Мин кайттым.
Әлмәндәр (борылып карап). Ай, кызым кайткан. Кил әле монда, кил, кочакла дәү бабаңны.
Гөлфирә (йөгереп килеп, Әлмәндәрне кочаклый). Кычкырам – ишетмисең.
Әлмәндәр. Әҗәлетдин бабаң белән сөйләшеп тора идек.
Гөлфирә. Кем соң ул?
Әлмәндәр. Бер юньсез нәрсә инде шунда.
Гөлфирә. Алай димә, дәү бабай. Син үзең әйтәсең: кешеләргә ямьсез сүз әйтергә ярамый, дисең. Мин кайтканга сөендеңме, дәү бабай?
Әлмәндәр. Белмим инде, кызым, кем күбрәк сөенгәндер.
Гөлфирә. Мин дә, син дә…
Әлмәндәр. Теге дә.
Гөлфирә. Бабай белән әби өйдәләрме?
Әлмәндәр. Өйдәләр, кызым, өйдәләр. Әтиеңнәр ни хәлдә?
Гөлфирә. Әйбәт. Сәлам әйттеләр. Сиңа бик матур күлмәк җибәрделәр.
Әлмәндәр. Рәхмәт, кызым. Бар, инде өйгә кер.
Гөлфирә йөгереп өйгә кереп китә.
Әҗәл. Чибәр кыз үсеп килә.
Әлмәндәр. Күзең салма, явыз. Сиңа минем кебек ямьсезләр дә җитеп арткан.
Әҗәл. Әлмәндәр, бер акыл өйрәтимме үзеңә?
Әлмәндәр. Кирәкми, үз акылым җиткән. Арттан кергән акыл җил белән кире чыга.
Әҗәл. Ярый соң, үзеңә кара. Кызык, әйеме, Әлмәндәр, берәүләр мине көтеп торалар, мин килмим. Син көтмәдең – мин килдем. Хикмәт шунда: чакырылмаган җиргә кешеләр дә соңга калмыйча килә.
Әлмәндәр. Такылдап утырма, чурту-матыр, килгән юлыңнан кире кит.
Әҗәл. Ничек инде «кит»?.. Ничек аңларга?
Әлмәндәр. Шулай. Кыягазыңа кул куймыйм. Газраилең үзе килсен.
Әҗәл. Алай булмый.
Әлмәндәр. Була. Минем анда барырга вакытым юк. Өйләнәсем бар.
Әҗәл. Нишлисең бар?
Әлмәндәр. Өйләнәсем.
Әҗәл (тагын рәхәтләнеп көлә). Әкәмәт кеше син.
Әлмәндәр. Нигә авызыңны ерасың? Әгәренки дә беләсең килсә, сугышта югалган дүрт малаемның икесе өйләнмәгән иде. Үзем өчен бер өйләндем, бер малаем өчен икенче өйләндем, икенче малаем өчен тагын бер өйләнәсем бар. Ә син, тинтәк, җанымны сорап килгәнсең.
Әҗәл. Гафу ит, мин сорамыйм, Әлмәндәр, таләп итәм.
Әлмәндәр. Куркытты. Әлмәндәрнең мыегы да селкенмәде.
Әҗәл. Алайга китсә… (Әлмәндәр өстенә килә.)
Әлмәндәр (такта күтәреп). Килеп кара!
Әҗәл (туктап калып). Теге чакларда кызганмаган булсам…
Әлмәндәр. Кызганма идең…
Әҗәл. Әлмәндәр, кызмыйча гына, сабыр гына уйлап кара әле…
Әлмәндәр. Уйларга вакытым юк. Күтәр теге такталарны.
Әҗәл. Нишләтәбез?
Әлмәндәр. Такта ташыйбыз.
Әҗәл. Кая? Нәрсәгә?
Әлмәндәр. Төпченмә. Ташып бетергәч күрерсең.
Әҗәл. Вәт эләктем. (Такталар күтәрә.)
Ут сүнә.
Икенче күренеш
Алма бакчасы. Бакча рәшәткә белән уратып алынган. Рәшәткә яныннан сукмак үтә. Сукмактан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр җавап бирә. Әлмәндәр белән Әҗәл алачык ясыйлар. Әҗәл кадаклый, Әлмәндәр тактаны тотып тора.
Әлмәндәр. Кыздыр әйдә, Әҗәлетдин, кыздыр.
Әҗәл. Әйтмә шул сүзеңне.
Әлмәндәр. Әйтмә, җаным, шул сүзеңне,
Йөрәгемә ярамый.
Чүкеч сабын алай тотмыйлар, сарык, бармагыңа сугасың. Менә болай тот. Әйдә, әллүр.
Әҗәл, тырышып-тырышып, такта кадаклый.
Хәзер ничек, җайлымы, Әҗәлетдин?
Әҗәл. Эш түгел лә бу.
Әлмәндәр. Кәҗә маеңны чыгарамыни? Шулай ул. Ярый, ял итеп ал. Йә минем урынга үзең аягыңны сузарсың. Аннары җавап тот синең өчен теге дөньяда.
Әҗәл. Мин үлемсез. (Кадаклаудан туктап, фәлсәфәгә бирелә.) Үлемсез булу начар, Әлмәндәр. Үлү – зур бәхет ул. Сез кешеләр шуңа бәхетлеләр. Минем миллиард ел яшәвем сезнең бер ел гомерегезгә тормый. Сез төзисез, сез өмет белән яшисез. Минем өмет юк, мин – җимерүче.
Әлмәндәр. Җимермә, кем куша җимерергә!
Әҗәл. Дөнья шулай корылган, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әйдә, ярар, кадакла.
Әҗәл. Ял итик бераз.
Берсе – бүкәнгә, икенчесе алачык идәненә утыралар.
Әлмәндәр. Алып китәм, дисең инде, ә?
Әҗәл. Шулай итәргә туры килә, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Хәзер үк, дисең инде, ә?
Әҗәл. Шулай булыр инде, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әллә соң бераз көтәсеңме?
Әҗәл. Күпме?
Әлмәндәр. Илле ел.
Әҗәл. Шаярма, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Дөньясы бигрәк әйбәтләнде бит.
Әҗәл. Булмый.
Әлмәндәр. Хет ун ел.
Әҗәл. Булмый.
Әлмәндәр. Бер ел.
Әҗәл. Әйтәм бит, Әлмәндәр, булмый. Ярамый.
Әлмәндәр. Бер ай, бер атна…
Әҗәл. Булмаганны сөйләмә.
Әлмәндәр. Соң, явыз, минем оныкларым бар, оныкларымның уллары, улларының уллары бар. Мин үлгәндә алар минем янда булырга тиеш. Минем соңгы киңәшләремне ишетеп калырга тиешләр. Алар читтә, аларга хәбәр итеп өлгерергә кирәк.
Әҗәл. Телеграмма сук, бүген кайтып җитәрләр.
Әлмәндәр. Сиңа җиңел. Телеграмма сук, имеш. Синнән башка белмиләр ди. Алар бит хөкүмәт эшендә.
Әҗәл. Нәрсә, министр булып эшлиләрмени?
Әлмәндәр. Ахмак. Кем булып эшләүдәмени хикмәт. Эшләгән җирләрендә алар кирәк. Аларны эшләреннән аерырга ярамый. Мин үзем алар янына барырга тиеш.
Әҗәл. Гафу ит, алай булмаячак. Сиңа мин иң күбендә чардуганыңны эшләп бетерерлек кенә вакыт бирәм.
Әлмәндәр. Базардагы сыман сатулашма инде.
Әҗәл. Эшем күп бит, Әлмәндәр. Хуҗа әйтте, озаклама, тиз алып килеп җиткер, диде. Синең аркада шелтә аласым килми.
Әлмәндәр. Бар соң, кит, бүтән эшләреңне эшли тор, вакыты җиткәч килерсең.
Әҗәл. Һәркемнең үз нәүбәте, Әлмәндәр. Әйдә, тотындык, ләкин бу юлы син кадакла, мин такта тотып торам.
Әлмәндәр. Шулаймыни?.. Әйт әле, кәҗәгә алты яшь тулгач нишли?
Әҗәл. Бу нинди мәгънәсез сорау? Кәҗәнең монда ни катнашы бар?
Әлмәндәр. Җавап бир.
Әҗәл. Мин каян белим, кәҗә асраганым юк.
Әлмәндәр. Белмәсәң бел, кәҗәгә алты яшь тулгач, җиденче яшькә чыга.
Әҗәл. Әллә ни сөйлисең.
Әлмәндәр. Әйдә, кадакла.
Рәшәткә янына Мансур килә.
Мансур. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы?
Әлмәндәр. Нигә кирәк соң ул сиңа?
Мансур. Яратам, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Шулаймыни? Кайтмады шул әле.
Мансур. Капкагызга ниндидер бер кыз кереп китте ич.
Әлмәндәр. Минем оныгымның кызы ниндидер бер кыз түгел.
Мансур. Кайттымыни, Әлмәндәр бабай?
Әлмәндәр. Кайтты шул, малай.
Мансур йөгереп узып китә.
Әҗәл. Кем ул?
Әлмәндәр. Нәрсә син кеше күргән саен төпченәсең?
Әҗәл. Таныша торыйм, кирәк булып чыгуы бар.
Әлмәндәр (йодрыгын Әҗәлнең борын төбенә китереп). Менә бу биштән төргәнне күрәсеңме?
Әҗәл. Күрәм.
Әлмәндәр. Күрсәң, әйдә, кадакла.
Әҗәл. Сүз әйтергә дә ярамый, хезмәтчең итеп бетердең.
Әлмәндәр. Дөрес әйтәсең, яллатып эшләтәм. Хезмәтең өчен гумерем белән түлим ич.
Икесе дә торып эшкә тотыналар. Сүзсез генә бераз эшлиләр.
Әлмәндәр. Әйт әле дөресен, Әҗәлетдин, ни өчен мин синең кәгазеңә кулымны куярга тиеш?
Әҗәл. Әйттем ләбаса. Син бер ел артык яшәгәнсең. Газраилнең сезнең авыл өчен язган законын бозгансың.
Әлмәндәр. Шулаймы?
Әҗәл. Әлбәттә, шулай.
Әлмәндәр. Ярар, сезнеңчә булсын. Мин, чурту-матыр, сезнең законыгызны бозган булып чыгыйм ди. Ә синең Газраилең бер нәрсәне беләме?
Әҗәл. Ни-нәрсәне?
Әлмәндәр. Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына – утыз алты, иң кечесенә егерме яшь иде. Әгәр дә синең Газраилең безнең авыл кешеләренә туксаннан узарга рөхсәт бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?
Әҗәл. Анысы минем эш түгел бит, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әһә, синең эш түгелме?! Китереп терәгәч, синең эш түгелмени?
Әҗәл. Сугышны адәм балалары үзләре чыгаралар.
Әлмәндәр. Адәм балалары түгел, адәм актыклары чыгара. Синең Газраилең ни өчен сугыш чыгаручыларның җанын алмый?
Әҗәл. Алды.
Әлмәндәр. Ничаклы яхшы кешеләрнең башына җиткәчме? Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның.
Әҗәл. Бик эчкәрегә кермә, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Кермәме?! Кермим алай булса, чыгам. Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы яшәячәк гумерен яшисе бар әле аның, диген. Киметеп санаганда йөз утыз ел. Мин нәфесле түгел, миңа тагын утыз-кырык ел җиткән. Шуннан соң килерсең. Дөрес әйтәмме?
Әҗәл. Соң, үзеңчә дөрестер дә инде ул… Әмма дә ләкин сабыр гына уйлап кара әле, Әлмәндәр. Тагын, әйтик, утыз ел яшәдең ди. Ул яшәүнең ни кызыгы? Кемгә кирәк син?