Әлмәндәр. Танымаган кешемә кул бирергә ашыкмыйм мин.
Әҗәл. Шулаймы… Ярый, алайса. Ишегалдында кеше-кара юкмы?
Әлмәндәр. Нәрсә син, ышпиун кебек каранасың? Кешедән яшерен эшем юк.
Әҗәл. Син ашыкма, Әлмәндәр. (Боерган тавыш белән.) Соравыма җавап бир!
Әлмәндәр. Күреп торасың лабаса, үзем генә.
Әҗәл. Бик яхшы. Кил әле якынрак, утыр минем янга. (Бүкәнгә утыра.)
Әлмәндәр (якын килмичә). Кем син?
Әҗәл. Ашыкма, дидем. Утыр. (Әлмәндәр урыныннан кузгалмагач, үзе Әлмәндәр янына бара.) Эшне моннан башлыйк, Әлмәндәр. (Кесәсеннән блокнот чыгарып карый.) Әйе, исемең синең Әлмәндәр, атаңның исеме Җиһангир, бабаң Моратхуҗа атлы. Телисең икән, җиде бабаңа хәтле санап күрсәтә алам. Моннан өч көн элек сиңа туксан бер яшь тулган. Ике тапкыр өйләнгәнсең. Кыскасы, менә бу дәфтәргә синең бөтен гомерең тәфсилләп язып куелган.
Әлмәндәр. Әкәмәт… Кем соң син?
Әҗәл. Кул бирергә теләмәдең, Әлмәндәр, инде ашыкмыйча тыңла. Бабаң – кырыкта, атаң кырык биштә дөнья куйганнар. Син нишләп туксан бергә җиттең?
Әлмәндәр. Анда синең ни эшең бар?!
Әҗәл. Бар, Әлмәндәр. Барлыгын соңрак белерсең. Соравыма җавап бир!
Әлмәндәр. Бөтен гумеремне белгәч, анысын да үзең бел. Яшисем килде – яшәдем. Синең ни эшең бар?
Әҗәл. Ха! Яшисе килгән, имеш. Кемнең яшисе килми. Ләкин кеше мәңгелеккә килмәгән.
Әлмәндәр. Туктале, чурту-матыр, син монда… Бар, үтбәләвәй, эшемне калдырып йөрмә. (Кулына ышкы ала.)
Әҗәл (Әлмәндәр кулындагы ышкыга тотынып). Мин шаярырга килмәдем, Әлмәндәр. Мин шаяра белмим.
Әлмәндәр аптырап Әҗәлгә карап тора да кинәт артка чигенеп куя.
Әллә таныдыңмы, Әлмәндәр?
Әлмәндәр. Күргәнем бар кебек.
Әҗәл. Ялгышмыйсың, Әлмәндәр. Без синең белән өч тапкыр очраштык, монысы дүртенчесе һәм соңгысы.
Әлмәндәр. Кем соң син?
Әҗәл. Мин сине күрүгә үк таныдым. Бераз үзгәргәнсең үзгәрүен, шулай да таныдым. Без синең белән беренче тапкыр бер мең тугыз йөз бишенче елда очрашкан идек. Япон сугышы вакытында. Син яраланып ята идең, мин сине алып китәргә килдем. Син китәргә теләмәдең. Озак көрәштек. Яшь идең шул, көчле идең, мине ектың. Ачуым килде килүен, ләкин, нишләмәк кирәк, кире борылып китәргә туры килде. Хәтерлисеңме?
Әлмәндәр. Хәтерләмим.
Әҗәл. Яхшы. Икенче очрашу бер мең тугыз йөз унбишенче елны булды. Син урман эчендә бил тиңентен сазлыкка баткан идең, пленнан качып чыгуың иде. Мин килдем. Шунда син миңа әйттең, сазлыктан чыгыйм, алып китәрсең, дидең. Мин көттем, син чыктың. Һәм чыккач йөгердең, мине алдадың.
Әлмәндәр. Син…
Әҗәл. Өченче тапкырында, бер мең тугыз йөз утызынчы елда, колхоз төзеп йөргәнең өчен кемнәрдер сәнәк белән кадаганнар иде. Син урман сукмагында ята идең. Мин тагын килдем. Ләкин Евстигней исемле бер кеше килеп чыгып, сине минем кулдан тартып алды. Таныдыңмы инде?
Әлмәндәр. Син Әҗәлме?
Әҗәл. Нәкъ үзе!
Әлмәндәр. Ник килдең?
Әҗәл. Әҗәл кешеләр янына ни өчен килә?
Әлмәндәр. Мин сине чакырмадым.
Әҗәл. Теге чакларда да син мине чакырмаган идең.
Әлмәндәр. Мин бит яралы түгел, исән-сау.
Әҗәл. Менә монысы икенче мәсьәлә. Газраилдән качып кирәгеннән артыгын яшәгәнсең. Иң күп дигәндә, син туксанга гына җитәргә тиеш идең. (Кесәсеннән кәгазь чыгарып.) Менә шушы урынга кулыңны куй.
Әлмәндәр. Нәрсә ул?
Әҗәл. Повестка. Шуңа кулыңны куюың була, туп-туры безнең шеф Газраил янына юнәләсең.
Әлмәндәр. Сөйләмә юкны!
Әҗәл. Мин ялган сөйләмим. Куй кулыңны, вакытым тар. План үтисем бар. Бу юлы мине ега алмассың, алдатмам да, коткарып калучы да булмас. Кулыңны куй!
Әлмәндәр (паузадан соң). Вакыт җитте дисеңмени?
Әҗәл. Әйе, җитте.
Әлмәндәр. Бик тиз була түгелме соң?
Әҗәл. Нинди тиз?! Туксан бергә җит тә, тиз, имеш.
Әлмәндәр. Ярый, уйлап карармын.
Әҗәл. Бернинди уйлау юк. Кулыңны куй. Минем белән бәхәсләшергә, тарткалашырга уйлама. Бер генә адәм баласының да мине җиңгәне юк. Галимнәр дә патшалар да – барысы да җиңелеп киләләр.
Әлмәндәр. Эшлисе эшләрем бар бит әле.
Әҗәл. Бер генә адәм баласының да дөньядагы эшне эшләп бетергәне юк. Әгәр бөтен эшне син эшләп бетерсәң, синнән соң килгәннәргә эш калмас иде. Эшсезлектән гаҗиз булган кешеләр акылдан язарлар иде.
Әлмәндәр. Менә хәзер үк дисеңмени?
Әҗәл. Бу нинди урынсыз сорау?! Әйтәм бит, вакытым юк. Бүтән җирләргә дә өлгерәсем бар.
Әлмәндәр. Алай икә-ән…
Өммия (тәрәзәне ачып). Әткәй, кер әле.
Әлмәндәр. Ни булды тагын?
Өммия. Нигәдер Искәндәр авырайды.
Тәрәзә ябыла.
Әҗәл. Нинди карчык ул?
Әлмәндәр. Мине белгәч, аны да белергә тиешсең.
Әҗәл. Гафу ит, кызыксынганым юк әлегә.
Әлмәндәр. Киленем.
Әҗәл. Искәндәр дигәне малаеңмы? Чирлиме?
Әлмәндәр. Синең җилең кагылгандыр. (Өйгә таба бара.)
Аңа Әҗәл иярә.
Керәсе булма өйгә!
Әҗәл. Карап чыгыйм, бәлки, ярдәмем кирәктер.
Әлмәндәр. Бусагадан атлыйсы булма! Колагың ишетәме? Минем янга килгәнсең, мин чыкканны көт.
Әҗәл. Сүзеңне тыңлыйм, Әлмәндәр. Тик озаклама, чык.
Әлмәндәр кереп киткәч, ишегалды буйлап йөренә, Әлмәндәр таслап куйган такталарны әйләндереп-әйләндереп карый, әкрен генә тәрәзә янына бара, тәрәзәгә үрелеп, өй эчен күзли, ишек ачылганны сизеп, тиз генә тәрәзә яныннан китә. Әлмәндәр өйдән чыга.
Әҗәл. Йә, ничек?
Әлмәндәр. Нәрсә «ничек»?
Әҗәл. Малаең Искәндәрнең хәле ничек, дим?
Әлмәндәр. Берни булмаган. Жибадур кебек таза кешегә ни булсын. Иркәләп үстердем малайны да хәзер иркәләнеп ята. Хатыны да үзенә тиң, чебен тимәс чер итәр.
Әҗәл. Алдашасың бит, дус кеше, күзләреңнән күреп торам.
Әлмәндәр. Күрсәң күрерсең инде, чутыр-матыр. Йөрисең эч пошырып. (Верстак янына барып, ышкылый башлаган тактасын ышкыларга тотына.)
Әҗәл. Нишләвең, Әлмәндәр, сөйләштек ич.
Әлмәндәр. Нәрсә сөйләштек? Чуртым да сөйләшмәдек. Син сөйләдең. Мин тыңладым.
Әҗәл. Мин чыкканны көт, дидең, кулыңны куй.
Әлмәндәр. Куярмын, ашыкма. Тотып тор тактаның теге башыннан.
Әҗәл. Син минем белән алай сөйләшмә. Ачуымны чыгарма. Ачуым яман минем, мине тыңламаганнарга рәхимсез мин.
Әлмәндәр. Күзең чыкмаган булса күр, җыенам бит.
Әҗәл. Үләргә җыенган кеше такта ышкыламый.
Әлмәндәр. Ахмак! Минем каберемә чардуган кирәк булачакмы? Чардуган корыр өчен такта кирәкме?!
Әҗәл. Анысы икенче эш, әйдә, тизрәк ышкыла.
Әлмәндәр. Туксан бергә җиткәч, тиз ышкылап булмый шул. Тот, дим тактаның теге башыннан.
Әҗәл. Мин монда такта башы тотарга килмәдем.
Әлмәндәр. Алайса, көт. (Такта ышкылый, үзе җыр суза.)
Әҗәл. Сүзеңнең кинаясенә төшенмим.
Әлмәндәр. Сүз түгел бу – җыр. Җырның җыртыгы юк. (Эшеннән туктап.) Син җырлый беләсеңме?
Әҗәл. Ышкыла, туктама. Әйдә, әйттем бит, вакытым тар, болай да озак юандым.
Әлмәндәр. Ашыктырма, арыдым… Озак яши ала карга… Адәм баласына ала карга гумере дә кызганыч диген, ә!
Әҗәл. Анысы минем карамакта түгел.
Әлмәндәр. Карамак, карамак. Муеның сузып минем янга син килгәнсең ич әле.
Әҗәл. Мыскыл итми генә сөйләшүеңне үтенәм.
Әлмәндәр. Алла-а, бигрәк әдәпле.
Әҗәл. Чардуган тактасын ышкылавыңны дәвам итүеңне үтенәм.
Әлмәндәр. Ашыксаң, үзең ышкыла.
Әҗәл. Андый эш белән шөгыльләнгәнем юк.
Әлмәндәр. Өйрәнерсең.
Әҗәл. Бу нинди тупаслык? Онытма, син мине түгел, мин сине алырга килдем.
Әлмәндәр. Укаң коелмас. Син минем гумеремне өзәргә килгәнсең әле, бер дә танавымны җыермыйм. (Такта ышкыларга керешә.)
Әҗәл. Ә син нигә үзең эшлисең? Бүтәннәр эшләр иде чардуганыңны.
Әлмәндәр. Үз эшемне кешегә калдырганым юк.
Әҗәл. Карап-карап торам да, бик ни күренәсең…
Әлмәндәр. Ни күренәм?
Әҗәл. Бик ни. Бик алай нитмә, синең кебекләрне күргән мин.
Әлмәндәр. Мин дә сине күргән.
Әҗәл. Аһа! Ошый башладың әле син миңа, картлач. Кайберәүләр мине күргәч мәлҗерәп төшәләр. Кул куйганда куллары калтырый. Алып китүе дә кызык түгел. Күрәм, синең белән шактый ук кызык булачак. Болай булгач көтәм, әйбәтләп ышкыла чардуганыңның так-тасын.
Әлмәндәр. Карылдап торма янымда, бар, урамга чыгып утыр!
Әҗәл. Юк, мин синең яныңнан китмим.
Әлмәндәр. Эшләгән кеше янында торганчы, пес иткән кеше янында тор.