Хәмдебану. Әстәгъфирулла… Тфү, кешедән оят! (Кинәт борылып, капкага таба атлый.) Чакырып кертеп, рисвай итеп чыгармасаң… (Капканы тарткалап.) Кая, нәрсә соң бу?
Әлмәндәр. Бикләнгән ул, Хәмдебану.
Хәмдебану. Нишләгән тагын?..
Әлмәндәр. Бикләнгән, дим.
Хәмдебану. Ач, ач тизрәк!
Әлмәндәр. Нәрсә кычкырасың. Әйтмәк бар, көчләмәк юк. Хәзер элекке заман түгел, бар да үз иркеңдә. Теләмисең икән, дүрт ягың кыйбла. Үзеңә яхшылык эшләмәкче идем. (Капканы ачып, Хәмдебануны чыгарып җибәрә. Сөйләнеп кала.) муладис карчык, нык тора.
Мансур тавышы: «Исәнмесез, Әлмәндәр бабай!»
Әлмәндәр. Исән әле, малай. Әйдә, кер.
Мансур керә.
Мансур. Кереп торырга вакытым юк. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы әле?
Әлмәндәр. Кем соң ул Гөлфирә?
Мансур. Көлмә инде, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Көләм әле, малай. Гөлфирәнең кем икәнен әйтмәсәң, мин дә әйтмим.
Мансур. Синең оныгың.
Әлмәндәр. Дөрес әйтмәдең, оныгымның кызы. Минем оныгымның кызы сиңа нигә кирәк?
Мансур. Нигә кирәк дип, болай гына.
Әлмәндәр. Бар, чыгып кит. Минем оныгымның кызы болай гына кирәк булгач, сөйләшеп тә тормыйм.
Мансур. Кайтмадымыни?
Әлмәндәр. Белмим.
Мансур. Әйт инде, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Әйт, нигә кирәк?.. Яратам, шуңа кирәк диген, җебегән авыз… Кайтмады әле. Кайткач, үзем барып әйтермен.
Мансур. Сау булып тор, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Исән бул, малай. (Мансур чыгып киткәч, капканы яба да тәрәзә янына килә.) Әй!.. Әй, дим. Нәрсә анда, әллә йоклап ятасызмы? Чәй чыгарыгыз! (Җавап бирүче булмагач, тәрәзәне шакырга тотына.)
Тәрәзә ачыла, анда – Өммия.
Өммия. Ни булды инде тагын?
Әлмәндәр. Әллә колагыгызга сумала сылап куйдыгызмы? Ярты сәгать кычкырам!
Өммия. Йә, йә, әткәй, узынма. Нәрсә кирәк?
Әлмәндәр. «Нәрсә кирәк…» Чәй кирәк!
Өммия. Самавыр кайнаган, өйгә кереп эч.
Әлмәндәр. Өйгә кереп эчәргә – беткән ди минем эшем. Мин бит сезнең кебек тик ятмыйм.
Өммия. Кем кушкан сиңа… Кирәкле эш эшләп йөрмисең, такта әрәм итеп кенә йөрисең.
Әлмәндәр. Телеңә салынма. Килен булсаң, телеңне тый!
Өммия. Җитәр, болай да кырык ел тел яшердем. Җүләр булганмын.
Әлмәндәр. Кырык ел сөйләмәгәнеңне ун елда чыгарып бетердең инде. Матри, килен!.. Мин кызсам…
Өммия. Кызсам, дигән була… Кызып нишләрсең… (Тәрәзәне ябып куя.)
Әлмәндәр. Уңмады, уңмады малай. Әрәм үтте гумере малайның. Шулай… Чурту-матыр, дөбер-шатыр, үтте китте яшь гумер, диген. (Верстак янына килә.)
Чынаяк күтәреп, өйдән Өммия чыга.
Өммия. Кая куйыйм? Бал белән эчәсеңме, әткәй, вәринҗә беләнме?
Әлмәндәр. Китер монда.
Өммия чынаякны верстак өстенә куя.
Бал тирләтә килен, шикәр чыгар.
Өммия кереп китә.
Акылына килгән. Пәриләрен качырып тормасаң, хәзер базыналар.
Өммия, шикәр чыгарып, верстак өстенә куя да кереп китә.
Әллә кая югалма, кычкырырлык булмасын! (Верстак өстенә утырып чәй эчә.) Юк инде, үзеңнең хәләл хатының булмаса, юк инде. Чурту-матыр, Йөзембикә ясаган чәйне эчеп җибәргәч, өчәр көн айный алмый йөри идем.
Шулчак койма өстендә Илсурның чуалган чәчле башы күренә.
Илсур. Бабай, нихәл!
Әлмәндәр. А-а-а… Илсур килгән. Төш әйдә минем янга, агай-эне ак мыек.
Илсур. Төшмим.
Әлмәндәр. Ник төшмисең?
Илсур. Ату, канфит бирәсең.
Әлмәндәр. Бирсә ни…
Илсур. Мин аны ашыйм да, тешем авырта.
Әлмәндәр. Кер, канфит бирмәм.
Илсур капкадан керә дә туп-туры верстак янына барып, верстак өстенә менеп кунаклый.
Йә, Илсур, агай-эне, күрешеп җибәрик. Шапылдатып күреш. (Кулын суза, Илсур аның кулына чәпелдәтеп суга.) Менә шулай. Инде, кил, борыныңны сөртеп куйыйк. (Күлмәк итәген әйләндереп, Илсурның борынын сөртә.) Менә шулай. Юкса маңкалы борын белән йөрү егетләргә килешми, кызлар сөймәс үзеңне.
Илсур. Мин аны сөртәм, ул тагын чыга.
Әлмәндәр. Йә, нинди яңа җырлар өйрәндең?
Илсур (кычкырып җырлап җибәрә).
Әлмәндәр. Шәп!
Илсур (тагын да кычкырыбрак).
Әлмәндәр. Әйбәт! Тагын, тагын.
Илсур. Тагын әле өйрәнгәнем юк.
Әлмәндәр. Киләсе юлы күбрәк өйрәнеп кил, ярыймы?
Илсур. Ярый.
Әлмәндәр (тәрәзә янына барып). Килен! Әй, килен, сиңа әйтәм!
Өммия (тәрәзәне ачып). Нәрсә инде тагын?
Әлмәндәр. Кашык белән бал алып бир.
Өммия. Үләм, тирләтә, дидең бит әле генә.
Әлмәндәр. Үземә түгел.
Өммия (Илсурны күреп). Бетмәс монда алар. Бөтен авыл малае безнең ишегалдында.
Әлмәндәр. Әйткәнне тыңла.
Өммия. Канфит ярамаган, бигрәк тагын – бал.
Әлмәндәр. Канфит ашаса, теше авырта аның.
Өммия. Бал ашаса, эче авыртыр.
Әлмәндәр. Канымны кыздырасың, килен!
Өммия. Соң бит, әткәй…
Әлмәндәр. Әйткәнне эшлә!
Өммия югала да кашык белән бал алып килеп, Әлмәндәргә суза.
Әлмәндәр (Илсур янына килеп). Яле, агай-эне, кабып җибәр әле.
Илсур. Кирәкми.
Әлмәндәр. Нәрсә «кирәкми»? Син алай тиз үпкәләүчән булма… Егет бул, кабып җибәр. Ач әле авызыңны. (Илсур авызын ача, Әлмәндәр бал каптыра.) Тәмлеме?
Илсур. Эһе.
Әлмәндәр. Эһе булмаска, бал ич ул. Инде болай эшлик, кашыкка сыланганын менә монда сылап куйыйк. Кабып йоткач тиз бетә, болай озак итеп ялап йөрисең. (Кашыкка ягылган балны Илсурның ирен кырыйларына сылый.) Инде, бар, иптәшләрең янына йөгер.
Илсур. Рәхмәт, бабай. (Ирен кырыйларын ялый-ялый чыгып йөгерә.)
Өммия (Әлмәндәрнең кыланышларын тәрәзәдән карап торган). Сабый да сабый, син дә сабый.
Әлмәндәр. Синең кебек тумас борын картаймам инде. Җиде бала үстереп, балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма… Чәең бетте, чәй чыгар.
Өммия. Үләм, кай арада чүмереп бетердең? Мин сиңа афисәнке түгел!
Әлмәндәр. Телең тагын озынайдымы?..
Өммия. Озынайса да, кыскарса да – үз телем.
Әлмәндәр. Үз телең түгел – шайтан теле.
Өммия. Булсын. Үзеңдә дә сандугач теле түгел.
Әлмәндәр. Әрепләшмә, дим минем белән. Мин сиңа каената. Кара аны, килен, матри, мин кызсам…
Өммия. Кызсам дигән була… кызып нишләтерсең?.. (Тәрәзәне ябып куя.)
Әлмәндәр. Вәт бит, ә! Чәтелдәп тора бит. Уңмады малай, уңмады. Үземдә булса… Юк инде, үземнән дә булмады, юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады.
Өйдән, кулына чынаяк тотып, Искәндәр чыга.
Искәндәр. Әй-яй, тынычлап ятып торырга да бирмисең, әти. Нәрсә инде син. Кереп эчсәң булмыймы?
Әлмәндәр. Булмый. Өстәл артында дөнья онытып чәй эчеп утырырга минем вакытым юк. Син эч чәйне яткан килеш.
Искәндәр. Беләсең ләбаса, мин авырыйм.
Әлмәндәр. Чирләшкә! Япь-яшь башыңнан… Җитмеш яшендә чирләп ята!
Искәндәр (чынаякны Әлмәндәргә биреп). Мин күргәннәрне күрсәң… (Утын пүләне өстенә утыра.)
Әлмәндәр. Нәрсә күрдең?
Искәндәр. Дүрт ел буе сугышта йөрдем.
Әлмәндәр. Харап икән. Мин монда дүрт ел буе синең биш ыштансызыңны ашаттым. Һәрберсе яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек, балчыкка чыкканчы ашыйлар иде. Өч ел буе прсидәтел булып синең хатының ише зобанилар белән талаштым. Аларның һәрбересе ун нимечкә тора. Сугышта йөргән, имеш…
Искәндәр. Тәнем тулы яра эзләре.
Әлмәндәр. Җүләр. Пешмәгән, шуңа күрә яра. Кулыңда пушкы була торып яраланып ят, имеш. Япон сугышында кулымда мылтык кына иде, чурт та булмады. Синең чактагы сыман пушкы артында посып ятмый идек, штык тотып, японның өстенә бара идек.
Искәндәр. Ярый инде, синең белән бәхәсләшеп буламы…
Әлмәндәр. Бәхәсләшмә дә. Ник дисәң, үзең гаепле. Авырыйм дип өйдә ятасың. Чир ул яткан кешене эзләп йөри. Эшләгән кешедән курка. Ник дигәндә, ул аңа ябышып торалмый, тир белән юылып төшә. Бар, утырма күз көеге булып, кереп ят. Чынаякларны ала кер. Хатыныңа әйт, кичкә үзе кискән токмач белән итле аш пешерсен.
Искәндәр чынаякларны алып, әкрен генә өйгә кереп китә.Әлмәндәр аның артыннан карап кала.
Шулай… Чурту-матыр, Гитлер тәресе, әрәм итте әзмәвердәй малайларны. Чирләп ята торган кешеме. Җитмеш яшеңнән әҗәл көтеп ят инде.
Әкрен генә капка ачыла, аннан Әҗәл килеп керә.
Әҗәл. Әссәламегаләйкүм!
Әлмәндәр. Әлегә мәгаләйкүм. Әйдә, түрдән уз.
Әҗәл. Узарга туры килер. (Әлмәндәр янына килеп.) Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы?
Әлмәндәр. Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим. Кем дип белим үзеңне, күргән-сөйләшкән кешем түгел, ахрысы.
Әҗәл. Иң әүвәл кул бирешеп күрешик, Әлмәндәр.