Тай, битләвенә килеп җитүгә, күзгә күренмәс бер диварга бәрелгән кебек, кисәк туктап калды. Авылны дүрт яклап та урап алган учакларда кибән-кибән булып ялкын котырына. Урамнарда халык йөгерешә, үзәкләргә төшеп балалар елый, хатын-кызлар чырылдый, кемнәрдер кычкырыша, тупас итеп сүгенгән авазлар ишетелеп китә. Бу хәлгә ни дияргә дә белми беравык торды да таудан түбәнгә атылды егет.
Авылга килеп керүгә, гаҗәпсенүе артты гына. Кабык түбәле бәләкәй генә кырый өйнең ишеге каерып ташланган, тәрәзәләренең карындыклары ерткаланган, яңаклары җимерелгән, миче ишелгән. «Ниткәндә булса яу купкан мәллә?» – дип уйларга өлгермәде, күрше йортта нидер дөпелдәде, каралты-кура өстендә тузан болыты күтәрелде. Абдулла шунда ташланды. Капканы ачуга, каршысына ике драгун килеп чыкты. Кулларында балта-пычкы, үзләре кызмача. Алар егетне читән буена этеп җибәрделәр дә янәшәдәге хуҗалыкка таба атладылар.
– Фанатиклар бу татарлар. Йортсыз-җирсез калсалар калалар, ну чукынмыйлар, – дип сөйләнде драгуннарның берсе.
Абдулла, ни булганын төшенергә тырышып, карындыгы ертылган тәрәзәдән өй эченә бакты. Түшәмнең матчасы кисеп төшерелгән, мич җимерек, алай да басылган-изелгән кеше күренми. «Мөгаен, Канаш әскаф[17] кешеләре болар», – дип уйлап алды егет һәм, кире урамга чыгып, авыл уртасына таба атлады.
Урамның һәр ике ягындагы йортлар рәткә вәйран ителгән иде. Мондый хәл исә аның фикерен куәтләде генә. Казанга Лука Канашевич дигән ерткыч бер әрхәрәй килүен, аның кешеләренең, отряд белән авылларга чыгып, халыкны көчләп яисә юхалап чукындырып йөрүләрен ишеткән иде инде ул. Авылны урап яккан учакларның ни икәнен шунда гына төшенде Абдулла. Халаекны куркытырга дип, билгеле. Уйланып бара торгач, мәчет янындагы мәйданга килеп чыкты.
– Әй, мосафир, аракы эчәсеңме?
– Тун кирәкме, әллә танамы?
Бер тарафта басып торучы баштанаяк карага төренгән ике каратунны күреп алды. Алларында ачык мичкә, чүмече өстендә. Үзләре инде мичкәдәге шайтан суын кабып алырга өлгергәннәр бугай, авызлары ерык, телләрендә килде-китте.
– Айда, курыкма, бушка сыйлыйбыз, барын бушка бирәбез, – дип кычкырды аларның озыны, янәшәдәге читән чуманнан нидер алып. Менә шушы «тавык тәпие» н муеныңа так та хыт чүмече белән чөмер. Тун киеп ал, сыерлы бул. Өч ел рәттән салым түләмәссең!
Әлеге каратун, Абдулланың каршына чыгып, кулындагы качын аның муенына элмәкче булды. Егет аны этеп җибәрде. Тегесе, чайкала-чайкала барып, чуманы өстенә ауды, як-якка чылтырап, эреле-ваклы качлар коелды.
– О-о богатырь! – дип сөйләнде каратун, аягына калкып. – Килче, чүмече белән җиппәр. Шуны салып куйсаң, берне түгел, икене тагарсың әле.
Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә тәмам төшенгән иде. Шулчак колагына икенче бер өн килеп ишетелде:
– Әйа, мосафир? Мөселманмы сән? Мөселман булсаң йөгер – кач бу җирдән. Аксак каратунныкылар монда – чукындыралар!
Тавыш килгән якка борылса, чәче-башы тузгыган бер бәндә. Кул-аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы баганага бәйләп куелган. Авылның имамы яисә Лука Канашевич кешеләренә каршы чыгучыларның берсе бугай. Абдулла шунда ташланды. Исәбе богауны ватып, тегене коткару иде. Тик багана янына барып җитә алмады, каршына һай-һаулап, алын арбага җигелгән атларын кыйнап, бер төркем драгун килеп чыкты. Ипләбрәк бакса, калтырап-тетрәп китте, иреннәре дерелдәде – алын күчәргә тагылган калын арканда әйбәтләп шомартылган, гарәп хәрефләре белән нидер язылган озынча таш өстерәлеп килә иде. Кабер ташы! Бәй, бер генә дә түгел, күп икән алар монда. Драгуннар аларны зираттан йолкытып алганнар да шушында чыгарып ташлаганнар. Димәк ки, яңа салыначак чиркәү нигезенә.
– Вәхшиләр! Нишлисез сез?! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Абдулла.
Аңа җавап итеп берсе арттан җилкәсенә сөңге белән китереп сукты – егет җиргә капланды. Ул да түгел, колагына тәкбир әйткәннәре ишетелде:
– Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр. Ля иллаһы…
Түбән очтан бер төркем ир-ат, тәкбир әйтә-әйтә, мәчеткә таба менеп килә иде. Кыска-кыска фәрман авазлары яңгырады:
– Залпом… пли!
Дистәләрчә мылтык берьюлы гөрселдәде. Төркемдәгеләрнең икесе урам тузанында аунап калды, калганнары ындыр артындагы урманга таба йөгерде.
Абдулла исен җыеп аягына басканда, мондагылар бар да мәчет башына карап торалар иде. Әлеге кара япанлы каратуннарның берсе мәчет кыегына ялтырап торган кач беркетеп маташа, җирдәгеләр исә, акырышып, аңа куәт биреп тора:
– Уңгарак, уңгарак! Нәкъ маңгаена када!
– Булды бу. Моны хәзер православный мәчет дисәң дә ярый.
– Ха-ха-ха!
Көлешеп бетермәделәр, мәчет башында тагын берәү пәйда булды. Ак киндер күлмәген җилбәгәй җибәргән яланбашлы бу зат, һичшиксез, Мәчетле кешесе иде. Ул кыекның сырт тактасы буйлап килә-килешкә туза башлаган чабатасы белән каратунга китереп типте – тегесе чыркылдап җиргә килеп төште. Авыл агае исә, берни булмагандай, кулындагы чалгысы белән селтәнде – качны чабып атты.
Кинәт мылтык шартлады. Чалгылы бәндә, ни булды дигәндәй, җирдәгеләргә сәер карап, бераз чайкалып торды да гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште.
Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулладан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштәрен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җитте, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы белән мылтыклының башына сукты. Драгун эһ тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып калдылар да кисәк Абдуллага ташландылар.
Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен башы аркылы томырды. Сөлектәй килеп ябышкан өченчесен сугып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды. Тыкрык тулы халык, алар, төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йөгерәләр иде.
Шулар артына төште. Әмма авылны чыгарга өлгермәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып караса, ат менгән ике драгун, кылычларын уйнатып, аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калмаган иде инде. Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә килеп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре акаеп чыккан атлар, өркеп, арт аякларына бастылар. Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белән җиргә сылады – тирә-юньгә кан чәчрәде. Икенчесенә кизәнәм дип киртәсен күтәргәндә, тегесе, борылып, мәчеткә таба чаба иде инде.
Нишләргә дә белми аптырап, авылга карап катты Абдулла. Урамнар әле һаман да кайный, әле аннан, әле моннан сыкрану катыш каргыш авазлары ишетелә:
– А-а-а! Зобанилар!!!
– У-у-у! Җәлладлар!!!
Мәчет янындагылар кинәт җанланды, мылтыктан аткан тавышлар яңгырады. Абдулланың колагы төбеннән генә выжт-выжт итеп карлыгачлар очып үткәндәй булды. Төшенде егет: бу карлыгач түгел, үлем иде. Җитмәсә, дәһшәтле мылтыкларын алга төбәгән гаскәриләр төркеме «Ур-р-р!» дигән куәтле сөрән белән болайга таба кузгалды. Шул арада гөрселдәп мәчет манарасы авып төште – богаулы бәндә аның астында күмелеп калды. Абдулла, кисәк борылып, урманга омтылды, биш-ун сикерүдә серле яшеллеккә кереп югалды.
Тарих битләреннән. Абдулла Тайсуган һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә укыган 1733–1743 еллар – татар халкы өчен иң караңгы, патша реакциясенең котырынган еллары. Татарларны милләт буларак юк итәргә тырышу һәм урыслаштыру процессында көчләп чукындыру иң әһәмиятле эшләрнең берсе санала. 1713 елда Пётр Беренченең барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга тәкъдим иткән Указы басыла. Аннан баш тарткан тәкъдирдә морзаларның барлык хокуклары һәм биләмәләре тартып алынырга тиеш була. Татар алпавытларының күпмедер өлеше, байлыкларыннан һәм өстенлекләреннән язасы килмичә, шул елларда христиан диненә күчәләр дә инде. Байтагы исә, динен сатмыйча, үзләренә буйсынган авыл кешеләре белән бергә Урта Азиягә, Урал якларына качып китәләр. Шулай итеп, Оренбург төбәгендә «чабаталы морзалар» барлыкка килә.
Эре феодаллардан кайберәүләр әнә шулай мал- мөлкәт өчен иманын сатса, гади халыктан чукынучылар бик аз була. Хәтта чукынган өчен шактый күп өстенлекләр вәгъдә иткән 1720 елгы Указдан соң да христиан диненә күчүчеләр әллә ни артмый. Шуңа да көчләп чукындыру елдан-ел рәхимсезрәк, әшәкерәк төс ала бара. 1731 елда Казанда яңа керәшеннәр эше буенча махсус комиссия оешкач, бу эш үзенә күрә законлы форма ала. Әлеге контораның беренче начальниклары архимандрит Дмитрий Сеченов белән Сильвестр Гловатский аеруча тырышлык күрсәтәләр. Кырыгынчы еллар ахырында контора башына архиепископ Лука Канашевич утыргач исә, урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру коточкыч трагедиягә әверелә. Поплар, архиерейлар, ахримандритлар һәм башка төрле христиан «изге аталары», кораллы командалар белән авылларга чыгып, кешеләрне мәҗбүри рәвештә православие диненә кертеп йөриләр. Чукынырга теләмәгәннәрнең ишек-тәрәзәләрен ваталар, мичләрен җимерәләр, үзләрен кыйныйлар. Христиан диненә күчсәләр, өч ел буе салымнардан азат итү, кием һәм акча бирү белән кызыктыралар. Бер-бер гаебе булып, кеше суд алдына басарга тиеш булса, иманын сатып, гадел хөкемнән котыла алган. Шундый чаралар нәтиҗәсендә мәҗүси мордва, мари, чуваш, удмуртларның төп массасы православие диненә күчеп бетә.
Әмма ислам динен тоткан татар-башкортлар православиегә күчәргә бик ашыкмыйлар. Шундый кызыктыргыч һәм каты чаралар куллануга карамастан, татарлардан нибары 3670 кеше чукына. Моңа бик нык ачулары чыккан поплар татарларны фанатиклар дип тиргиләр, ысулларның тагын да әшәкерәкләрен кулланалар. Христиан диненә күчкән барлык крестьяннарга төшкән бөтен салымны һәм рекрут бирүне өч ел буе чукынмаган татарлар күтәрергә тиеш була. Бу хәл, бөтен татар халкын бөлгенлеккә төшереп, аларны бик нык ярсыткан.
1742 елның 19 ноябрендә Казан губернасында яңа салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, башкаларын салмаска дип, Указ чыгарыла. Аны тормышка ашыру өчен, махсус командалар җибәрелә. Бу команда килеп төшкән авылда мәхшәр көне җиткәндәй була. Мәчетләр вәйран ителә, алар белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр дә юкка чыга, китаплар яндырыла. Әйтик, Указдан соңгы ике ел эчендә 536 мәчетнең 418 е җимерелә һәм яндырыла. Авылдагы ике-өч кеше генә православие диненә күчсә дә, анда, мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны саф татар авылына күчереп утыртырга, дип боерык чыгарыла. Күченү өчен берәү дә акча бирми, билгеле. Нәтиҗәдә чукынган ике-өч кеше аркасында калганнар җирләрен, йортларын ташлап китәргә, тәмам бөләргә тиеш була.
Әнә шул көчләүләргә җавап итеп, гади халык массовый төстә Урал якларына күчеп китә башлый. Мәсәлән, 1713 елда Казан губернасындагы 46 841 ясаклы крестьян йортының 10 382 се бушап кала, ә 1719 елда ябылган йортлар саны 19 932 гә җитә. 1714 елда Казан губернаторы Салтыков бик күп ясаклы татарларның башкортлар ягына күченеп китүләре турында хәбәр итә. Ә 1730 елда аның урынына калган Волынский башкалага болай дип зарланып яза: «Моннан 20 еллар элек кенә турыдан-туры башкортлар 35 меңнән, күп булса 40 меңнән артмый иде. Хәзер исә качаклар исәбенә 100 меңнән ашып китте. Казан, Сембер һәм башка өязләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте».