Көймә табып, Чулманны кичүе – үзе зур мәшәкать. Шөкер, анысы да үтте. Инде елганың бу ягыннан да дүртенче тәүлеген тәпили Абдулла. Ярый әле көннәр әйбәт тә, юлы такыр. Төннәрен салкын салкынын. Аның каравы көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуганы юк.
Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куәт, йөрәгенә гайрәт бирә Абдулланың. Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Олы юл булмагач ни, юлаучылар юк диярлек, сирәк-мирәк очраганнары да бер авылдан икенчесенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны сагыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моңсулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсә хакында гына уйламасын, фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, тамып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пешеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның «Әйем, оялтасың, Апуш абый!» дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела.
«Дивана, һай, дивана!» – дип тиргәде ул үзен, ярсып атлый-атлый. Теге чакта Зәй буенда таңны каршылаганнан бирле сугылганы юк ич Тайсуганга. Күңелем сүрелсен, йөрәгем алгысымасын, имеш. Талгынаямы соң ул мәхәббәт дигәнең?! Пыскып булса да яна да яна. Ә пыскыган ут ялкыннан куәтлерәк ул. Җәен атае белән күмер яндырганда, үзе шуның шаһиты булды Абдулла. Шулай, ялкынсыз ут хәтәр, бик хәтәр. Саз астында янган мүкне, бар, сүндереп кара! Юк, башкача түзә алмый Абдулла. Киләсе язда туган ягына Бөгелмә аша кайтачак һәм, мәгълүм ки, Тайсуганга сугылачак вә…
Йөрәгенең «Тутыя-Тутыя» дип рәхәт сулкылдавын тоеп, кайнарланып-ашкынып атлавында булды егет. Шул ләззәтле сагышы беразга булса да онытылмасмы дип, юлын кисеп чыгучы куяннарны куып карый, үзе белән шаяргандай, бер алдына, бер артына төшеп уйнаган төлкеләр артыннан чаба. Тик сары сагышы аны ташлап китми, һаман да йөрәген талый, миен кайната. Ниһаять, уфтануы ут-җыр булып тышка бәреп чыкты:
Тавышы көр булса да, моңы әллә кем түгел Абдулланың. Шуңа да кеше алдында җыру сузганы юк. Бүгенгесе дә читтән тыңлап торучыга иләмсез булып ишетеләдер, мөгаен. Эш андамыни соң? Эчендәге хафа-сагышны тышка чыгарып, йөрәген бастыруда хикмәт. Һәм Абдулла аягы атлаган җайга китереп җырлый да җырлый:
«Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!» – дип кабатлап сузды да туктап калды егет, аннан шаркылдап көлеп җибәрде. Тукта, кайда да булса берәрсеннән ишетелгән сүзләрме болар, әллә сагышның күңелендә шытып чыгышымы? Үз башында бөреләнгән җыру булса, бик шәптән түгел бит, әй! Шулай дип уйлавы булды – теленә мәшһүр «Йосыф китабы» ның юллары килде:
Абдулла баягынак үзе җырлаган җыруны асыл зат Кол Галинең сүзләре белән янәшә куеп карады – күгәреп беткән бакыр тиен янында зөбәрҗәт ялтырап киткәндәй булды. Вә әй хәсрәт, безгәме борынгы шагыйрьләр белән тиңләшү, дип көрсенде. Кая ул кадими чичәннәр, үзенең хәзерге остазы белән ярышуы да оят. Габделсәлам ахун сүзләрен сәйлән урынына тезә бит әнә. Җыру чыгаруын башкаларга сиздермәскә тырыша мәгәр. Алай да күңеленә килгәннәрне кулындагы теләсә нинди кәгазь кисәгенә төртеп кую гадәте булганга, җырулары якыннарына, алар аша бүтәннәргә ирешә тора. Үткән кыш мулланың Абдулла кулына килеп кергән бер китабы эчендә менә мондый юллар бар иде:
Хөрмәтле мөдәррисенең икенче бер китабы битендә Габделсәламнең тагын бер җыруына тап булды егет:
Тутыяга хат итеп салырмын дип, аларны дәфтәренә күчереп алды Абдулла. Вә әй хәсрәт, Зәй буе әрәмәләренә кереп югалган аулак Тайсуганга нинди генә пушты барып җитсен ди!
Фикеренең янә Зәй буйларына салулавын сизеп, уен кабат остазына күчерде. Рахман рәхим, бер биргәнгә бирә бит Хак Тәгалә: абруйлы ахун да, атаклы вә гүзәл гыйлемле дәмулла да, халаеклар икърар иткән шагыйрь дә. Әйе, Идел-Урал төбәгенә генә түгел, Рәсәйдәге бөтен мөселман дөньясына «Габдессәлам Урай углы» дип аты таралган Габделсәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колчура – аның остазы, кара төндәге камәре[12].
Әйтмәгәне булсын, мөдәррисләреннән уңды Абдулла. Тайсугандагы Габделрахманның да, дөньяга шуның өчен генә килгәндәй, мәгърифәт эшенә кулы ятып тора. Тирән гыйлеме өстенә акылы-фигыле, кылган гамәле белән дә бер дигән остаз. Бер урында таптанып торуны белми, үзе дә эзләнә, шәкертләрен дә уйларга, иҗтиһад итәргә өйрәтә. Авыз суын корытып юкка гына гел Габделсәлам хакында сөйләмәгән икән. Остазының остазы, әйтерсең игезәкләр, мәгърифәт юлында тач Габделрахман булып чыкты. Мәгәр ахун үзенең шәкертеннән олпатрак, гыйлемлерәк – үзе бер дарелфөнүн. Габделрахман, гадәттә, Шәрык хакимнәре вә шагыйрьләре хакында сөйләргә яратса, кузгаткан сүзен мөселман мәмләкәтләренә китереп терәсә, Габделсәламнең дөньясы киңрәк, күге иркенрәк. Аның җиһанына борынгы Юнан вә Рум да, Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Искәндәр Зөлкарнәен, Сөбедәй кебек яу башлыклары да, Әбүгалисина, Олугбәк сыман галим-голәмә дә, Һун вә Чыңгыз яулары да, Әфләтун, Локман төсле хакимнәр дә – тагын әллә ниләр сыя. Шунысы бар: дәресен каян һәм кемнән генә башламасын, сүзенең ахырында Идел буйларына, Бөек Болгар мәмләкәтенә, Алмыш вә башка ханнарга, болгар калаларына кайтып төшә, аларның кыйратылулары хакында ачынып сөйли. Тәварих яки фәлсәфә дәресе булмасын, мантыйк[13], тыйб[14] яисә мөнәҗимнәрне[15] аңлатмасын, кулында һәрчак шулар хакындагы бер-бер китабы булыр. Шуннан бит, бит ярым укыр да: «Инде тыңлан», – дип, үзе сөйләп китәр, дәресханәдәге һәркайсын авызына каратыр. Гарәп вә фарсы, чыгтай вә госманлы телләрен ана теледәй белүенә карамастан, саф төрки белән сөйли Габделсәлам, аның башка телләрдән ким түгеллегенә ишарә ясый.
Ислам динендәге төрле мәзһәбләрне, калям шәрифи һәм шәригать кануннарын тирәнтен аңласа да, ахун күпчелек дәресләрен шәкертләрне дөнья вә дөньяви хәлләр белән таныштыруга багышлый. Бигрәк тә пәйгамбәрләргә кадәрге Юнан вә Рум мәмләкәтләре тормышын, алардагы коллар язмышын, шул бичараларның хакимнәргә каршы яуларын сөйләргә ярата хәзрәт. Шул әллә кай заманнардагы хәлләрне хөрлек, ирек һәм асабалык[16] мәсьәләсенә китереп тери, зынҗыр-богауларга, кансыз хакимнәргә ләгънәт укый, халаеклар хөрлеген ялкынланып бәян итә.
Яңа остазын өч кыш рәттән тыңлагач кына, Казан ягындагы мулла-мунтагайларның, ахун-ишаннарның Габделсәламне ни өчен күралмауларын, аны «мөртәт» дип атауларын төшенде Абдулла. Шәкертләренә дөньяви фәннәр өйрәтеп, исламның тамырына балта чаба, кирәксезне сөйләп, гавамны аздыра, имеш, остазы. Шунлыктан дин әһелләре генә дә түгел, казый-түрәләр дә яратмыйлар икән Урай углын. Үткән кыш күзгә-күз сөйләшүләренең берсендә әйтеп куйды Габделсәлам: губерна түрәләренең күзәтүе астында икән ахун.
Булса булыр, Габделсәлам кебек остазга юлыгуына Ходасына рәхмәтле Абдулла. Урай углы аны дәресләре белән генә түгел, акылы-фигыле, әхлагы-холкы, мәнлелеге, кием рәвеше, чисталыгы вә олпатлыгы белән дә күп нәрсәгә өйрәтте, мәдәнилеккә, азаматлыкка, хөрлеккә юл күрсәтте, изелгән-тапталган татар-башкортларның да бу дөньяда үз өлешләре, хакы барын дәлилләде. Менә шуңа да Габделсәлам мәдрәсәсен үз итте Абдулла, менә шуңа да Ташкичүгә ашкынып барышы.
Кинәт көек исе килеп киткәндәй булды. Урман яна мәллә? Абдулла як-ягына каранып алды – сафлыкка төренеп утыручы каеннардан башка нәрсә күренмәде, урман эче тыныч, хәвеф-хафа сизелми иде. Алайса, каян килә соң бу ис? Егет икеләнә-шикләнә алга атлады, бераздан урман авызына килеп чыкты.
Моннан инде юл түбән тәгәри. Сөзәк үрдән аска таба азрак атлыйсы да текә тау маңгаена басасы. Аннан исә үзәнлектә бормаланып аккан инеш һәм аның ике як ярына ике урам булып утырган авыл уч төбендәгедәй күренә. Ташкичү юлы өстендәге Мәчетле карьясе ул. Абдулла, һавада тимердән ясалган чирек ай сурәте күрмәкче булып, алга караш ташлады. Чү, нәрсә бу? Мәчетле урнашкан үзәннән ургылып төтен күтәрелә. Янгын! Кешеләргә ярдәм кирәктер, мөгаен. Ул талчыгуын да онытып йөгерә башлады.