– Кайтуың белән, Алексей Иванович, – диде ул, морзаның йөзенә карап. Тәфкилевнең күзләре элеккегә караганда ныграк кылыйланган сыман тоелды аңа. Аннан тегене җитәкләп өстәлгә таба алып китте. – Ничек анда, тындымы инде Тирсәң?
– Рәхмәт, Иван Иванович, – дип җавап бирде Тәфкилев, урындыкка урнашып. – Аллага шөкер, тынычлый сыман. Ишеткәнсездер, Казаннан күп кенә солдатлар китертергә туры килде бит тәки. Башкисәрләрнең байтагы, кулга алынып, Казанга озатылды. Алай да болгатучыларның байтагы урманга качып өлгерде. Шуннан торып, утарны борчыштыргалыйлар. Шунысы әйбәт: бу инде ялкын түгел, пыску гына. Сүнеп тә китәр, боерган булса.
– Анысы әйбәт, котлыйм! – Неплюев кәнәфигә утырды. – Йә, тагын ниләр бар Казан якларында?
– Минем Тирсә Казаннан шактый ерак бит, Иван Иванович, Әгерҗе якларында ук. – Тәфкилев кесәсеннән кулъяулык чыгарды, бераз кылыйланып торган күзләрен сөртеп алды, тузанлы паригын рәтләштерде. – Барыбер кайбер хәбәрләр килеп торгалый. Бигрәк тә архиепископ Лука Канашевич хәзрәтләренең тырышлыгы хакында сүзләр күп.
– Анысын без дә ишетеп торабыз һәм, дөресен генә әйткәндә, борчылабыз. Архиепископның тырышлыгы безгә кабыргасы белән басмагае.
– Ә аның ние начар?! Бар халык христиан диненә күчеп беткәндә генә, ил-җиргә тынычлык урнашыр дип уйлыйм мин.
– Ай-һай, Алексей Иванович. Мин ул мәсьәләдә бөтенләй башка фикердә. Кайсы да булса халыкның мал-мөлкәтен, алтын-көмешен басып алу бик кыен эш түгел, минемчә. Ә менә җанына ия булу?! Катлаулы, һай катлаулы нәрсә, морза. Шуңа да һич ашыгырга ярамый монда. Акрын кирәк, хәйлә белән кирәк.
– Чукындыру никадәр тиз башкарылса, бу якларда иминлек шулкадәр тизрәк урнашыр иде, Иван Иванович.
– Ялгышасың, морза. Чукындыру ул – кешенең телен, гореф-гадәтләрен, иманын үзгәртү, аның күңелен яулап алу. Көч куллану белән үзеңне хатын-кыздан яраттыра алмаган кебек, бу эштә дә тупаслык белән әллә ни кырып булмас. Соң инде, сиңа сөйләп торасы да юк ич, Алексей Иванович: күптән чукынганга саналасың, ә өеңдә намаз укыйсың икән, дигән сүзләр йөри.
Тәфкилев башына суккандай миңрәп калды, ни әйтергә белми торды, кулъяулыгын еш-еш күзләренә китерде, япанчасын чишеп җибәрде. Аннан соң гына:
– Өемдә икона тора минем, Иван Иванович, – диде.
Неплюев шаркылдап көлеп җибәрде, өстәле аша үрелеп, морзаның иңеннән алды:
– Икона бит ул почмакта, Алексей Иванович. Татарлар намазны Мәккәгә йөз тотып укыйлар! Ха-ха-ха! Йә, ярый, шаяртам, билгеле. Намаз укыйсыңмы, чукынасыңмы – анысы әһәмиятле түгел безгә. Иң мөһиме: урыс дәүләтенә ихластан хезмәт итәсең. Шуңа да мин Аксаков шикаятен юк итү, сине аклау ягында, морза.
– Рәхмәт инде, галиҗәнап!
Бүлмә хуҗасы, гадәтенчә урыныннан торып, тәрәзә буена килде, үз иткән урынына сөялеп, сүзен дәвам итте:
– Инде төп сүзгә күчик, Алексей Иванович. Сезгә тагын бер зур мәшәкать чыгып тора бит әле.
– Баш өсте, Иван Иванович. Болай да Тирсә бик күп вакытымны алды минем. Императрицадан оят. Хикмәт нәрсәдә соң?
– Без болай уйлаштык, морза: Шәрык белән сәүдә эшенә татарларны тартырга кирәк, эшлекле генә алыпсатарларны. Шундый кешеләр табылырмы татарлардан?
Тәфкилев, тар биек тәрәзәләргә карап, байтак кына дәшми утырды – күңеленнән нидер барлады бугай. Аннан юаш кына тавыш белән әйтеп куйды:
– Казан ягында берәүне беләм мин. Байлар Сабасыннан Сәгыйть Хаялин. Иллә дә булган сәүдәгәр инде!
– Берәү бик аз ич, морза! Сүз йөз, ике йөз сәүдәгәр хакында бара.
– Сәгыйть әфәндене күндерсәк, калган товар ишләрен ул үзе димләячәк. Татар сәүдәгәрләре – җиңел сөякле халык. Тик…
– Шигегез нидә, морза?
– Казан даладан ерактарак ич, галиҗәнап.
– Мин аларны монда күчереп утыртуны күздә тотам, морза.
– Анысы ай-һай, Иван Иванович. Урыслар белән бергә яшәргә ризалашмаслар алар. Аннан килеп, мәчет тә юк.
– Буш хафа, морза. – Неплюев, дәртләнеп, идән буйлап йөреп китте. – Мәчетен дә, кирәк булса, мәдрәсәсен дә төзергә мөмкин. Барысы да безнең кулда! Инде килеп, аерым татар бистәсе салырга да була лабаса. Ха-ха-ха! Әйтик, Сәгыйт бистәсе, ә?!
– Сүзләрегез төпле, галиҗәнап. Барысы белән дә килешәм. Чана юлы төшүгә кузгалырмын, боерган булса.
Неплюев аның каршына килеп туктады, зәңгәр күзләре зур булып ачылды, сүзен әйтә алмый торды, аннан кулын янә Тәфкилев җилкәсенә салды:
– Бу эшне сузып булмый, морза! Мунча кереп, карчыгыңның бәлешен ашап, ике көн ял ит тә – юлга, кадерлем. Сәүдәгәрләр кирәк безгә, сәүдәгәрләр!
Бишенче бүлек
Нократ Иделе дә, бу якларда даны чыккан кара урманнар да артта калды. Иген-тарулар җыеп алынганнан соң бушап, иркенәеп киткән басулар күбәйде, авыллар ешайды, аларның берсеннән берсенә сузылган юллар такырая төште. Инде максатына ирешергә дә күп түгел бугай – Ташкичүгә хәтле күп булса өч фәрсәх[10] җир бардыр. Торган абзарына якынлашкан ат сыман, дәртләнеп-кайнарланып атлады Абдулла, хәтта аркасындагы биштәренең авырлыгын да тоймады. Шулай булмый ни, атнага сузылган юл тәмам талчыктырды егетне, аннан да битәр ялгызлык изде.
Карышбаш белән Ташкичү арасын дүртенче ел таптавына карамастан, шул мәшәкатькә һич кенә дә күнегә алмады Абдулла. Монысында да ялыктыргыч булды юлы. Туган авылыннан Ык суына җиткәнче генә дә ике тәүлек үтте. Алай ук узмаган да булыр иде, шәт: Агыйдел буенда кунып, иртәгәсен кояш күтәрелгәнне, көн җылытканны көтәргә туры килде. Ат койрыгына ябышып, иманыңны качырырлык салкын сулы Агыйделне кичү үзе күпме гомерне алды тагын. Аннан инде, бераз җылынмабызмы дип, атта шашып чабу. Ыкка тиз җиттеләр җитүен. Әмма, исеменнән үк күренгәнчә, Минзәләдән мәнзил[11] кылу үзе фарыз иде.
Монда тукталулары аның кебек дөньядагы һәрнәрсә белән кызыксынучан бәндәгә бигрәк тә ярап куйды. Шушы гомергә кадәр башкорт җирләренең капкасы саналган Минзәләдә сәүдәгәрләр дә, гаскәриләр дә кайнап тора, юлаучылар белән бергә төбәктәге хәбәрләрнең яңадан яңасы агыла гына. Анысы, моңа кадәр дә, өч кыш рәттән Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес тыңлаганда да, җәйләрен атасы белән җигелеп җир эшләрен тартканда да, бөтенләй гафил булып ятмады егет, тирә-якта һәр шылт иткәнне дә ишетә торды. Алай да, ерактагы Карышбашка яисә Ташкичүгә килеп ирешкәнче, сүзләрнең күбесе имеш-мимешкә әйләнә, аларга ышануы кыенлаша бара иде. Биредә исә, сәүдәханә рәтләрендә йөргәндә һәм өмәттә ял иткән арада гәпләшә торгач, элек колагына кергәннәрнең күбесе расланды.
Ул өч ел буе шулай Казан өязенең Ташкичү карьясендә гыйлем төпкеленә чумарга маташып йөргән арада, бу якларда ни хәлләр булып алды. 1740 елгы яу шундый ук рәхимсезлек белән бастырылды, аның башлыгы Карасакал яралы хәлендә далага качып эреде. Шуннан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә, кара халыкка да тормыш-көнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Әмма иксез-чиксез Казан губернасында шаккатыргыч вакыйгалар булгалап кына торды. Ерактагы пайтәхеттән килгән хәбәрләр дә уйланырлык иде. Узган ел дөнья куйган мәликә Анна Ивановна урынына нарасый улы белән яңа патшабикә куелган икән дә, инде анысы да сөрелеп, ил белән хакимлек итү Елизавета атлы Әби патшага калган. Аның тәхеткә утыру тантанасына татар-башкорт абыз-старшиналары да барачак, имеш.
Урусовны җирләп, елга якын вакыт үтүгә, Оренбург иләвенә башка түрә – генерал Неплюев килүе мәгълүм булды. Анысы, имеш, каланың хәзерге урынын ошатмаган, Җаек суы буендагы Бердә бистәсе янында өр-яңа Оренбург салырга булган. Бердә бистәсен күчерсәләр күчергәннәр, мәгәр Җаек буенда кальга-кала салып яталар, имеш.
Шуларны уйлап атларын атлата торгач, тагын бер көнлек юл үтелде. Чулман Иделенә дә килеп җиттеләр. Монда инде Абдулла, атын үзен озата килүче типтәр Колчурага биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш. Ярый соң, Колчураның булганнан булмаганы артык, юлга чыкканнан бирле авыз ачып сүз әйткәне юк. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Атсыз калуы аяныч аянычын. Нишлисең, Колчураның да елгалар туңганчы кайтып җитәсе бар.