Гаяз үзе дә мине көлкегә калдырырга тырышмый иде.
– Анысын да эшләрбез, – диде ул, җитди итеп. – Ләкин безнең бер эштән дә куркырга хакыбыз юк. Комсомолец бер урында да үзен вакытлы итеп карый алмый. Ленинны мин шулай аңлыйм.
Минем башымда һаман да төп мәсьәлә булып артель турындагы фикер тора иде.
– Башлап та очларга өлгермәсәк, җайсыз булыр, – дидем.
– Курыкма, Ильяс туган, – диде Гаяз. – Син әллә бөтен эш безнең икебезгә генә терәлеп тора дип уйлыйсыңмы? «Башлап та…» дисең син. Болар бары да күптән башланган эш. Артель турында бит без әйтмәдек, Ибрай әйтте…
Мин комсомол активы алдына куелган бурычларны моңарчы Гаяз белән икебезгә генә бәйләп күз алдына китергәнмен икән. Гаязның соңгы сүзләре мине уятып җибәргән кебек булды. Чынлап та, биредә комсомол ячейкасы бар бит әле. Ячейка начар эшләсә дә, андагы комсомолецлар барысы да эшлексез кеше түгелдер бит. Авыл советы бар. Әллә кайчан оешкан кооперация бар…
Кооперация турында уйлау белән, күз алдыма, ниндидер шикле сорау булып, Низамый килеп басты.
– Гаяз, – дидем мин, – әллә Низамыйларга бармыйбызмы?
– Сатучы белән элемтәгә керү булыр дип куркасыңмы?
– Куркуын курыкмыйм да…
– Шикләнәсең? Зарар юк. Барыйк без аңа, Ильяс. Үз күзебез белән күрик-белик: нинди кош икән ул сәүдәгәр комсомолец. Бәлки, кеше сүзе генәдер.
– Әйе шул. Барыйк.
VII
Низамый безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Мин аны көчкә таныдым: бүгенгә кадәр минем күз алдымда өзлексез борынын тартып йөрүче, юеш авызлы, юк-бар өчен дә елый-елый сугыша башлый торган әшәке холыклы сары малай булып күренеп килгән кеше бөтенләй танымаслык булып үзгәргән. Беренче карауга аның киң, тигез маңгае һәм һәркемнең йөрәгенә керерлек матур итеп елмаюы күзгә ташлана. Кайтарылып төшкән кыек якалы, зәңгәр ефәк белән чиккән ак күлмәге дә, очлы башлы сары штиблет өстен каплап торган озын балаклы соры чалбары да, биленә бәйләнгән зәңгәр ефәк зинары да, аның йөзендәге шул көләч сызыкларны тулыландыру өчен сайлап җыелган бизәкләр төсле генә булып, икенче планга калалар. Күзләренең яшькелт-соры икәнлеге һәм ул күзләрнең бик тиз алмашынып торулары Низамый белән озаграк утырдаш булганның соңында гына сизелә башлыйлар.
– Һу-у, нихәл, Ильяс, шәп кайттыңмы? – дип кулын сузды ул.
Аның кулы минекенә караганда киңрәк, көчлерәк төсле тоелды миңа.
Мин үземдә ниндидер каушау сиздем. Тик, сынатмас өчен көчләнеп, батыр күренергә тырыша идем:
– Шәп, нәкъ комсомолларча, – дип җавап бирдем.
Минем белән күрешкәннән соң, Низамый Гаязга кулын сузды:
– Таныш булыйк: Низамый Солтанбәков.
Гаяз мондый күрешүләргә әллә кайчан күнегеп беткән кеше төсле тыныч иде. «Гаяз» дип кенә таныштырды ул үзен, башка бер сүз дә әйтмәде…
Соңгы елларда гына яңартылып эшләнгән зәңгәр буяулы урыс капка аркылы үтеп, ишегалдына кердек. Низамый безне ике як стенасы тоташ яшел түбә астына тезелгән сарай һәм таш келәтләр белән әйләндерелгән ишегалдында туктатып тормады, зәңгәр йортка ялганып эшләнгән яшел рәшәткәле бакча капкасын ачып, туп-туры агачлар арасына алып керде. Әле тау артына төшеп китәргә өлгермәгән кояш бу куе бакча эчендә күптән баеган иде инде. Күкрәп утырган күкчәчкә арасындагы кечкенә өстәл тирәсенә утырыштык.
Низамый, өстәл өстендә яткан «Сафо» маркалы саргылт тартманы ачып, безгә папирос тәкъдим итте:
– Кабызып җибәрегез берәрне, егетләр.
Куе бакчаның салкынча саф һавасы зәңгәр төтен белән бизәкләнде.
Чит-читләре куе агачлар арасына күмелеп югалган бакча, никадәр зур, никадәр иркен булса да, ни өчендер безгә тар тоелган төсле булды. Без, нинди хәрәкәт ясарга, нәрсә дип сүз башларга белмичә, уңайсыз тик тору бәласенә дучар булган кыюсыз кунаклар хәлендә калдык. Дөресрәге, миңа гына шулай тоелды булса кирәк. Чөнки Гаязның йөзендә аз гына да тынычсызлану күренми, киресенчә, «Минем сезгә ни катнашым бар соң, теләсәгез нишләгез» дигән сыман читтә тору, гаять дәрәҗәдә салкын канлылык сизелә иде. Шулай да бу сүзсезлек миңа чиксез авыр тоелды. Ике елдан артык шәһәрдә укып кайтып, шушы Низамыйның байлыгы каршында телсез калу оят төсле булды, көчләнеп булса да сүз башларга тырыштым:
– Йә, Низамый, ни хәлләр бар, сөйләп җибәр.
– Безнең авыл җирендә ни булсын, менә шәһәрдән кайткан кешеләрдән көтәбез инде яңа хәбәрләрне. Анда нинди яңалыклар бар? Киноларда нинди яңа картиналар күрсәтәләр? – диде Низамый.
Җавап бирү өчен җиңел булу белән бергә сүз башлап җибәрергә дә бик уңайлы сорау иде бу. Мин соңгы көннәрдә үзем күргән кинокартиналар турында сөйли башладым, «Спид» исемле өч серияле картинаны мактадым.
Бу урынга җиткәч, сүзгә Гаяз да кушылды:
– Быел күргән картиналарым арасыннан миңа иң ошаганы «Броненосец Потёмкин» булды, – диде ул.
– Их, чорт возьми! – диде Низамый, үрсәләнеп ботына сугып куйды. – Шушы авылда торып артта калабыз, билләһи! Менә мин хәзер «Багдадский вор» ны карар өчен генә булса да шәһәргә барып торыр идем. Их, Багдадский вор бит ул! Күргәнегез бардыр, конечно, әмма эшли дә бит, чукынган, үзе йоклап ята, ә кулы эшли…
Шулай итеп кинокартиналар, спектакльләр, цирклар, аерым артистлар турында сүз куерып китте. Һәркайсыбыз ачылып җиттек, сөйләргә чират тими башлады. Иркен бакчаның кичке тынлыгын күтәренке көлү тавышлары яңгырата иде…
Безнең көлүләргә җавап урынына зур бакчаның чиксез тирәнлегенә күмелеп югалган куе шомырт куаклары арасыннан үткен булып кызлар көлүе ишетелде. Бөтен уем кинәт шул тавышка таба тартылса да, кунак икәнлегемне истә тотып, ишетмәмешкә салыштым. Ләкин Низамый өчен аз гына да көтелмәгән хәл булмады, күрәсең, ул, алдан әзерләнеп куйган төсле, кызлар тавышы ишетелгән якка карап кычкырып җибәрде:
– Әй, кемнәр бар анда, Маһибикә, сезме? Килегез әле…
Барыбыз да тын калдык. Җавап килмәде.
Низамый кабатлап кычкырды:
– Маһибикә!
Шомырт куаклары арасыннан саф нечкә тавыш ишетелде:
– Хәзер…
Тынлык тагын да тирәнәйде. Без, яныбызга киләчәк кызларга мәхәббәтлерәк күренергә әзерләнеп, утыру рәвешләребезне үзгәртә башладык.
Низамый, безнең уңайсызланганыбызны сизеп, батырлык кертергә тырышты, ахрысы, безнең күңелләрдә туган сорауларга җавап биреп куйды:
– Юк, әллә кемнәр түгел, берсе минем сеңлем, аның янында тагын үзебезнең комсомол ячейкасы секретаре – мөгаллимәбез бардыр, башка кеше булмас…
«Мөгаллимә» исемен ишетүгә, бөтен тәннәрем кызып китте. Хыялымда Агыйдел ярында очраган ялангач кыз шәүләсе чагылды. Имәлинең «Мөгаллимә шәп бит безнең, матур егетләрне бик тиз әйләндерә торган мөгаллимә» дигән сүзе колак төбендә генә кабатлангандай булды. Ни дияргә белми, Гаязга текәлдем. Гаязның да йөзе тыныч түгел иде. Әйе, һичшиксез, ул да мин кичергәнне кичерә. Сәер кичереш иде бу. Ни була? Һәр үзгәрештән үтә нык тәэсирләнә торган яшь йөрәкләребез безне кая алып бара? Кемнәр килеп чыгар хәзер безнең каршыбызга, нинди кызлар? Тынгысыз йөрәкләребезгә нәрсәләр алып килер ул билгесез кызлар? Чү!.. Әнә алар. Әнә, оялганлыгын юри белдерергә тырышкан төсле кыланып, боргалана-боргалана, алсу-ак кофталы бер кыз килә. Аның чәчләре сары. Йөзе кофтасы төсле алсу-ак. Үтә ак аның йөзе… Юк, бу ул түгел, бу Низамыйның сеңлесе булыр. Әнә арттагысыдыр, аның ирекле рәвештә тузгып дулкынланган чәчләре чем-кара. Йөзе алсу-көрән күренә, әйе, өстендәге аксыл-зәңгәр күлмәк тә ни өчендер аны хәтерләтә кебек, әйе, шулдыр. Алай дисәң, нигә буйга кечкенә? Юк, бу бөтенләй балага тартым, юк, бу ул түгел…
Күңелемнең шундый тырышып эзләнүенә җавап таба алмадым, кызлар безнең яныбызга ук килеп җиттеләр. Без барыбыз да урыннарыбыздан тордык. Низамый, җитез, шома хәрәкәтләр белән бөгелә-сыгыла, безне таныштыра башлады. Иң элек алдан килүче сары чәчле кыз белән таныштырды ул безне: