– Ярый, – диде абзый, суд залында, хөкем астында утырган кешедән сорау алучы тавышы белән сөйли башлады, – сәүдә итү ярамый ди, мин үзем дә яратмыйм аны, менә сез, комсомоллар, бигрәк тә күралмыйсыз, ә соң, алай булгач, комсомоллар үзләре нигә сәүдә итәләр?
– Юк-юк, – дидек без, икебез беравыздан каршы төштек, – комсомолецлардан сәүдәгәрләр юк.
– Ә менә Низамый комсомол түгелмени? Комсомолның самый атчайние, аңардан шәп артист юк, ә үкертеп сәүдә итә…
– Ай Алла, бер телеңә баш була алмадың лабаса, – диде әни, – кешедә ни эшең бар соң синең? Кеше теләсә нишләр, үз көнеңне үзең күр…
Абзыйның бу сүзе безнең өчен тагын да яңарак тоелды. Низамыйның әтиләре әүвәлдән үк зур хәлле кешеләр булуы миңа билгеле булса да, аларның соңгы еллардагы тормышын күргәнгә, Садрый исемле абыйсының партия сафында торуын белгәнгә күрә, Низамыйның комсомолец булуына гаҗәпләнмәдем. Тик аның үкертеп сәүдә итүе?.. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, абзыйга каршы төштем:
– Юкны сөйлисең булыр, абзый, Низамый алай итмәс, йә ул сәүдәгәр түгел, йә комсомолец түгел…
– Белмәгәнне сөйләмим, энем, сезне алдап булмас, авылда торасы кешеләр сез, үзегез үк күрерсез…
Гаяз тирән көрсенеп куйды:
– Синең белән миңа, Ильяс туган, бик күп нәрсәләр күрергә туры килер, ахрысы, бу авылда…
Бүген без тиз йокыга китә алмадык. Яткан урыныбыз кичәге төсле үк яшел печән булып, өстебезгә ябылган чикмәнебез дә салкын үткәрерлек түгел иде. Аның өстәвенә, кичәгегә караганда бик күп соң яткан булсак та, күзгә йокы кермәде. Без сөйләшә башладык. Төп сүз Тешсез Ибрай тирәсендә барды. Аның фикерләренең ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле булуы, аларны тормышка ашыру юлында ярдәм итү, кулдан килгән бөтен чараларны куллану кирәклеге турында сөйләшә идек. Тик нинди юллар белән, нинди чаралар?..
Бу урынга җиткәч, Гаяз, берәрсе тыңлап тормасын дигән төсле, сак тавыш белән колагыма пышылдады:
– Без наданнар, Ильяс, бүген мин үземнең наданлыгымны сиздем. Ә тегендә чакта уйламаганбыз, юләрләр. Үзебезне чакырып сөйләделәр бит. Шунда нечкәләбрәк сорашмыйбыз, хәтта әйткәннәрен дә язып ала белмибез. Кыйнап кушарга кирәк шул безнең кебекләрне…
Авылга кайтып китү алдыннан, комсомол активын җыеп, шәһәр күләмендә җыелыш уздырылган иде. Шунда безгә авылда ниләр эшләргә кирәклеген әйткәннәр иде. Гаяз әнә шул турыда әйтә.
– Ичмасам, шунда үз ячейкабыз да ныклабрак әйтеп җибәрә белмәде, – ди ул, үртәнеп. – Хәзер монда Чемберленны сүгү генә җитми. Эш кирәк монда. Югыйсә Тешсез Ибрай да, синең абзыең да бүген безне стенага терәделәр. Тик терәлеп калырга ярамый, юлын табарга кирәк. Табарбыз…
Тыныч төннең тирән серен тагын да арттырып, аргы очтан шакылдавык тавышы ишетелде. Икебез дә тын калдык. Чыннан да, ул гади агач тавышы булып кына ишетелми, ярсып җырланган озын җырларны хәтерләтә, һәрбер шакылдау тавышы йөрәккә тамган төсле булып, бөтен тән буенча таралган миллион нервларны яңгырата иде…
– Музыкант бит бу Имәли, ә, ничек уйлыйсың син, Гаяз?
– Чыннан да, бу аның йөрәк тавышы булырга тиеш.
Мин Гаязга Имәлинең кем булуы турында сөйли башладым.
VI
Өйдә әни белән үзебез генә калып иртәнге чәйне эчкәндә, безгә бер кечкенә кыз бала килде. Җитез кара күзле, алсу йөзле бу кызның шәһәрчә тегелгән аксыл-зәңгәр күлмәге дә, күлмәге төсле үк материядән ясап, чем-кара чәч өстенә беркетелгән зур бантигы да аның гади бер крестьян кызы гына түгел икәнлеген әйтеп тора иде. Әни аны күрү белән сикереп үк торды.
– Һу-у, кунак килгән икән, әйдүк, кызым, әйдә чәй эчәргә, – диде ул, үтә мөлаем булып чыга иде аның тавышы. – Нинди зур үскән ул, әләләл-ә, чәчүргечең матур икән, кызым, әтиең алып бирдемени? Нәй, нәй, нәй, нәй, күлмәгең нинди матур икән, җылы тәнеңдә тузсын, кызым, җылы тәнеңдә тузсын.
Әни, аны иркәләп аркасыннан сөйгәннән соң, чәй табыны янына ашыкты, «Кайда, күлмәген котлап, нәрсә генә бирим соң?» дип, чәй янына куелган балан паштеты, бәрәңге пәрәмәче, төче коймак һәм таба күмәче кебек сыйлар арасында сайлана башлады.
Ләкин кызчык үзенең «андыйлардан» түгел икәнлеген күрсәтергә ашыкты:
– Юк-юк, Хәдичә апа, бернәрсә дә кирәкми, рәхмәт, бу минем яңа күлмәгем түгел, – диде ул. Оялчанлыкның, кыюсызлыкның әсәре дә юк иде анда. Әнине аптырауда калдырып, безгә таба атлады ул. – Мин Ильяс абыйга…
Бу урынга җиткәч, батыр кызчыкның кыюлыгы югалды, бер миңа, бер Гаязга карап кызара башлады.
Мин аның кайсыбыз Ильяс икәнлекне таный алмаганлыгын сизеп ярдәмгә килдем:
– Йә, йә, мин булам ул Ильяс абыең, мин, – дидем.
Кызчыкның кыюлыгы яңадан үзенә кайтты.
– Исәнмесез, – диде ул, – Низамый абзый сезгә менә бу язуны җибәргән иде.
Зәңгәр эчле ак конверттан шома ак кәгазьгә яшел кара белән язылган кечкенә записка чыкты:
«Ильяс иптәш!
Бүген кич, сәгать 8 дә, иптәшегез белән икәүләп, безгә сөйләшеп утырырга килүегезне үтенәм. Вакытыгыз сыйдырырдай булса, җавап языгыз.
Комсәлам белән: Н. Солтанбәков…. нче июнь, 1927».
Записка өстендә күземне йөртеп чыккач, Гаязга суздым:
– Нишлибез?
– Син күбрәк беләсең инде, – диде ул.
– Барыйк әле анда без, алайса… Кызчык, безнең ризалык җавабын кулына алгач, «хушыгыз» дип башын иде дә атылып чыгып китте.
– Хуш, кызым, әнкәңә сәлам әйт, – дип кычкырып калды әни.
Ул көнне без авылдагы комсомолецлар белән очрашырга, ячейка секретарен күрергә теләсәк тә, бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмадык. Комсомол ячейкасы секретаре эшен алып баручы укытучы кызның кайда икәнен белүче булмады. Фәкать төрле кешеләрдән сораштыру нәтиҗәсендә комсомол ячейкасының кыш көнендә генә бераз оешкан төстә эш алып барганлыгын, спектакльләр, концертлар күрсәткәнлеген һәм кар астыннан җир күренә башлау белән таркалып киткәнлеген чамалый алдык.
Бу күренеш безнең өчен күңелсезлекне тагын да көчәйтте. Нишләргә? Бөтенесеннән кул селкеп, күңелне борчыган барлык сорауларны онытып, табигать кочагына чумаргамы?
Юк, ул хәзер мөмкин түгел, тирә-ягыбызны әйләндереп алган тынгысыз сораулар комсомол йөрәкләргә барыбер тынычлык бирмиләр. Нишләргә соң?
Шул Тешсез Ибрайларның, Имәлиләрнең башын ваткан сорауларга җавап табып бирергәме? Вакытсыз таркалган ячейканы җыеп алып, аны үз юлына төшереп җибәрү эшендә ярдәм күрсәтергәме? Әйе, безгә шул кирәк. Тик ничек итеп? Кайдан башларга? Төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә?..
Бу сорауларга җавап эзләп, без Гаязның чемоданына кердек. Һәм, чынлап та, Гаязның хәстәрле кеше булуы ярдәмгә килде. Аның чемоданыннан комсомол алдында торган бурычлар турында язылган берничә брошюра һәм төрле газета битләреннән кисеп алынган берничә мәкалә чыкты.
Шулар арасында яшьләр союзларының бурычлары турында Ленинның РКСМның III съездында сөйләгән речен күргәч, без хәзинә тапканнан артык куаныштык.
Һәм, дөресен әйтергә кирәк, моңарчы минем, хикәя, шигырь китапларын яратып укысам да, мондый сәяси темаларга язылган әсәрләрне бу кадәр кызыксынып укыганым юк иде. Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны.
Ләкин, укып беткәч, икебез дә тирән уйга калдык. Чөнки, комсомол активы буларак (ә без үзебезне шулай дип йөртәбез), каршыбызда чиксез зур, чиксез җаваплы, җитди, катлаулы бурычлар туганлыгын күрдек һәм шул ук вакытта үзебезнең авылга бернинди хәзерлексез, буш кул белән кайтканлыгыбызны белдек.
Мин алдыбызда торган эшләрнең күплегеннән һәм зурлыгыннан чын-чынлап курка башладым.
– Артык җитди эшкә тотынмыйбызмы, Гаяз? – дидем. – Ни әйтсәң дә, без бит биредә вакытлы гына. Әдәби кичә-фәлән оештырсак, доклад-фәлән сөйләсәк…
– Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә, – диде Гаяз.
– Нигә? – дидем мин, көлкегә калмаска тырышып. – Әйтик, халык арасында наданлыкны бетерү буенча бик зур эш эшли алабыз без.