– Таныш булыгыз, бу безнең комсомол ячейкасы секретаре һәм укытучыбыз Зоя туташ була… Ә бу иптәшләр, – Низамый бу урында, куллары белән безгә ишарәләп, Зояның күзләренә карады, – менә бусы безнең авыл егете Ильяс, ә бусы аның белән бергә укучы, безнең авылга кунак булып килгән Гаяз иптәш.
Без Зояның (билгеле, бу татар кызы Зөләйха яки Зәйнәп исемле булгандыр инде, үзенчә, культуралылык билгесе санап, исемен алмаштыргандыр дип уйладым мин аның турында) йомшак кулын кыстык. Ул безнең күзләргә карамыйча гына елмайды. Йөзе матур иде аның. Ләкин ул матурлык миңа мәгънәсез тоелды. Бөтен тәнемне чорнаган ялкын кызулыгы кинәт сүрелде. Күптәннән бирле күңелемне борчып килгән сорау, тагын да зуррак булып, башыма кереп утырды: юк, бу ул түгел, «матур мөгаллимә» исемен ишетү белән, ул күз алдыма килгән иде, һәм мин аның белән очрашу минутын шомлы ялкын астында көтә идем. Бу ул булып чыкмады… Алдандым… Хәер, яхшы, бу мөгаллимә исеменә кушылып телгә алына торган күңелсез хәбәрләрнең аңа катнашы юк дигән сүз… Кем булды соң ул? Агыйдел ярына басып, иртәнге кояш нурларында уйный-уйный йөрәгемне тоткын иткән гүзәл кыз яңадан очрамас микәнни? Ул, чыннан да, башка авылныкы булып чыктымыни?
Күңелемә тынычлык бирмәгән шундый уйлар астында яңадан тирә-ягымны оныта язган идем, Низамый айнытты:
– Бусы менә минем сеңелкәш – Маһибикә, – диде ул, аксыл-зәңгәр кофталы, кара чәчле кызны күрсәтте.
Мин, күңелемдәген сиздермәс өчен йөземә көләч чырай чыгарып, аңар борылдым. Балалыктан яңа гына аерылып килгән бу кызның тере күзләре сабыйларча кызыксыну белән безне җентеклиләр иде. Билгеле, бу кызның миңа очраганы булгандыр, авылда чакта мин аны, бәлки, еш-еш кына күргәләгәнмендер дә. Ләкин бик кечкенә булгандыр, күрәсең, һәрхәлдә, аның үткәнен ничек тә күз алдыма китерә алмадым. Яңа таныш булды ул минем өчен.
Кызлар белән танышып беткәч, безнең арада сүз яңадан куерды. Сүзне куертучы Гаяз иде. Кызлар белән аралашуга, ул сүзчәнләнеп, ачылып китте. Йөзенә шаян чырай чыкты. Шундый сөйкемле шаянлык иде ул: нәрсә генә сөйләсә дә килешә, авыз-борыннарын ничек кенә итеп кыйшайтса да урынлы чыга. Аның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән күңел күтәрелә, көләсе килә иде.
– Дөнья төгәлләнде, – дип башлады ул сүзен, – шушындый матур Агыйдел буе, шушындый матур авыл, шушындый матур йорт, шундый матур бакча… Ә шулай да нәрсәдер җитми иде, шулай да күңел нәрсәнедер юксына иде, хәзер бары да төгәлләнде – шушындый матур кызлар кирәк булган икән…
Низамый да, мин дә кычкырып көлдек. Кызлар кушылмадылар әле, оялып җиргә караган булдылар. Җитмәсә, Зоя ясалма әкрен тавыш белән котыртып та куйды:
– Бездән башка да бик матур көлешеп утыра идегез әле.
– Көлүнең төрләре бик күп бит аның, – диде Гаяз. – Нигә көлмәскә? Низамыйның артистлыгын күрсәгез, сез дә көләр идегез. Багдад карагын ничек кызык итеп уйнап күрсәтте ул безгә, шулай бит, Ильяс, ә?
– Ә-ә-ә, Низамый – безнең атаклы артист ул. Герой ул безнең, кыш көне килсәгез икән сез безгә, күрер идегез Низамыйны. Исмәгыйль ролен иң оста уйнаучыбыз…
– Исмәгыйль ролен? «Галиябану» дамы?
– Конечно.
– Карарга кирәк булыр. Җәй көне дә бер спектакль куя алырбыз бит әле.
– Сез дә катнашсагыз…
– Нигә катнашмыйк, минем Хәлилне уйнаганым бар.
– Спектакльдәме?
– Спектакльдә дә…
Без тагын көлештек. Бу юлы кызлар да кушылдылар. Шулай җитди сүзләр астына шаян мәгънәләр кыстырып сөйләшә-сөйләшә, куе агачлар арасына күмелгән кысык юллардан йөри идек без. Компания һаман үзләшә, көн сизелер-сизелмәс кенә караңгылана бара иде.
Шактый гомер үткәч, безнең янга кечкенә кызчык йөгереп килде. Иртә белән безгә записка китергән кыз иде ул. Нәрсәдер әйтмәкче иде, Низамый ирек бирмәде:
– Ә-ә-ә, мин сезне тагын бер туташ белән таныштырыйм әле, – дип, кызчыкны күтәреп алды. – Зөләл туташ булыр бу безнең, яле, күрешегез әле.
Без елмая-елмая кызчык белән күрештек.
– Абзыйның кызы, әтисе Кантземотделда эшли, – дип куйды Низамый.
Кызчыкның безнең белән озак сөйләшәсе килмәде, бик зур эш турысында сөйләгән кыяфәт алып, Низамыйның колагына нәрсәдер пышылдады. Низамый, «Гафу итегез, бер генә минутка» дип, безнең яннан китте. Без дүртәү генә калдык. Моңа кадәр бер сүз дә кушмыйча, башкалар сөйләгәнгә генә елмаеп йөрүче Маһибикә, абзыйсы китү белән, нидер сөйләмәкче иде, ирек бирмәделәр. Ул бары «Безнең абзый…» дип әйтергә генә өлгерде, аны дәштеләр, ишегалдыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Маһибикә!
Маһибикә абзыйсы төсле гафу үтенеп тормады, үз исемен ишетү белән, безне калдырып, өйгә таба йөгерде. Зоя безнең янда ялгыз гына калуны килештермәде, ахрысы, ул да гафу үтенде. Без Гаяз белән икәү генә калдык. Тирә-ягыбызда тынлык иде. Мин бүгенге кичә турында Гаязның нәрсә уйлавын белергә теләдем:
– Гаяз, бүгенге кичәдән нинди нәтиҗә…
Гаяз миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Зарар юк, бернәрсәдән дә курыкма, син дә үз өеңдәге төсле кылан. Бер мәсьәлә турында да спорга керергә ярамый, никадәр аларча булсак, шулкадәр тиз ачылырлар. Ә беләсеңме, мин бит мөгаллимә турында бөтенләй…
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Низамыйның аяк тавышлары ишетелә башлады. Гаяз, ашыгыч кына итеп, «Ярый, кайткач әйтермен» дип пышылдады да күтәренке тавыш белән бакчаны мактый башлады:
– Әйе шул, замечательный бакча, бу бакчада барлык дөнья кайгыларын онытырга мөмкин…
Низамый, яныбызга килеп җитәр-җитмәстән, шаян ачулану белән кызлар турында сөйли башлады:
– Вот син аларга ышанып калдырып кит инде кунакларны, кап-караңгы бакчада ташлаганнар да киткәннәр, оятсызлар!
Безнең янга килеп җиткәч, ул сүзен безгә борды:
– Ярар, әйдәгез, егетләр, өйгә керик, әллә кая китмәсләр.
– Зарар юк, табарбыз, – диде Гаяз, – авылдан чыгып китмәгәннәрдер әле.
Без акрынлап кына өйгә табан атладык.
Өйдә безне искиткеч бай табын каршылады.
Тышта әле караңгы төшеп җитмәгән булуга карамастан, өйдә асылмалы лампага ут алынган, алты тәрәзәнең дә зур, авыр пәрдәләре төшерелгән иде. Без ап-ак эскәтер белән капланган зур өстәл тирәсен әйләндергән кара урындыкларга утыруга, Низамый табынның өстен ачып җибәрде. Бизәкле тәлинкәләргә матурлап тезелгән колбаса телемнәре, юка итеп туралган сыр, капкачлары ачылып куелган консерв савытлары арасында утырган кап-кара шешәләрне һәм эреле-ваклы рюмкалар төркемен күрүгә, мин куркып киттем. Комсомолец өендә мондый күренеш булуын берничек тә башыма сыйдыра алмый идем мин. Безнең өчен шулкадәр ят булган күренешне Низамыйның шулкадәр тынычлык белән ачып җибәрүе мине тагын да ныграк гаҗәпләндерде: «Безнең турыда шулай ук иркен уйлый ала микәнни ул, кемгә саный икән соң ул безне?» Шундый уйлар астында ни әйтергә белмичә, әле Низамыйга, әле Гаязга, әле өстәл өстен каплап алган куркынычлы күренешкә карый идем мин.
Низамый, минем күңелемдә тулган шикләргә җавап биргән төсле итеп, үзенең бу эшенә аңлатма бирергә тырышты:
– Гаеп итмәссез инде, егетләр, үзебездән башка киләсе кеше булмагач, азрак мәдәнирәк итеп утырырбыз дип уйлаган идем.
Гаяз да, мин дә эндәшмәдек. Каршы як өйдән кызлар керделәр. Низамый, зур кара шешәнең кызыл кургаш белән ныгытылган бөкесен ачып, кечерәк рюмкаларга эчемлек сала башлады. Кызыл аракы белән тутырылган рюмкалар, бөтенләй әһәмиятсез гади бернәрсә төсле, безнең алга килеп утырдылар. Шулай да мин күңелдән бик нык тынычсызланам, күңелемә әллә ничә төрле шикле уйлар килә. Аптырап, Гаязга карадым. Аның йөзе гадәттәгечә тыныч булса да, бу юлы ул тынычлык миңа тәэсир итә алмады. Мин һаман борчылдым. Икеләнү борчый иде мине: беренчедән, исерткеч эчемлекләр турында ишетелгән сүзләр – юлдан чыгуның бик аздан гына башлануы, шушындый мәҗлесләрдә башланган дуслыкның чиктән тыш начар нәтиҗәләргә алып барулары турында ишетелгән сүзләр хәтергә төшеп, котымны алалар, күңелем котырып каршы тора; икенчедән, тарихка мәгълүм булган кешеләр тарафыннан телгә алынган, күпләрнең башын әйләндергән мәшһүр алкогольнең тәэсирен үз тәҗрибәм белән татып карыйсы килү теләге эчәргә көчли иде. Бу ике көчнең соңгысы җиңәчәген күңелем бик ачык сизсә дә, мин сүзсез генә бирелергә теләмәдем. Үземнең моңа кадәр бервакытта да эчмәгәнлегемне һәм бүген дә эчәргә риза түгеллегемне белдердем. Ләкин минем риза түгеллегем белән берәү дә хисаплашырга уйламады. Низамый рюмкаларга салынган кызыл эчемлекнең аракы түгеллеген, бәлки портвейн гына, ягъни һәркем эчә ала торган йөзем суы гына икәнлеген аңлатырга тотынды: