– Син түгел, аны әнә кызлар да эчә, – диде, Зояга күрсәтте.
Зоя нечкә генә билле кечкенә рюмканы, ике бармагы белән генә чеметеп, авызына якын китерә, үзе каш астыннан гына миңа карап елмая иде. Ул арада Гаяз да алдында торган рюмканы кулына алды: «Берне генә инде мин аны агу булса да эчәм», – дип, батырлык күрсәтеп куйды. Мин үземнең тәҗрибәсезлегемнән ояла башладым һәм, тыштан икеләнгән төсле кыяфәт күрсәтеп, эчтән тулы канәгатьлек сизеп, алдымда торган рюмканы алдым… Эчемлек чиксез тәмле тоелды. Без өстәл өстен тутырган күптөрле закускаларны капкалаган арада, Низамый тагын берәрне салып куйды. Мәҗлес күңелле бер төс алып китте, һәркемнең сөйлисе килде. Көләсе, көлдерәсе килде. Өсте-өстенә чыгып торган сүзләргә, күңелле көлүләргә мавыгып, тагын берәрне эчкәнебезне сизми дә калдык. Спектакльләр, кинолар, цирклар турында сөйләп, баштан үткән кызыкларны искә төшереп, авылдагы хәлләргә, культура мәсьәләләренә, комсомол эшләренә дә кагылдык. Сүз бу турыга кереп киткәч, без, Зояны ишетергә теләп, аңа карадык. Тик аның сөйлисе килмәде, ахрысы, ул, күлмәгенә эчемлек түгелгәнгә борчылган булып, читкә тайпылды.
Аның өчен Низамый сүз алды:
– Безнең ячейка ярыйсы ячейкалардан хисапланып килә. Кыш көннәрендә без атна саен спектакль куябыз, җәй көне инде, үзегез беләсез, яшьләр кырда, авылда беркем юк, кем белән эшлисең?..
– Ә кырда ни эшли комсомол?
Гаязның бу соравы Низамыйны да, Зояны да гаҗәпләндерде:
– Ничек инде ул «кырда ни эшли»?
– Әйтик, үз хуҗалыгында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиме? Агрономия кертәме?
Низамыйның күз карашында ясалма җитдилек сизелде.
– Менә ул яктан безнең комсомолларны әйтеп булмый, – диде ул. – Җәй көне дә эшләргә кирәк иде. Бик кирәк иде. Нишлисең бит, актив җитми шул. Зоя инде ул кыз кеше. Башка егетләрне алсак – ул турыда уйламыйлар. Ә миңа килсәк, мин инде, беләсездер, хөкүмәт кешесе. Әле монда, әле калада. Калага чимал әзерлим бит мин. Кооперативка товар алып кайту эшен дә күбесенчә миңа тапшыралар, һич бушап булмый… Укырга китәр идем, җибәрмиләр…
– Да-а… – диде Гаяз, озак итеп сузып әйтте.
Ул арада безнең янга, тәлинкәләр өеме күтәреп, җитез хәрәкәтле бер яшь хатын чыкты. «Нихәл, матур егетләр», – дип, кыю, шаян тавыш белән исәнләште.
Низамый, шуны гына көтеп торган төсле, сөйли торган сүзен бөтенләй онытып, безне ул хатын белән таныштыра башлады:
– Бу минем җиңги, Марзия ханым, – диде, – Зөләлнең әнисе, – дип тә өстәде. Әнисенә ияреп чыккан Зөләлне башыннан сыйпады. – Йә, Зөләл, бу абыйлар ошыймы сиңа?
– Ошый, – дип башын иде Зөләл.
Җиңги кеше табынга тәлинкәләр тезгән арада, без, урыннарыбыздан торып, идән буенча йөри башладык. Стенада торган зур көзгегә карадык, түшәмгә кадәр күтәрелгән киң-киң яфраклы фикус гөле белән кызыксындык, шкафка тезелгән төрле матур уенчыкларны, ямь өчен куелган савыт-сабаларны мактадык… Хәрәкәтләремдә ниндидер таныш булмаган җиңеллек, уемда рәхәт иркенлек сизә идем мин. Зоя белән Маһибикә безнең тирәдә уралалар, әйткән бер сүзебездән рәхәтләнеп көләләр иде. Балалыктан аерылып җитмәгән Маһибикәнең нәрсәседер миңа ошый башлады. Ул көлгән саен сөйлисе, аны һаман да көлдерәсе килә. Ләкин никадәр генә көлсә дә, күңел канәгатьләнми, аны шаяртасы килә, аз гына… аз гына булса да тотып карыйсы килә. Аның юка күлмәк аша күренеп торган нәфис тәнен тотып карау чиксез рәхәттер төсле тоела… Үрелә язып, үрелә язып калам. Кулым ирек алырга тели, шулкадәр тели, шулкадәр тели, мин аны тыя алмас дәрәҗәгә киләм дә, шаярган булып, Гаязның беләген кысам. Үзем, күзләрем белән йотардай булып, Маһибикәнең тулы кара күзләренә карыйм. Ул, минем карашыма җиңелеп, башын ия дә кызара, серле итеп елмая. Миңа үз-үземне тыю аның саен читенләшә. Нишләргә белмим, Низамыйга сүз кушам, аның җавабын көтмичә, Гаязга борылам. Ул да тынычландыра алмый, аптырагач, безнең арада уйнап йөргән кечкенә Зөләл белән шаяра башлыйм, аны, күтәреп алып, кочагыма кысам…
– Йә, кунаклар, утырышыгыз, хәзер аш килә, – диде Низамый, печатенә биш йолдыз сурәте төшкән сары шешәне ача иде ул. – Менә бусы аш алдыннан эчә торганы, – дип, рюмкаларга тутыра башлады.
Без яңадан өстәл тирәсенә утырыштык. Утыргач, бераз тынычлангандай булып, үз-үземә хисап бирергә тырышып карадым: тукта, миңа ни булды, мин бит монда Низамыйның кем икәнен яхшылап белү өчен генә, аның сәүдәгәрлеге ни дәрәҗәдә икәнлеген аңлар өчен генә килдем. Хәзер күрәм, ул чын комсомолец түгел, аның тоткан юлы безнең юл белән кушыла алмый, үзем шуны аңлыйм, үзем шуның белән эчәм, үзем шуның сеңлесенә гашыйк булам. Юк, бу ярамый. Хәзер кайтып китәргә кирәк, беренчесе дә, актыккысы да шушы булсын… Шундый уйлар астында мин кинәт кенә батырланып китәм. Тик батырлык озакка бармый, күңелемдә икенче уйлар килеп чыгалар. Әллә кайда, читтә, шомырт чәчәкләре арасында качып торган кызлар шикелле, көтелмәгән җирдән килеп чыгалар ул уйлар, күңелле тавышлар белән икенче якка, рәхәт якка өстериләр, «Нәрсәдән куркып утырасың, суфи түгел бит син, «комсомол монах түгел!» дигәнне ишеткәнең юкмыни синең? Мондый урында алай утыру килешми, сиңа бу тормышны ныклап белергә кирәк, ныклап белү өчен, баштанаяк аларча булырга кирәк, аны бит сиңа Гаяз да әйтте. Гаяз әйтмәсә дә курыкма. Гаяз нәрсә, ул – иптәш, патша түгел бит ул сиңа, аның үзенә йөрәге бар, синең – үзеңә. Курыкма, эч, аш алдыннан тутырып эч берне, әнә аның шешәсенә «коньяк» дип язылган. Ә син коньякның исемен генә ишетеп беләсең, егет кеше эчеп карап белергә тиеш аны. Эчеп кара син аны. Гомереңдә бер генә тапкыр бит, курыкма…»
Бу уйлар мине йомшарталар. Ләкин йомшаклык та озакка бармый, миндә тагын батырлык туа. Тик баягы төсле батырлык түгел, икенче төрле, башсыз батырлык. Үземә үзем җавап бирә башлыйм: тукта, нәрсәдән куркып торам соң мин, үземне үзем белмиммени мин, беләм, бик беләм…
Шундый хыяллар астында җиңеләеп, утырган урынымнан сикереп тордым. Хуҗалар тәкъдим итмәс борын ук, рюмканы кулыма алдым һәм, театрдагы төсле ялкынланып, багышлау рече сөйли башладым:
– Иптәшләр, бу бокалымны мин авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә…
Бу урында минем күзләрем ничектер Гаяз күзләре белән очраштылар. Аның рәхимсез төс алган кара күзләре миңа туктарга кушалар иде. Мин аны бик яхшы аңладым. Ләкин күңелемдә туган мин-минлек тойгысы миңа туктарга ирек бирмәде, мин Гаязның күзе белән генә әйткән уйларына кычкырып җавап бирдем:
– Курыкма, Гаяз, мин үземнең кайда икәнлегемне онытмыйм, кайда икәнлегемне бик яхшы беләм.
Низамыйның йөзенә бер секунд эчендә өч-дүрт төрле чырай чыкты. Күзләре бер ачылып, бер кысылып Гаязга төбәлделәр. Гаяз кинәт кызарды, кинәт агарды. Күзләре кысылып кискенләштеләр. Мин берсенә дә әһәмият бирмәдем, бары да көлке тоелды. Үземне җиңүче хисаплап кычкырып көлдем дә башлаган сүземне дәвам иттердем:
– Әйе, авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә, мәҗлесебезнең чәчәкләре Маһибикә туташ белән Зоя иптәшләр исәнлегенә күтәрәм. Ягез, минем белән.
Гаяз ашыгыч рәвештә рюмканы кулына алды да: «Миңа коньяк ярамый, эчә алмыйм», – дип, читкә куйды. «Коньяк» дигән сүзне аерым басым белән әйтүеннән миңа да эчмәскә кушканлыгын аңладым. Ләкин күңелемдә туган тискәре мин-минлек тагын котыртты мине, батырланып кычкырып җибәрдем:
– Ә менә мин күтәрәм!
Мин сары эчемлек белән тулы рюмканы авызыма китердем. Коньякның авыр исе миңа ягымлы тоела иде. Эчәм генә дигәндә, тыштан, урамнар арасыннан, ерактан, тирәннән яңгырап, Имәли шакылдавыгы ишетелде:
– Тук-та… тук-та… тук-та!..
Кинәт бөтен тәнем өшеп китте. Батырлыгым каядыр югалды. Хәлсезләнеп, урындыгыма ишелдем, йөзем өстәлгә капланды…
Гаяз, урыныннан торып, минем яныма ашыкты: