– Җитте аңа, ул исерде, аның бит беренче эчүе, – диде ул, ниндидер ярым пышылдап чыккан шомлы тавыш белән Низамыйларга аңлата башлады.
Ләкин ул минутта мин айныган идем инде. Имәли шакылдавыгы мине тәмам акылыма китергән иде. Моннан берничә минут кына элек эшләгән эшләремә үкенә идем. Шуңа күрә дә Гаязның мине, исереккә хисаплап, Низамыйлардан араларга тырышуы миңа бераз тынычлык бирде, һәм мин юри башымны исереккә салдым. Низамый, минем шикле сүзләремә бөтенләй әһәмият бирмәгән кеше төсле, тынычландырырга теләде:
– Зарар юк, ашагач җиңеләя ул. Йә, Гаяз, тынычлан, Ильяска берни дә булмады. Шулай бит, Ильяс, берни дә юк бит?
Мин йөземне күтәрмәдем. Гаяз, кулбашларымнан кочып, мине ишегалдына чыгарга өнди башлады:
– Әйдә, Ильяс, бераз һава алып кер, – диде.
Әйе, бу минутта миңа Гаяз белән бергә ишегалдына чыгып, саф һава алу кирәк иде.
Мәҗлестә урнашкан тирән тынлыкны бозмыйча гына, ишегалдына чыктык. Тышта көнбатыштагы кызыллык бетеп җитмәгән булса да, йолдызлар белән бизәлгән җәйге төн урнашкан иде инде. Гаяз мине бакча эченә алып кереп, баягы өстәл янындагы эскәмиягә утыртты. Безнең белән бергә чыккан Низамый өйгә кереп киткәч, миңа акрын гына сорау бирде ул:
– Син чынлап ук исердеңме, Ильяс?
– Юк, Гаяз, мин исерә генә башлаган идем, хәзер айныдым инде… Ә син Имәли шакылдавыгын ишеттеңме?
– Мин аны сиздем, Ильяс, шул айнытты сине, югыйсә…
– Чынлап та, Гаяз, бик нык эшне бозып өлгердем бугай?
– Бик нык боздың. Без аларның кем икәнен күреп кенә калмадык, үзебезнең кем булуыбызны да аларга күрсәттек. Анысы кирәкми иде. Тик артык зарар юк, алары турында соңыннан. Ә бүген безгә шул җитте. Хәзер тыныч кына пилмәннәрен ашарга да кайтып ятарга кирәк. Хәзер син айны, кызлар сүз кушса, елмайган бул, елмаясың килмәсә дә елмай. Көчләп елмая белмәсәң, әнә Низамыйдан өйрән. Үзең башлап сүз ачма, булдымы? Калганын үзем башкарырмын, әйдә…
Безне каршы алырга Маһибикә чыкты.
– Йә, Ильяс абый, беттеме? – диде ул, сул як беләгемнән култыклап алды.
– Зарарсыз, берни дә булганы юк, – дип елмайдым.
Өйдәгеләр дә елмаеп каршы алдылар. Маһибикә мине җитәкләгән килеш сөйләнә-сөйләнә керде:
– Күрдеңме, абый, без аны сәламәтләндердек, аңа берни дә булганы юк. Шулай бит, Ильяс абый, берни дә булганы юк, әйеме?
– Дөрес, миңа берни дә булганы юк.
– Әллә, бездә болай берни дә булмый торган иде, – диде Низамый.
Маһибикә мине өйгә кергәч тә калдырмады, «Кил, Ильяс абый, менә монда утыр» дип, үз урындыгы яныннан урын бирде. Аның, моңа кадәр башын иеп кенә йөреп тә, хәзер абыйлары, җиңгәләре алдында да тартынмыйча, болай кыюланып китүе мине тагын да ныграк уйланырга мәҗбүр итте. «Шушы күбәләк кебек кызларын да кирәк урында файдаланырга тайчынмыйлар микәнни болар?» – дип уйладым мин. Әле күптән түгел генә мине акылдан шаштыра язган Маһибикә кызганыч тоела башлады. Бу вакытта Гаяз, Зоя белән янәшә утырып, берни булмаган төсле, көлешә-көлешә пилмән ашый иде инде…
Кайтып китәргә җыенганыбызны сизгәч, безне кунарга өнди башладылар. Низамый сүзләренә генә әһәмият бирмәгәнебезне күргәч, кызлар да катнашты. Зоя, Гаязның ике иңбашыннан тотып, күзләренә карады:
– Гаяз, кал, мондый кыска төндә шушындый күңелле җирдән кайтып йөрүнең нигә кирәге бар, кал. Озакламас таң атар. Бакчаны күрдең, анда нинди матур, бергәләп таң каршыларбыз, кал, Гаяз!
Маһибикә минем беләкләремә асылынды. Аның күз карашлары да, турыдан-туры йөрәккә килеп кагыла торган ягымлы тавышы да минем калуымны үтенәләр иде:
– Ильяс абый, нигә инде шулай карышасыз, без сезнең белән күңелле итеп таң каршыларбыз дип тора идек, калыгыз. Йокы шулхәтле кадерлемени сезнең өчен? Алай булса да калыгыз, бездә йокларсыз…
Ялкынланган кызларның бу сорауларына каршы килү минем өчен шактый читен иде. Маһибикәнең һәр кагылуы, күзләремә карап әйтелгән иркә сүзләре ихтыярымны йомшарта баралар иде.
Өстәвенә ул арада Зөләлен йоклатып чыккан яшь хатын да кызларга ярдәмгә килде:
– Һи, мин сезнең кебек егет булсам, шундый кызлар чакырып торсалар, икеләнеп торыр идемме соң!
– Юк, без икеләнмибез, әйе, икеләнүсез-нисез әйтәбез, хушыгыз! – дип җавап бирде Гаяз.
Аның бу җавабы минем югала башлаган ихтыярымны яңадан кайтарды. Үземне үзем кулга алдым. Өзлексез елмаюга бирелгән йөземә, күзләремә җитди чырай чыгарып, мөлаем Маһибикә белән саубуллаша башладым:
– Ярый, бетте, хушыгыз!
– Юк-юк, хушлашмыйбыз, – диде Маһибикә, күрешергә дип сузган кулымны кире этә башлады.
Тик мин бирелмәдем:
– Ярый, күрешергә теләмәсәгез, болай гына хушыгыз, гаеп итмәгез, безгә һичшиксез кайтырга кирәк.
Бу вакыт Гаяз Зояның кулын кыса башлаган иде инде. Низамый да, файда юклыгын аңлады булса кирәк, каршылыгын югалтты:
– Ярый, алайса, көчләмик, гаеп итеп китмәгез инде, тагын күрешербез әле…
– Обязательно бер спектакль куябыз.
– Обязательно!
– Обязательно!
Бу сүз барыбыз авызында да кабатланды.
Безне озата чыктылар. Тышта безне авылны күмгән әтәчләр музыкасы каршылады. Маһибикә, ишегалдына чыгу белән, аяк киемен рәтләгән булып тукталды. Уң беләгем аның кулында булганлыктан, мин дә тукталдым. Төн караңгылыгы безне башкалар күрмәс дәрәҗәдә яшерә иде. Маһибикә миңа гына ишетелерлек итеп колагыма пышылдады:
– Ильяс абый!..
Мин дә аның кебек үк акрын тавыш белән җавап кайтардым:
– Нәрсә, Маһибикә?
– Кил әле якынрак, бер сүз әйтәм…
Мин аның йөзенә якын ук иелдем. Ул берсүзсез иреннәрен минем иреннәр янына китерде дә хәрәкәтсез калды. Берни дә уйлый алмадым. Күкрәкләр күкрәкләргә кысылдылар, иреннәр иреннәргә йотылдылар. Бөтен тәнем рәхәт ут эчендә калды. Бер секундка дөнья онытылгандай булды. Акылыма килергә өлгермәдем, Маһибикә кинәт тартылып, кочагымнан суырылды да капка төбенә үк чыгып өлгергән Низамыйлар, Гаязлар, Зоялар янына йөгерде. Мин, нишләп калганымны сиздермәс өчен, сандалиемны рәтләгән булып, тагын беразга кичектем.
Маһибикә миңа яңадан күтәрелеп карамады. Мин дә, аңа аерып сүз кушмыйча, барысы белән дә берьюлы саубуллаштым. Зоя минем белән күрешкән вакытта озак итеп кулын алмыйча торды; аның сөяксез сыман йомшак, кыска бармаклары, уч төбендә кыймылдап, бөтен тәнемә салкын йөгерттеләр.
VIII
Низамый безне күп озатмады, беренче тыкрыкны узуга ук кире борылды.
Икәү генә калгач, байтак вакыт сүзсез бардык. Хор белән кычкырган әтәчләр концерты төнгә җан кертә, авылның икенче башында кемдер аларга кушылып озын көйгә җырлый һәм, бу тавышларның һәммәсен җиңеп, ара-тирә Имәли шакылдавыгы ишетелеп куя иде. Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз, сүз юктан сүз булсын дигән сыман гына итеп, миңа сорау биреп куйды:
– Маһибикә ошадымы?
– Бала бит әле ул.
– Шулай дип уйлыйсыңмы?
– Уйлыйсы да юк инде, күренеп тора.
– Ә син бала яратасыңмы соң?
– Нинди бала бит.
– Маһибикә кебек бала булса?..
– Дөресен генә әйткәндә, Гаяз туган, аның миңа нәрсәседер ошады бугай.
– Мин дә шуны әйтәм шул, ул бала синнән көчлерәк булып чыкты, ахрысы, дим.
– Ник?
– Син соң бернәрсәгә дә төшенмәдеңмени?
– Төшендем, Гаяз, Низамыйның чын комсомолец булып җитмәгәнлегенә төшендем, Зояның секретарьлыкка ярамаган кыз икәнлегенә төшендем.
– Бик азга төшенгәнсең. Ә мин аларга гына түгел, кичә Имәли әйткән сүзләргә дә төшендем. Низамыйның комсомолец булып җитмәгәнлегенә генә түгел, безнең өчен дошман икәнлегенә дә төшендем. Зояның шул дошман кулында корал икәнлегенә дә төшендем. Маһибикәнең дә шул ук хезмәтне башкаруына төшендем.
– Гаяз, мин бит аның белән үбештем… Дөресрәге, мин түгел, ул минем белән…
– Шулаймы, мин уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты, алайса, синең ул балаң…
Үзебезнең урамга борылган чакта, якында гына көчле шакылдау тавышы ишетелде. Кинәт ишетелгән бу тавыштан сискәнеп, артыбызга борылдык. Артыбыздан, ашыга-ашыга атлап, Имәли килә иде: