Тарджеманов Джавад - Көмеш дага / Серебряная подкова стр 6.

Шрифт
Фон

– Егылып төшсәләр! – диде Алёша, коты алынып…

– Сезнең гимназиягез ә-ә-әнә кайда, – дип, кучер кулы белән Воскресенский урамының аргы башына күрсәтте.

Малайлар ялт итеп башларын уң якка бордылар, ләкин анда урамның ике ягыннан да матур йортлар тезелеп киткән иде; аларның кайсысы гимназия икәнен малайлар белә алмый калдылар.

Кремльнең Спас манарасындагы зур сәгать икене сукты.

Тарантас, мәйданны үтеп, кәкре тыкрыктан Черек күлгә таба төшеп китте. Анда, Воскресенский тавыннан башлап, такта кибетләр, палаткалар һәм ларлар тезелгән. Бу – азык-төлек белән сәүдә итә торган урын. Монда он, ярма, бәрәңге, суган, май, пешкән икмәк, калач, пирог һәм башка төрле ашамлыклар сатыла. Яшелчә һәм җимеш олаулары тирәсендә яланаяклы, сәләмә киемле малайлар йөренә. Алар җиргә коелган алмаларны җыялар, олаучы авызын ачып торса, капчыкларын яралар. Һәр җирдә халык кайный.

Черек күл буенда аш исе бөркеп, мунча шикелле каралып беткән берничә алачык утыра. Анда җитез карчыклар коймак, токмач, пилмән пешерәләр. Шунда ук ачык һавада, җиргә кагып эшләнгән өстәлләр янына тәбәнәк эскәмияләргә утырып ашаучылары да күренә; чират көтүчеләр дә бар. Аннан чак кына арырак комач, сабын, ислемай, кызыл мал белән сәүдә итәләр. Парикмахерлар, кайчыларын шак-шок китереп, халыкны чакыралар. Чәчен тигезләтергә теләүче табылса, алар аны бүкән өстенә утыртып, башына чүлмәк кигезәләр дә, чүлмәк кырыеннан чыгып торган чәчләрен тигезләп кыркып ташлыйлар.

Тимерче алачыклары һәм башка төрле тимер эшләре биналары тезелеп киткән Кузнечный рядны үткәч, тарантас сулга борылды һәм Лядской[5] урамына керде. Ике катлы зур булмаган бер йортның парадный ишеге төбенә туктады. Йортның аскы каты – таш, өсте агач иде.

– Менә килеп тә җиттек, – диде Прасковья Александровна улларына.

2

Казанга килеп төшкән беренче көннәрдә малайлар өйдә бикләнеп утырырга мәҗбүр булдылар. Прасковья Александровна иртә таңнан эш белән чыгып китә һәм улларына: «Бәлкем, кирәк булырсыз», – дип, өйдә утырырга кушып калдыра. Иске танышларына төшүгә һәм аларның бик кунакчыл булуларына да карамастан, чит кеше өендә вакыт бик акрын уза иде.

Прасковья Александровна Сергей Степановичтан аның Казандагы дәрәҗәле дусларының адресларын алып калган иде. Ләкин аларның кайберләре үлгән, кайберләре бу шәһәрдән күчеп киткән булып чыкты. Эзли торгач, ниһаять, кирәкле кешеләр табылып, аңа балаларын гимназиягә урнаштырырга ярдәм иттеләр.

Беркөнне Прасковья Александровна шатланып кайтты. Кайтып керүгә, улларын кочаклады.

– Алдым… Сезнең өчегезне дә гимназиягә урнаштырырга рөхсәт алдым… – дип сөйләнде ул, күзеннән шатлык яшьләрен сөртеп. Аннары сумкасыннан пөхтә итеп бөкләнгән кәгазьне алып укып күрсәтте: «Укырга кабул итәргә. Казна исәбенә вакансия ачылганга кадәр үз исәпләренә тәрбия кылырга» диелгән.

– Кабул иттеләрме? – дип сорады хуҗа хатын, алар белән бергә шатланып.

– Әйе… иттеләр… – Прасковья Александровна авыр сулап куйды, – экзаменнарын тапшыра алсалар…

Ул заманда гимназиядә барлыгы өч – түбән, урта һәм югары класс була торган иде. Болардан тыш, гимназиядә укырга хәзерләү өчен башлангыч класс бар иде. Гимназияне тәмам итүчеләр тулы урта белем алып чыгарга тиешләр. Шуңа күрә түбән класска керер өчен дә шактый читен сынау узарга туры килә иде.

Казанга килер алдыннан ике ел элек Прасковья Александровна балаларын үзе укыта башлады: аларны грамматика нигезләре һәм арифметиканың башлангыч дүрт гамәле белән таныштырды.

Балалар укырга һәвәс булып чыктылар һәм күп укыдылар. Бер елны Саша белән Коля хәтта Нижнийда халык училищесында да укып йөрделәр. Әмма Прасковья Александровна хәзер балаларның үзләре кебек үк дулкынлана, тик ул моны сиздермәскә тырыша.

Менә сынаулар көне килеп җитте.

Кояшлы матур иртә. Өрәңгеләрнең соңгы яфраклары, һавада акрын гына бөтерелеп, җиргә килеп төшәләр. Анда-санда юл кырыйларында комачтай кызарып яткан бу яфраклар гүя җылы көннәрнең үтеп киткәнлеген сөйлиләр, шуңа зарланалар иде.

Прасковья Александровна улларын гимназиягә озата барды. Юка куртка кигән Коля, иртәнге салкыннан бөрешеп, иң алдан йөгерә. Бераз баргач, ул артына борылып карый һәм:

– Әнием, гимназия күренмиме әле? – дип сорап куя.

Аның артыннан Саша бара. Уң кулында – өчаяклы эккер, сулында – землемер чылбыры. Саша үзенең дәрәҗәсен белеп, башын артка ташлап, горур кыяфәт белән бара. Иң арттан Прасковья Александровна үзе атлый. Җилкә аркылы бау белән язу тактасы һәм грифель аскан кече малаен җитәкләгән.

Шәһәр инде йокыдан уянган. Балык базары кибетләре тирәсендә халык аеруча күп. Алдан йөгерүче Коля урам тыкрыгында кая барырга белмичә туктап калды. Аның күзе коймага ябыштырылган кәгазьгә төште. Якынрак килеп укый башлады:

«Игълан.

Ошбу игълан аркылы Казан губерна идарәсе түбәндәгеләрне белдерә: штабс-капитан Попов милкендәге ундүрт яшьлек Иван исемле крестьян угылы сатыла, бәһасе 300 сум, еллык доходы 30 сум. Вә янә өч яшьлек озын торыклы, соры төстәге алаша сатыла. Бәясен килешергә мөмкин».

Коля үзенә таба якынлашып килүче әнисенә күтәрелеп карады.

– Әйдәгез, балалар, – диде Прасковья Александровна, койма яныннан читкә атлап. – Бернәрсәгә дә шаккатмагыз. Гаделсезлек бу шәһәрдә дә бар. Сез моны соңыннан аңларсыз, укып чыккач. Ә хәзергә имтихан турында гына уйлагыз.

Ана үзенең балаларын Воскресенский урамына алып менеп китте. Урам башында матур булып ак таш бина утыра иде.

Гимназия Казандагы иң матур йортларның берсенә – элекке губернатор сараена урнашкан иде. Коринф стилендә салынган бу мәһабәт йортның фасадын калын һәм төз баганалар бизи. Ул колонналар өстендә өчпочмаклы фронтон булып, аңа глобус, лира һәм математика инструментларының рәсемнәре төшерелгән. Бинаның түбәсенә гөмбәз сыман бернәрсә эшләнгән.

Малайлар гимназия алдындагы мәйданда сүзсез генә басып тордылар. Гимназия, чыннан да, әкияттәге кебек гүзәл бер сарай булып чыкты. Әнә укучылар килә, һәрберсенең өстендә яшел постау куртка. Кызыл яка һәм кызыл кантлар, ялтыравык сары сәдәфләр. Тик кайберләренең генә кызыл кантлары юк. Сәдәфләре дә ак.

– Мин сезне әнә тегендә, кояш сәгате янында көтәрмен, – диде Прасковья Александровна, кулы белән урам чатындагы кечкенә бакчага күрсәтеп. – Сез, икенче катка менеп, инспектор Илья Фёдорович Яковкинны эзләп табыгыз. Сездән экзамен алуны гимназия советы аңар тапшырды.

Ана үзенең улларына тагын, инспектор Яковкиннан тыш, экзаменда математик Григорий Иванович Корташевский, физик Иван Ипатьевич Запольский һәм рус теле укытучысы Лев Семёнович Левицкий булачагын хәбәр итте.

– Алдан сөйләшкәнчә эшләгез – эккерны һәм чылбырны гимназиягә бүләк итеп бирергә онытмагыз… Башта, әлбәттә, экзаменыгызны тапшырырсыз. Йә, барыгыз. Кыю булыгыз, кыю булсагыз – бар да рәтләнер, – диде ана һәм улларын үбеп озатып калды.

Малайлар, төз колонналар арасындагы биек болдырның авыр имән ишеген ачып, каравылда торучы инвалид солдат яныннан үтеп, вестибюльгә керделәр. Бу киң, иркен вестибюльгә яктылык түшәмдәге пыяла гөмбәз аркылы төшә иде. Гимназиянең аскы катында камералар, ягъни йокы бүлмәләре урнашкан. Китапханә, контора, эконом яши торган квартира һәм төрле кладовойлар да шунда. Икенче катта, киң баскычтан менеп сулга борылгач, гимназия бинасының бөтен киңлеген алып торган зур зал, уң якта ашау-эчү бүлмәсе. Инспекторның квартирасы, шәрык типографиясе, физика кабинеты һәм класс бүлмәләре дә шунда урнашкан. Балалар корт иле кебек гөж киләләр.

Звонок шалтырады. Тынлык урнашты. Лобачевскийлар, дулкынлануларын яшерергә тырышып, залга керделәр: Воскресенский урамына караган зур тәрәзәләр буена куелган озын өстәл артында олы яшьтәге, ягымлы кызыл чырайлы юан гына укытучы утыра. Бераз читтәрәк, класс тактасы янында, көмеш укалы күтәрмә якалы, зәңгәр постау мундир кигән ике егет тора. Аларның берсе тактага нәрсәдер яза һәм тыныч кына тавыш белән аңлата. Тавышына һәм хәрәкәтләренә караганда, ул бик кырыс холыклы булырга тиеш. Икенчесе, киресенчә, бик юаш кыяфәтле. Монысы буйга да тәбәнәгрәк, бераз юанрак та.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188