– Эх, малкайлар, кызурак кыймылдагыз! Эх!.. – диде малай, атларны куалап. Ул чыбыркы шартлатып алды, тыңлап торды. – Ишетәсезме?.. Ишетәсезме, ничек шартлады? – дип сөйләнде. – Һава бар анда. Буш урында көтүче чыбыркысын селтәсәң дә, бу чаклы шартламас иде.
Приказчик белән кучер шаркылдап көлеп җибәрделәр. Прасковья Александровна да елмаеп куйды. Малай боларның көлүен күтәрә алмады – гарьлегеннән кызарып, чыбыркыны кучерга бирде һәм кире үз урынына төште.
Атлар, тиздән ял итү һәм ашау мөмкинлеге булачагын сизенеп, үзлекләреннән юыртып киттеләр. Приказчик сүз әйтмәде. Казанга җиткәндә, олауларны артта калдырганда да куркыныч юк иде.
Прасковья Александровна авыр юлның бетүенә сөенде. Ләкин аның йөрәге ешрак тибә башлады: Казан, Казан дип киләләр дә бит, шәһәр ничек каршылар аларны? Аның улларын нинди язмыш көтә?
Юл кырыенда утырган багана шәһәргә җитәргә нибары бер чакрым калганын белдерде. Чыннан да, Казанканың сул як ярындагы иң биек җиргә урнашкан Кремль диварлары, ак ташпулатлар һәм атаклы Сөембикә манарасы яхшы ук ачык күренә башлады. Биек агачлар яртылаш томалап торган тәрәзәләр һәм өй түбәләре, соңгы кояш нурларында коенып, аллы-гөлле төсләргә керәләр һәм шәһәрне әкияттәге шикелле гүзәл итеп күрсәтәләр иде.
Атлар дамба буйлап юырталар: дамбаның кырыйларына кыска баганалар утыртылган, гүя ниндидер землемер аларны юри, юлчылар адашмасын өчен утырткан инде. Коля юлның ике ягыннан еракка тезелеп киткән баганаларга озак карап барды. Ул баганалар аңа юл күрсәткеч маяклар булып тоелды. Кая юл күрсәтәләр соң алар? Әлбәттә, гимназиягә. Шуның өчен бу авыр юлга чыктылар бит алар.
…Менә алар зур якты залга килеп керәләр. Түрдә озын өстәл, ә өстәл артында укытучылар утыра. Күбәү алар, һәммәсе кара сюртуклы, чал сакаллы. Коля килеп керү белән, аңардан бөтен фәннәр буенча сынау ала башлыйлар. Бик күп сорыйлар… Җавабын тыңлаганнан соң: «Кызганычка каршы, сезне гимназиягә кабул итә алмыйбыз. Сез бик сай йөзәсез», – дисәләр?..
Хурлык! Нинди зур хурлык булачак! Әнкәй нәрсә әйтер? Сергей Степанович исән булса ни дияр иде.
Сергей Степановичның сулган йөзе Коляның күз алдына килеп басты. Үләр алдыннан, ул аларны үз янына чакыртып китерде һәм: «Укыгыз, балалар, җирнең чын хуҗалары булыгыз, – диде. – Кеше караңгыда яши алмый, яшәргә тиеш тә түгел. Табигатьнең бөтен серләренә төшенеп, кеше аның байлыкларына хуҗа булырга тиеш… Сезгә, алтыннарым, усал атны авызлыклаган кебек, табигатьне авызлыкларга һәм кешелек дөньясы өчен хезмәткә җигәргә туры килер. Ул чагында ярлы һәм көчсез баеп китәр, кодрәткә ия булыр. Надан, кара кеше гыйлем алыр, акылы артыр… Боларның һәммәсен дә фән бирер. Фәннең нигезе – математика, аның үсеше һәм камилләшүе нәтиҗәсендә безнең дәүләтебез чәчәк атар… Сүзем бетте, алтыннарым… Бәхил булыгыз».
Сергей Степановичның һәр сүзен хәтерли Коля. Тагын әле ул: «Гимназиягә кергәннән соң, бүләк итеп, минем землемер чылбыры белән эккерны бирерсез», – дигән иде.
Керә алмасалар? Ул чагында чылбыр белән эккерны нишләтергә? Гимназиягә биреп калдырыргамы, әллә кире Макарьевка алып кайтыргамы?
Коля, әнә шул сорауга җавап эзли-эзли, дамбаны чыгуларын һәм утын складлары, сәүдә лабазлары, тоз һәм тире өемнәре яныннан бара башлауларын сизми дә калды.
Юл бер пычрак урамга килеп керде. Әйләнә-тирәдә сасы ис – тире, дегет, балык, сабын исе бергә буталган иде. Күрше тыкрыктан тигезсез таш юл буйлап дөбер-шатыр килеп узган арба тавышы ишетелә. Ул арбаның майламаган тәгәрмәчләре шыгырдавыннан колакны томалыйсы килә. Шулвакыт кемдер әче тавыш белән: «Суу са-там! Ка-ба-а-ан суы!» – дип сузып җибәрде. Аңарга карлыккан тавыш кушылды: «Әй, балалар, бер тиенгә сыер ала алмассыз, миннән кабартма алып ашагыз!»
Һәркайда көл өеме, чүлмәк ватыгы, чүпрәк-чапрак. Нижнийдагы кебек, монда да чүп-чарны юлга ташлыйлар икән.
Заставаны үткәч, – элек монда Әби патшаның, ягъни Екатерина Икенченең Казанга килүен хөрмәтләп, Триумфаль арка эшләнгән булган, әмма ул Пугачёв явы заманында янып киткән, – тарантас Триумфаль урамга килеп керде. Биек коймалар эченнән бәйдәге усал этләрнең һау-һаулап өргәне ишетелде, өйләрнең киң кәрнизләре, яшел һәм кызыл төскә буялган очлы түбәләре күренде. Капка төпләрендә шәһәр халкы кайнаша. Балалар һәрнәрсәне кызыксынып күзәтте. Әнә җитез приказчиклар амбар яки лабаз тирәсендә бозау башы кадәрле йозакларын биклиләр, ачкыч бәйләмнәре белән шалтыр-шолтыр киләләр; әнә симез купец хатыннары, такта кибетләреннән башларын чыгарып, әче тавыш белән нәрсәдер кычкыралар; әнә каракүл бүрек, билле бишмәт, читек-кәвеш кигән кәҗә сакаллы татарлар юл уртасында кызып-кызып сөйләшәләр. Әнә бик зур һәм бик матур чиркәү алдында сәләмә киемле, озын чәчле куркыныч хәерчеләр көйләп-көйләп язмышларын каргыйлар:
– Ипилек кенә… Алла ризалыгы өчен, ипилек кенә бирсәгез лә…
Кинәт урам чатыннан крестьян киеме кигән бер төркем кешеләр һәм аларны урап алган конвой килеп чыкты. Бунт күтәрүче ул крестьяннарны башта крепостька алып барачаклар, аннан этап белән зәһәр табигатьле Себергә озатачаклар икән.
Урам буйлап, бунтарьлар алдыннан, мичкәле арбасы яныннан су сатучы татар агае килә. Ул үзенең ябага атына чыбыркы белән дә селтәнә тора, ләкин аты ун-унбиш сажень гына юырткан булды да бөтенләй туктап калды.
– Юлны бушат! – ди конвой начальнигы, карлыккан тавыш белән җикереп.
– Менә сиңа Казан! – дип бәя бирде Саша үзенең күргәннәренә.
– Бу әле Казан түгел, улым… Чын Казан түгел дигәнем… Дворяннар яши торганы әнә тегендә! – Кучер, кулын сузып, тау башында мәһабәт утырган ак ташпулатларны күрсәтте. – Анда урамнар киң, матур…
– Монысы нәрсә тагын, чылбырлы? Күпер түгелме соң? – дип сорап куйды Прасковья Александровна.
– Әйе, әйе, күтәрмә күпер… Болак аркылы… – диде аз сөйләүчән приказчик та, сүзгә катнашып. – Көндез аннан кешеләр йөриләр, төнлә, күтәреп, Иделдән пароход кертәләр. Иван Степанович үз акчасына эшләтте. Тегенди-мондый гына купец түгел шул безнеке – бөтен Россиядә сәүдә итеп йөри. Күпме машина эшләтә! Армия өчен күлмәклек һәм кием эчлек киндер, итек, ременьне ул куя. Яз һәм җәй айларында Иделдән чыпта, тугым, кайры, киндер, тире-яры, сабын, шәм кебек нәрсәләр озатыла. Әнә теге амбарлар һәммәсе безнең Жарковныкылар…. Менә килеп тә җиттек…
Атлар Болакның сул як ярында беренче булып утырган ике катлы зур таш йортның тимер капкасы төбенә туктадылар. Приказчик тарантастан сикереп төште һәм кучерга Лобачевскийларны Лядской урамга илтеп куярга кушты. Үзе Адмиралтейство тирәсендә артка калган обозын көтәргә калды.
Прасковья Александровна юлдашы белән әдәпле итеп саубуллашты, ә малайлар, түземсезләнеп, зурларның сөйләшеп беткәннәрен көттеләр – аларның тизрәк кузгалып китәселәре килә иде.
Кабан күлен Казанка белән тоташтырган яшел һәм пычрак сулы Болак аркылы чыккач, юлчылар халык гөр килеп торган Проломная[3] урамын уздылар һәм Кремль стенасы буйлап тауга юнәлделәр. Авыр тарантасны арыган атлар көчкә тарталар. Менә Спасская башня алдындагы мәйданга җиттеләр. Бу – халыкка патша указларын укый һәм хөкемнәр чыгарылып, җәза бирелә торган мәйдан иде. Ләкин хәзер бу тирәдә күңел ачып йөрүчеләр генә очрый.
Воскресенский[4] урамының почмагында гаҗәеп зур йорт – гостиный двор салынып ята. Аның каршында – бай фабрикант Дрябловның мәһабәт сарае. 1767 елда Казанга килгәч, Екатерина Икенче шунда туктаган. Әби патшага Казан ошаган, һәм ул аның турында болай дип язган: «Ошбу шәһәр, – шик юктыр, Мәскәүдән соң Россиядә беренче шәһәр».
– Кара! – диде Саша акрын гына, Коляны җиңеннән тартып.
Алар яныннан сөлек шикелле пар ат җигелгән, алтын бизәкле һәм лаклы карета чабып үтеп китте. Атларның сыртына күк ятьмә ябылган, дагаларын урам ташына тигезмиләр дә шикелле. Укалы киемнәр кигән ике лакей каретаның артына баскан.