Шебаршинны Параша кыз чагыннан ук бик ярата, ләкин шул ук вакытта ятсына һәм бераз курка да торган иде. Хәзер, күршеләр булып яши башлагач, күңеле белән аңа ышанып омтылды.
Тышкы кыяфәте белән бераз тупасрак, кызып китүчән бу кеше, бүтәннәрнең әйтүенә караганда, ачуы килсә бик усал да, ләкин һәрвакыт гадел була иде. Шебаршин бик акыллы һәм укымышлы кеше: университет бетергән, берничә чит тел белә, матур гына рәсемнәр ясый, шигырьләр яза. Ул Декарт философиясен яклый – математиканы башка фәннәр өчен үрнәк саный. Ләкин ул, барыннан да бигрәк, политиканы күзәтеп бара һәм бәхәсләшергә ярата. Җирле халык аны бик тиз танып өлгерде һәм Макарьевтагы шикелле үк хөрмәт итә башлады. Бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм кулы сузарга әзер торган бу мәрхәмәтле һәм намуслы картның сүзенә һәркем ышана иде.
Аның акылы һәм гаделлеге Парашаның күңелендәге хәсрәт эзләрен киметте. Хатын акрынлап тынычланды һәм тормышка яңадан ышаныч белән карый башлады. Күп газаплар күреп, рухи сынау узган Параша унсигез яшендә зур милекнең хуҗасы булып китте: Шебаршинның йорт мәшәкатьләренә вакыты калмый, эше күп иде.
1792 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән беренче декабрьдә) Лобачевскийлар гаиләсендә икенче малай – Коля туды.
Иван Максимович тагын әйләнеп кайтты, Параша аны тагын бер мәртәбә гафу итте. Ләкин аңа карап кына гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен җаваплылыкны үзенә алырга җыенмады. Ихтыярсыз бу мескен гаиләсе турында кайгыртуны Сергей Степанович өстенә салды. Үзе шуңа бик канәгать иде.
Тагын бер мәртәбә «авыру сәбәпле» отставкага чыкканнан соң, Аверкиев аны 1795 елның азагында Нижнийдагы межа конторасына кечкенә генә бер урынга урнаштырды. Иван Максимович хезмәтендә бер дә уңышка ирешә алмаган иде.
Ә Шебаршинның эшләре әйбәт кенә тәгәри. Коля тугач, өй кысан була башлады. Сергей Степанович Печора кырында яңа йорт һәм буш җир сатып алды. Алексеевский урамындагы йорттан ерак түгел, каршыда гына иде ул йорт. Шебаршин анда зур бакча утыртты, аның оранжереясы Аверкиевларныкыннан да матуррак булды.
Нижний Новгород губернасында иң яхшы землемерлардан саналган Сергей Степановичның эше баштан ашкан, ул һәрвакыт юлда йөри иде. Балаларны сагынып, бераз ял итәргә дип кайтып өлгерми – икенче көнне үк ишек төбенә коляска килеп туктый. Елгыр пар атны кучер көчкә тыеп тора, Авдотья кузла астындагы ящикка таба ашлары төргән төенчекләрне һәм башка юл кирәк-яракларын куя. Кечкенә Саша Сергей Степановичка килеп сырпалана, күзләренә туры карарга тырыша, карт, моны күреп, читкә борыла, елмаюын яшерә иде.
– Парашенька, – ди ул, буш чынаягын читкә этеп, – көн бик матур, әллә бер йөреп керәбезме? Үзебез белән тагын берәрсен алырбыз, бәлки.
Параша эченнән генә көлә. Сергей Степанович белән алар алдан ук сөйләшеп куйганнар, шулай да берни белмәгәндәй кыланалар иде.
– Белмим шул, – дип куя ул. – Кемне алырбыз икән соң?
Бу сүзләрне ишеткәч, Сашаның түзеп торырлыгы калмый:
– Мине алыгыз, мине! – дип кычкырып җибәрә ул. – Серёжа абый, мин зур үстем, кузлага кучер янына утырып барам. Аннан яхшы күренә.
– Юк, юк, – дип каршы төшә ана. – Минем янга утырырсың, ерак бармабыз. Коленька…
– Коленькадан Устинья күзен дә алмаячак, белеп торасың лабаса, – ди моңа каршы хуҗа, урыныннан җиңел генә күтәрелеп. – Тизрәк бул, Парашенька, төшке челләгә чаклы атларга кигәвен дә артык каныкмый.
…Вакыт уза торды. Коля да үсте. Серёжа абыйсы Коляны бик ярата иде.
Балалар тәрбиясе турында кайгыртып, Сергей Степанович аларны җир үлчәү эшен яратырга өйрәтте. Ул бик кызык итеп сөйли; Серёжа абыйлары белән бергә уздырган һәр көн малайлар өчен бәйрәмгә тиң иде.
Андый кичләрдә ул еш кына:
– Карап-карап торам да, Парашенька, безнең сәфәр йөрүләр Саша өчен бик-бик файдалы бит, – дип сөйләргә тотына. – Мин межа уздырганны ул бик зур кызыксыну белән күзәтә. Үлчәүгә яки план төзүгә кагылышлы нәрсәләрне зурларча хәтеренә сеңдерә. Күр дә тор, землемер булачак! Аллага шөкер, файдалы һәм кирәкле һөнәр. Җирне дөрес итеп бүлеп бирү – изге эш ул: бәхәсләр туктый, ызгышырга сәбәп калмый, хуҗалык эшләре бөтен дәүләтебез күләмендә ныгый…
Сергей Степанович хатынга киңәш тә бирә:
– Исеңдә тот, Парашенька, Сашаны Мәскәү гимназиясенә бирергә кирәк булыр. Бер дигән землемер чыгар аңардан.
Аларның гаиләсенә карт якын туганнарча карый иде һәм Лобачевскийларның өченче малайлары Алексей тугач, ул аны үз исеменә яздырды.
Бу мәсьәләгә Иван Максимовичның бер дә исе китмәде. Күпчелек вакытын ул юлда йөреп үткәрә, өйдә чагында да балалар аңардан нык ятсыналар. Алар аның янына килергә дә куркалар, ә кече күңелле Сергей Степановичны торган саен ныграк яраталар иде.
1797 елны көзен, көтмәгәндә, Нижний Новгородтагы межа конторасын яптылар һәм бөтен чиновникларны Уфага күчерделәр. Ирен озаткач, Параша җиңеләеп калды. Тыныч тормыш итәргә моннан соң берни комачауламас дип уйлады ул. Тик ул уйлаганча булмады. Бер атна узгач, Сергей Степанович каты авырып китте. Ул озак авырмады. Кайгыдан ябыгып киткән Парашага, бәхилләшү өчен, балаларны алып керергә кушты.
– Укып кеше булуларын күрә алмадым шул, Парашенька. Тагын бер ялгызың кайгыртырга туры килә инде. Кара аны, университет бетереп, кеше булсыннар. Бар милкемне сиңа калдырам, – диде карт һәм калтыраган кулы белән Парашага рәсми кәгазь сузды.
Кичен ул вафат булды.
Параша мирас булып калган өйдә яшәвен дәвам иттерде. Шебаршинны истә тотып, ул үзенең өч улын да «мәрхүм капитан Шебаршин тәрбияләгән балалар» дип атый иде.
Ә Иван Максимович, хатыны һәм балаларының ничек яшәүләре белән бер дә кызыксынмыйча, Уфада яши бирде. Ул 1800 елны гына алар янына кайтып килде. Ләкин ул кайтканнан өйдә шатлык өстәлмәде. Аек чагында ул бернигә катнашмыйча һәм бернигә исе китмичә, юньләп сөйләшмичә йөрде. Озакламый тагын эчәргә тотынды, исергәч, һәркемгә бәйләнде. Елаулар-ялварулар ярдәм итмәде. Параша аның белән бергә тормыш алып бару мөмкин булмаячагын тәмам аңлады.
Ире кайтып киткәннән соң, Прасковья Александровна Шебаршинның милкенә рәсми рәвештә рөхсәт алды. Балаларын тәрбияләп үстерергә җитәрлек акча булгач, иреннән аерылырга һәм Нижнийдан китәргә дә була иде.
1801 елның җәендә ул, Нижнийдагы өйләрен сатып, Макарьевка күченде. Әти-әниләре үлгән, туган йорты аңа мирас булып калган иде.
Киләсе елда кече улы Алёшага җиде тула. Сергей Степановичның соңгы васыятен үтәү йөзеннән Прасковья Александровна Казанга барырга, балаларын гимназиягә бирергә булды. Идел буеннан алып Ерак Көнчыгышка чаклы булган арадагы бердәнбер гимназиягә разночинец балаларын урнаштыру бик авыр мәсьәлә иде. Ләкин тормышта очраган кыенлыклар аның ихтыярын сындырмаган, киресенчә, ныгыткан гына иде. Ул тәвәккәлләп юлга чыкты…
Кучерның кинәт кенә атка чыбыркы белән селтәве Прасковья Александровнаны уйларыннан тагын аерды. Тарантас таудан кызурак тәгәри башлаган иде. Юл кирәк-яраклары салынган кәрзиннәр һәм төеннәр сикерешеп алалар.
– Аллага шөкер, Казанга җитәбез! – дип куйды кучер.
Урман бетеп, татарларның борынгы башкаласы күренә башлады. Ак йортлар кояш нурында коена, алар арасында мәчет манаралары һәм чиркәү гөмбәзләре күренеп, кукраеп утыралар. Шәһәр заставасына җитәргә әле тагын берничә чакрым бар иде.
– Әнкәй, – диде Коля, түземсезләнеп, – болай артка карап бару алҗытып бетерде. Кучер янына утырып, алга карап барасым килә. Утырыйм инде?..
– Утыр, – диде әнисе, бераз көттереп, истәлекләреннән аерылып бетмәгән хәлдә. – Тик егылып төшмә.
Шатлыктан Коляның авызы ерылды, ул тиз генә кузлага менеп утырды.