Георгиевский белән шактый барганнан соң, ат уңга керде һәм, эреле-ваклы иске агач өйләр рәте буйлап, тыкрыклардан борылгалап, ике катлы зур гына агач өйнең кызыл фонарь кабызып куйган парадный ишеге алдына килеп туктады.
Кунакны каршы алырга юантык кына тәбәнәк буйлы, озынча нечкә борынлы, кечкенә, ләкин ерткыч кошныкы кебек үткен күзле Миһри җиңги үзе чыкты. Ул, башын бераз иңенә авыштырып, кулын кулга кушырып:
– Әйдүк, көтелмәгән кадерле кунак! Төкле аяккаең белән, Сәгыйтьҗан абзый! Оныттың, оныттың безне, бөтенләй ташладың… – диде һәм карага буяган тешләрен күрсәтеп елмайды…
Зал ягыннан «Ай-һайлүк» не уйнаган гармун тавышына кызлар чинавы кушыла, шешәләр шалтырый, бөкеләр атыла.
дип, кемдер аякларын тибә, кулларын чәбәкли иде.
Миһри Сәгыйтьҗанны баскычтан үз бүлмәсенә алып менеп китте.
Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварларында кара өстенә ак һәм сары путал белән язылган Коръән аятьләре, шәмаилләр…
Сәгыйтьҗан кергәндә, түр почмакка челтәрле чыбылдык корылган, аның эчендәге кечкенә караватта унбер-унике яшьлек кыз, яткан урыныннан торып, мәче баласын шаярта иде.
Утырышкач, Миһри кул күтәреп дога кылып алды. Сәгыйтьҗан да, аңа ияреп, сакалларын сыйпап куйды һәм шактый уйнак тавыш белән:
– Йә, сәүдәләр ничек? – дип сорады, үзе, сыңар күзен кысып, хәйләкәр генә елмайды.
Сәгыйтьҗанның үзен болай иркен тотып сөйләшүе Миһригә кайчандыр булып алган артык якын әшнәлекне хәтерләтте, ләкин ул, моны сизмәмешкә салышып:
– Тол кешенең мәгълүм инде, Сәгыйтьҗан абзый, иремнән калган мал белән көн итеп яту, ул да бетсә нишләрбез инде дип, кот очып тора инде менә, – диде.
«Алдыйсың, иблис хатын, ирең үлгәч баеп киттең бит син», – дип, чак кына ычкындырмады Сәгыйтьҗан, ләкин: «Мин моны аңа әйтермен әле», – дип, эченә салып куйды. Миһри дәвам итте:
– Кешеләр минем турыда әллә ниләр сөйли дип ишетәбез, Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, теләсәләр, Коръән тотып ант итәрмен. – Ул пыяла шкаф эчендәге яшел хәтфә белән тышланган бик калын китапка карап алды. – Фатир акчасы алып, ике асрау белән көн кичерәм. Тегү-чигү эшенә өйрәтим дип җыйган ятимнәрем бар… Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде… Гаҗизләргә хәлең барда кулдан килгәнне эшләргә кирәк бит инде. Китап шулай ди бит, кем, Сәгыйтьҗан абзый.
Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, изге киселеп[7] утыруына ачуы килеп китте Сәгыйтьҗанның:
– Йә, ташла әле, Миһри, син аны белмәгән кешегә сөйлә. Алла каршында җавабын син үзең бирерсең. Мин синең эшеңә тәфтиш[8] ясарга килмәдем. Башка эш белән килдем мин сиңа.
Миһринең нәрсәгәдер күңеле йомшарып китте, ул кулындагы яулыгы белән нык кына борынын бушатып алды һәм аклану нияте белән:
– Нишләмәк кирәк инде, Сәгыйтьҗан абзый. Менә бит, Ләбибәм үсеп килә. Укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк үзен, – диде.
Хәйлә белән мәкергә килгәндә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызлар» ның хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм аларның төрле авыллардан менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыеп китерелгән ятимнәр икәнлеген белеп алды.
– Менә нәрсә, Миһри, – диде ул, – син дөрес әйттең. Коточкыч хәл ләбаса. Крестьяннар ачлыктан балаларын базарга китереп сата башладылар… Бүген шуның берсен үзем күрдем. Сатмыйлар, буш бирәләр. Ал гына! Яле, менә синең белән киңәшләшеп карыйк. Сиңа бу кызларны, ягъни «тегү-чигү мәктәбе» нә Сөнгать шәкерт җыеп алып кайтты бит?
Миһри аңа кинәт күтәрелеп карады да:
– Иблис икәнсең син, Сәгыйтьҗан абзый. Аны сиңа кем әйтте? – дип сорады.
Яшь кенә асрау кыз самавыр күтәреп керде һәм чәй урыны әзерләп чыгып китте. Сәгыйтьҗан белән Миһри чәй янында шактый озак сөйләшеп, киңәшеп утырдылар. Ниһаять, сүз көзге пычракларга кадәр Сөнгать шәкертне уртак исәптән Казан артына тагын чыгарып кертергә карар кылу белән очланды…
Өченче бүлек
1
Чыпталар өстендәге әлеге малайны асрамага Яңа бистәнең Мөхәммәтвәли исемле читекчесе алып кайтты.
Ул Сабитовларга читек тегә, ләкин чигүен-каюын Яңа бистәнең каючы хатыннарыннан эшләтеп ала, шул яктан ул бай белән ярлырак вак һөнәрчеләр арасында арадашлык итүче хәлле һөнәрче санала; шуның өстәвенә хатыны Бибигазизә дә шул ук Сабитовларга кәләпүш чигә иде.
Беренче хатыны үлеп, унсигез яшьлек Газизәгә яучы җибәргәндә, Вәли абзый кырыктан узган иде инде. Газизә: «Әбәү, Илаһи, бик карт түгелме соң?» – дип, бераз чыгымчылап торды. Тик үзенең әнисе урынына калган тутасы: «Газизә, тилеләнмә, чәченә-сакалына чал кермәгән кеше карт буламы? Шуннан да яшен табасы бар, тапкач та, әле аның дөнья күргән булуы, дәүләте, тәүфыйгы кирәк. Мөхәммәтвәлине һәммәсе мактый, үзе һөнәрле, үзе укымышлы, холкы әйбәт, үлгән хатынын да кадерләп кенә тотты», – дигәч, аннан соң үзенең ятимлеген, тутасының җилкәсендә гомер буе яши алмаячагын искә алып, Газизә риза булды. Торып киттеләр. Хәтта тора-бара Газизә бу кечкенә түгәрәк кара сакаллы, ягымлы гына соры күзле кешегә ияләшеп китте. Нәзегрәк озын төз буйлы, зур соры күзле, озынча алсу яңаклы һәм нәзек туры борынлы, матур гына хатын иде Газизә һәм үзенә шактый ирләрне сокландыра иде. Шуны сизә торып, үзе берәүгә дә карамады. Күршеләренә кереп, аз гына утырса да, «Картлачым кайтыр, чыгыйм әле» яки «Вәлием кайтуына берәр җылы камыр ашы әзерләп куйыйм» дип, тиз генә чыгып китү ягын карады. Ире өчен үлеп торды. Ике якның да көйсезләнеп алган чаклары булды. Әмма бу – тормышның муллыгына, күңелләренең тулылыгына күләгә төшермәде. Ал да гөл яшәделәр. Бер генә үкенеч икесенең дә йөрәген тырнады: бала юк иде. Мөхәммәтвәли абзыйның үлгән хатыныннан бер баласы булган иде булуын, әмма ул яшьләй дөнья куйды. И көйде, и көйде Вәли абзый, һәм Газизәгә өйләнүенең төп сәбәпләреннән берсе дә бала булдыру иде югыйсә. Ә бала юк та юк! «Язмагандыр инде!» дип, алар икесе дә язмышка буйсындылар, һәм бала булдыру хыялы асрарга бала алу нияте белән төгәлләнде.
Менә бүген Мөхәммәтвәли, алып чыккан читекләрен кибеткә тапшырып, акча алган һәм, Газизә яраткан теге кытай марҗасы төшерелгән калай тартмалы чәй һәм аның янына бер кадак «лампачи» алып, Үтәмишевләр кибетеннән чыгып килә иде.
– Асрамага бала бирәм! – дип кычкырды каршы яктан арба өстеннән кемдер.
Вәли абзый арбага якынлашты, каптырмачы Мөхәммәтҗаннар әлеге кычкыручы сала кешесе белән кызу-кызу гына нидер сөйләшеп алдылар. Вәли абзый аны-моны ишетмәде. Балага карап аптырап калды ул. Дөрес, нәниләр һәммәсе диярлек бер-берсенә охшыйлар, әмма бу каплаган да куйган аның үлгән улы иде. Шундый ук моңсу кара күзле, калкурак борынлы, өске ирене алгарак чыгып, аскысы бераз эчкә җыелып тора. Ул хәтта аны үз улының исеме белән дәшә язды, әмма вакытында исен җыеп:
– Исемең кем синең, улым? – дип сорады.
«Габдулла», – димәкче булды бала, әмма тавышы ни өчендер тамагында кысылып калды. Ул, күзәтү белән артык мавыгып, сөйләшергә әзерләнмәгән иде әле. Шуның өстенә Вәли абзыйның да соравы кинәтрәк булды. Шуңа күрә бала турында әлеге чыптачы сөйләп алып китте:
– Габдулла аның исеме, Габдулла. Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәт улы. Әтисе дә, әнисе дә вафатлар. Бик ипле, бик әйбәт бала…
«Миңа язган бала шушыдыр инде», – дип уйлап алды Вәли абзый.
Ул чыптачының арбасына менеп утырды, һәм алар өчәүләп Яңа бистәгә, Вәли абзыйның өенә юнәлделәр.
Йортлар һаман сирәгәя һәм вагая барды. Ниһаять, алар күлле һәм сазлы бушлыкка килеп чыктылар. Аннан авылныкы сыман бер катлы, иске өйчекләр тезелеп киткән урамга килеп керделәр. Үр менеп, дүрт-биш йорт үткәннән соң, ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең ачык капкасына килеп керде. Вәли абзый, арбадан төшеп, Габдулланы кулына күтәреп алды, һәм алар, капка янындагы болдырның баскычын шыгырдатып, өскә – икенче каттагы фатирга менеп киттеләр.