Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре пыяла сыман үзгәрешсез калды. Нишләсеннәр, эшчеләр эш хакын кызыл мал белән алырга күнделәр. Сәгыйтовның Мәкәрҗәдән һәм Эрбеттән сатылмый әйләнеп кайткан кытат, бүз, китән товарлары йөк-йөк итеп заводка озатылды, шүрлекләр кинәт бушап калды. Сәгыйтьҗан, әйткән нәзере итеп, Печән базары мәчетенә зур палас алып җәйдерде. Бөтен Казан муллаларын җыеп, мәҗлес уздырды. Алар Сәгыйтовның сәүдәсенә бәрәкәт теләп дога кылдылар…
3
«Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Тугыз ай инде телдән төшмәгән «Мөртәт Гәрәй вакыйгасы» да бүген икенче планга күчте. Ефим попка барып, мөселманлыктан православиегә «киртә сикергән» Сәхипгәрәй хәлфәнең иманын әле кичә генә ахшамнан соң Болак буенда каңгырып йөргән арык бозау кыяфәтендә «күргәннәр» иде. Шуннан соң бозау батып үлгәнме, әллә, дуңгыз кыяфәтенә кереп, мөселман зиратына таба киткәнме – берәү дә белми, ләкин һәркем бүген аның кызыклы дәвамын көтә иде.
Әмма мәчет чатында каптырмалар белән сәүдә итүче һәм дөньяның бөтен серләрен белеп торучы Мөхәммәтҗан үз тирәсенә җыелган кешеләрне барлап, аларга серле генә карап чыкты да сүзне бөтенләй башка нәрсәгә борып җибәрде:
– Ишеттегезме, мөселманнар, безнең дин өскә чыга. Кичә шәһәр Думасында губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы, теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Сәгыйтьҗан абыйны падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербурга чакыртып алырга булган… Ягъни болай булган бу… Падишаһымыз хәзрәтләре, үзенең утырып йөри торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең ияр ясап китергәннәр выставкага… Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары ике генә иярне сайлап алган: мимеч[4] патшасыныкын һәм безнең Сәгыйтьҗан абыйныкын… Министрларын чакырып сораган падишаһымыз, ягъни моның кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик? Бөтен министрлар беравыздан, мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш, дип, хөкем чыгарганнар… Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз, Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, кенәз шул тимер юл белән кунакка килсен миңа, дигән… Менә кая таба бара бит ул эшләр!..
Московский урам ягыннан Сәгыйтьҗан абзыйның тарантасы күренү халыкны бөтенләй күтәреп җибәрде.
– Әссәламегаләйкем, Сәгыйтьҗан абзый!
– Рәхмәт, мөселманлыкны сынатмадың, Сәгыйтьҗан абзый!
– Бик дөрес, бик дөрес! Өскә чыгардың дин исламны, Сәгыйтьҗан абзый!
Бу Сәгыйтьҗанның күңелен күтәрмәде, шулай да ул аларга игътибарлары өчен рәхмәт укыды.
Каюм мәзин әңгәмәне куәтләп җибәрде:
– Падишаһымыз хәзрәтләренең шәфкате зур инде, мөселманнар. Сөйләп торасы юк. Үз халкын балалары кебек кайгыртып, башларыннан гына сыйпап тора. Шөкраналар булсын. Ганимәт белергә кирәк моны…
Җәмәгать күтәреп алды:
– Әйе, әйе, бик дөрес, сәдакатебезне[5] күрсәтеп, бөтен мөселман исеменнән падишаһымызга телеграмма сугарга кирәк.
– Телеграмма гына аз, мәчет салдырырга кирәк, падишаһымызны хөрмәтләп…
– Бик дөрес әйтте Исламгәрәй абзый, мәчет салдырырга кирәк. Хәзердән үк акчасын җыя башларга кирәк.
Сәгыйтьҗанга алар кинәт Ташаяк кәмитенең киендерелгән чүпрәк курчаклары шикелле көлке һәм тупа[6] күренделәр. Ул аларга:
– Сибел! – дип кычкырырга теләде, ләкин кычкырмады, аның урынына ул бу курчакларның урынсыз дәртләрен сүндерү теләге белән сүзне кирегә сөрде: – Иң әүвәле Петербурда салыначак мәчетнең маясын туплап бетерергә кирәк, җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Петербур ахуны Гатаулла хәзрәт яза: мәчетне төзүгә керешер өчен, ике йөз мең сум акча кирәк, хәзерге көнгә хәтле җыелган кадәресе бары унҗиде мең сум гына, ди. Бу нәрсә? Бөтен дөнья алдында көлкегә калабыз лабаса, җәмәгать. Мәчеткә хәтта руслар һәм хөкүмәт үзе зур-зур иганәләр ясадылар, Алла кабул итсен. Без, мөселманнар, нәрсә карыйбыз? Оят!
Каптырмачы Мөхәммәтҗан монда да эләктереп алды:
– Афәрин, Сәгыйтьҗан әфәнде, падишаһымызга турылыгыбызны күрсәтү белән бергә, мәчетнең дәүләт пайтәхетендә салынуы – без мөселманнар өчен нинди зур мактаулы эш!
– Әйе, әйе, ул анда безнең дин исламның шәүкәтен балкытып торучы нур булыр иде… Җыйнашырга кирәк.
Бүгеннән үк яңа иганә дәфтәре ачарга кирәк.
– Кирәк, кирәк! Ай, афәрин!
Сәгыйтьҗан, ихтыярсыз бүленгән юлын тизрәк дәвам иттерү теләге белән, урынында түземсез генә кузгалып куйды.
4
Шулвакыт Мохтар дворының капкасы янында торучы җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды:
– …Теләүчеләр юкмы?
Йөзләр тавыш килгән якка борылдылар.
– Нәрсә ди, ни кычкыра?
– Бала бирәм, диме?
– Әйе, асрарга бала бирәм, ди.
Бар да арбага карадылар. Анда, яңа тукылган сап-сары чыпта өемнәре өстендә, дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы, алты дисәң, бик кечкенә һәм арык гәүдәле малай утыра иде.
Моңарчы ул халыкны үзе күзәтеп утырды. Инде халык аның үзен күзәтергә тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Шуны гына көтеп торган сыман, аның борыны йомшап китте, ул аны еш-еш тарта башлады. Елап җибәрергә тәмам әзер иде инде ул. Ләкин шунда җыелган халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде. Берьюлы берничә тавыш олаучыга юнәлде:
– Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?
– Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?
– Кил әле, кил бире!
Олаучы уңайсызланып арба өстеннән төште һәм мәчет чатындагыларга якынлашты.
– Соң бит… минекемени? Миңа әманәт итеп тапшырылган бала ич… Авылдан, Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга дип утыртып җибәргәннәр иде аны миңа. Бай Эрбеткә киткән, бикә якын да килми… Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк. Нишләтим соң?..
Каюм мәзин түзмәде:
– Әнә бит нишли мәгърифәтсез сала мужигы… Биргәненә шөкрана юк, нигъмәтнең кадерен белү юк.
Кинәт олаучының ачуы йөзенә кан булып йөгерде. Әмма ул, үзен тыярга тырышып:
– Булмагач, нинди нигъмәтнең кадерен белсен сала кешесе. Бер тубал арышка мохтаҗ авыл. Асрарга да бирер шул. Эт баласы түгел бит, ачтан үтерәсе килми, – диде.
– Шөкрана юк. Шуның шомлыгын күрә сала җире, бер дә гаҗәп түгел… – дип нәтиҗә чыгарды каптырмачы Мөхәммәтҗан һәм, сүзенең Сәгыйтовка ничек тәэсир иткәнен күрер өчен, күзләрен аңа текәде.
Бу вакыт Сәгыйтьҗан чыпта өстендә утырган малайга бик зур дикъкать белән карап тора иде.
Ул малайны үзенә илтеп куярга кушмакчы булды һәм шуны әйтер өчен авызын да ачкан иде. Ләкин шунда аның башына икенче фикер килде: «Минем кебек байга бер бала нәрсә ул, мин аларны дистәләп-дистәләп җыеп ала алам бит. Юк, бу эшкә белебрәк, киңрәк колач белән тотынырга кирәк, булгач-булгач булсын инде ул!» Ул өенә ашыкты. Шулай да кинәт китеп баруны яхшысынмады, ахры, олаучыга төбәп:
– Бер дә яхшы түгел, агай-эне, падишабыз алдында оят, – диде һәм дилбегәне тартты. Шуны гына көтеп торган кыбырсык күк айгыр дәррәү кузгалып китеп барды…
5
Шул көнне кич Сәгыйтьҗан хатынына:
– Ястү намазын бүген мәчеттә укыйм, яңа эш башлау алдыннан хәзрәтне күрәсем, сәдака бирәсем бар, – диде һәм атны җиктерергә кушты.
Евангелистскийга чыгу белән, кучер атны мәчет урамына бора башлаган иде, бай, аның аркасына таягы белән акрын гына төртеп:
– Суконныйга, – диде.
Мәсьәләне аңлап алган кучер атны мәчет урамыннан бөтенләй кире якка борды.
Урамның эре ташлары өстеннән барган тарантас никадәр сикертмәсен, Сәгыйтьҗан моны сизми, башына илһам булып килгән бүгенге уй аны баштанаяк биләп алган иде: «Түләүсез-нисез хезмәтче куллар тулып ята, без шуны файдалана белмибез. Ул балалар бит берничә елдан менә дигән хезмәтче булып җитешәләр! Алар инде минем хәзерге җәнҗаллы мастеровойлар булмас… Җирдә алтын чәчелеп ята, көрәп аласы гына бит!»