Вәли абзыйның хатыны Газизә апа аларны, күптән көтелгән кадерле кунаклар кебек итеп, бик ачык чырай белән каршы алды.
2
Өй түрендәге киезле сәке өстенә сары белән чуптарлап чиккән киҗеле ашъяулык җәелде. Бу Газизә апаның кайчандыр бирнә бүләге булып, хәзер шактый искергән, урта бер җиренә күк ямау салынган иде. Үзеннән зур бу томаннары бөркеп, пошкыра-пошкыра, табынга кечкенә җиз самавыр килеп утырды. Ул арада атын туарып өлгергән олаучы килеп керде һәм, сәлам биреп, кулындагы камыт белән шлеяларын ишекнең бер ягына сөяп куйды.
Үзеннән яшь икәнен күргәч, Газизә апа да аңардан качып-нитеп тормады, тик күтәреп бәйләгән яулыгын гына төшереп бәйләү белән чикләнде. Аннан ул самавыр янына килеп утырды һәм шаулатып чәй агызырга тотынды. Габдулланы ул үз янына утыртты, аңа чынаяк астына чәй салып бирде, шуның янына зур гына шакмак шикәр куйды. Аннан соң күмәч түтәрәменнән калын гына бер телемне каерып кисеп алды да:
– Юлда килә-килә ачыккансыңдыр инде син, улым, аша, туйганчы аша, җитмәсә, сорап ал, үз өең кебек итеп утыр, яме? – дип, телемне Габдулла алдына куйды.
Мөхәммәтвәли абзыйның да, баланың күңелен табар өчен, бер-ике сүз әйтәсе килде:
– Аша, аша, минем улым буласың килсә. Тазарырга тырыш. Беләкләрең хәзрәте Галинеке төсле булсын. Тоткан җирдән сындырырлык, баскан җирдән ут чыгарырлык булып үс, примир әйтик… әйе… ым-мым…
Газизә апа олаучыны кыстый-кыстый чәй эчерә һәм Габдулла турында сораштыра. Олаучы Габдулла турында үзе белгәннең һәммәсен әйтеп бетерергә тырышып сөйли, сөйли… Үзе турында сөйләнгән хикәяне Габдулла үзе дә тыңлый, олаучы авызыннан бу бик кызык яңалык булып яңгырый, кайбер урыннары аны бөтенләй гаҗәпләндерә, шунда ул олаучыга карап-карап куя…
– Әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч мулласы булган, – ди, хикәясен дәвам иттереп, олаучы. – Мулла булса да, болай бик тормыш кешесе булган үзе. Чапанын салып, алъяпкыч кигән, җыеннарына җитешкән, уен-көлке сүзне яраткан… Урамда күмер сатучының: «Күмер! Күмер!» – дип кычкырып үтүен ишетеп, «Ишетәсезме, әнә ул да «Гомер! Гомер!» дип әйтә», – дип көлдерергә яраткан үзе…
– Гомер! Гомер!..
Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төпсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала.
Алтмыш чакрым арбада селкенеп килгән һәм бүген күргәннәренең һәм ишеткәннәренең тәэсире белән тәмам басылган хәлдә, Габдулла, табын янында утырган килеш, оеп йоклап китте. Аны, күтәреп, сәкегә илтеп салдылар…
3
Икенче көнне иртән Габдулла, уянып, күзләрен ачты һәм, кайда ятканын төшенеп җитмәстән, үзен бабасы өендә ятадыр кебек тойды. Менә хәзер үги әбисе килер дә:
– Йә, тор, мәрткә китмәгәнсеңдер бит, – дип кычкырыр төсле тоелды аңа.
Әмма кемнәрдер шыпырт кына пышылдаштылар:
– Уяндымы әллә?
– Тимә, йоклый бирсен!..
Бу – Вәли абзый белән Газизә апа иде. Бу төн алар өчен тынгысыз төн булды. Алар әле берсе, әле икенчесе уянып, баланың өсте ачылмаганмы дип, торып карадылар, ачылмаган булса да, юрганын рәтләп яптылар, аның, тәмле йокы белән изрәп, кыска һәм җиңел генә тын алуын рәхәтләнеп тыңлап тордылар.
Габдулла аларның пышылдавына борылып карады. Вәли абзый аның уянганын күреп алды да:
– Ә! Уяндыңмы, разбунник? Шулай диген! Йә, йә, шәп йокладыңмы? – дип кычкырып җибәрде һәм Габдулланың янына ук килеп утырды. Ул аның ябык аякларын тотып селкетеп куйды һәм сөйләнеп алып китте: – Кәҗүл читек кигәнең юктыр әле синең, примир әйтик… Тегеп биримме үзеңә кәҗүл читек, ә? Әнисе, кара әле, читек тегеп бирим микән мин бу малайга? Әллә кирәк түгелме? Дәшми, примир әйтик… кирәк түгел, ахры… ие… ыммым.
Габдулла аның бу еш кабатлана торган «примир әйтик» һәм «ыммым» ларына тора-бара ияләнеп китте, хәтта әйтелешләренә карап, аларның төбендә нинди фикер ятуына хәтле төшенә башлады. Әмма хәзер аңа бу бик мәзәк тоела һәм ихтыярсыз көләсене китерә иде.
Газизә апа сәке янына килде дә, баланы Вәли абзыйдан көнләгән сыман:
– Йә, кит әле, бала күзен ачып өлгермәгән, килеп бәйләнергә дә тотынды, – дип, ирен этәреп куйды, үзе, Габдулла янына утырып, аңа әкрен генә дәште: – Йә күгәрченем, йокың туйдымы?
Габдулла дәшмәде, ул кичә җиделе лампа яктысында гына күргән бүлмәне бүген иртәнге кояш яктысында күреп өлгермәгән иде әле: менә нинди икән ул!
Озынчарак кечкенә бүлмә, түр тәрәзә, ян тәрәзә, тәрәзә төпләрендә чүлмәкләргә утыртылган тамчылы гөл, кына һәм яран гөлләре… Ян тәрәзә янында кечкенә тәбәнәк өстәл, аның өстендә ниләр генә юк: чүкечләр, пычаклар, игәүләрме дисең, вак кына тимер һәм агач кадаклармы дисең, әллә нинди кәкре-бөкре агачлар, күн кисәкләре, шешәләрме дисең!.. Ә тәрәзә белән ишек арасында шүрлек, шүрлектә тезелеп киткән эреле-ваклы калыплар. Шүрлек астында тактага тартылып куелган читек башлары…
Габдулланың күзе түр тәрәзә янындагы өстәл өстенә һәм анда төрле төстәге ефәкләр белән чигелгән кара хәтфә кисәкләренә күчте. Бу аның игътибарын һәммәсеннән озаграк биләп торды. Кара хәтфә өстеннән алсу ефәк нәзек кенә булып кыелып китә дә, зәңгәр җеп белән очрашып, борчакның буш сабагы төсле бөтерелә. Аннан алар яшел һәм сары ефәкләргә кушыла, һәм барысы бергә үзләренең шаян юлларын дәвам иттерәләр…
– Синең кәҗүл читегең нәрсә, менә мин аңа чуклы кәләпүш чигеп бирермен, – диде Газизә апа, һаман Габдулланың телен чишеп җибәрергә тырышты.
Габдулла күзен Газизә апага күчерде һәм аның калын гына кашлы моңсу күзләренә, ягымлы чыраена карап алды. Габдуллага кинәт бик, бик рәхәт булып китте. Аның бу рәхәтне озакка сузасы килде.
Әмма рәхәтнең бервакытта да озак булмавын, һәрвакыт берәр күңелсезлек аны сагалап кына торуын Габдулла бик-бик белә. Шуңа күрә аның Газизә апаны кисәтәсе килде, ахры, телгә килеп, ни өчендер мактанган сыманрак:
– Безнең авылда ачарбаклар[9] бар, алар зиратта торалар, төнлә белән генә кешеләрнең өйләренә киләләр… – диде.
– Нигә? – дип сорады Газизә апа.
– Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар… Иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачарбаклар урлап киткән.
– Моны кем әйтте сиңа?
– Әби… Алар – ачтан үлгән кешеләр бит, ачарбаклар…
– Юк, юк, бездә ач әрвахлар юк. Без аларны куып җибәрәбез, – диде Вәли абзый һәм, «менә бит!» дигән кебек, хатынына мәгънәле генә карап куйды.
– Ә сездә Мәһдия әби бармы? – дип сорады Габдулла.
– Кем ул?
– Бездә бар… ул килеп керә дә үлгән кешеләргә сузылып ятарга куша… Аннан ул аларны юындыра, күлмәкләр кидерә… Киендергәч, зиратка алып китәләр. Мәһдия әби мине дә зиратка алып китмәкче иде.
– Юк, юк, бездә Мәһдия әбиләр юк. Синең өчен монда без генә бар. Моннан болай безгә син «әти», «әни» дип дәшәрсең инде, яме, – диде Газизә апа, аның аякларын сыйпап. – Тор, киен, хәзер мунчага барырбыз, күлмәк-ыштаннарыңны юып, кояшка элеп куйдым. Чыгуыңа кибеп тә өлгерер инде…
4
Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды. Ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк авылга кайтып китәргә ашыкты.
Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да олаучыга карап әйтте:
– Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга биреп кайтканыңны әйтерсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз. Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде…
Газизә апа да өстәп куйды:
– Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә апасын утырмага алып кил!
– Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?
– Нигә алай?
– Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә ваклап, ярым-йорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып кына ала Гобәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый каруннар.