Зайдуллин Ркаил - Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы стр 5.

Шрифт
Фон

В. Д. Смирнов Олуг Мөхәммәдне 1423–1424 елларда литвалар шәһәре Одоевка һөҗүм иткән һәм шунда литва-мәскәүләрнең бердәм гаскәре тарафыннан җиңелгән Ходайдад хан («Куидадат»)[3] белән бер үк кеше булуы турында фаразлый. Ләкин моның белән килешүе кыен, чөнки әлеге чорда Олуг Мөхәммәд әле Сарай тәхетенә менмәгән була[4].

1436 елда Мөхәммәд ханны тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ланглес әйтүенчә, татар чыганакларында бу вакыйга менә ничек тасвирлана. Тәхеткә утыргач, Олуг Мөхәммәд авыр яралы Идегәй әмирне эзләп табып үтерергә боера. Идегәй Тимер Котлы нәселен тәхеткә утыртуның тарафдары була. Тимер Котлының туганнан туган энесе Гыясетдин белән бергә Русиягә качып киткән Идегәй уллары, өч меңле чирү белән кайтып, Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Олуг Мөхәммәд җиңелә дә Кырымга юл тота, ә Гыясетдин, Сарайга кереп, хан тәхетенә утыра. Бер елдан соң (1437) ул үлә. Тимер Котлының оныгы Кече Мөхәммәд хан дип игълан ителә. «Шуннан соң ук бәхетле Кече Мөхәммәд белән Олуг Мөхәммәд сугышты… Гыясетдиннән качып Кырымга киткән Олуг Мөхәммәд беренче булып һөҗүм итте… Берничә сугыштан соң дошманнар килешү төзеделәр, бу килешү буенча Идел буендагы бөтен җирләр дә Кече Мөхәммәд кулына калды, ә Кырым Олуг Мөхәммәднеке булды. Аннары Олуг Мөхәммәд Хәйдәр әмир белән бозылышты. Әмир, үзен рәнҗеткән Олуг Мөхәммәдне тәхетеннән бәреп төшерүдә ярдәмен тәкъдим итеп, Туктамышның оныгы Сәед Әхмәд ханга хезмәткә күчте. Алар яу белән Кырымга киттеләр. Олуг Мөхәммәд исә, каршы тора алмасын тоеп, Казанга качып китте»[5]. Шул рәвешчә, Сарай тәхетеннән сөрелгәннән соң, Олуг Мөхәммәд бераз вакыт Кырымда хан булып торган. Шулай ук аннан да куылган. Ләкин Казанга ул Кырымнан туп-туры килми. Өч меңле чирүе белән Кырымнан чыккач, ул Русиягә юл тота. Үзе Мәскәү тәхетенә утырткан Василий кенәзнең кунакчыллыгына өмет тотып, Олуг Мөхәммәд Мәскәү мәмләкәтенең көньяк-көнбатыш чигеннән ерак тормаган Белёв шәһәрен ала һәм шунда төпләнеп калырга карар бирә. Ләкин Мәскәү хөкүмәте, Олуг Мөхәммәднең дошманы булган Сарай ханына тугрылыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, аның Русия җирләреннән китүен таләп итә. Олуг Мөхәммәдкә каршы рус гаскәре җибәрелә. 1437 елның 5 декабрендә Белёв янында сугыш була: «рус сугышчылары күп иде дә, ә татарлар бик аз иде; шәһәр янына рус полклары килделәр дә, татарлар атларына атланып чыктылар да сугыша башладылар, ә тегеләре кире йөгерде дә, Русь бик күп үлде… рус гаскәрен тар-мар кылдылар, шул чакта бик күп бояр белән кенәзләрне үтерделәр, бөек кенәз кече дружинасы белән качып китте»[6].

Шулай Сарай ханлыгыннан бәйсез Кырым дәүләте аерып алына, Кече Мөхәммәд белән килешү нигезендә аның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә – Олуг Мөхәммәд шул тәҗрибәгә таянып, шул ук вакытта караңгы чырайлы Русия җирләрендә чакырылмаган кунак-мөһаҗир хәлендә ятасы килмичә, Сарай ханлыгыннан тагын бер өлкәне аерып алып, шунда бәйсез хөкемдар булып урнашырга карар кыла. Шундый ният белән ул Урта Идел буендагы мөселман мәмләкәтен – Болгар патшалыгының мөстәкыйльлеген торгызу планын кора. Белёвтан киткәч, Олуг Мөхәммәд мукшы җирләренә керә һәм, рус дәүләте чикләре яныннан үтеп, Болгар иленә аяк баса. 1361 елгы тар-мар ителүдән һәм кенәз Фёдор Пёстрый җитәкчелегендәге руслар явыннан соң (1432) илнең башкаласы Болгар тәмам хәрабәләр хәленә килгән, ә халкы төньякка, Кама аръягына, куркынычсызрак һәм тынычрак урыннарга күчеп, төбәкнең яңа мәркәзе Казан тирәсенә туплана башлаган вакыт була бу. Шуңа да Мөхәммәд хан үз дәүләтенең башкаласы итеп Болгарны түгел, ә Казанны сайлый, яңа ханлык исә «Казан ханлыгы» дип атала башлый.

Олуг Мөхәммәд яулаганда Казан инде зур шәһәр саналган, һәм ул Болгарның сәүдәви һәм сәяси әһәмиятен мираска алган була. Җәләлетдин хан заманында Казанда Сарайдан килгән Талыч исемле бер ханзадә-солтан идарә иткән. Җәләлетдиннең сәяси таләпләре буенча эш йөртеп, ул 1411 елда Мәскәүгә дошман булган Түбән Новгород кенәзе Даниил Борисовичка ярдәм йөзеннән Владимирга яу белән бара. Рус елъязмаларыннан аңлашылганча, Олуг Мөхәммәд Казанны шактый көч түгү бәрабәренә генә яулый алган һәм анда хөкем сөрүче бәкне үтергәннән соң гына шәһәргә хуҗа булган. Воскресение елъязмасы ул бәкне «Либей», ягъни «Гали би» дип атый, ә Никон елъязмасы «Ази», ягъни «Гази» ди. Профессор Вельяминов-Зернов күрсәтүенчә, Гази исеме кушамат кына («җиңелү белмәс сугышчы»), һәм соңыннан да Казан ханнарының титулында бу сүз булган. Гали бәк белән Гази исемнәренең, димәк, ике кешегә түгел, ә бер генә затка каравы бик мөмкин[7]. Вельяминов-Зернов Казан бәге Гали белән татар кулъязмаларында «Казан шәһәренә нигез салучы» дип күрсәтелгән Галим бәкне (Булат Тимер Болгарны алганда һәлак булган соңгы болгар ханы Габдулланың улын) бер кеше дип расларга тырышып караган иде. Мондый фаразның дөреслеге икеле, чөнки Болгарның 1361 елда җимерелүе белән Олуг Мөхәммәднең Казанны алуы арасында сиксән ел гомер узган, һәм Гали Галим бәкнең шулкадәр озак вакыт хакимлек итә алуы шикле; җитмәсә, елъязмалар аны «вотчич» дип атыйлар, ягъни аның нәселе борын-борыннан бу җирләрдә бәк булып утырган, ә Галимнең атасы Габдулла Казан бәге түгел, бәлки Болгар ханы…

Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казан суы буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.

Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.

Биш ел буена тынычлык бозылмый, ләкин 1444–1445 елларда Мөхәммәд хан русларга каршы икенче мәртәбә, бу юлы уңышлы тәмамланган яу оештыра. Яу 1444 елның язында башлана, тәүдә Түбән Новгородны алалар. Хан шунда кышларга кала һәм 1445 елның гыйнварында гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә. Русларның шактый зур көченә очрап, казаннар җиңелеп чигенәләр; Түбән Новгородны да калдырырга туры килә. Әмма яз җитүгә кабаттан яуга китәләр. Апрельдә Олуг Мөхәммәд янәдән Түбән Новгородны ала. Мәхмүд һәм Якуб солтаннар җитәкчелегендәге Казан чирүе Мәскәүгә якынлаша, Владимир янына килеп җитә. 7 июльдә Суздальдән ерак булмаган Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта руслар җиңелә. Казаннар бөек кенәз Василийны туганнан туган энесе кенәз Михаил Верейский белән бергә әсир алалар һәм Түбән Новгородка Олуг Мөхәммәд янына китерәләр. Василий Васильевич Сарайга Мөхәммәд хөкеменә килгәннән соң ундүрт ел узгач, иске танышлар шулай янәдән очраша.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3