Зайдуллин Ркаил - Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы стр 6.

Шрифт
Фон

Бөек кенәз нәрсә таләп итсәләр, шуның барысына да күнә. Ул үзе өчен гаять зур түләү хакы бирергә тиеш була: бертөрле хәбәрләр буенча – «булдыра алган кадәренчә», икенчеләре буенча – «алтыннан һәм көмештән, һәм төрле-төрле кием-салымнардан, һәм атлардан, һәм сугыш кирәк-яракларыннан 30 мең ярым», өченчеләре буенча – 200 000 сум. Салым җыю өчен рус шәһәрләренә Казаннан түрәләр билгеләнә, контрибуция түләтү җәһәтеннән берничә рус шәһәреннән килгән керемне татарлар «туклану өчен» алалар. 25 августта Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Курмышка[8] килә, һәм шунда 1 октябрь көнне Василий азат ителә. Хан, максатына ирешеп, Казанга кайта.

Мәскәүдә килешү шартларын игълан итмиләр, әмма русларга шунысы мәгълүм була: «Олуг Мөхәммәд патша белән аның улы тәре үптереп, бөек кенәзне, күпме булдыра алса, шулкадәр җан хакы түләргә ант иттергәннәр. Башкасын бер Алла да алар үзләре генә беләдер…» Халык арасында хәвефле имеш-мимешләр тарала. Василий, имеш, ханга бөтен Мәскәү кенәзлеген бирергә вәгъдә иткән, ә үзенә нибарысы Тверьны гына калдыра икән, дип сөйлиләр. Әсирлектән кайткан бөек кенәзне халык ачулы каршылый – ул кабул иткән килешү шартларына риза булмый. Василий Мәскәүгә 500 Казан кешесе – «татар кенәзләре, бик күп үз кешеләре белән» килә. Алар төрле-төрле идарә эшләренә куела һәм туклану өчен олыслар һәм шәһәрләр алалар. С. М. Соловьёв бу хакта менә нәрсә яза: «Василий элек тә татар кенәзләрен хезмәткә алып, аларга туклану өчен биләмәләр биргәләгән була – варварларга каршы варварларны кую өчен менә дигән чара бу… Ләкин замандашлары алай уйламаган: Василийның атасы заманында, Литва кенәзләренә мул туклану җирләре бирелгәч, халык ризасызлык белдергән булса, инде татарларга да шундый ук ташламалар ясау аның тагын да ныграк ачуын кабарта. Чөнки электән килгән ачу хисе дә басылырга өлгермәгән була әле, җитмәсә, шуңа тагын җан хакын түләү өчен ясак җыю зарурлыгы да өстәлә»[9]. Мишәр (Мещера) иленнән (Ока буенда) татарларга махсус җир бүлеп (удел) бирү дә шушы дәвергә карый. «Касыйм патшалыгы» дип аталган җир була инде бу. Күрәсең, ул әлеге солых килешүе буенча Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм солтан карамагына бирелгәндер. Бу уделны рус хөкүмәте үз теләге белән биргәндер дип уйларга ярамый, киресенчә, Олуг Мөхәммәд яулаган иң зур җиңү була бу. Татар ханнары удел кенәзе сыйфатында рус җирләре белән идарә итә башлауның беренче омтылышы дип карарга кирәк аны. Рус тарихчылары Русиядә удел кенәзе сыйфатында хезмәттә торган татар солтаннарының хәлен, гадәттә, мескен һәм түбәнлекле итеп күрсәтергә тырышалар. Касыйм ханлыгындагы ханзадә-солтаннарга карата бу бөтенләй дөрес түгел: киресенчә, рус җиренә килеп утырган бу татар ханнарына Мәскәүнең һәм Рязаньның бөек кенәзләре чыгым ясагы («выход») түләргә тиеш булганнар. Шундый ук ясакны алар Сарай белән Казанга, ә соңрак Әстерханга һәм Бакчасарайга түләгәннәр. Рязань кенәзләренең Касыйм хөкемдарларына даими рәвештә «иске дәфтәрләр буенча, тәре үбеп ант иткәнчә» ясак түләп торуы хакында Рязаньның Иван һәм Фёдор Васильевич дигән кенәзләре култамга салган 1496 елның 19 августы килешүендә сөйләнә[10]. Рус хөкүмәтенең Касыйм ханнары казнасына ясак түләве Иван III улларының 1504 елның 16 июнь килешүендә[11] һәм Иван III нең васыятьнамәсендә[12] (1504) телгә алына, һәм мондый хәл Иван IV заманында, Русия Казанны яулап, татарларны җиңү тантанасын кичергән вакытта да үз куәтендә кала: кенәз Владимир Андреевич Старицкий 1553 елның 12 мартында Иван IV алдында үзенә йөкләгән бурычлар арасында «Ханзадә шәһәренә чыгым ясагы» н түләү («выход в Царевичев городок») Кырым белән Әстерханга түли торган ясак белән беррәттән искә алына – «бабабыз бөек кенәз Иван үз васыятендә әйткәнчә»[13]. Гадәттә, Мәскәү бөек кенәзләренең һәм патшаларының фәрманнарын берсүзсез үтәүче мескен куштаннар рәвешендә сурәтләнә торган Касыйм ханнарына рус хөкемдарларының ясак түләвенә рус тарихчылары шакката. Вельяминов-Зернов яза: «Баксаң, Ханзадә шәһәренә (Касыйм), анда хакимлек итүче ханзадәгә Мәскәүнең бөек кенәзе чыннан да чыгым ясагы түләгән икән, һәм бу чыгымны, «татарларга тиешле» акчаларны бөек кенәзгә һәм удел кенәзләренә бүлгәндә исәпкә кертә торган булганнар»[14]. Аңлашыла ки, С. М. Соловьёв фараз иткәнчә, «варварларга варварларны каршы кую» максаты белән Василийның хәйләкәр план төзүе, татарларны үзе теләп хезмәткә алуы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җиңелгән Василий татарларны татарларга каршы кую турында уйларга җөрьәт тә итә алмаган, һәм рус шәһәрләренә утыртылган татарлар үз милләтләрен оныту хакында уйлап та карамаганнар. Алар контрибуция җыйганнар – бөек кенәзне әсирлектән коткарган өчен җан хакы җыйганнар һәм үз хезмәтләрен үтәгән өчен рус җиреннән керем алганнар – «тукланганнар»; шулай итеп, татарлар ватандашларының күпмедер өлешен асрау хәсрәтен рус халкы иңенә салганнар.

Татарлар Русиягә килеп, җаннары теләгәнчә яши башлыйлар, үзләре урнашкан шәһәрләрдә мәчетләр салалар. Соңрак Төркиягә барган рус илчесе болай әйткән: «Минем хөкемдарым мөселман диненә дошман түгел. Аның колы Саин Булат патша Касыймда хакимлек итә. Хәйбулла солтан – Юрьевта, Ибәк – Сурожикта, нугай биләре – Романовта: алар барысы да үз мәчетләрендә ирекле вә мәгруранә рәвештә Мөхәммәдне олылыйлар»[15]. «Һәм ул калаларда мөселман динендәге кешеләр үз гадәтләренчә мәчетләр тоталар, һәм хөкемдар аларны үз диннәреннән берничек тә дүндерергә тырышмый һәм гыйбадәтханәләрен җимерми».[16] Чит кавем кешеләрен дәүләт белән идарә эшенә җәлеп итү, татарларның илгә агылып килүе, контрибуция түләү хисабына авыр салымнар җыю, татар ханына тулаем бер удел бүлеп бирү – болар бөтенесе дә рус кешеләренең бик нык ачуын китерергә тиеш иде. Дини фанатиклыгы шактый булган җирле халыкны рус шәһәрләрендә мәчетләр салу аеруча ярсыта. Василий Казан әсирлегендә чакта килешенгән солых шартларын үтәү ачулы халык кузгалышларын китереп чыгара. Бигрәк тә боярлар, сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре тузына. Илдә яңа тәртипләр урнаштырып өч ай ярым вакыт узуга, Василийны тәхеттән төшерәләр һәм күзен чокыйлар; аны «нигә ул Русия җиренә татарларны китерде дә аларга олыслары белән бергә калаларны туклану өчен бирде?»[17] дип гаеплиләр. Сукыр Василийны яклап Касыйм һәм Якуб солтаннар кузгала, алар 1447 елда бөек кенәзгә Мәскәү тәхетен кайтаралар. Солых килешүе тормышка ашырыла…

Профессор Вельяминов-Зернов Казан ханлыгының оешуын Мөхәммәднең 1445 елгы яудан кайту вакыты белән тәңгәлләштерә. Ул үзенең бу фаразын болай нигезли: 1) 1444 елда Мөхәммәд хан Нижнийга килеп, анда кышларга ниятли: «Әгәр дә хан Казанны башкаласы иткән булса, ул Нижнийны кышлак итәргә маташмыйча, болай гына яуларга килер иде»[18]. 2) Василийның әсирлектән Казанда түгел, Курмышта азат ителүе мәгълүм, шуңа да әсирлектән азат ителгән бөек кенәзне «Мәскәүгә Казаннан кайтты» дип хәбәр иткән Архангель елъязмасында төгәлсезлек киткән дип санарга кирәк; шул ук елъязманың Мәхмүд һәм Якуб солтаннарның 1445 ел язында «яуга Казаннан кузгалдылар» дигән хәбәр дә, Вельяминов-Зернов фикеренчә, хата[19]. 3) Патша елъязмасында (Царственный летописец) болай әйтелә: «Белёвтан падишаһ (Олуг Мөхәммәд) Нижнийдагы Яңа калага китте һәм шунда утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов[20].

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3