Әлеге хезмәтне язарга тотынганда, без, әлбәттә, Казан ханлыгы тарихын бөтен тулылыгы белән сурәтләп бирү ниятеннән ерак тордык. Бу, бәлки, ерак киләчәк эше, һәм аны башкару аерым кешенең генә көченнән килмәс, ул бер төркем галимнәрнең уртак хезмәтеннән тәшкил булыр. Казан ханлыгы тарихын тарихчыларның, архивчыларның, этнографларның, хокук өйрәнүчеләрнең һәм башка галимнәрнең уртак казанышыннан башка тулы килеш дөньяга чыгарып булмас. Билгеле, без ниндидер кыю дәгъвалардан да ерак торабыз. Күп чыганаклар безнең күз уңыннан читтә калды, һәм шушы хәл хезмәтнең сыйфатына хилафлык китерми калмагандыр. Моңарчы аз тикшерелгән, югыйсә җентекләп өйрәнелергә хакы булган әлеге тарихка белгечләрнең игътибарын юнәлтү максаты белән генә автор кулына каләм алырга мәҗбүр булды.
Шушы китапның дөньяга чыгуына сәбәпче булган Гаяз Максудовка һәм Г. С. Гобәйдуллинга, авторның хезмәтләренә игътибарлы булган Н. Н. Фирсовка, файдаланыр өчен үз китапханәсен тәкъдим иткән мәрхүм М. И. Лопаткинга автор рәхмәтләрен җиткерә. Үзе тапкан Сәхиб Гәрәй ярлыгының асыл текстыннан файдаланырга мөмкинлек биргәне өчен, автор С. Г. Вахидовка аерата рәхмәтле. Әлеге хезмәтне язган чорда авыр матди хәлен җиңеләйткәннәре өчен, ул И. В. һәм П. Д. Петровлар гаиләсенә дә тирән хөрмәтен белдерә. Автор шулай ук К. М. Рахманкулов һәм Г. Г. Ходаяровлар җитәкләгән Татар дәүләт нәшриятына һәм әлеге хезмәтне язганда ярдәме тигән һәркемгә дә рәхмәт әйтә.
I бүлек
Ханлыкның шанлы вакыты
(1438–1487)
Казан ханлыгы Иделнең урта һәм түбән агымында җәйрәп яткан иркен-киң җирләргә урнашкан була. Аның биләмәләре 1) мәмләкәтнең татар халкы яши торган төп җирләрен һәм 2) ханга буйсынып ясак түләүче башка халыклар яши торган җирләрне үз эченә алган.
Казан татарларының хәзер таралып утырган җирләре Татар Җөмһүриятенең чикләренә шактый ук туры килә. Төп татар җирләренең чикләре өч төрле чыганакны чагыштырып карагач ачыклана: 1) мөселманнарның борынгы зиратларында сакланган каберташлар; 2) Хисаметдин китабында санап кителгән калалар һәм салалар; 3) татарлар хәзер яши торган урыннар. Төп җирләрнең иң борынгы мәркәзләре Болгар, Суар һәм Биләр шәһәрләре булган, һәм, димәк, ханлык җирләренең үзәге-төше дип Идел, Кама (Чулман) һәм Кече Чирмешән елгалары арасын, ягъни хәзерге Спас өязен әйтергә кирәк. С. М. Шпилевский китабында саналган борынгы татар зиратлары түбәндәге авылларда урнашкан: Мамадыш өязендә – Ядегәр авылы; Лаеш өязендә – Шомбыт елгасы буендагы Тәрбирде Чаллысы авылы, Мишә елгасы буендагы Чита, Рождественское (Үкрәч), Тәңкәче һәм Ташкирмән авыллары; Казан өязендә – Иске Казан (Камай авылы), Янчура (Собакино) авылы, Әрхәрәй дачасы (Кабан күле буенда), Әтнә, Карадуван авыллары; Царевококшайск өязендә – Уҗым авылы; Чабаксар өязендә – Карабаш (Елаш), Иделмәс, Ям, Кадергән, Яңа Алексеевск авыллары; Козьмодемьянск өязендә – Чашлама, Күлгәш, Янчыбул авыллары; Цивильск өязендә – Елүй-Касы, Атлаш, Урай авыллары; Зөя өязендә – Мәмәтхуҗа Сәет авылы; Тәтеш өязендә – Тәтеш шәһәре, Өрем, Кулган, Кошыт, Байтирәк, Зур Ялчык авыллары. Борынгы мөселман зираты булган иң көнбатыштагы торак урыны – Васильсурск шәһәре, ул Казан ханлыгы белән Русия арасындагы чиккә урнашкан.
Хисаметдин әйткән чикләр, Иделдән көнбатышка алай ук сузылмаса да, көнчыгышта элеккеге Казан губернасы җирләреннән дә чыгып китә, монысы С. М. Шпилевский китабында юк. Хисаметдин түбәндәге татар авыл-калаларын саный: Казан шәһәре, Әйшә, Казанбаш (Казан өязе), Иске Уҗым (Царевококшайск өязе), Иске Шырдан, Иммела (Бортас) һәм Зөя елгасы тамагындагы авыллар (Зөя өязе), Тәтеш, Олы Күккүз (Тәтеш өязе), Казаклар, Бирдебәк һәм Котлы Бөкәш Чаллысы (Лаеш өязе), Бахта (Чистай өязе). Кизләү чишмәсе янындагы (Чирмешән елгасы буенда), Кичү һәм Шушма елгалары кушылган урындагы, Шушма елгасы, Зур һәм Кече Чирмешән елгалары буендагы (Чистай өязе) авыллар, Малмыж өязендәге Адай һәм Казаклар авыллары, Алабуга, Минзәлә шәһәрләре, Дим елгасы буендагы Кыпчак һәм Тирмә авыллары, Агыйдел буендагы Тугашхан авылы, Ыкның югары агымындагы Субай, Зәет, Иринә, Чаллы, Байчура авыллары, Уфа елгасы буендагы Уршак, Әй авыллары һ. б.
Татар халкы хәзер яшәгән җирләрне борынгы авыл-калалар урнашкан җирләр белән чагыштыргач, менә нәрсә күренә: татарлар Казан тирәсендәге җирләрен югалтканнар, аларны аннан рус колонизаторлары кысрыклап чыгарган; хәзерге вакытта Казанга кырык биш чакрымнан да якынрак торган бер генә татар авылы да юк, аның каруы бу җирләрдәге рус авыллары барысы да диярлек татар исемнәрен йөртә; борынгы болгар җирләренең үзәге булган кара туфраклы Спас өязе дә татарлардан бушап калган, монда да ташкын булып руслар күчеп килгән; ханлыкның көнбатыштагы җирләреннән – Сура белән Зөя арасыннан да – мөселманнар кысрыклап чыгарылган. Ә менә төньякка таба татар җирләре киңәя төшкән: Казан яныннан килгән мөһаҗирләр Шушма елгасы тирәсенә утырганнар. Рус колонизациясе кысуыннан ерактагы мөселман башкортларның авылларына якын булган көнчыгыш чикләр исә элеккечә диярлек калган.
Гомумән алганда, Казан ханлыгы биләмәләренең татарлар яшәгән төп өлеше белән Татарстан Җөмһүрияте җирләре тәңгәл килә дип әйтерлек. Ләкин шунысын истән чыгармаска кирәк: ул чакта татарлар, хәзерге кебек утрау-утрау булып утырган рус авыллары белән бүлгәләнмичә, тоташ урнашып яшәгәннәр.
Казан ханлыгының үзәге тирәсендәге бүтән халыклар яши торган җирләрне мөстәкыйль вакытында Новгородны әйләндереп алган колонияләр белән тиңләргә мөмкин. Буйсынган халыклар арткан саен, мондый җирләр дә киңәя барган. Татарларга буйсынып көн иткән чагында Русия Сарай ханнарына ясак түләп торган кебек, бу халыклар да Казанга ясак түләп яшәгәннәр. Казан ханлыгына 1) мукшылар, 2) чуашлар, 3) чирмешләр, 4) арлар кергән. Боларның хәзер яши торган җирләрен истә тотып, без Казан ханлыгы чикләре эченә Татарстан Җөмһүриятенең, Мари һәм Чуаш өлкәләренең, Сембер, Пенза, Саратов һәм Тамбов губерналарының җирләрен, төньякта Нократ (Вятка) губернасының бер өлешен, тулысынча арлар яшәгән өлкәне, ә төньяк-көнчыгышта Пермь губернасының бераз өлешен кертергә тиеш булабыз.
Казан ханлыгы көнчыгыш тарафта иркен-киң Нугай билеге белән, көньякта – Әстерхан ханлыгы, көньяк-көнбатышта Кырым ханлыгы белән, көнбатышта – Мәскәү дәүләте, ә төньякта Нократ төбәгенең үзидарәле күмәге (общинасы) җирләре белән (XV йөз ахырында Мәскәү аны үзенә куша) күрше була. Казан ханлыгының көнбатыштагы чиге төгәл билгеле – Сура һәм Ветлуга елгалары шул чиктә ята. Төньяк чик Помор җирләре белән Понизовье җирләре арасындагы чик буйлап үткән. Бу чик төньякта – Котельнич, Орловск, Нолинск, Нократ һәм Слобода өязләрен, ә көньякта Яран, Уржум, Малмыж һәм Глазов өязләрен калдыра, ягъни ул Пижма елгасы тамагыннан башланган һәм шул елга буйлап Воя елгасы килеп кушылган урынга кадәр сузылган, аннары Нократ елгасы буйлап узган. Килмәзи елгасы буендагы җирләрнең барысы да, Чипса елгасы буендагы җирләрнең байтагы һәм Каманың югары агымындагы Кай шәһәреннән (монда рус колонизаторлары үтеп керергә өлгергән була инде) түбәнрәк җирләр Казан ханлыгына караган. Көнчыгышта Сарапул һәм Алабуга төбәкләре, Уфа губернасының Минзәлә өязе Казан ханлыгы карамагында була (Уфа губернасының башка җирләре: хәзерге Нагайбәк, Уфа һәм Стәрлетамак элеккеге Нугай урдасы җирләренә урнашканнар). Бөгелмә һәм Мәләкәс өязләрендә дә татарлар яшәгән – болар да Казан ханлыгына кергән булырга тиеш, ләкин Самара далалары чынында нугай күчмәләре кулында була. Иделнең Царицынга кадәрге уң як яры да Казан ханлыгының биләмәсе саналган. Монда Хисаметдин китабында телгә алынган Сенбер, Сары Тау (Саратов) һәм Сары Тын (Царицын) шәһәрләре урнашкан.