Шәрык тарихчысы, хосусән татар мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен дә Казан ханлыгының үзенчәлекле үсеш тарихы шулай ук кызыклы. Биниһая олы татар дөньясының төньяк-көнбатышындагы урман арасына урнашкан Казан ханлыгын борынгы, җирле мәдәниятле, утрак тормышлы халык тәшкил иткән. Татар мәдәнияте биредә бөтенләй аерым рәвештә – күрше халыкларның һәм чит ил булган русларның культурасы белән бәйләнештә үсә. Борынгы халыкны читтән килеп хәрби дәүләткә туплау, икътисади мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгы, халыкара товар алмашу, колбиләүчелек һәм табигый байлыкларны комсызларча файдалану – болар барысы да Ауропа кысаларына эләккән Шәрык мәдәниятенең үзенчәлеге буларак игътибарны җәлеп итә.
Казан ханлыгы тарихы рус тарихчыларын үз кардәшләренең Көнчыгышка хәрәкәтен өйрәнү материалы буларак кына кызыксындырган. Алар күбрәк ике дәүләт арасындагы көрәшнең соңгы чорына гына – илне басып алуга, аерата Казан каласын тар-мар итүгә игътибар юнәлтә. Югыйсә бер дәүләтнең икенчесен юкка чыгару тарихы озын – аның әүвәлге өлеше гел күз уңыннан читтә кала бирде. Мәсьәләнең икътисади ягы исә яңарак кына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсов кебек галимнәрнең хезмәтләрендә чагылды. Казан ханлыгы тарихы русларның Шәрыкка таба сәяси һәм икътисади һөҗүмен өйрәнер өчен генә түгел, ә тагын бер – моңарчы әле бөтенләй өйрәнелмәгән мәсьәләне – рус дәүләтчелегенең һәм мәдәниятнең нинди гонсырлардан тәшкил булуын аныклау өчен дә бик күп мәгълүмат бирә. Татарларның рус мәдәниятенә тәэсирен инкяр итеп булмаганда, рус тарихчылары үз дәүләтләре белән тыгыз багланышта яшәгән Казан ханлыгының тарихына дикъкать итмичә кала алмыйлар.
Казан ханлыгы тарихының кайчан да булса күңел теләгәнчә җентекләп тикшереләчәгенә өмет юк. Чөнки иң төп, иң әһәмиятле чыганаклар – Казан ханлыгының дәүләт архивлары юк ителгән. Казан ханлыгында чит дәүләтләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең язма шартнамәләр, ярлыклар, үзара хат алышулар шәкелендә (Нугай билеге һәм Кырым ханлыгы белән рус хөкүмәте арасындагы мондый язышулар сакланып калган) урнаштырылуын без беләбез. Дәүләт эчендә кешеләр арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә эш кәгазьләре ярдәмендә даими тәртипкә китерелгән – мәхкәмә эшләре, сәүдә килешүләре, үзара шартнамәләр язма рәвештә гамәлгә кергән; кешеләрдән хөкүмәт тарафыннан ясак җыю өчен җан исәбен алу исемлекләре тутырылган. Мондый эш кәгазьләре һәм документларны саклау өчен булдырылган архивлар, кызганычка күрә, илбасарлар тарафыннан тар-мар ителгән. Төп чыганаклар юкка чыгу аркасында ханлык тарихын икенчел чыганакларның парчалары ярдәмендә генә тергезеп була, ләкин алар гына бу тарихны бөтен барлыгы белән торгызырга мөмкинлек бирми.
Татар чыганакларының бик азы безнең көннәргә килеп җиткән. Болар арасына Шәрәфетдин улы Хисаметдиннең 1551 елда Спас өязе Таш-Бүләк (Ташбилге) авылында язган «Тәварихы Болгария» әсәрен кертергә була. Сирәк документлар арасында хан ярлыклары да бар, аларның берсен – Сәхиб Гәрәй хан патшалык иткән дәвергә караганын – 1912 елда Мамадыш өязендә С. Г. Вахидов табып, Атласов нәшер иткән иде. Киләчәктә мондый чыганакларның саны тагын да артыр дигән өмет бар.
Рус чыганакларында исә күбрәк мәгълүмат сакланган. Алар арасыннан Воскресение, Никон, София елъязмаларын, 1550 һәм 1540 еллар өчен «Царственная книга» ны, кенәз А. М. Курбскийның 1552 ел явын тасвирлаган «История князя великого Московского» хезмәтен телгә алырга кирәк. Рус империалистларының илбасарлык идеологиясенә берьяклы фантазия ярдәмендә чынбарлыкны бозып язылган «Казанский летописец» әдәби әсәре хезмәт итә ала. Казан ханлыгына кагылышлы хәбәрләрнең кыйммәтле бөртекләрен рус хөкүмәте белән нугай, Кырым һәм төрек илләре арасында булган дипломатик язмалардан табып була. Әлеге ядкярләрнең русча текстлары һәм тәрҗемәләре «Древняя Российская Вивлиофика», ч. 27–31 (Дела Ногайские, Моск. Арх. Мин. ин. дел.); «Продолжение Древней Российской Вивлиофики»; В. Вельяминов-Зернов нәшер иткән «Материалы для истории Крымского ханства, извлечённые из Моск. Гл. арх. Мин. ин. дел» (СПб., 1864), В. Д. Смирновның «Сборник некоторых важных известий и официальных документов касательно Турции, России и Крыма» (СПб., 1881); Рус тарихи җәмгыяте нәшер иткән «Памятники дипломатических сношений Московского государства с Крымскою и Ногайскою ордами и с Турциею» (СПб., 1886); Тизенгаузенның «Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде» (СПб., 1884) һәм башка басмаларда дөнья күрде.
Казан ханлыгы тарихының аерым сәхифәләре хакындагы мәгълүматлар чит ил чыганакларында да очрый: төрек дипломатиясе документларында; кырым чыганакларында; алардан үзенең «Нotice chronologique des Khans de Crimee» хезмәтен язганда Ланглес файдалана («Voyage du Bengale a Petersbourg» әсәренә кушымта – Париж, 1802, т. III); Кайсуни-задә Недаиның (Рәммәл Хуҗа) «Тарихы Сәхиб Гәрәй хан» әсәре (СПб. университетының № 488 кулъязмасы); С. Герберштейнның «Записки о Московии» һ. б.
Казан ханлыгын басып алу турында сөйләгәндә, аңа кагылышлы рус чыганакларына барлык рус тарихчылары мөрәҗәгать итә: кенәз Щербатов, Карамзин, Соловьёв һ. б. Казан ханлыгына махсус багышлап Рычков, Рыбушкин, Фукс, Бажанов, Перетяткович, Пинегин, Загоскин компилятив хезмәтләр язган. Казан ханлыгының әһәмиятен киметү, ватанпәрвәр фанатизм аркасында фактларны танымаслык бозып күрсәтү әлеге хезмәтләрнең уртак кимчелеге булып тора; мондый берьяклылыктан хәтта С. М. Соловьёв кебек дәрәҗәле галим дә азат түгел. Үзенең «Исследование о Касимовских царях и царевичах» хезмәтендә, Олуг Мөхәммәд, Гали һәм аеруча Шаһгали ханнар турында төгәл мәгълүматларны китереп, профессор В. В. Вельяминов-Зернов фактик белешмәләрнең һәм материалларның чын үзләрен тәкъдим итә. Бары тик соңгы елларда гына М. Н. Покровский һәм Н. Н. Фирсовларның патриотик берьяклылыктан азат хезмәтләре дөнья күрде. Татар тарихчылары да Казан ханлыгына багышлап кайбер әсәрләр язды: Мәрҗани, Г. Әхмәров, Баттал, Вәлиди, Әмирхан һәм Атласиның «Казан ханлыгы» дигән зур хезмәте. Казан ханлыгының тарих белеме өлкәсендә соңгы сүз диеп Г. Газизнең (Г. С. Гобәйдуллин) «Татар тарихы» дигән хезмәтен әйтергә мөмкин.
Язма чыганакларның азлыгы Казан халкының аңында һәм көнкүрешендә әлегә кадәр сакланган искелек калдыкларына: 1) телдә калган аерым төшенчәләргә; 2) риваятьләргә; 3) ядкяр әйберләргә; 4) көнкүрештәге гадәтләргә; 5) борынгы йолаларга зур әһәмият бирергә мәҗбүр итә. Телдә онытылган борынгылыкны хәтердә яңартырлык төрле төшенчәләрнең һәм атамаларның саклануы Казан ханлыгы чорындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм дәүләт төзелешенең асылын ачыкларга ярдәм итә. Риваятьләр исә Казан ханлыгы тарихында эз калдырган аерым кешеләр һәм вакыйгалар турында мәгълүмат бирә ала. Ядкяр әйберләр ярдәмендә (кабер ташлары, китаплар, хәрабәләр, табылдыклар, көнкүреш әйберләре) татар мәдәниятенең Казан ханлыгы чорында таралыш даирәсен, куәтен күзалларга мөмкин. Көнкүрештәге гадәтләр шулай ук борынгы мәдәниятнең инде онытылган, югалган сәхифәләрен дөньяга кайтарырга булышлык итә ала. Йолалар исә борынгы хокукый төшенчәләргә барып тоташа һәм Казан ханлыгының иҗтимагый һәм дәүләти төзелешен, халыкның аерым төркемнәре арасындагы электә булган үзара мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Әлеге ядкярләрне җентекләп өйрәнергә һәм тикшерергә кирәк. Бу өлкә әле үзенең галимнәрен көтә, һәм киләчәктә шул ядкярләр турында күп хезмәтләр дөнья күрер дип ышанабыз.