* * *
Ни гаҗәп, өйдә дә тып-тыныч, берәү дә юк иде. Кая олаккан Риталары да?!
– Эзләмәгез дә! Балалар, ире белән Рита чыршы бизи, – дип көлде Әлфинур. – Рафис Хафизов дигәч тә… үзе бренд бит ул! Дөрес кеше! Чыршы кистерми, өйгә керттерми. Бакча артында рәт-рәт булып тезелешеп үсә эресе-вагы. Кем күңеленә кайсы хуш килә – шунысын сайлый. Ылыслы ботагын сыйпа, уенчык эл, бизә. Менә ничә еллар инде шулай бала-чаганы чыршы тирәсенә җыя. Бүләк өләшә. Бәйрәм ясый. Күнектеләр инде сәер холкына да. Чынлап та, нигә чыршыкайны юкка әрәм итәргә! Урман байлыгы бит ул, безнеке түгел. Табигать баласы. Килешәсезме?
– Ә үзе? Кая соң әле, хуҗаны әйтәм. Без монда ансыз гына кунак булып ятабыз.
– Чакыргач, кунак булмый нихәл итәсең? – Әлфинур, күрәсең, көләргә ярата иде, яңгыратып, рәхәтләнеп көлде. Кайгысыз, бәхетле кешеләр генә, юктан да кызык табып, шулай көлә ала торгандыр. Зәрия аңа кызыгып та, сокланып та озак карап торды. Теләсә кемне үзенә карата белә торган шундый сылу хатын-кызга кызыга ул. Күз бит ирләрдә генә түгел… Ярны сайлый белгән сабакташы. Бәхетенә сөенәсе генә дә бит. Ә бакчадагы шәүлә-күләгә? Ни аңлата Әлфинурның «бүген түгел» дигәне? «Фидакяр җан! Авылны яшәртте, яшәтә», – ди бит әнә Рафис хакында да. Ярата, димәк…
* * *
– Рәфис!
– Артык нәфис, – дип көлде хуҗа. – Танымассың дигән идем дә…
– Танымаска! – дигән булды Зәрия. Әгәр ул икәнен тәгаен белмәсә, әйтик, урамда очратса, мөгаен, танымый да узар иде. – Олыгаеп киткәнсең диимме?
– Егет үзе картаймаса, дөнья картайта икән! Син дә… Юк, син – шул ук. Зәрия!
– Толымың гына юк, дип тә өстә инде.
– Өстәмим, син болай да… гүзәл. – Гадәттәгечә, йөз тапкыр күргән Яңа ел фильмнарын йөз дә беренче кат карарга дип телевизор каршына тезелешкән кунакларга карап, хуҗа кулларын чәбәкләп алды. – Әй, җәмәгать, кузгалыйк! Кыш бабай килеп җитә ич! Урамда чыршы көтә – әйлән-бәйлән уйнарга. Әнә утларын кабыза! Нинди матур ябалак-ябалак кар ява! Кыш бабай әвәлисезме, Кар кызымы, кар атышлы уйнап юанасызмы – ирек! Бияләй кияргә генә онытмагыз тик.
Шуны гына көткәндәй, дәррәү кузгалып, кунаклар киенергә тотынды. Хуҗа, кунаклар арасында эреп юк булырга әзер Зәриянең кулыннан тотып алырга өлгерде. «Ашыкма, – диде пышылдап диярлек. – Чыга торсыннар. Өлгерербез – соңрак!»
Соңрак икән соңрак!
– Ничек, үзгәргәнме авыл? Хәер, танымасаң да гаҗәп түгел. Иске Карамалы юк бит инде. Бу авыл – Югары Карамалы. Рита әйткәндер инде, – дип сүз башлады ир.
– Юк! – диде Зәрия, гасабиланып. – Беркем бер сүз әйтми. Гүя песи баласын урманга илтеп адаштырырга исәпләре. Сер эчендә сер. Әйткән булсаңмы?..
– Әйткән булсаммы… Әйтергә азапланган чаклар булды. Тыңладыңмы?
– Сәер кеше син. Сәер идең, әле дә сәер.
– Бәлки. Бер көн – Яңа ел киче хөрмәтенә генә ничәшәр ел буе тырыша-тырмаша, корылыкка бирешми үскән агачны кисеп чыршы бизәүчеләр сәер тоелмыймы? Ник әрәм итәргә агачны, дип уйлаган кеше бармы? Мин уйлыйм. Урманчы да түгел мин югыйсә, сунарчы да… Гомер буе иген үстерәм. Әмма, табигать хәзинәләре төпсез, бетмәс-төкәнмәс, дип, нык ялгышабыз ич. Җирана, Күк – һәммәсе әлегә безнең кешелегебезне сыный. Сабырлыгы чиктән ашса, су белән, ут аша да җәзалар ул.
– Шул әллә кайчан билгеле хакыйкатьне исбатлар өчен чакырдыңмы мине?
– Гафу. Мең кат гафу. Сәерлегем хактыр шул. Иң мөһиме һәрчак читтә кала. Хәтерлисеңме?.. Дүртенчегә күчәсе ел… Унбер-унике яшь. Мин бит әнисез үстем. Үги әни бар – завуч – начар кеше түгел иде ул. Ормады-сукмады, иркәләп сөймәде дә. Үземнең әнине бик аз хәтерлим. Озын, кара толымы гына истә калган. Ә толымыңа кызыгуым… Белмим. Үртәү түгел иде ул. Аңламадың… Кызлар чәч үстерми хәзер.
– Толымны үстереп тә булыр иде, яшьлеккә юл ябык…
– Ялгышасың. Яшьлек үтә, диләр. Үтми. Ул безнең белән – синең, минем йөрәктә; тик бер-береңне табу юлына үтә алмаслык киртәләр куймаска кирәк. Әйтик, яшьлеккә юллар юк, юл ябык, дип, үзеңне ышандырмаска…
– Бу нәрсә? Мәхәббәт аңлатумы? Соңга калган үкенүме? Яшьлекне сагынумы? Бер-беребезгә тартылу балачакның садә мавыгуы булган да… беткән.
– Беренче мәхәббәт шундый буладыр. Җавапсыз, нарасый. Яклауга мохтаҗ.
«Бу кадәр хөрмәт барысы да миңа, бер үземәме?» – дип сорамый түзалмас иде дә… Гүя телне бәйли торган нидер бар. Белә ул ни икәнен. Кешегә чыккан кояшта кызынып утыра түгелме? Кеше бәхетенә кызыгып утыруы хак ич…
– Сөйлә әле… Үзең турында, ничек яшәвең хакында. Нигә мине – үзеңне рәнҗеткән каты күңелле иркә кызыйны күрәсең килде? Ник чакырдың? Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Менә шулай яшим мин, тормышым түгәрәк, һәрьягы җитеш, бәхетле, ә син ни оттың, диясең киләме? – Зәриянең гасабиланып сорау арты сорау яудыруын керфек тә какмый тыңлап торды ир.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Йорт-хуҗалык – күз алдында. Өйләнгән идем. Мәскәүдән кадәр кайтты кәләш. Яратып, дип фаразладым. Үзем дә яратып яшәрмен төсле иде дә… Аның мине кала кешесе итәсе килде. Ә мин… кендегем белән авылга береккән. Безне тудырган, сусаганда – су, ашарга икмәк биргән шушы җиргә, шушы туфракка. Аннан… Бер рәсем харап итте. – Ул, ялт кына торып, йокы бүлмәсеннән зурайтылган сурәт тотып чыкты.
Өченче сыйныфта укыганда төшкән фотосурәт. Менә алар, классташлар, елмаеп фотографка бакканнар. Башлангычта укыткан Рабига апаларына сыенып ук, Зәрия утыра. Аның артында ук… Рафис! Ике кулы – гүя ике канат – кызның җилкәсендә, кочакларга иткән сыман. Самими елмаю балкыган йөзләр.
– Мондый рәсемне никтер күргән юк.
– «Бөтенесен фотографтан сатып алдым. Кызлар кочаклап төшкәнсең, берсенә дә күрсәтмә», – диде әти. Миндә калды. Берсен зурайтып та алдым. Шул сурәттән дә көнләгән кешене аңлап буламы? Китте. Ялынып, кайт, дип, барып йөрмәдем. Миндә дә бар холык, шөкер. Таш атканга аш белән ату яхшы гадәттер дә… Язмыш, диик!
– Ә Әлфинур?
– Әлфинур – кызым. Дөресрәге, апаның кызы. Яман чир алып китте бит апаны яшь көе. Кызы калды. Башта әнкәй үстереште, аннан – мин. Укыттым. Икәү бер-беребезгә терәк тә бит, яше бара, күңеленә ошаган егете дә бар.
Ә ул, өзми-куймый, абыйны – анысы без фәкыйрегез – башлы-күзле итәм, дип хыяллана. – Ул көлеп куйды.
– Һай, сүзгә мавыгып сизми дә калганбыз. Еллар алышыныр чак җиткән, еллар! Кремль курантлары суга. Ачыйк тәрәзәне, керсен Яңа ел! – Киереп ачкан тәрәзәдән башта ургылып салкын саф һава, аннан чыршы тирәли чыр-чу килеп бии-бии әйләнгән балаларның шат авазлары кереп тулды: «Яшел чыршы, басып торчы бакча түрендә!»
Аермачык ишетелгән җыр күңелгә рәхәтлек бирә, уйлата…
* * *
Таң атты. Сөйләшеп сүз бетәр төсле түгел иде. Ахырда хуҗа шигъри телгә күчте:
Ә шулай да бәхетле иде ул. Йокысыз үткән төн, ак кар диңгезендә йөзеп барган кораб кебек күренгән җыйнак йорт, хуҗабикәнең ихласлыгы, кунакларның күңелен күреп, йөгереп кенә йөрүе, сый-хөрмәт – сагынылган, тансык, җанны иркәли торган халәт… Бәхет өчен күп кирәкми, «Яшисе килә!» дип аваз салсаң, шул да җитә икән! «Кайт!» дип чакыручы булганда, кышның зәмһәрир салкыны да җанны җылыта!
Өрәңге өрәге
Вак яңгырлы моңсу көзнең кыска көне сүнеп бара иде инде.
Тынычланып йокыга ойый башлаган ирен бимазаламаска тырышып, кузгалырга да кыймый, шым гына утыра иде Кәримә. Шулчак стенага тыштан күсәк белән ордылармыни – тәрәзә пыялалары дерелдәп зыңгылдады. Утырган җирдән кинәт сискәнеп, ул сынын турайтты, ятакка күз төшерде. Сизенүе хак икән: йокламый ире! Хәлсез күз кабакларын кыймылдатырга иренеп ятуымы?
Комга сеңгән су кебек, көннән-көн көч-куәте кимесә дә, элеккечә колакка сак, тавыш-шыгырдауларга үтә сизгер ул. Ә шомлы шыкырдау янә кабатланды. Идрис нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды. Яңак сеңерләре тартышты. Каны качкан, көл төсенә кергән хәлсез иреннәре арасыннан өзек-төтек ике сүз сөзелеп чыкты:
– Әллә… ки-ле-еп тә… җит-кә-ән?
Ишетмәмешкә салышып колак яныннан үткәрмәкче иде дә, яхшысынмады. «Кем?» дип тә сорашмады. Китмәскә килгән чир белән көрәшә-көрәшә талчыккан ир генәме, хәтта ни сабыр хатын үзе дә бу тигезсез алышта арый башлады бугай. Түземлеге төкәнмәс анысы, чыдам бит ул. Тик, ялгышып, кайчактагы гаҗизләнүе тышка бәреп чыга күрмәсен. Бу юлы да: «Тузга язмаганны сөйләмәсәнә!» – дип кырт кисмәкче иде дә, туктап калды. Мәңгелекнең чигендә – бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә асылынып торган кешенең нинди хисләр кичерүен, алай гынамы, күзенә ни-нәрсә күренүен аңлап-белеп була димени?!