Табышмакка – өченче класстагы мәхәббәт дигәннәренә дә җавап табылса, кызык буласы иде дә бит… Юк, шаярту ич бу! Нинди мәхәббәт булсын ул?
Күз алдыннан балачагы йөгереп үткәндәй булды. Ак йөзле, калын толымлы, оялчан гына кыз иде бит ул. Мәхәббәт аңлатучы? Юк! Каян килсен аңа дигән гашыйк җан?
Болай әйбәт укыды ул. Ятлап, тырышып, әзерләнеп түгел, хәтере яхшы булганга, ударниклар исәбендә йөрде. Ялтырап алга да чыкмады, артка да калмады. Ә мактанырлыгы шул калын толымы гына иде бугай. Арткы партада утырган бер малай кыз баланың үреп өеп куйган чәч толымын сүтүдән тәм таба иде шикелле. Исеме кем иде соң әле? Тел очында гына. Ә-ә, Рафис. Кызлар, юри үртәп, «Рәфис» диләр иде. Тегесенең шуңа никтер ачуы кабара. «Рәфис – артык нәфис, алай димәгез» димәсә дә, исеменең катырак яңгыравын тели иде, күрәсең. Аны үртәвен хәтерләми ул. Ә малай, Зәриягә үч иткәндәй, толым очын сүтүдән кызык таба. «Ник бәйләнә ул миңа? Чәчне сүтә, мыскыл итә», – дип, әнисенә дә зарланганы булды. Әнисе елмаеп кына куйды, ә абыйсы, җиденче сыйныфта укучы Кәрим: «Ә син бирешмә, үзеңне якларга өйрән! – дип киңәш итте. – Тисә, миңа әйт, арт сабагын укытырмын!» «Сугышып йөрисең генә калган, – диде әнисе, ачуланып. – Хафизовлар белән бәйләнмә. Укытучы малае ул да, сез дә… Болай да күз өстендәге каш кебек… Күзәтеп торучы, гаеп эзләүче табылыр. Юктан тавыш чыгармагыз!»
Озак көттермәде, икенче көнне үк чыкты тавыш. Чәч толымының очын Рафис бармагынамы, нәрсәгәдер урап маташуын сизеп алды да, абыйсы өйрәткәнчә үзен якламакчы идеме, ялт кына борылып, тегенең яңагына ялтыратмакчы булды Зәрия. Кисәк борылуга каушап калган малай кулындагы корыч каләмле ручкасын аңа таба сузып өлгерде. Каләмнең үткен очы кул аркасына кадалды. Чәчрәп кан чыкты. Каннан курыктымы, сабыр савытының тулып ашуы хак идеме, күз яшен тыя алмыйча, кыз ишеккә ташланды. Өйләре мәктәптән өч йорт аркылы гына иде. Мәктәптә дә, урамнан да үкереп елап кайтмады кайтуын, ә капканы ачуга, яше елга булып акты.
Әнисе, тыныч холыклы, сабыр әнкәсе, кызның канга буялган кулын күрүгә агарынып китте. Гомерендә сарык бәрәненә дә кул күтәрмәгән әнисе, тәрәзәгә карап, ярсып йодрык та селкеде бугай. Ә абыйсының – озын тәнәфестә тамак ялгарга кайткан Кәримнең чыгып йөгергәнен әнисе дә, ул да абайламый калдылар.
Кичен, әтиләре мәктәптән кайткач купты өйдә давыл. «Ишкәнсез ишәк чумарын, – диде география укытучы әтиләре, табын артындагы гаиләсенә ачу белән сынап карап. – Элек тә бәйләнә иде Хафизова… Авылда яшәрлегемне калдырмадыгыз! Берегез – олы, берегез кече була белмәгәч соң…»
Кәримнең, кызып китеп, Рафисны (завуч улын!) бәргәләгәнен ярты мәктәп күреп торган. Сүз дә, әләк-чәләк тә күп булды. Рәфис-нәфисне, баш мие селкенгән, дипме, «ашыгыч ярдәм» алып киткән. Ә Кәримне… Бу хурлыкны йомар өчен, әтиләренә, чыннан да, гаиләсен алып башка җиргә, әллә кайдагы мари авылына күченүдән башка чара калмады, ахры. Зәриягә дә эләкте – «чебен тимәс чер итәр, тисә черелдәп китәр» сүзе тамга булып ябышты. Иң кыены – үз-үзен эчтән ашады ул. Бердән, сабыр итә белмәгәне, әнкәсен юкка кыздырганы, абыйсын зур сынау алдына куйганы, әтисен борчыганы өчен булса… Икенчесе… Сабакташы алдында үзен гаепле тоеп, мәктәпкә йөри алмыйча, авыруга сабышты. Аннан җәйге каникул, күченү мәшәкатьләре…
Дүртенче сыйныфка ул рус мәктәбенә үз эченә йомылган, укудан башка берни турында да уйламый торган бөтенләй башка кеше булып килде. Ә Рәфис-нәфисне беркайчан искә төшермәскә, дип, үз-үзенә сүз бирде.
Хәер, тагын бер очрак хәтердә саклана икән әле. Балачакта алар яшәгән авылда әнисенең бертуган апасы кияүдә иде. Наҗия апасы хатлар аша бик инәлеп чакыргач, Сабан туена кайтмакчы булды. Казанда институтта укый башлауга, иң беренче эш итеп, авыл кызларының күбесе сыман (авыллыгыннан котыла, янәсе), чәчен кыска итеп кистергән иде. Озын буйлы, күзләре утлы күмер сыман янып торган берәүнең төбәлеп үзен күзәтүен сизеп алды да янәшәсендәге күрше кызыннан: «Кем ул?» – дип сорап куйды. «Белмисеңме, белмәмешкә генә салышасыңмы? Сезнең роман хакында хикәят итеп сөйлиләр ич, – дип көлде кыз. – Кем булсын, Рафис… Агроном ул, әйбәт, дөрес кеше. Хатыны көнләшеп талый, диләр, үзен. Синнән көнләп!»
Ир затының үзенә таба атлавын сизүгә, тизрәк апасының улын култыклап алды, туганнары тирәсенә елышты Зәрия. Кичке уенга да чыкмады. Качып калып була ул.
Үз-үзенә каршы килеп кайтып бара менә. «Өченче сыйныфтагы мәхәббәт» шул үземе? Әллә бүтән берәүме? Ританың шаяртуы да ихтимал ич! Шулай булсачы…
* * *
Риталарның шәп машинасы, кар бураны туздырып, таза, нык капка янына килеп туктады. Көтеп кенә торганнар диярсең, капка ачылып китте. Иркен ишегалды, сап-сары итеп юылган баскычлар, кояшта көлеп торган якты тәрәзәләр… Һәммәсеннән рәхәт якты бөркелә. Капка ачып елмаеп торучы сөйкемле килен бер дә ирен талап тора торган көнчел хатынга охшамаган. Кош булып кына сайрамый:
– Мең кат гафу, хуҗабыз әлегә эшеннән бушый алмады. Чәйләп, җиңелчә капкалап алыгыз да – мунчага! Татарда кадерле кунак сые парлы мунча инде ул. Себеркесе – үлгәнгә җан иңдерерлек! – дип көлеп кенә тора.
Ританың ире, рульдә булу шактый нык арытуны сылтау итеп, башта ял итеп алмакчы булды. Эссе, сихәтле беренче пар Зәрия өлешенә насыйп икән. Мунчада чабынып кинәнү әллә кайчангы теләге, хәтта хыялы иде, карышып маташмады. Мондый мунча хакына йөз чакрым юл үтәрсең! Яшьлек хатасы өчен имтихан тотарга кирәк икән – тотар. Болар аңа хәзер бик вак, әһәмиятсез мәсьәлә булып тоелды.
Бая, чәйләп утырганда, «Хафизов абый өйдәме?» дип, бер малай кергән иде. «Хафизова апаң гына өйдә, ни йомыш?» дип, хуҗабикә алгы якка чыкты. «Менә моны аңа тапшырырга кушканнар иде». – «Яхшы», – булды җавап.
Җилдәй җитез, өлгер Әлфинурның һәр эшне уен кебек – тиз, яратып эшләвен искәргән иде Зәрия. Хафизов фамилиясе шик калдырмады, шул бу, үзе! Бу Рафис Хафизов йорты икән. Яшь, чибәр хатыны, мул тормышы, ялт иткән йорт-хуҗалыгы белән мактанасы килеп чакырганмы ул Зәрияне? Балачактагы ялгыш, хата өчен үч алырга теләүме – белмәссең. «Ни генә булса да, хәерлегә булсын» дияр иде әбисе.
Шулчак әкрен генә ишек ачыла башлады. Каен себеркесе белән капланып, шул якка күз төшерсә – телсез калды. Юка гына эчке күлмәктән Әлфинур кереп килә.
– Курыкмагыз, мин убыр да, угры да түгел. Һәйбәтләп арка чабу гына исәбем, – диде ул, көйләп, һәм казаннан чүмеч белән кап-кайнар су чумырып алды да таш өстенә сипте.
Купты мәхшәр, кайнар һава давылдай бөтерелде, тынга капланды.
– Әбәү, яндырып үтерәсегез килә инде әллә? – диде кунак, чын-чынлап куркуга төшеп. – Кирәкми, мондый кызуга ияләнмәгән мин.
– Мунчаның бөтен сихәте эссе пар инде. Түзәргә туры килер!
– Түзәргә? Бер-бер үчегез бармы әллә миңа? Ник болай кыланасыз?
– Бар! Бер генә дә түгел! Башта ләүкәгә сузылып ят әле! Аннан күз күрер.
Кайнар пар, арка-күкрәкне рәхәт кыздырып, тәннәрне чымырдатты. Ул арада талгын су ут булып кызган арканы иркәләп сыйпап узды. Әлфинур кулында себерке уйнап кына тора. Дөньяның бар рәхәте, ләззәте каен яфрагында икән, диярсең.
– Үч дисезме? Бар ул, бар! Менә монысы – авылны оныткан өчен! Бусы – бер күрергә зар булганнарга күренми тилмерткән өчен! Тагынмы? Тагын…
Әйдә калсын.
Юка эчке күлмәктән ничек тиз, сиздерми килеп кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте Әлфинур… Әйтерсең күз буды – әллә төштә булды бу хәл, әллә өндә!
Зәрия хәл алырга чарачага чыкты. Ни хикмәт, анда берәү дә юк иде. Аптырап, пәрдә читен күтәреп, тәрәзәдән караңгы иңә башлаган бакчага күз салды. Тун бөркәнеп әлерәк кенә мунчадан чыгып килгән хатын-кызны ир заты көтеп тора. Яшь кенә, сакал-мыек бүртеп кенә килгән ир-егет. Юк, Рафис булырга тиеш түгел бу! «Бүген түгел», – дигәнен генә ишетте Зәрия һәм, чит кеше серенә шаһит булуына уңайсызланып, коену хәстәренә кереште. «Не всё так гладко в Датском королевстве, диләрме?» – дип кенә куйды. Уй-хисне кайчак классикның бер җөмләсе чатнатып әйтә дә бирә.