– Җил генә ул, җил генә! Йокла! – Бала юаткандай көйләп, юрган астыннан сизелер-сизелмәс кенә беленеп торган, юкарган-кипкән кулын табып, үзенең җылы учына алды, иркәләп сөйде.
Идрис, үзсүзле бала сыман үҗәтләнеп, баш калкытты:
– Үзе-ме?! – диде өзеп-өзеп.
– Үзе! Өрәңге үзе! – дип көлде хатын, ваемсыз-уенчак күренергә тырышып.
– Өрәңге өрәгеме?
– Өрәк ди! Булмаганны! Чаган тәрәзә кага.
– Чаган да… чага.
– Кисеп ташлыйк шуны, дип, ничә әйттем. Тыңламадың ич. Үҗәт күрше җиңде, бирештек. Кеше сүзенә карап тыелгач соң… Әнә йорт ышыгында иркенләп үсә торгач, муртайган өрәңгең балконга авышып-ятып ук беткән. Ботагы тәрәзәгә тия. Шул шыкырдата! Иртән Исмәгыйльгә әйтеп кистерәм.
– Аңарчы… яшәп булса әле…
– Әйттең сүз! Яшәмәскә!
Хатын артык сүз озайтуның файдасыз икәнен чамалап тынды. Юрган читен төзәткәләде. Ир, күзләрен йомып, янә йокымсырагандай итте. Гөнаһ шомлыгына, җил көчәйде, ахрысы. Шүрәле бармакларыдай тырпайган тармаклы, үҗәт өрәңге ботагы балкон тәрәзәсен каккандай бәрелә-сугыла иде: «Тук-тук!.. Тук-тук!..»
Әйтерсең, нидер даулап, какшаган балкон аратасын шыкырдата. Эчкә, җылы бүлмәгә кертүләрен таләп итеп үҗәтләнә сыман.
– Үч ала ул шу-ла-ай… – Кысылган иреннәр арасыннан саркып чыккан сүзнең мәгънәсенә баштарак төшенми торган хатын аңлап алгач кырт кисте:
– Сөйләмә юкны!
– Юк димә! Теге чакны… тамырын корытырга… кизәнгәнне онытмый ул.
– Агач-куаклар үч саклый белми. Табигать хәзинәсе лә. Җимешсез агач үссә, бигрәк тә саваплы икән. Аллага зекер әйтеп утыра, ди, алары, имеш.
– Менә… әйттең!
– Кеше генә үчле, мәкерле… Агач андый түгел.
Өч катлы иске йорт түрендә җәелеп үскән карт өрәңге берәүнең дә кадерлесе түгел югыйсә. Аны беркем утыртмаган. Орлыгын җил каяндыр очыртып китереп ташлаган да, дымлы туфракта шыткан ул. Тамырланган. Йолкып та ташлаганнар аны, чабып та караганнар… Муртаеп, башын аска игән өрәңгене җил дә йолыккалый, айкый-чайкый. Әмма ул талымсыз. Үсә.
Идрис, ничәмә-ничә еллар шәһәрдә яшәп тә, чын кала кешесенә әйләнә алмады инде. Кендеге авылга береккәндәй, туган ягын сагынып йөдәде. Баштарак, аспирантурада укыган елларында, тулай торак кысанлыгына күнә алмыйча, ир җаны иркенлеккә тартыладыр, дип, үз-үзен юата иде Кәримә.
Калада – Яңа бистәдә туып үскән Кәримә өчен ирнең бу гамәле ят иде: Ходайның һәр бирмеш якшәмбесендә, бердәнбер ял көнендә, таңнан торып, тәмле йокыны бүлеп, япь-яшь хатынын ялгыз калдырып, аркага биштәр асып, ничек авылга кайтып китмәк кирәк?! Адәм рәтле юлы булса бер хәер! Язын-көзен тездән былчырак ерып, тузан-туфракка батып, мең мәшәкать чигеп авыл юлын таптауны аңлый алмый йөдәде ул! Карт анасы, әлбәттә, бердәнбер улын көтә, сагына. Монысы белән килешеп була. Улын ялгыз башы үстергән, укыткан, кеше иткән. Ана хакы бар – бусын да санламый булмый. Әмма япа-ялгыз түгел ич анасы, өч-дүрт чакрымдагы күрше авылда кызы – Идриснең апасы яши ләбаса! Оныклары килеп-китеп йөри! Юк, аңлый алмады Кәримә авыл дип җенләнгән ир холкын! «Бәлки, сөйгән яры, беренче мәхәббәте шунда калгандыр, аны сагынып авылга ашкынадыр» дигән шик-шөбһә җанын әз талкымады. Көнләшү-үртәлүен күрсәтеп тормышларын ямьсезләмәслек акыл бар иде аңарда. Түзде. Чөнки ярата иде ул Идрисне. Чөнки аны яратмау мөмкин түгел иде. Сөйкемле сөяге бармы – әллә нинди сихерле тарту көче биргән аңа Ходай. Тыштан кырыс, олпат ир-егетнең күңеле нечкә-нәзберек… Моны да белә Кәримә. Әгәр нахак сүз әйтеп рәнҗетсәң, күңеле кителәчәк. Аркан белән бәйләп тә тота алмассың аны ул чакта. Теш кысып булса да килешкән иде авыл белән кала арасында киләп сарып йөрүенә. Кысан тулай торактан котылып, искерәк кенә өч катлы йортта ике бүлмәле фатир алып күченгәч, тормышлары үзгәрер сыман тоелган иде. Тик берни үзгәрмәде. Идрис һаман шул! Атна ахырына таба кыбырсый, юлга әзерләнә.
Бакча артындагы чишмә, томан астында җәйрәп яткан уҗым басуы, чәчәкле тугайлары төшенә кереп йөдәткән бер ул гынамы?! «Тора-бара дөнья баса. Идрис тә авыл юлын таптаудан туяр, ял көннәрендә икәү култыклашып кино-театрларга, кунакка йөрербез» дип, күпме көтте Кәримә. Тик өмете акланмады.
– Юлларына бал сылаганнардыр шул авылыңның? – дип ирештереп тә карады.
– Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан баланлыкны бер кайтып күрсәң иде! Чыннан да бал сөрткәндәй! – дип куанып, хыялый елмая Идрис. – Әти утырткан бит аларны! Гүя тупылларга кадәр аның кул җылысын саклый! – Монысын моңсуланып өсти. Һәм бәләкәй якка – эш бүлмәсенә кереп бикләнә. Икегә бүленгәндәй талкынып яшәвенә кайчак үзе дә аптырый: коеп яуган яңгыр, җил-давыл, кар-буран дип тормый, ә менә кайтмый калса, бик кадерле нәрсәсен җуяр кебек. Югыйсә мавыктыргыч фәнни эше көтә, буш вакыты юк.
– Синнән күпкә кайтышлар инде күптән академик та хакыйкый әгъза!
Хәер, җавап эзләп кесәгә керми, шагыйрь сүзе белән хатынының авызын бик тиз каплый ир:
– «Йә, бармы арада берәр даһи, Нәкый йә бер Бакый, бер Исхакый?!»
– Син бар бит, син! Ходай биргән талантың бар. Сирәгәйтергә кирәк бу кайту-китүләрне! Барысын онытып, фәнгә генә җигелергә кирәк!
Әнисе! Улы сыйган җиргә әни-карчык сыймас идеме?! Ташлап китә алмый шул авылын. Мал-туар да тотмый инде. Кыен, дип бетерде. Миләш-шомырт дисәң… Яшь үсентеләрен, төбе-тамыры белән казып алып килеп, ишегалдына күчереп утыртырга була түгелме? Әнә кычыткан, тигәнәк баскан, буш яткан җирләр никадәр! Чишмәне, уҗым басуын монда күчереп булмый анысы. Әрәмә байлыгы – гөлҗимеш, балан куаклары – тамырдан үрчи. Өй тирәсендә чия, сирень чәчкә атып утырса…Бала-чага куаныр иде.
Хатыны белеп тәкрарлый, үзенә дә төпләнергә, утырырга күптән вакыт.
Идриснең ниятен хуплады гынамы, очынып йөрде Кәримә. Торф ташып, чокыр казыдылар, Идрис авылдан яшь үсентеләр алып килде. Көрәк тотып, өмә ясыйбыз дип, бөтен гаилә җыелып чыкканнар иде дә… Адәм көйләр, Тәңре көләр, диләрме?
Хәтта хыялны күпсенүчеләр була икән дөньяда.
Табылды андый адәм дә…
Беренче катта, тәрәзәләре ишегалдына караган фатирда Әхияр агай яши иде. Моның белән борчак пешереп булмасын элегрәк тә сизенә идеме Идрис?! Болай да караңгы чырайлы агайның теле чәнечкеле, күз карашы ук янаулы-авыр иде ул көнне. Элегрәк тә күршеләрнең һәр сүзеннән, эш-гамәленнән гаеп эзләп, калын каш астыннан сынап, сөзеп карарга күнеккән Әхияр агай, тышкы ишекне дөбердәтеп, каты ябасыз, дип, үткән-сүткәнгә бәйләнеп калуны изге бурычы саный иде, ахрысы. Идрискә дә эләкте. Ашыга иде, сүз озайтып тормады. Агай, ахрысы, чын-чынлап үпкәләде. Янәсе, «интеллигент кисәге» гафу үтенү түгел, хәтта аның белән сөйләшеп торырга да гарьләнә. Шик-шөбһәсе генә идеме бу – ачыклап маташмадылар. Әмма шул вакыйгадан соң өске каттагы күршесе артыннан «килмешәк» дип төкереп калуны гадәткә кертте агай. Сәламенә җавап кайтармас булды.
Канны уйната торган «зәмзәм суы»н нык кына төшереп, ашап-эчеп, кызып-кайнарланып чыкканмы, шадра бите тирләгән иде агайның. Без кебек очлы-үткен күзләрен хәтәр елтыратып, чыгу белән үк өмәчеләргә җикеренергә тотынды:
– Син нәрсә, буш җир күрдем дип, күз тондырып, хуҗа булырга йөрисеңме әллә?
Ә Идрис шат, кәефе күтәренке, агайның усаллануын аңламады. Күршенең чираттагы йомры юморы – шаяртуы дип кабул итте.
– Гөлбакча итәбез ишегалдын, агай! Бергәләп! Менә күрерсез! – Ак тешләрен күрсәтеп, дустанә елмайды гына. Игелекле эш башлап йөрүенә чын күңелдән инанган, кемнеңдер каршы төшеп, мәсхәрәләп көләсен уена да кертми иде ул. – Менә шомырт, балан, гөлҗимеш алып килдем әле авылдан. Тамырлары нинди тармаклы, китә, күрерсез! Кошлар сайрап уятыр, чәчкәсе куандырыр. Кирәк кешегә җимеше дә өлгерер. Балан кан басымыннан дәва…
– Нәрсә? Гөлҗимеш сатып баергамыни исәп?
– Юк ла… – Идрис йөз пар күз текәлгән аудиториядә һәр көн лекция укый, каушау, югалып калуны белми. Ә монда тотлыкты. Шикчел, явыз күз карашы, агайның ирен читенә эленгән мыскыллы елмаюы каушатты. Балачактан китек күңел, яралы җан гаделсезлек белән очрашканда сыкрый-әрни иде шул.