Әнисенең мәрхәмәтле күз карашын тоеп кыюланды, түргә узды. Күзләре кызарган, йөзе агарынып киткән. Шундый инде ул, юктан да шатлана-көлә, ис китмәслек сүзгә дә хәтере калып, җен майлары түгеп елый. Артык нечкә күңелле, рәнҗүчән… Тумыштан ук сәеррәк, күз яшьле, елак булды бу кызы, нишлисең? Сәбәпләре… бар инде. Эш-мәшәкатькә күмелеп, иркә-назларын һәркайсына тигез бирә алмавы да хак. Көйсез тамгасы суктылар да… Этеп-төртеп кенә тормадылар торуын, тик шулай да… Һаман әрләү, акыл өйрәтү кемне бәхетлерәк иткән соң? Моң-сагышлары карындагы нарасыйга зыян салмагае, дип хафалану, җаны яралы булганга әрнеп кызгануы эзсез узамыни.
– Иркә песиемдер лә минем. Килче, бер сөйим әле үзеңне! – Әнкәсенә сырышты, сырт кабартып тормады кызы. Ул аны, сиздермәскә теләп, яшереп кенә артыграк та яратты бугай. Әйтәсе сүз күз яше булып тамакка тыгылган. – Кызым, кичер, кырыс булдым. Гел гадел дә була алмаганмындыр.
– Син түгел, мин гафу сорарга тиеш, әнкәй… Бүгенгесе өчен генә түгел. Үткәнне кайтарып булса икән? Юк шул. Ире әйбәт, эше җиңел, рәхәт яши, диләр мине. Бер караганда, алар хаклы. Эш бар, йорт, ир… Күңел генә китек.
– Бала – бәхет, дибез дә бит, кемдер «бәласеннән башаяк» дип тә юана.
– Юатма, әнкәй. Кирәкми. Үз хәлемне үзем беләм ич мин. Үзем гаепле. «Мәүлидә башкисәреннән ерак йөре» дип кисәткәнеңне хәтерлисеңме икән? Колакка элмәдем. Яраттым шул. Данил да ярата иде мине. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердек тә качып киттек. Өйләнешәбез, дип хыяллана идек. Әнкәсе аяк терәп каршы торды. Мин бәхетсез, Данил харап булды.
– Тормыш катлаулы, кызым. Кайсыбыз хаклы, нәрсәнең хата икәнен бер Хода белә. Зарланма да, үкенмә дә. Нәҗип кияү бер дигән! Көеңә генә тора.
– Ул мине кызганып… юк ла, яратып өйләнде. Ә мин…
Данилга үч итеп… Әнисе итәгенә тагылган, җебегән, дип, чынлыкта ачу итеп, тоттым да беренче очраган егеткә – Нәҗипкә кияүгә чыктым. И-и, ник сөйләп торам, ахырын беләсең ич, – диде. – Хыянәтне кичерә алмады, үзе теләп, ут эченә – Чечняга китеп барды Данил. Һәм башын салды. Белсәң… – Фазилә, әрнеп-өзгәләнеп, эч серен түкте дә тынып калды.
Караңгыланган йортта әле ут алмаганнар. Алгы яктагылар дөнья мәшәкатьләре белән артыграк мәшгуль, күрәсең. Маһирәттәйләре башын мендәргә төрткәндер дә йокымсырап киткәндер.
– Белсәң, үзәк-бавырларыма кадәр көйдерде, кара күмер итте шул ут. Шуңа күрә күкрәгемә кысып сөярлек балам юктыр… Чөнки барысы янган, көйгән. Үземне жәлләмим, Нәҗип кызганыч. Нәселе калмый. Кит, дим дә…
– Ялгышма, бала. Ярата ул сине. Ярату хакына барысын да кичереп була.
Фазиләнең йөзе ачылып китте, күзендә очкын кабынды:
– Дөньяныкы – дөньялыкта! Хикмәтле сүз бит, әйеме, әнкәй?!
Кышкы талпыну
Кайный Казан, ташып түгелергә җитеп кайный. Һәр чатка олавы-олавы белән эреле-ваклы чыршылар китереп аударганнар. Чыршы сайлап мәш килә халык. Яңа ел борын төбендә, димәк. Еллар алышыныр чак җиткән.
Гомерләр сиздерми генә уза… Уза икән шул. Әле кайчан гына, күркәле чыршы күрсә, бала-чага кебек куана иде бит Зәрия дә. Ә хәзер битараф. Чыршы күркәсенә генәме, дөньясына…
Ул кинәт дертләп китте. «Бер җирең дә авыртмаса – син инде теге дөньяныкы, исән кешенең кай төшедер авыртырга тиеш», – дия идеме әбисе?! Шулай шул, гаҗәпләнә, соклана, хәтта шакката белмәсәң, яшәүнең тәмен, ямен тоймыйсың… Ә ул гаҗәпләнә, шакката аламы соң? Ияләште ич ялгызлыгына да!
Чыршы базары янында озак тукталып тормады, ылыс, сагыз исе аңкып торган һаваны күкрәк тутырып сулады да ашыгып эчкәрәк узмакчы булды. Алай да карлы сукмакларны баскан, әрдәнә-әрдәнә өелгән чыршыларга кызганып тагын бер борылып карады. Шаулап утырган урман булыр иде бит болар! Башларын күккә чөеп үсәсе дә үсәсе иде аларга… Сыкранып сыкылы юлда ятасы түгел. Каян чыга диген бер кирәкмәс шаукым? Әйтерсең, өй түренә чыршы утыртып куймасаң, яңа ел килми калыр. Ничек кенә килә әле! Сиздерми генә килә дә шыпырт кына үтеп тә китә. Юк, күңелдә кала. Хыялый өмет, яңа елдан ниндидер могҗиза көтү хас адәм баласына. Хыялларың чынга ашса-ашмаса да, яңа елның яңа бәхет алып киләсенә ышану бар… Тик бер-береңне уздырыштан чыршы бизәүнең зарурилыгын гына аңламый Зәрия. «Бала-чагаң юкка», – дияр Рита. Урман яме – җан иясе бит алар. Чыршы, нарат, каенның да җаны булуына инанучы тагын бар микән? Сусыз яши алмый, сулый, үсә, яшәрә, ылыс-яфрак коя, картая – шулай булгач, җансыз түгел ич инде чыршылар! Яңа ел кичендә бер тапкыр «Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә…» дип җырлар өчен генә кирәкме ул? Хәер, кем генә хәтерли икән соң ул заман җырларын? Ә иртәгесен чүп савытлары янына өелгән, ботарланган, сулган чыршы күреп, йөрәге әрни Зәриянең. Бер көнлек куаныч… Иң күбе – бер атналыктыр. Чыршы елый да әле ул! Ылысы коела башлагач, кирәксезгә чыга урман сылуы!
Нигә болай төшенке уйлар биләде әле аны? Бар да яхшы. Каз эзләп кенә килеше иде бит базарга. Күңеленә ошаганын сайлап алыр да өенә ашыгыр. Каз түшкәсен әйбәтләп юар да тозлы суга батырып куяр… Табын күрке булырлык каз табарына шикләнми ул. Беренче кат кына каз кыздыруы түгел лә…
Күңел генә нигәдер ашкына. Хәерлегә була күрсен: кем көтә аны, кая бара? Барам, дип, ник ризалашты?
Өч көн элек Рита белән сөйләшүе кабат искә төште. Хәер, истән чыкканы да юк бугай серле табышмакка охшаш ул әңгәмәнең. Кайчаннан бирле шалтыратмаган сабакташының исеме телефон тәрәзендә яктыруга каушап калуы тиккәме?
«Кызый, сәлам! Яңа елга алдан корган уй-планнарың булса, онытып торырга туры килер!» Ританың шулай боерык рәвешендә сөйләшергә яратуын белгәнгә, болай сүз башлавына исе китмәс иде Зәриянең. Әле дә ярый, артык ачылып китеп, «минеке билгеле инде – телевизордан президентлар котлавын тыңлый-тыңлый, йокы галиҗәнаплары кочагына чуму» дип «мактанырга» (ә бәлки, зарланырга!) өлгерми калды. «Бел, төшкә дә кермәгән гаҗәеп сәяхәт көтә безне, – дип дәвам итте елгыр дусты. Сер капчыгын чишеп үк бетермәсә дә, күңелгә вәсвәсә салырга өлгерде үзе. – Бик шәп җиргә кунакка чакырулы без. Без дигәчтен дә… Сине калдыру юк. Киресенчә, без иярәбез сиңа! Риза, дип кенә тор, яме. Кыскасы, бергә килүне шарт итеп куйды кунакка чакыручы. Оятлы итмәссең, шәт. Алдан корган бөтен уй-планнар чурту-матыр. Утыз бере көнне көндез сәгать берләрдә сине өеңә кереп алабыз да очабыз гына! Онытма! Чыгып качма: өйлә вакытында кузгалабыз. Якты күздә, караңгы капканчы барып җитәргә исәп. Ә, онытып торам икән, күчтәнәчкә теге ни… замечательный казыңны онытма, яме. Казсыз да бата, анысы… Әмма ләкин каз белән кызыграк. Аз кап, каз кап! Өченче класстагы мәхәббәтеңне ничек шаккатырасың шунсыз? Шылдымы?! Аңлашылмаганын урында хәл итәрбез!»
Ут дисәң дә ут инде бу Рита! Шалт итеп телефонын сүндерде дә куйды. Шуннан бирле баш вата Зәрия: шаяртуы идеме бу моның, чынлап сөйләшүеме? Ниткән мәхәббәт? Җитмәсә, өченче класста! Уеңның очына чыга алмый йөдәрсең дә!
* * *
Ританың ире дә үзе төсле – ут! Автоузышчы гына буласы калган! Әкренрәк дигәнне ишетми дә. Тизлекне арттыруын белә. Кызлары белән улы – тугыз-ун яшьләр тирәсендәге ике бала – бер-берсенә сыенып утырганнар да кесә телефонындагы уен белән мавыкканнар. Рита, гадәтенчә, телефонны колагына киеп куйган да өзми-куймый кем беләндер бәхәсләшә, киңәшләшә, кемгәдер йомыш куша, виртуаль дөньяда яшәвен, җан талашып көрәшүен белә. Заман ахырында ата – улны, ана кызны белмәс, дияр иде әбисе, исән булса. Заман ахыры шушы инде әллә?
Күз камаштырырлык ак кар диңгезе, иксез-чиксез дәрья булып җәелгән кыр… Кышкы көннең үз матурлыгы, үзгә сихере бар шул. Бар күңелләр аклык белән тула. Кош булып, дөньяны иңләп-буйлап очасы килә. Күңел почмагында посып утырган икеләнү-шикләнүләр дә эреп акты бугай: әле ничек боларга иярәсе, дөньяга чыгасы итте! Чит-ятлар түгел, Рита белән кайсы заманнардан бирле аралашып яши, әллә кая чакырмас. Үзенчә шаяртуыдыр… Чакырса тагы… Дүрт стена арасында дөрес кенә яшәү дә туйдыра икән берзаман. Иркенлек тели кеше җаны да, киңлек…