– Кем син? Каян килдең? – дип кычкырды кызлар.
Саҗидә, тешен ыржайтып, телен чыгарып, әкрен генә иреннәрен ялап алды да ямьсез, усал итеп акайткан күзләре белән барысына да сөзеп карап чыкты һәм, сакауланып:
– Минем йортым – кара урман, минем ирем – урыс, исемем – Шамакай, – диде.
– Кая барасың?
– Бала табарга җылы урын эзлим.
– Балаңның атасы кем?
– Белмим, бик күбәү алар.
– Кайсы мулла никахлады сезне?
– Урмандагы аю.
– Балаңның кендеген кем кисәр?
– Убырлы карчык.
– Ник болай йөрисең? Иргә чык.
– Минем каккан казыгым да юк. Барлык сакаллы ир-ат – минем ирем, бөтен дөнья – минем илем, кара урман – торган җирем… Башыгызда тырнак очы кадәр генә дә акылыгыз булса, миңа иярегез, сылуларым.
Җен кызының өстенә йон йомгаклары очты. Кызлар аны кулларына ни эләксә, шуның белән: бөтереп ишкән сөлге, җеп йомгаклары, мендәр, чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр. «Шамакай», чинап-ыңгырашып, суктырмаска тырышты һәм ахырда, ике кулы белән эчен тотып, мич артына кереп китте.
Бу шау-шуга әниләре, йокысыннан уянып:
– Ятыгыз инде, кызлар! Җитәр, уйнап туйгансыздыр! – диде.
– Хәзер, әни, – диде Саҗидә.
Кызлар, тиз генә өй эчен җыештырып, битләренә буялган корымны юдылар. Өйдә булган бөтен кием-салымны, эрләргә дип әзерләгән йон, сүсне сәкегә салып, шуның өстеннән ак киез җәйделәр. Урын әзер булды. Барысы бергә тезелешеп ятарга җыена башладылар.
Шулвакыт әкрен генә тәрәзә чиерткән тавыш ишетелде. Саҗидәгә өлкән апасы:
– Бар! Солдатың килгән, ахры, – дип пышылдады.
Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр, ләкин аңа начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде. Әтиләре Сафаның яучысын кире борып җибәргәннән соң, алар Саҗидәгә тагын да игътибарлырак була башладылар. Аны кызгансалар да, Саҗидә кияүгә чыга алса, әтинең яучыларны кире борып җибәрергә төп сәбәбе калмас дип өметләнәләр иде. Хәтта яше утыздан узган иң өлкәне дә күңеленнән кияүгә чыгу хыялына бирелгәләп китә иде. Хәзер дә ул:
– Бар, бар! Сафа дәшәдер… – дип, Саҗидәгә теләктәшлек итеп баш какты.
Саҗидә, әнисенә сиздермәс өчен, күлмәкчән генә тышка чыгып китте, баскычта туктап, як-ягына каранды.
Инде төн уртасы җиткән иде. Биек аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Кар, тузан кебек бөтерелеп, өй нигезенә сырыша.
Өй чатыннан карамчык бер шәүлә килеп чыгып, сакланып кына баскычка таба атлый башлады. Саҗидә әкрен генә тамак кырды. Карамчык кызурак килә башлады. Кыз, баскычтан сикереп төшеп, Сафаның кочагына килеп керде. Егет аны киң тун чабулары белән әйбәтләп төреп алды. Бер-берсенә сыенышып, дөньядагы бар нәрсәне онытып, берничә минут тын тордылар.
Ах, бу киребеткән Йосыф карт булмаса! Мулла белән мәзин, умартачы кызы Сәлимә, куштан кызы Мәфтуха булмаса! Үзсүзле Патый белән комсыз Вафа булмаса!
– Үз теләгебезгә ирешергә бирмәсләр микәнни алар безгә? Бер-беребезне сөеп яшәргә язмаган микәнни безгә? – диде Сафа, пошынып.
Саҗидә бу хәл белән килешергә теләми. Ул үзенең көченә ышана:
– Әти, каладан кайткач, әвенгә ягачак. Синең вакытың буш, кил дә тагы бер тапкыр сора. Мин дә сөйләшермен.
– Шуннан?
– Шуннан соң да ризалык бирмәсә, үзенә үпкәләр…
Сафа моның мәгънәсен бик тиз аңлап алды һәм дулкынланудан йөрәге типкән хәлдә:
– Нишләмәкче буласың? – дип сорады.
– Киемнәремне төйним дә сезгә киләм… Хурлыгы миңа булмас, әтигә булыр… Кире куып җибәрмәссез бит?
Сафа, аны каты итеп кочып, ирененнән үпте.
* * *
Өй түбәләренә тия язып, күктән авыр кар болытлары агыла. Ара-тирә шул болытлар арасыннан кызгылт кояш нурлары ялтырап китә. Озакламый буран кузгалырга җыена иде.
Сафа, өстенә иркен тунын киеп, беравык капка төпләрендә уйланып басып торды, аннары, якындагы тыкрыкка борылып, ындыр табагына китте. Йосыф карт әвененнән бөтерелеп төтен чыга иде. Сафа әвен янына килде. Әвен ишегенең бер ягы ачык иде. Егет шунда: «Керимме, юкмы?» – дип, икеләнеп калды. Аннары, тәвәккәлләп, ишектән атлады да төтен болыты эченә килеп керде.
Башта төтен әчесеннән күзен ача алмый торды, аннары тонык кына елтыраган ут яктысын күрде. Сафа, утка таба атлап, базга күз салды. Базда нарат тамырлары, коры-сары ботак өстендә киндер күлмәктән Йосыф карт утыра иде. Мичтән ялкын телләре сузылып, шуларның очыннан бөтерелә-бөтерелә, төтен күтәрелә. Башаклары белән утка таба салган солы көлтәләре чытыр-чытыр итә иде.
Сафаның күз алдына Шәмси мулла вәгазьләрендә сурәтләнгән тәмуг күренеше килде. Йосыф карт үзе шундагы тәмуг капкасын саклаучыны хәтерләтә иде. Егет: «Баздан чакырып чыгарыргамы, әллә үзе чыкканны көтәргәме? Ничек итсәм яхшырак булыр?» – дип уйланып торганда, Йосыф карт, урыныннан кузгалып, кышкы йокысыннан бүленгән аю шикелле мүкәйләп, өскә менә башлады. Сафа ихтыярсыздан бер читкәрәк тайпылды.
Карт, баздан чыккач, әйләнеп күз дә салмады. Әвен өстенә куйган озын нарат колганы уң кулы белән әкрен генә тартып алды да сул кулы белән бер башыннан икенче башына таба капшап бара башлады. Бу нарат колгасы әвен эченең күпме кызганлыгын чамалый торган термометр сымак бер нәрсә иде. Йосыфка әвен эче җитәрлек кызган, эссесе тигез булып күренде, ахрысы. Ул таякны кире урынына куйды да, яңадан төшмәкче булып, баз читенә килде. Карт базга аягын сузам дигәндә генә, Сафа кычкырып сәлам бирде һәм аңа таба атлады.
– Кем бу?
– Мин идем, Йосыф абзый… Миңлебай Сафасы.
– Ни кирәк?
– Тыңласаң, йомышым бар иде.
Йосыф карт Сафаның ни йомыш белән килгәнен сизде. Беравык дәшми генә үзалдына карап торды, аннары, ашыкмыйча:
– Һе, алай… әйт соң йомышыңны… – диде.
Киң ыштан бөрмәсеннән ниндидер бер әйбер алды һәм, Сафаны тыңларга әзерләнеп, янып торган мич катына чүгәләде. Сафа да аның янына урнашты. Ул сөйләгән чакта, Йосыф карт кулындагы әйберен әкрен генә әйләндергәләп торды. Бу матур гына юнылып, кулда йөри-йөри шомарып беткән куыш агач тамыры булып, аның нечкә башы тишелгән, шуңа бөке тыгып куелган иде. Тәмәке савыты хезмәтен үти иде ул. Карт аның бөкесен алды, сул кулының баш бармагы тырнагы өстенә ипләп кенә бер чеметем тәмәке салды һәм, тәмәке савытын яңадан ыштан бөрмәсенә кыстырып, Сафаның сөйләп бетергәнен көтә башлады.
Ниһаять, Сафа сүзен әйтеп бетерде.
Йосыф карт, баш бармак тырнагын борын төбенә китереп, тәмәкене исни-исни:
– Алай, алай, – дип куйды һәм бик кәефе булган бер кыяфәт белән каты итеп төчкереп җибәрде.
– Исәнлеккә булсын! – диде Сафа.
Карт тагы төчкерде, аннары, башын читкә борып, борынын сеңгерде һәм, җиң очы белән әйбәтләп борынын сөрткәч кенә, басынкы бер тавыш белән сүзгә кереште:
– Эх, энем! – диде. – Әгәр бу сүзне синең урында башка берәү сөйләсә, мин аның кабыргаларын санап җибәрер идем. Акыллы егет син, сүзгә дә оста! Була торган булса, мин сиңа бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. Әмма син булмастайны сорыйсың. Карт көнемдә мин үз өстемә андый эшне ала алмыйм. Йортыма яучы да җибәрмә, бу турыда бүтән сүз дә чыгарма. Мин сүземнән кире кайтмыйм.
Бу кадәр тискәре картны үгетләп маташуның мәгънәсе юк иде. Шуңа күрә Сафа китәргә кузгалды. Йосыф базга төшеп китте.
Шул көнне үк Сафа теге сипкелле малай аркылы Саҗидәгә әтисе белән сөйләшүенең нәтиҗәсе турында хәбәр иттерде.
* * *
Иртәгесе көнне Йосыф карт әвендә киптергән солыны бергәләшеп сугып бетерделәр. Төштән соң карт өйгә бер кочак юкә кертеп, тар гына итеп телде дә чабата ясарга утырды.
Кич җитеп килә иде. Саҗидә, әйбәт күлмәген киеп, башына зур француз яулыгын бәйләде. Өйдә үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөрде. Мич тирәсендә кайнашкан ике апасы, Саҗидәнең нинди хәлдә булуын күреп, дәшми генә ни буласын көтә башладылар.
– Әти! – Саҗидә үз тавышыннан үзе сискәнеп китте.
Әтисе, башын күтәрмичә генә:
– Ни әйтмәкче, кызым? – дип сорады.
– Синең янга кичә Сафа килдеме?
Йосыф карт дулкынланган Саҗидәгә ялт кына күз төшереп алды, дәшмәде.