– Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бернәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син! Шыр ялангач булу мунчада гына яхшы ул! – диде.
Бу сүзләр Сафага тәэсир итмәде. Ул, чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыкларын җыеп алып кабып җибәрде һәм амин тотып, урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:
– Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка ал. Миңа Саҗидәдән башка берәү дә кирәкми.
Сафаны үгетләп тә, хәтта куркытып та карадылар. Аны Шәмси мулла да үз янына чакырып сөйләште, Сабирҗан мәзин дә үгет биреп карады. Сафа һаман үзенекен итте:
– Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр, – диде.
– Атаң синең бу кадәр тискәре кеше түгел иде! Кемгә охшап тугансың син? – диделәр аңа.
Сафа эндәшмәде.
Ниһаять, Сабирҗан мәзин, Миңлебайныкыларның мулла кулына төшмәячәкләрен аңлап, кул селтәде дә, Сафаны җилкәсеннән кагып:
– Ярар, алайса, сүзеңдә нык тор, – диде.
Вафа да энесеннән чигенде. Сафаның кирелеген җиңеп булмаячагын мулла белән остабикә дә аңладылар. Патый, бер ялгызы калгач, улы белән берни эшли алмады.
Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар – кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшәсе бар иде. Аның риза булачагына берәү дә ышанмый. Хәзер үк яучы җибәрсәң, эшне бозып куюың бар. Шуңа күрә Патый иң элек үзе ахирәте янына барып кайтырга булды.
– Атасының андый эшкә риза булырына бер дә ышанмыйм. Шулай да тәвәккәлләп карагыз. Яучы итеп берәр дәрәҗәлерәк кешене җибәрегез, – диде ахирәте.
Бу эшкә Әкрәм карыйдан да кулайрак кешене табып булмас иде. Шуңа күрә Сафа аның янына үзе барып кайтты. Әкрәм карый, ризалык биреп, икенче көнне иртүк Йосыфларга яучы булып китте. Ул килгәндә, Йосыф карт ишегалдындагы эшләрен эшләп йөри иде. Карыйның сәламенә каршы ачык йөз белән сәлам кайтарды да кызларының берсенә:
– Кызым! Кунак килде. Чәй әзерләгез! – дип кычкырды.
Йосыф карт Әкрәм карыйның тикмәгә генә йөрмәвен сизә иде.
Хатыны белән кызлары, аның нинди эш белән йөргәнлеген белеп, карый белән картны тәрәзәдән күзәтеп тора башладылар. Баштарак ирләр дөнья хәлләре, вак-төяк турында сөйләштеләр. Йосыф картның бер кызы, яулык очы белән авызын, борынын каплап, баскычка чыкты да, самавыр булды дигән мәгънәне аңлатып, әтисенә кул изәде. Шуннан соң Әкрәм карый белән Йосыф карт өйгә керде. Сәкегә табын әзерләгәннәр иде. Шакмаклы ашъяулык өстенә агач савыт белән атланмай, телем-телем итеп яңа ипи турап куелган. Карый, түргә менеп, төрле чүпрәк кисәкләреннән җыеп тегелгән корама көрпә өстенә утырды. Йосыф карт, сәке кырыена урнашып, чәй ясарга кереште.
Әкрәм карый үзенең ни йомыш белән килгәнлеген берничә чынаяк чәй эчкәннән соң гына сөйли башлады. Йосыф карт күптән инде үз өендә яучы күрү өметен җуйган иде, шуңа күрә кунагы аның кызлары турында сүз чыгаргач, минем кызларга да күз төшерүчеләр бар микәнни әле, дип гаҗәпләнә калды.
Әкрәм карыйның Миңлебайныкылар исеменнән яучы булып килгәнлеген белгәч, Йосыф картның чырае тагын да яктырып китте. Әмма Саҗидә исемен ишеткәч, карт бөтенләй каушый калды. Йөзенә кан йөгерде, куллары дерелди башлады, гадәтенчә кәгазь кисәге ябыштырган калын иреннәре ачылып китте.
Әкрәм карый җавап көтә иде.
Йосыф карт, каушавын җиңеп, болай дип сорады:
– Карый! Синең атаң әйбәт кеше иде. Син мөхтәрәм хәзрәтебезнең улы, үзең дә динне беләсең, китап, Коръән укыйсың. Зинһар, әйт әле: биш апасын калдырып, төпчек кызны кияүгә бирергә ярый дип, кайсы китапта язылган?
Әкрәм карый мондый сорауны көтмәгән иде.
– Китап та, Коръән дә андый эшкә катнашмый, Йосыф агай! Кыз яучылау – хосусый эш, – диде ул.
Мондый җавапка картның ачуы килде. Шуннан соң карый:
– Мин сине ихтирам итеп, үземнең тиңем санап килдем. Башка берәүгә булса бармас та идем, – диде.
Йосыф картның чырае йомшара төште. Әкрәм карый куркынычның узганын аңлап алды, шулай да болай дип әйтүне кирәк тапты:
– Мин – илчемен, Йосыф агай. Картлар әйткәннәр бит, илчегә үлем юк, дигәннәр… Минем бурыч – синең җавабыңны тиешле кешеләренә кайтарып тапшыру.
– Тавык чебиен дә тиктомалга чыгарып ташламыйлар. Ул да җан иясе бит… Кешеләр өчен кыз бала тавык чебиеннән дә кадерсезрәк, күрәсең, – дигәндә, Йосыф картның тавышы калтыранып китте.
X. Хурлыгы әтигә булыр
Биек ярлар, агач коймалар буена җил-буран киртләч-киртләч кар көртләре өеп китте.
Ярлы өйләрдә көндезен карындыклы кечкенә тәрәзә өлгеләреннән саркып кергән тонык кына көн яктысында, озын кичләрне пыскып янган тычкан уты яктысында мәзингә чыпта сугалар. Кызлар туку станында остабикә өчен сөлге, ашъяулыклар әзерлиләр.
Йосыф карт Миңлебайлар яучысын кире борып җибәргәннән соң, Сафаның өйләнү мәсьәләсе хәзергә калып торды. Шул мәсьәлә тирәсендә мулла белән мәзин арасында яңадан көрәш башланды. Әмма Сафа ниятеннән кире чикмәде, Саҗидә белән арасын өзмәде.
Беркөнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кызлары аулак өй ясарга булды. Кич җиткәч, өй эче кызлар белән тулды; һәркайсы үзенең эшен – кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән келәм алып килгән. Беришеләре башлаган бәйләүләрен яисә бәйләү башларга җеп алып килгәннәр иде.
Өй хуҗалары да эшсез утырмады. Ишекнең ике ягына ике туку станы куйдылар. Мич буендагысына Кәримә утырып, шакмаклы ашъяулык тукырга кереште. Ян тәрәзә буендагысында Саҗидә кичә башлаган чүпләмле сөлгесен эшли иде. Аңа әнисе булыша. Өлкән кызлары тукыр өчен буй сару калыбына җеп чолгый. Өйдә ике лампа янып тора. Кызларның һәркайсы үз эшенә бирелгән, моңлы бер көйгә сузып җырлыйлар.
Беренче булып Кәримә сүз башлады:
– Нигә болай җебем өзелә, мин әйтәм, бактым исә: сусамның очы ярылган икән. Җәфаланып беттем! Саҗидә, акыллым, шушыны юнып кына бирче.
Саҗидә, торып, әтисенең чәч кыра торган пәкесен алды да сусаны юнырга кереште. Эшсез калган әниләре Сылу карчык өйалдыннан әвернә тактасы алып кереп, идән уртасынарак киләпне сүтеп чолгарга утырды.
Эшләре бер дә алга бармый иде. Шуннан соң кызлар сөйләшә, шаяра-көлешә башладылар, табышмак, аннары такмак әйтештеләр, әкият сөйләделәр. Гармун уйнап, җырлап, тәрәзә төбенә егетләр килде. Кызлар аларга, ымлап кына, әниләренең әле йокламаганлыгын аңлаттылар. Шуннан соң егетләр тынды.
Озакламый Сылу карчык киләпне сүтеп бетерде дә, тәмле итеп иснәнә-иснәнә:
– Балалар, бик шаулашмассыз инде, озак утырмагыз, лампаларның кәрәчине әз, – дип, мич башына менеп китте.
Бераздан, аның йоклавын белдереп, каты гына гырлаган тавыш ишетелде. Кызлар эшләрен ташладылар. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Башта шырпы чөеп уйнадылар. Әйбер эзләгән булып, бер-берсенең битенә корым сөрттеләр. Аннары «Арка сугыш» уенын уйнарга керештеләр. Монысында иң күбе Саҗидәгә эләкте. Хәер, ул үзе дә бурычлы булып калмады. Ул һәрбер «гөрләү»ченең аркасына шап иттереп китереп суга, ә тегесе: «Ай, авырттырды! Саҗидәдер бу!» – дип танып ала да, аны аркасы белән идереп, бар көченә дөпелдәтеп суга иде. Аннары барысы, сәкегә ятып, бишмәт җиңе аша йолдыз карадылар, битләрендәге корымны тагы да җәя төшеп, су бөркештеләр.
Аулак өйдәге иң кызыклы уенны – «Шамакай» уенын – Саҗидә башлап җибәрде. Ул, мич артына кереп, шамакай булып киенде дә, әкрен генә атлап, идән уртасына чыкты. Башына яулык өстеннән иске бүрек кигән, бүрек өстеннән ертык җилән бөркәнгән, корсагына сөлге белән зур мендәр бәйләгән. Кашларын куе итеп күмер белән каралткан, битләренә җыерчыклар сызган, кулына озын табагач тоткан. Бу чын Саҗидә түгел, бәлки ниндидер ямьсез, коточкыч бер маска иде.