Хатыны Сылу белән башка кызлары авыз ачарга да куркып торалар иде.
– Йә, килде… Анда синең ни эшең бар? – диде карт, ниһаять…
– Эшем юк. Тик әйт әле: син аңа ни дип җавап бирдең?..
– Минем ни дип җавап бирүемдә синең ни эшең бар? Әллә оятыңны җуйдыңмы, атаң белән кияү хакында сөйләшмәкче буласыңмы?.. Чыгып кит моннан!.. Күземә күренәсе булма. Минем сиңа да, Сафага да көчем җитәр…
Кыз урыныннан селкенмәде дә. Сак булырга кирәклекне бөтенләй онытып, тагы телгә килде:
– Әнә синең аркада апаларым корып-кибеп беттеләр инде!.. Синең кирелегең аркасында!.. Мин алар шикелле булырга теләмим, теләмим!..
Сылу карчык, Йосыфның чабата калыбы алырга үрелүен күреп, Саҗидәне ишеккә таба этеп җибәрде. Кыз, исенә килеп, ялт кына өйдән атылып чыгып китте. Авыр чабата калыбы ябылып өлгергән ишеккә килеп бәрелде.
– Ах, оятсыз! – дип кычкырып калды Йосыф карт. Аннары бөтен ачуын хатыныннан алырга кереште: – Син балаларга тәрбия бирә белмәдең! Син аларны сүз тыңламаска өйрәттең, кызларны син узындырдың! Оят, хурлык! – дип тузынды.
Карчыгы:
– Атасы, Саҗидәнең ниндилеген беләсең бит! Бөтен халык алдында хур булмыйк, – дип әйтеп караса да, карт дулавын гына белде.
Сылу карчык өстенә зур агач табак, чабата калыплары очты. Үз гомерендә мондый әйбер атуларны байтак күргән хатын тиз генә мич артына кереп качты.
* * *
Саҗидә, өйдән исән-сау чыгып качкач, бер әйберсез Миңлебайларга барып керергә яхшысынмады. Аның хәлен аңларлык бердәнбер кеше Җиһан абыстай гына иде. Ул Җиһаннар йортына барып кына кеше гайбәтеннән качып калачак иде. Кыз шунда китте.
Җиһан, әле яңа гына икенде намазын укып бетереп, намазлык өстендә, ахшам намазына керешер өчен, кояш баеганны көтеп, тәсбих тартып утыра иде.
Вакытлы-вакытсыз шушындый каты салкында күлмәкчән килеп кергән Саҗидәне күргәч, ул борчыла калды. Исәнләшү белән үк:
– Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады.
Саҗидә «юк» дип әйтә алмады, җавабы бугазы төбендә утырып калды, күзләренә яшь төелде, һәм ул үкереп елап җибәрде.
Җиһан тәмам каушады. Саҗидә янына йөгереп килеп, ике куллап аны башыннан кочты да, ябык күкрәгенә кысып, чәченнән сыйпарга кереште.
– Абыстай, җаным, нишлим икән? Хәзер миннән бөтен кеше көләчәк бит… – диде Саҗидә, яшькә буылып.
– Җылап кайгыңны җиңеләйтә алмассың… – диде Җиһан, һаман да кызның ни сәбәптән елавын аңлап җитмичә. – Әйт әле: ни булды? Хәлемнән килсә ярдәм итәрмен…
Өй эченә кичке караңгылык иңә башлады. Җиһан намазын бөтенләй онытты. Әллә елап кайгысы җиңеләйде, әллә абыстаеның ягымлы, йомшак итеп башыннан сыйпавына тынычлана төште, Саҗидә әкренләп хәлгә килде.
– Әти мине Сафага бирергә теләми… Мине дә апаларым шикелле харап итмәкче була… Миңа бер генә чара кала: Сафага ябышып чыгам.
– Үзең белгәнчә эшлә… Берничек тә киңәш итә алмыйм сиңа, балам, – диде Җиһан.
Саҗидәгә киңәш кирәкми иде инде. Сафага ябышып чыгам дигән ныклы карарга килгән иде ул. Тик «ябышып чыккан», «азгын кыз» дигән исемне күтәрүе генә авыр иде. Шуны уйлагач, гарьлектән күзләренә яшь килә иде. Шулай да сөйгән егетенә чыкмый калып, апалары шикелле картаеп сулуга караганда, теләсә нинди хурлыкка да түзү җиңелрәктер кебек иде.
Бераз вакыттан Әкрәм карыйларга, сеңлесен эзләп, Кәримә килеп керде.
– Хәзер нишлисең инде? – дип сорады ул.
Саҗидә катгый итеп:
– Бишмәтем белән әйберләремне төйнәгән төенчегемне китер. Төенчегем чормадагы кәрзин эчендә. Кара аны, әти сизмәсен, – диде һәм, өстәп: – Башкаларга сабак булыр… Хурлыгы әтигә булыр!.. – дип куйды.
XI. Туй
Миңлебайныкылар йортының капка-ишекләре бикләнмәгән әле. Сәке түрендә Зөһрә карчык, аякларын бөкләп, тәсбих тартып утыра. Аның янында Вафа балалары тәгәрәшеп йоклап ята. Сәкенең ике кырыена урын җәеп куелган.
Вафаның хатыны мич янында зур гына җилпучка он или. Патый чыра телә. Вафа, бер аягын сәкедән салындырган килеш, икенче аягының тырнакларын кисә. Ә Сафа сүзсез генә ишек катындагы бүкәндә утырып тора, ул нидер көтә шикелле иде.
Тышта шыгырдап янкапка ачылганы ишетелде. Берәү тиз генә тәрәзә буеннан узып, ашыга-ашыга, өйалдына керде. Сафаның йөрәге катырак тибәргә кереште, битләре кызышып яна башлады.
– Хәерле кич!
Тикмәгә көтмәгән икән Сафа: Саҗидә иде бу. Сафа бүкәннән сикереп торды да бер кулы белән Саҗидәнең беләгеннән тотты, икенче кулына аның төенчеген алды.
– Менә килдем, – диде Саҗидә, тынлыкны бозып.
– Бик әйбәт иткәнсең.
Сафа, аптырашып калган туганнарына таба борылып:
– Менә сезгә яңа килен булыр бу!.. – диде.
Вафаның хатыны, башын кашып, читкә борылды да, тагы да тырышыбрак, бүленеп торган эшенә кереште. Вафа, әкрен генә аягын идәнгә төшереп, әнисенә текәлде. Патый, пычак, чыралык агач һәм чыраларны кочагына җыеп, мичкә таба ташлады, кулларын, корсагы турысына кушырып, күлмәгенең балитәге астына яшерде дә, тыелып кына:
– Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә! – диде һәм, шундук тавышын үзгәртеп: – Картлык көнебездә хур итмәкче буласызмы безне? Йосыф абзыйны адәм көлкесенә калдырдың… Бөтен нәселебезне хурлыкка калдырасың! – диде. Соңгы сүзләрен ул Сафага атап әйтте.
– Йа Рабби, мәрхәмәтеңнән ташлама! – дип куйды Зөһрә карчык.
Патый һәм Вафага бу хәл белән килешүдән башка чара калмады. Әмма халык арасында гайбәт сүзе таралудан ничек котылырга соң? Туган-тумача, бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Ахырында Сафа Саҗидәне, иртәгәгә чаклы Җиһаннарда торып торырга күндереп, шунда илтеп куйды.
Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз-быз хәбәрчеләр йөри башлады. Җиде төн уртасында, бөтен авыл йоклап беткәч, Саҗидәнең язмышы хәл ителә, моның хурлыгыннан ничек котылу хакында киңәш алып баралар иде. Ирдәүкә Саҗидә исә, түземсезләнеп, сөйләшүләр беткәнне көтә иде.
Йосыф картны үгетләп тә, хурлыгы нинди бит, дип куркытып та карадылар. Киребеткән карт үз сүзеннән чигенергә теләмәде. Ахырында ул, Сафаны бу уеннан кайтарырга кирәк, дип мыгырданып куйды.
Патый белән Вафа беравыздан:
– Безнең сүзне ишетергә дә теләми ул! – диделәр.
Карт ышанмады.
Ахырында Патый, ачуы килеп:
– Менә үзең дә кызыңны җиңә алмагансың ич әле! – дип кычкырды.
Каршы килерлек урын калмаган иде. Йосыф карт эндәшмәде. Бүген беркем аны тыңларга да, аңларга да теләми иде. Хәтта ничә ел бергә гомер иткән хатыны Сылу да, ачыктан-ачык кызын яклап, иренә каршы төште… Шаккатарлык хәл иде бу.
– Муеннары аска килеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бернәрсәгә дә катышмыйм. Теләсәгез ни эшләгез! – диде карт ачу белән.
Үз башына гөнаһ алмас һәм кеше күзенә күренмәс өчен, ул, иртүк торып, карт җирән биясен җикте дә, солы төяп, калага китте; хатынына, өч-дүрт көнсез кайтмам, дип әйтеп калдырды.
Иртәгесе көнне иртән Сафа, Җиһаннарга Саҗидәнең хәлен белергә килеп, картларның эшне ничек хәл иткәнлекләрен әйтте. Озакламый Кәримә килеп, Саҗидәне үзләренә алып китте. Патый, төш җиткәнче үк ахирәте янына барып, туй итү хакында сөйләште.
* * *
Йосыф карт каладан кайтканчы бөтен мәшәкатьләрне бетереп, яшь киленне кияү йортына төшерү өчен, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар: Йосыф картның холкын белмәссең, әллә нинди көтелмәгән хәлләр китереп чыгаруы бар иде.
Мәһәрнең күләме, бүләк-санак, ничә пар кунак чакыру хакында төгәл генә сөйләшергә вакыт та булмады. Бу юлы инде вак-төяк өчен сатулашып тормадылар: ике як та бик тиз килеште. Ахирәт дуслар кайнап торган самавыр янында барлык туй мәшәкатьләрен сөйләшеп хәл иттеләр. Сылу хәзинәсендә булган барлык нәрсәсен әзерләргә, Патый исә аңа ярдәм итәргә булды.
Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга дип җибәргән җигүле атлар килде. Озакламый, киенеп-ясанып, чаналарга утырган кодалар урау юллар белән Йосыф карт капкасы төбенә килеп туктадылар.