Роберт В. Әхмәтҗанов - Гомер биштәре / Котомка жизни стр 12.

Шрифт
Фон

«Сез дә картаясыз, таллар»

Сез дә картаясыз, таллар,
үзгәрәсез көз алдында.
Күз алдында
әнкәм утырып байый
(төшә кояш!),
Сеңлем ап-ак яка кайый
көзге алдында.
Кояш төшә үлән арасына,
сулар менә ярга.
Җилләр китә күчеп тау артына,
Кошлар төшә ялга
Сез дә картаясыз, таллар,
үзгәрәсез күз алдында
Замананың купшы кызы
көзге алдында!..
Хатын-кызның баешыннан да моңсу
бер җыр юктыр бу дөньяда!

Туган йортта сентябрь

Узып китте август, көлтә төяп,
капчык төяп үтте ындырлардан.
Камылларны чиртеп исә җилләр,
алтын гөслә зеңли киң кырларда!
Кай җирләргә әле кул тимәгән,
сабагында тора иген басып
Күңелемдә шулай оеп тора
урылмаган җырлар полосасы
Ашыгырга иде: кайчан гына
юлда тузан иде коры дары,
инде хәзер һәр сабактан коела
сентябрьнең салкын йолдызлары.
Түбәләргә сибелә учлап-учлап,
йә шыбырдый кабак яфрагына!..
Син уяндың. Бусагада Заман.
Туган йорттан кабат чакыра юлга.
Бар да әзер, ана хәстәрләгән,
энә-җебен хәтта онытмаган.
Ул озайтыр иде сентябрен,
арчыр иде күген болытлардан,
синең хакка (үзен уйламый да),
якты булсын диеп синең юлың,
уган керен куеп озата чыга,
алъяпкычка сөртеп юеш кулын
Усакларым дөрли аягүрә,
үч иткәндәй көзге явымнарга
Ә мин карыйм, яшереп, әниемнең
чәчендәге көмеш чалымнарга:
Сентябре кергән! Түбәсендә
сызылып ята Киек Казлар Юлы
Суык дулкын, сары яфрак түгел,
күзләрендә
туар язлар моңы!..

«Каеннарны үт тә»

Каеннарны үт тә сугыл миңа.
Күңелем әле утсыз йорт сыман.
Анда бар да синең җыр шикелле
исемеңне көтә, юксына.
Син кер анда. Калдыр бусагада
икеләнү тулы уйларны.
Син кер анда. Ут ал күзләремә,
уз,
тәртипкә китер дөньямны!
Анда бар да синең кулны көтә.
Үз итеп йөр. Үз ит, тарсынма.
Утлар кабыз. Чыгар гөлләреңне
коеп яуган яңгыр астына.
Бар да синең якты эзне саклый,
син кагылган әйбер кузгалмый!
Ак мендәрдә синең җылың тора,
гөлләреңнең төсен көз алмый.
Бусагада синең адымнарың,
тоткаларда җиңел кул эзе.
Шәүләң йөри. Саклый пыялалар
еллар җуймас ике йолдызны!..
Күңелем бер йорт. Калдырып кер, йөртмә
икеләнү тулы уйларны.
Син йөр анда, ут ал күзләремә,
уз,
тәртипкә китер дөньямны!

Лирик әкият

Тарак ташлады
карурман үсте.
Көзге ташлады
күл булды.

Халык әкиятеннән

Ә син гүя горур болан кызы
йөгереп уздың язгы юлларны;
минем гомер җилә синең эздән,
ерып чыга ташкын суларны.

Мин бу ярда торам. Син, яз кичеп,
җәйгә кердең. Кошлар иленә.
Җәйгә керәм. Анда гөлләр яна,
иркәләнеп синең җилеңә!

Коя анда синең яңгырларың,
ак болытлар коена күлләрдә.
Ул күлләрдән миңа йотым су юк
сиңа зарыгып янган көннәрдә.

Җитеп булмый сиңа. Толымыңнан
ыргытуга алып тарагың,
эзләреңдә шаулап урман калка
карурманнар каплый араны!..

Кызыл тарак төсле, юл өстендә
янып тора көзге урманнар.
Көзгә керсәм инде көзне уздың:
арада кыш.
Аера бураннар!

Язга керәм. Җиттем дигән чакта,
әйтерсең лә көзге ташладың:
ялкынланды кинәт язгы күлләр,
елгаларның ярдан ашканы
юлны бүлде
Тагын килеп җиттем
әфсенләгән утлы сызыкка

Еллар аша сине эзләп барган
чакыру тавышым җәелә офыкка!

«Яз башында»

«Яз башында»

Яз башында күкрәп килгән яшен
яшеллеккә старт биргәндәй
атыла күктә. Җылы җәй каршына
дулкынланып йөгерә үләннәр.

Тик бер күкрәү! Җир кабара шуннан,
сандугачның теленә җыр кайта;
төнге таулар язның япь-яшь гөлен
итәгенә алып йоклата

Хәтерләмим, кайсы яздадыр ул
тәүге яшен атылып янганы
Ләкин истә: җылы күкрәү тулы
карашыңнан старт алганым

Мәхәббәттән телсез калганым!

«Син һәркемгә тансык»

Син һәркемгә тансык, шатлык кебек,
Җилкәнгә җил, тамчы туфракка.
Ишетәмсең, сөйли җылы яңгыр
Синең хакта яшел яфракка?..

Күк күгәрчен менә синең юлга,
Нурларыңның бардыр кирәге.
Ерак тавышыңнан сине эзләп,
Болытларга тия йөрәге!..

Йолдызларга сине күтәрәм мин,
Юллар ерам җилле буранда:
Иң беренче булып кулым бирәм,
Давыл күмсә дулкын-юрганга.

Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне!

«И йөзделәр»

И йөзделәр, йөзде, йөзде алар,
киң агымны иңләп, гашыйклар!
Йөзеп кереп китте алар
     борылышларга,
пар аккошлар
ритуал биюен биегәндәй
Йөздерде аларны
Мәхәббәт моңы.

Идел иркен колачларга!..

Бармаклары очыннан гына
артка чикте яшел утраулар
Чалкан ятып йөзде алар,
күкне каплап йөзләренә.

Йөзде алар
ак болытлар катына.

Йөзеп китте алар
ап-ак пароходларга каршы,
Йөзеп китеп күмелделәр

Тавышлары
ерак юллар томанында.

«Синең озын җәең күгендә»

Синең озын җәең күгендә
оча әле өмет карлыгачлары,
зәңгәр күккә учарланып менә
уйчан хыял агачлары!..

Көнеңә яфраклар шавы, сабыйлар авазы,
күбәләкләр лепелдәве тулган!
Көнең мөлдерәмә!

Бала кошлар утыра җирдә,
мамык кына канатларда

Йөзьяшәр тирәкләр шаулый,
йолдызлар ява шыбырдап яфракларга
мөмкин түгел
синең җәйне кабатларга!
Синең шәүләң Мирәт суларында,
синең шәүләң туган якта;
якты рухың күк чатында!

Синең җәйдә күрелмәгән куанычлар,
ә кайгылар әле тау артында.
Бәхетләрең әле тик төсмердә,
яралгыда инде мең тәүбәләр
Көнең мөлдерәмә!

Синең озын җәеңдә
кыска әле күләгәләр.

«Сине нинди җилләрдән сакларга»

Сине нинди җилләрдән сакларга,
араларга давыллардан,
якларга нинди кайгылардан,
ут-күздән, кыен сүздән?

Бу ояда сиңа да
канат чыгар тиздән.

Сине ничек сакларга,
тидермичә ятлардан?
Китәсең кереп күк асларына,
тере нокта!
Ничек сине сакларга
шушы олы дөньяда?

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3