Син бөҗәк түгел,
керергә яфрак астына,
син балык түгел,
посарга
дулкын арасына,
син киек түгел,
күмелергә урманнарга.
Син кояш астында!
Заманага туры!
Ничек кенә сакларга
Җырлы йөрәгеңне
Кыраулардан,
нәни кешем?!
«Бәхеткә барыр юлларның»
Бәхеткә барыр юлларның
тузаннары соры
Тереклекнең суын эчеп
арта маңгай сыры
Бәхеткә илткән кырларның
тәҗрибәсе куе!
Йөрәкләрдә әрем тәме
шул кырларның сые.
Бәхеткә илткән юлларым
китә күк астына.
Аннан ул чикләрне
үтсә үтәр кояш кына
Офыкларны безнең күзләр
эчә гомер буе!..
Еллар кичкән саен арта бездә
үз-үзеңне тою.
Хисап көннәре
Хисап көненә
вакыт җиткәнен
тоярга вакыт!
Көннәрне түктек,
елларны чәчтек
җыярга вакыт!
Кояш кыекта
иркә чак үткән,
торырга вакыт.
Хисләрне иктек,
антларны чәчтек
урырга вакыт!
Төпкә җигелеп,
сабанда күптән
сайрарга вакыт.
Сүзләрне әллә
җилгәме сиптек,
нинди моң үсә
сайларга вакыт!
Ындырың такыр
ыңгыраш ятып,
ыңгыраш вакыт!..
«Саумысыз, картлар, нихәлдә?..»
Саумысыз, картлар, нихәлдә?
Җиңел үтәме картлык?
Яхшымы бу яссылыкта
бераз бөгелеп йөрүләр,
заманына абруй белән
иелеп сәлам бирүләр?
.......................................
Картлык түгел шул шатлык!..
Яшәлде, шөкер, яшәлде.
Шәүлә булып йөрегәнче,
ахры, киткәнең артык
Ачысы да, төчесе дә
тигән безнең йөрәккә.
Йөрелсә дә, дөньягызда
йөрелгәндер кирәккә
Йолдыз тот шәрә кул белән,
кабалан, өскә үрел
Алмаганмы кысыр хыял
гомернең өчтән берен?..
«Яшьлек!» диеп масаймагыз,
барыгыз кыйблагызга
Көлгән идек без дә, валлаһ,
төш кебек дөньягызда!..
Аргы якка!
Хисап көннәре
Хисап көненә
вакыт җиткәнен
тоярга вакыт!
Көннәрне түктек,
елларны чәчтек
җыярга вакыт!
Кояш кыекта
иркә чак үткән,
торырга вакыт.
Хисләрне иктек,
антларны чәчтек
урырга вакыт!
Төпкә җигелеп,
сабанда күптән
сайрарга вакыт.
Сүзләрне әллә
җилгәме сиптек,
нинди моң үсә
сайларга вакыт!
Ындырың такыр
ыңгыраш ятып,
ыңгыраш вакыт!..
«Саумысыз, картлар, нихәлдә?..»
Саумысыз, картлар, нихәлдә?
Җиңел үтәме картлык?
Яхшымы бу яссылыкта
бераз бөгелеп йөрүләр,
заманына абруй белән
иелеп сәлам бирүләр?
.......................................
Картлык түгел шул шатлык!..
Яшәлде, шөкер, яшәлде.
Шәүлә булып йөрегәнче,
ахры, киткәнең артык
Ачысы да, төчесе дә
тигән безнең йөрәккә.
Йөрелсә дә, дөньягызда
йөрелгәндер кирәккә
Йолдыз тот шәрә кул белән,
кабалан, өскә үрел
Алмаганмы кысыр хыял
гомернең өчтән берен?..
«Яшьлек!» диеп масаймагыз,
барыгыз кыйблагызга
Көлгән идек без дә, валлаһ,
төш кебек дөньягызда!..
Аргы якка!
Уелып-уелып аккан елга аша
дер калтырап торган тар басма.
Җилфер-җилфер әби килде ярга,
Ялвару бар сүнгән карашта
И, чабаклар сикерә, әйтерсең лә
шаулы җәйне күреп калырга!..
«Аргы якка чыгар әле, улым!»
Чыктым аны каршы алырга.
«Аргы якка чыгыйм, аргы якка,
калсын бу яр сагынып сөйләргә»
Шаулый июль, сары мәтрүшкәләр,
җырлый үзән бөтен көйләргә!
«Аргы якка, улым, аргы якка,
бирге якта бүтән моңлансын»
Тар басмадан икәү дер калтырап
кичтек гүя Әҗәл елгасын.
Чыгып җиттек менә, күңел булды!
Арык кулын куеп кашына,
карап торды озак аргы якка,
колак салып гомер агышына.
И, ул яклар гүзәл! Дәшә тагын,
туеп булмас анда мең яшәп!
Анда очынып сайрый сандугачлар,
ул шомыртлар тагын! Шау чәчәк!..
Яз мәхшәре кабат ул якларда.
Кирәк туя күреп калырга!
Яшьлеге дә теге ярда. Тагын
кемнәр килсен чыгып алырга?!
Язлар гына кабатлана икән,
уртаклаштым ана сагышын
Минем дә бит, җилләр,
еллар аша
Аргы якка чыгып барышым!
Кояшлы кырлар җиле
Кояшлы кырлар җилендә
җилфердәгән чак иде.
Тургайлар ике иңемдә
минем туган як инде!
Бармак арасыннан төртеп
чыга яшел үлән.
Сулар идем бу киңлекне
тургайлары,
болытлары белән!
Як-ягымда яшел арыш
килә әйлән-бәйлән!
Туган йортка кайтып барыш,
Җир, син тизрәк әйлән!
Түшәмнән төшә үрмәкүч
«юл җебе» сары бугай.
Инде тургай тәрәзәмдә
сөенче ала бугай!
Тупыллар чыга каршыма
яшел алкыш белән!
Көрсенә күңел барсына
якты сагыш белән!
Кулыннан төште орчыгы,
сарылды килеп!
Анам! Нәкъ утыз ел элек
озаткан кебек,
елап һәм көлеп
Төп йорт
Төп йортым син, төп йортым,
адым белән үлчәнгән
яшел кәсле төп йортым
түмгәкләр һәм билчәннәр
телен белгән төп йортым
Төп йортым син, төп йортым,
тургайлы түбәләрем!
Тәрәзәңдә кемнең бу
ак җаны күбәләге?
Төп йортым бу, төп йортым,
бабамнар сөйләшкән җир!
Чит җирдән бүреге белән
кайтырга киңәшкән җир
Бәхетле кеше генә,
ятып үз түшәгенә,
багып үз түшәменә,
суың эчкән бер йотым
Туган илем Идел-йорт,
Татарстан төп йортым!
Борынгы нигездә
Көн каршында
җилләр укый
ташка уйган сүзләрне:
«Нигезләрне, нигезләрне!..»
Печәне чабып алынган,
буй-буй ята әрем-кура
«Нигезләрне, нигезләрне!..»
Һәр ташыннан хәлен сора!
Тургай,
дога укыгандай,
ап-ак болыт каршында
тибрәп тора,
тибрәп тора!..
Җирдә челлә.
Агачларда
яшел алкыш тынган.
Юлда тузан.
Корылыктан
карлыккан каргалар оча
баш очыннан
Җәйге челлә!
Күләгәдә
актан киенгән карт
утыра гомер җебенең
очын очка ялгап;
утыра, төйнәлгәнен чишеп,
чуалганын сүтеп
Җыена: хәстәрли йөген,
бөек сәфәр көтеп!
Күкләрем җитен кырыдай,
арасында көнбагыш!
Безнең дә болытлар белән
тарихка китеп барыш!
Мәңгелек бөек күкләрдән
китәбез төялешеп,
китәбез төялешеп!
Каршылагыз яңаларын,
тормагыз сөялешеп лә,
тормагыз сөялешеп!