Тугрылыклы мәхәббәт турындагы бу җырның сүзләрен Әхмәтҗан да белә иде. Күңеленә ятышлы икенче куплетка аның да сөенечлерәк, көррәк тавышы килеп кушылды:
Урамнарда йөргән чакта,
Урамнарда йөргән чакта
Очраттым мин пар каен.
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Без каушырбыз, дускаем.
Җыр бетеп, сөйләшер сүзләр табылмый башлаган бер вакытта, атлар авылга килеп керде. Әхмәтҗаннарның йорты басу юлына ерак түгел, ун ихата аша иде. Шушы ун хуҗалыкны Җилдем артыннан узу Әхмәтҗанга фураж юлыннан да озынрак тоелды. Йөрәге тояк тавышына пардан типте, сулыш тирәнлеге йөк тарткан атныкыннан ким булмады. Олау алар турыннан да инде узып китеп бара дигән бер вакытта, иң арттан атлаган Җилдем беравык таптанып торды да Зәмзәмбанулар капкасына таба юл алды. Моны алдагы йөкләрнең берсе янәшәсендә атлаган Зиннәтулла абзый да күрде, кулындагы уникеле чыбыркысын учына җыеп тотып, усалланыбрак, сабы белән яшьләргә селкеде:
Атыгыз йортка кереп бара, авызыгызны ачып торасыз, борыгыз тизрәк!
Җилдем бу вакытта алкалы капка баганасы астына баскан да калын иреннәре белән келә ялап маташа иде.
Зәмзәмбану, Әхмәтҗанга карап:
Сине, келә күтәреп, безгә кияү итеп кертмәкче, дип көлде. Аннан җитдиләнде дә: Әйткән сүз аткан ук. Мин синеке, Әхмәтҗан, яучыңны алай да җибәрерсең, әткәйдән килешмәс, дип өстәде. Мин инде өйдә генә калам.
Әхмәтҗан дилбегәне алды да моңлы күзләре белән кыз артыннан ымсынып калган Җилдемне башкалар артыннан алып китте.
Шушы көздә алар ир белән хатын булып яшәп киттеләр. Ишегалдыннан балалар чырылдавы ишетелеп тормаса да, бәхетләренә чикләр булмады. Аларны куш иткән Җилдемне дә бәхет басты. Инде Сабантуй батыры булудан туктаса да, алдыннан солы, йорт оныннан пешерелгән икмәк, хуш исле урман печәне өзелмәде. Тормышлар иркенәеп киткән бер заманда яшисе дә яшисе иде әле.
Бибигөл түтекәйләренең капка төбе утыргычыннан күтәрелгәндә, Әхмәтҗанның урамда кеше заты калмаганлыкны күрүдән күңеле тулды. Көн эссесе куып керткәнме, йорт мәшәкатьләре җитәрлекме әле генә яшь түгә-түгә Зәмзәмбану белән хушлашкан, үзен ничек юатырга белмәгән авылдашлары өчен кеше хәсрәте артка чигеп тә өлгергәнме?! Ирләре үз хуҗалыкларында эшкә тотынса да, зиратка бармыйча, капка төбендә генә мышкылдап калган хатын-кызларның Зиннәтуллалар өендә мәш килгәне, анысын юганы, монысын урнаштырганы, какканы-сөрткәне аның башына килмәде дә килмәде, әйтерсең ул беренче тапкыр иң кадерле кешесен югалткан да беренче тапкыр мәет күмгәнне күргән.
Эскәмия тәпиендә мәш килгән кырмыскалары да, колак артында быжылдап торган кигәвеннәре дә парлы, менә мин генә ялгыз, мин генә бәхетсез, дип уйлады ул. Бәхетеңне сыер бер сөзсә, яңадан мантыйм дип уйлама икән Әхмәтҗанга бөтен дөнья аның кайгысы белән генә яшәргә, барлык җан иясе язмышына аның кебек тирән кайгырырга тиеш тоелды.
Мәет чыккан йорттагыларга чәй әзерләп йөргән Бибигөл түтәе, яңартылган коймакка дәшәргә дип, ишегеннән чыгып барганда, Әхмәтҗан утыргычтан кузгалган, чыланып беткән кулъяулыгы белән әледән-әле яшьләрен сөртеп, түбән якка төшеп бара иде. «Кайтып, белгәннәремне укырга кирәк» кебегрәк сүзләр сөйләнеп, әкренгә генә атлаганда, сискәндертеп, аның җилкәсеннән йолкыдылар. Туктады. Кулы белән уң иңен тотып карады, күлмәген төзәтте. Күлмәк иңсәсендәге юешлеккә, артында тыпырдаган тавышларга сәерсенеп китүе булды, күзе үзе белән тигезләшкән Җилдемгә төште
Атның килгән кайгыны сизгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Зур ачылган ахак күзләрен моң баскан, керфек төпләре әкрен генә дерелдәгәндәй. Борын яфраклары пошкырырга әзерләнгәндәй киңәйгәннәр.
Нихәл, туганым, диде аңа Әхмәтҗан. Менә тагын ялгыз калдык.
Җилдем туктады. Җиңнәреннән эләктереп алып, Әхмәтҗанны да туктатты. Аның нидер дәшәсе, ирнең хәленә керәсе килгәнлеге аңлашылырлык иде.
И малкай, телең дә булса дип куйды Әхмәтҗан. Утырып бер елар, җырлар идек синең белән. Ат күтәрмәслек кайгы бит миндә, ат күтәрмәслек кайгы Көннәр эңгергә китә икән болай булгач. Тормыш бетүгә бара икән.
Моңа каршы нәрсә дип әйтәсең дигәндәй, Җилдем баш селкеп, баш иеп кенә тыңлый бирде.
Әле менә син дә кайчан гына Сабантуйлар чабышкысы идең. Әле кайчан гына миңа Зәмзәмбану җиңгәңне димләп йөрдең Әхмәтҗан Җилдемнең кара буй булып төшкән борын сыртын сыпырып алды: Инде син, бәйгегә атлыгып, тоякларың белән җир тырнаудан туктадың, йөзеңдә менә җыерчыклар барыбер юк. Күзләрең дә минеке кебек утырмаган. Тешләрең коелмаса, йөкне ару тартсаң, гомереңне кисәргә хуҗаң кулы бармас. Без синең белән бергә генә үләрбез инде Зәмзәмбану җиңгәң безне ташлады. Ияреңнең бизәк төшереп бетерелмәгән җәймәсе карават янындагы урындык өстендә ята Чигеп, муеныңа салган сөлгесе, тузгач, утыннар арасында янды