Әхмәтҗан сөйләнгән саен тынычлана баруын, истәлекләр яңартып юануын тойды. Юк, ул әле бөтенләй үк ялгыз түгел иде. Алар Җилдем белән бер тизлектә урам буйлап атладылар. Бераздан ат алгарак чыкты. Берничә адым ясаган саен, башын борып, әйдәкиләгән сыман җилпи-җилпи, үз турыларына төшеп җиттеләр.
Капка ачык калган икән, Әхмәтҗан шунлыктан үзе алга чыгарга ашыкмады, тик ни күрсен, инде менә кайтып җиттек, керәбез дигәндә, Җилдем таптанып торгандай итте дә Зиннәтуллалар капкасына борылды. Кияү кеше юл уртасында тукталды. Ул үзенең бу йортка инде кем тиешлеген белми иде. Атны кирегә дәшәргәме, юкмы? Үзенә чакырмаса, Җилдем нишләр?
Әхмәтҗан, бу ни бу, дигән сораулы карашлары белән урам уртасында тукталып калды. Менә бабасының капкасы ачылды. Аннан Зәмзәмбануның җирән башлы сазаган сеңлесе Гөләндәмбану күренде:
Нишләп торасың, җизни, әйдә, кер, үз йортыңда ялгызың нишләрсең?
Бушап калган йортка Әхмәтҗанның аяклары болай да тартмый иде. Инде менә Җилдем дә Зәмзәмбануларга атлагач
Туктале, Җилдем Әхмәтҗанны икенче мәртәбә шушы капкага китерә түгелме? Моның ниндидер сере булмый калмас.
Хәзер керәм, төнгә каршы капка келәсен төшерми булмас. Ашыкма, балдыз, бергә керербез. Зәмзәмбану дип сүз башлады да Әхмәтҗан телен тешләде. Бу исем шушы минутта икесенең дә йөрәгенә килеп кадалды. Гөләндәмбану, минеке бул, дияргә иртәрәк иде шул әле Зәмзәмбану, дияргә инде соң
2009Батар күлең булмагач
Гаетхуҗа бай улына ике йорттан килен төшерде. Беренчегә, өй күрке белемле, чибәр, хәйлә-мәйләгә дә оста, көн иткәндә анысы бигрәк тә кирәк дип, Мөхәррәм хәлфәгә яучы җибәрде. Ике ел дигәндә, килененең кысырлыгын сылтау иткән булып, Тиңчура картның төпчеген елатып диярлек алдырды. Кыз өлгереп кенә килә, эшкә уңган, авырлыкта үскәнгә, бик әрсез иде. Яшь килен барда моңа кадәр өй тирәсендә маташкан хезмәтче хатынның да кирәге калмады: бар эш аның кулына күчте.
Карт килен бизәнеп-ясанып көзге каршында утырганда, яшь килен бозаулар астын җыештырды, болынга арканга төшерде, сыерларны көтүгә куды, табынын әзерләде. Көндәше, кара тарантаска утырып, Нәвадир бай белән култыклашып кунакка китеп барганда, артларыннан капка ябып калды. Мөхәррәм хәлфәнең күз өстендәге каш кебек үстергән Сарасы, байга килен булып төшкәч, Сара абыстайга, җиләк апа, алма апаларга әйләнсә, Тиңчура картның хезмәт итәргә яратылган Сафурасы Сапый-Сапураларны оныта башласа да, ни бикә, ни җиңги, ни чәчәк апа булып китмәде.
Нәвадир байның кайсы хатынын ныграк яратканлыгын алай да тәгаен генә әйтү кыен иде. Көндезләрен күбрәк Сара бикәч тирәсендә чуалса, төннәрен, яшь килен килгәч, өйгә өстәлгән янкормадан чыкканы ешрак күренә иде, әмма дә ләкин шунысы хак: ирне сөендереп, ике хатын да берьюлы түгәрәкләнә башлады.
Ходаның хикмәтедер инде, Сара бикә балага тулгакларга тотынып, алмага җибәрелгән Фәүзелкамәр карчык бай йортына аяк басканда, нишләргә белмичә, чүнник тирәсендә таптанып торган Нәвадирга Сафураның да тиздән бала табасына хәбәре килеп иреште. Анысына икенче кендек әбисен дәштеләр. Барысы да уң килеп, Сара бикә белән Сафура килен Гаетхуҗа байны оныклы иттеләр дә куйдылар. Нәвадирның, хатыннарымның кайсы ир бала тапса да, исемен Сәйдар куям, нигеземнең хуҗасы итәм, дигән сүзе бар иде. Беренче булган баланың кендек әбисенә дә бик күп бүләкләр вәгъдә ителеп, бу хакта халыкка да билгеле булганга, ул тәмам аптырашта калды.
Затлы, асыл, аксөяк мәгънәләрен аңлаткан Сәйдар исеме Гаетхуҗа бай күңеленә дә хуш килде, ярар, дип, ул да алдан ук ризалыгын биреп куйган иде бала тугач, исемен ничек сайларбыз дип беркем дә баш ватмады. Олы байның, башта көмәнгә узмый җәфалыйсың, аннан табуы куркыта, соңыннан кем кушарга белми тинтерисең, дип, хатынының башын игәүләгәне исендә иде, шуңа күрә чарасы алдан күрелгәнгә бик сөенде.
Исем табылу да ул кадәр үк авырдан түгел икән Ике кендекче әби дә, якты дөньяга баланы иң элек мин тартып чыгардым, дип торганда, әти кешенең хәлләре катлауланды. Беткән баш беткән, әйткән нәзерем тотар, әйдә соң, икесенең дә исеме Сәйдар булсын, дип, Нәвадир шунда ук ике әбигә дә бүләкләрне мулдан биреп ташлады, икесенә ике ат җиктереп, өйләренә үк озаттырды.
Бер өйдә ике баланың бер үк исемдә булганы татарда күренгән хәлме?! Бай баласы булмаса, моңа азан әйтеп исем кушкан мәзин дә, икенче берәве дә ризалык бирер иде микән?.. Бәби туйларында күп булып, исем кушарга тәмам шомарып беткән карт мәзин, көлемсерәп, байга ни дә килешә, дигән булды. Ярый әле аннан ары артык сүз куертып тормады, әйтелгән исемнәрне ике баланың да колагына кычкырып, чәен эчеп, сәдакасын-бүләген култык астына кыстырып, эчтән генә бу хәлне көлкегә алып, хатынына да бер кызык итеп сөйләргә әзерләнеп, терек-терек кенә өйләренә элдертте.