Уйлаганы бик үк дөрескә чыкмаса да, олаучылар арасында Зәмзәмбану бар иде. Өстенә зәңгәр борчаклы күлмәк кигән, башына чөеп кенә косынка бәйләгән, аягында җиңел зәңгәр сандалилар. Һаман да сылу калган күрше кызын күргәч, Әхмәтҗанның йөрәге тагын дерт итеп куйды. Сөйләшергә җай чыкмасмы дип, Җилдемне аларның Иркәкүзе артына бәйләде.
Менә дилбегәләр чишелде, атлар юлга кузгалды. Кайсы ялгыз, кайсы күршесе арбасында бергәләшеп, атларны бер җайга җиңел атлатып, үр яктагы мари авылына таба юл тоттылар. Әхмәтҗан, Җилдемнең чыгымламавын белгәнгә, Зиннәтулла абзасының кордыйлары белән гәп куертып барганлыгын күрде дә, бераз юл үткәч, сикереп, Зәмзәмбану арбасына менде һәм аңа терәлеп диярлек утырды.
Кызның юлаучылар белән баруы Китәктә бәйрәм базары булганга икән. Питрау көне диме шунда, башкасымы. Фураж тутырганчы, аласы, карыйсы нәрсәләре бар, имеш.
Председательнең әҗәткә белешкән фуражы белән озак маташмадылар. Олауда яшьләр күп иде, «ә» дигәнче төяп өлгерделәр һәм кайтыр якка кузгалдылар. Олаучыларга юлда Зәмзәмбану да килеп кушылды, тик ул кыска арада берни алырга өлгермәгән икән. Хатын-кызның шул булыр инде, дип көлде эченнән Әхмәтҗан утызга җиткәндә дә сайлана. Кием алса да, кияүгә барса да ялгышыр шикелле.
Әхмәтҗан Зәмзәмбануның хәзер чит итми башлавына, Иркәкүз дилбегәсен атасы тотып барганны күреп, үзе янына килеп басуына сөенде сөйләшергә җай чыга дип уйлады. Кызның юл чыгу сәбәбенең берсе базар күрү булса, икенчесе Әхмәтҗан белән сөйләшү икәнлеген ул белми иде шул.
Алай да кайтканда сүз озак ялганмый торды, икесенең дә тел очында ниндидер сер барлыгы тоелып-тоелып китсә дә, башлап чишәргә һичкем ашыкмады. Авылга керергә чакрым чамасы калгач кына, Әхмәтҗан, туп-туры Зәмзәмбануның күзләренә карап:
Кызый, мин сезгә бу ялда яучы төшерәм, диде.
Зәмзәмбану тагын югалды, тагын каушады, ни «әйе» дияргә, ни «юк» дип җавап кайтарырга белмәде. Бигрәк тә көтелгән сүзләр иде ләбаса! Ахырда шундый да битараф бер кыяфәткә кереп, кыз:
Башка хатын-кыз беткән диярсең, дип куйды.
Әхмәтҗан инде бу юлы да аннан шундый дорфалык көтмәгән иде. Башка сүз дә катмам кебегрәк карарга килеп, алдына карап, дәшми-нитми генә кайта башлады. Бу тынычлык Зәмзәмбануга шулкадәр авырга килде, мөмкин булса, ул, Җилдем урынына җигелеп, йөк тартырга, әмма шушы тынлыкны ишетмәскә, тоймаска әзер иде. Бераз баргач, түзмәде:
Әхмәтҗан, йөрәк янганга гына шулай тупас әйтүем, сораганыңны көтеп кияүгә дә чыкмый яшәдем бит, синең күз генә гелән башкаларга төште Сорагач, менә тагын икеләнеп калдым, дип пышылдады.
Яучы төшертергә инде алайса?
Ә нәрсәгә яучылап мәшәкатьләнергә? Кулыңдагы дилбегәңне капчыклар өстенә ыргыт. Җилдем акыллы ул, җибәрсәң дә, кирәкле җиренә кайтачак. Турыгызга туктаса, сине ялгыз яшәргә тиеш дип санар, безгә таба атласа, әткәйгә яучылап килүе булыр.
Хәлләр Әхмәтҗан көтмәгән борылыш алды. Гомер буе хуҗасы йортына гына кайткан Җилемнең бүген генә башкача эшләмәячәге көн кебек ачык иде. Бу ахмаклыкка каршы төшсәң, Зәмзәмбану үпкәләр, төшмәсәм, чишелеше ачык дип уйлап кына көлемсерәгәндәй итенде дә, ризалык белдереп, кыз ягына ым какты. Аты, бәлки, турларында тукталмас та, башкалар белән ындыр табагына таба атлар әле.
Чыннан да, Җилдемгә тыпрулау да, на-налау да, чыбыркы кыены да кирәк түгел иде. Атлар агымында бер җайга атлады да атлады ул. Янәшәсендә барган Зәмзәмбану җыр да башлагач, Җилдемнең адымнары тагын да дәртлерәк, йөреше җиңелрәк тоела башлады. Югыйсә җыры да бик моңлы, тавышы да сагышлы иде Зәмзәмбануның:
Аклы ситсы күлмәккәем,
Аклы ситсы күлмәккәем,
Кисәм дә таушалмаган.
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Тик алар каушалмаган.
Тугрылыклы мәхәббәт турындагы бу җырның сүзләрен Әхмәтҗан да белә иде. Күңеленә ятышлы икенче куплетка аның да сөенечлерәк, көррәк тавышы килеп кушылды:
Урамнарда йөргән чакта,
Урамнарда йөргән чакта
Очраттым мин пар каен.
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Без каушырбыз, дускаем.
Җыр бетеп, сөйләшер сүзләр табылмый башлаган бер вакытта, атлар авылга килеп керде. Әхмәтҗаннарның йорты басу юлына ерак түгел, ун ихата аша иде. Шушы ун хуҗалыкны Җилдем артыннан узу Әхмәтҗанга фураж юлыннан да озынрак тоелды. Йөрәге тояк тавышына пардан типте, сулыш тирәнлеге йөк тарткан атныкыннан ким булмады. Олау алар турыннан да инде узып китеп бара дигән бер вакытта, иң арттан атлаган Җилдем беравык таптанып торды да Зәмзәмбанулар капкасына таба юл алды. Моны алдагы йөкләрнең берсе янәшәсендә атлаган Зиннәтулла абзый да күрде, кулындагы уникеле чыбыркысын учына җыеп тотып, усалланыбрак, сабы белән яшьләргә селкеде: