Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 35.

Шрифт
Фон

Егет Аны бер мәртәбә аэропортта күргән иде бит инде. Янына да бара алмады, чөнки янәшәсендә ире бар иде. «Бүген кем белән икән? Үзе генәме, әллә түгелме? Казанга нигә килгән? Йомыш беләнме, әллә кая да булса үтеп барышлый гына сугылганмы?» Мизгел эчендә төрле уйлар башыннан йөгереп уздылар. Менә Ул, үрелеп, киштәдән бер китап алды, караштырды. Шунда егет мондыйрак фикергә килде: «Иң яхшысы урамда көтеп торырга!» Үзе генәме, түгелме икәнен дә тәгаен беләчәк.

Габделнур тәрәзә каршына басты, буйлап сузылган тимер торбага таянды, кибет эченә күз салды. Әнә Ул касса янында, әнә Ул ак туфли кигән тыгыз балтырлы төз аякларын як-якка каратыбрак атлап (йөреш-торышында әллә ни үзгәреш юк икән) чыгып килә. Үзе генә. Егет җиңел сулап куйды.

Рәйсәнә ишектән чыгуга, аның янына килеп тә җитте.

 Исәнмесез!

Башта Ул аптырап калды, ни дияргә дә белмәде. Зур коңгырт күзләрен тутырып, каршында басып торган озын буйлы, җиңнәре сызганулы ак күлмәкле, галстуклы, ыспай киемле ир-атка карады. Моннан байтак еллар элек армия сафларына озаткан сөйгәнен хәтерләтүче, ияге-яңаклары зәңгәрләнеп торган ябык чиста йөзле, кыска кара чәчле, киң иякле җитди йөзле бу кеше чит-ят кебек тә. Әйе, килеш-килбәте нык үзгәргән, буй тарткан, чын-чынлап ир-егеткә әверелгән.

 Габделнур?

Бу күңеле җилкенгән егетнең шатлык тулы авазына тәңгәл булмаган, фәкать сорауны гына аңлаткан сүз иде. Әйе, сигез ел гомер узганнан соң башкача була да алмас иде. Хәтта, таныгач та, аның йөзендә балкыш күрмәде. Шулай да ул үзенең нәүмизлеген сиздермәде.

 Әйе, мин.

Рәйсәнә кулын сузды. Егет аны кысып озаграк тотмакчы иде, ләкин йомшак кечкенә кул аның учыннан шуып чыкты. Тик бераздан хатынның да йөзе яктырып китте. Чөнки ул да яшьлек чорын, матур гына очрашып йөргән шушы кыюсыз егетне яхшылык белән хәтерендә яңартты. Алар арасында бер-береңә үпкә-рәнҗеш сакларлык начар истәлек-сәбәп юк. Дөрес, Рәйсәнә аны көтмәде. Ләкин андый язмышлы парлар бер алар гынамы? Бер аңардан гына калганмы солдатны көтмәү?! Үз вакытында үпкәләсә дә, тора-бара егет аны дөрес аңлагандыр.

 Нинди җилләр ташлады безнең калага? дип сорады Габделнур, алар баскычтан төшкәндә үзе алданрак атлап Рәйсәнәгә кулын сузганда.

Монысы хатын игътибарыннан читтә калмады.

 Рәхмәт! диде ул, ак сәйләндәй тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп, һәм алар уңга таба киттеләр. Мин ГИДУВта бераз аң-белем арттырырга килдем. Артуын-артмасын белмим, шулай да килгәнемә үкенмим, яхшы укыталар лекцияләр тыңлыйбыз, практик занятиеләр була.

 Алай икән, диде егет, янәшә атлап. Күптән мондамы?

 Айга якын. Тагын бер атнадан китәбез. Шәһәрегез бик шау-шулы. Мин, шәһәрегез, дип, дөрес әйттемме?

Егет раслап баш какты:

 Әйе. Армиядән соң монда калдым.

 Безнеке алай түгел, диде Рәйсәнә, баягы фикерен дәвам итеп. Элек тә тыныч иде, хәзер дә.

 Беләм. Анда минем абыйлар яши, сирәк-мирәк булгалыйм. Мәскәү белән чагыштырганда Казан да тынычрак күренә, Нью-Йорк кешесе Мәскәүгә карата шуны ук әйтер иде. Ул шулай булырга тиештер инде. Кала зуррак булган саен

Габделнур, гүяки бөтен дөньяны иңләп-буйлап йөреп чыккан кешедәй, бераз фәлсәфәгә бирелеп алды, кала белән сала арасындагы аермага да тукталды. Ләкин болар ул әйтергә теләгән сүзләр түгел иде. Аны кызыксындырган нәрсәләр бүтән иде. Шуңа күрә ул җайлап кына сорап куйды:

 Кызың әле укырга кермәгәндер?

 Юк, киләсе елга.

Бу сорауга Рәйсәнә, күрше яки эштәге дус хатыннары белән гаилә хәлләрен сөйләшкәндәй, ирексездән гади генә җавап бирде. Аннары, исенә килеп, сагая калды. Аның каушавы аңлашыла: кош-корт, җәнлек-җанвар даирәсендәге кебек, иң әүвәл ана кеше үз баласын канат астына ала, бәла-казадан сакларга омтыла, аның иминлеген кайгырта. Ул, кинәт зиһенен биләп алган борчудан, «сез» дип әйтергә тиеш икәнен дә онытты.

 Ә син аны каян беләсең?

Егет, элекке вакыттагы кебек, җиңелчә генә әңгәмә корып, Рәйсәнә белән «син» дип сөйләшергә теләсә дә, хәзер алай итәргә базмый иде инде. Чөнки аның каршында унсигез яшьлек туташ түгел, ә ике бала анасы булган ханым басып тора бит. Ул, ялгыш аңлап, үзенә «син» дип эндәшкәнгә куанды. Чөнки аңарга Рәйсәнә кичергән тойгылар әлегә ят иде.

 Бәбиләреңнең икәү икәнен дә беләм әле мин, диде егет, елмаеп, алар Чернышевский урамы чатына җиткәннәр иде инде.

 Менә ничек?!

Юл аркылы чыккач, Рәйсәнәне авыр хәлдә калдырмас өчен һәм бүтән аны аптыратмау нияте белән, аларны аэропортта күрүен сөйләп бирде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3