Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 34.

Шрифт
Фон

7

Кеше, берәр төрле эшкә алынгач, көннән-көн аңа күнегә, еллар узу белән, ул инде аның авырлыгын да тоймый: сөенеп-җилкенеп бара, җиң сызганып дигәндәй эшли һәм, башкарган хезмәтенең тәмен табып, канәгатьлек хисе белән өенә кайта. Иртәгә дә, берсекөнгә дә шул ук хәл кабатлана, вак-төяк борчу-мәшәкатьләр генә кешенең күңел күтәренкелеге кимүгә сәбәп була алмый.

Хәрби хезмәттә дә шулай: гаскәри халык шаярып әйткәнчә, беренче елны ияләшә, икенче елын хезмәт итә, өченчесендә кайтырга җыена. Әлбәттә, бу шаярту гына. Чөнки өч ел эчендә шактый четерекле хәлләр дә булгалый. Ләкин, һәрхәлдә, хезмәт елдан-ел авырлашмый, ә, киресенчә, җиңеләя бара.

Ә менә уку мәсьәләсенә килгәндә, бу алай ук гади түгел икән. Ул елдан-ел үзенә күбрәк игътибар итүне сорый, синең физик һәм рухи мөмкинлекләреңне күбрәк туплауны таләп итә, әле мораль яктан тотнаклылыгыңны да сыный. Тагын шунысы да бар: ярты елдан ярты елга имтихан-зачётлар тапшыру өчен син һәр көн диярлек үзеңне эшкә җигәргә, кайвакыт мәҗбүр итәргә дә тиеш. Ә моның җимеше-нәтиҗәсе алты ай буе китап кимерүеңнең, тырышуыңның җилгә очмавы берничә көн эчендә семестр ахырында күренә.

Габделнур сессияне июньнең сигезендә «Славян тарихы»ннан башлаган иде, менә бүген, егерме икесендә, «Политик экономия» белән тәмам итте, өч зачёт, биш сынау бирде, тырышты-тырмашты һәм ерып чыкты. Дөрес, билгеләре әллә ни дан түгел «өчле» дә «дүртле». Эшләп укучы кешегә артыгы кирәк тә түгел, иң мөһиме «койрыксыз».

Ул бүген дә, гадәтенчә, беренче алтылыкта керде. Шуңа күрә университетта төшкә хәтле үк эше бетте. Бауман урамындагы «Блинная» кафесына сугылды, бик тәмле коймак ашады. Дөрес, әнисе пешергәнгә җитми инде җитүен, шулай да, ит югында майлы шулпа дигәндәй, ярап тора. Аннары, ярты гомерен тулай торакларда яшәп үткәргән (өч ел армия дә шул ук тулай торак инде, аталышы гына икенче казарма) кеше ризык талымлыймы?!

Нинди матур көн: кояш кыздыра, башыңны югары күтәрсәң, зәп-зәңгәр күк йөзен күрәсең; өзлексез троллейбуслар, машиналар үтеп торучы урамда чибәр кызлар күзгә чалына; әйе, бик теләсәң, шәһәр ыгы-зыгысыннан да ләззәт алып була икән.

Җәяүләп, ялкау гына атлап, ары китте. Үзәк банк янындагы чәчтарашханәгә керде, чират юк икән чәчен төзәттерде. Чәч алучы мөлаем кыз, егетне чибәрләп, хушбуй сибеп, тагын килүенә өмет итеп, елмаеп озатып калды.

 Әгәр иртәгә өйләнмәсәгез, тагын килегез.

 Нигә алай дисез?

 Мин сезне кыз куенына керәсе кияү кебек көяз егет иттем бит, диде оста кул, үз эше белән мактанып.

Чыннан да, көзгегә карагач, Габделнур үз кыяфәтеннән канәгать калды. Шулай да чыгып барышлый уйлап куйды: «Ашыктырма, сеңелкәш, әле бер ел укыйсым бар. Аннан соң инде күз күрер»

Ары китте. «Матбугат йорты» дип аталган, утызынчы елларда ачык китап рәвешендә төзелгән карасу төстәге зур бинаның беренче катын буеннан-буена китап кибете биләп тора. Шунда сугылды. Киштәләрне карап йөргәндә (аны бигрәк тә тарихи басмалар кызыксындыра иде), күзе «Медицина» бүлегендә басып торган бер сылуга төште. Бер уйлаганда, азмы кибеттә хатын-кыз: сатучылар барысы да асыл затлар, кергән-чыкканнарның да яртысыннан күбрәге алар халкы. Ләкин Габделнурның күзенә фәкать берәү генә чалынган кебек тоелды, фәкать берәү генә игътибарын җәлеп итте.

Егет түзмәде: якынрак барды да туктап калды. Хәзер инде ул аны яннан күрә: иңенә үк төшеп торган дулкын-дулкын кара чәч, килешле генә туры борын, кыйгач калын кара каш һәм күзен йомганда сирпелеп алучы озын керфекләр, башын борганда күренеп киткән таныш кечкенә миң үз урынында аскы ирене белән ияге арасында; кыска җиңле аксыл төстәге күлмәктән, билен киң пояс белән буган, сул кулының беләгендә җыйнак кына кара сумка. Әйе, бу таныш йөз дә, элеккегә караганда бераз гына тулылана төшкән, әмма зифалыгын югалтмаган буй-сын да хәтерендә. Ләкин зур шәһәрдә, атаңа охшаган урыс күп булыр ул дигән кебек, йөз чалымнары кемгәдер тартым кешене очратуың бик ихтимал. Шуңа күрә, чит кешегә ялгышып сүз катмас өчен, Габделнур ашыкмады: йөрәге ешрак тибә башлаганын, бөтен барлыгын шатлык-куаныч биләп алганын, сабый баладай сөенгәнен тойса да, сабыр итәргә булды. «Үзе генәме? Бәлки, минем якка таба борылыр. Әйе, кибеттән чыкканда, Ул, һичшиксез, бирегә таба киләчәк бит», дип фараз кылды.

Егет Аны бер мәртәбә аэропортта күргән иде бит инде. Янына да бара алмады, чөнки янәшәсендә ире бар иде. «Бүген кем белән икән? Үзе генәме, әллә түгелме? Казанга нигә килгән? Йомыш беләнме, әллә кая да булса үтеп барышлый гына сугылганмы?» Мизгел эчендә төрле уйлар башыннан йөгереп уздылар. Менә Ул, үрелеп, киштәдән бер китап алды, караштырды. Шунда егет мондыйрак фикергә килде: «Иң яхшысы урамда көтеп торырга!» Үзе генәме, түгелме икәнен дә тәгаен беләчәк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3