Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 36.

Шрифт
Фон

 Менә ничек?!

Юл аркылы чыккач, Рәйсәнәне авыр хәлдә калдырмас өчен һәм бүтән аны аптыратмау нияте белән, аларны аэропортта күрүен сөйләп бирде.

Йөрәгенә шом салына язган ананың йөзендә елмаю чаткылары, садәлек барлыкка килде.

 Әйе, исемдә, төнлә Мәскәүгә очкан идек. Аннары ул зур тәрәзә каршында туктады. Мин мех кибетенә кермәкче идем. Көтәсеңме?

 Билгеле.

Бераздан Рәйсәнә чыкты.

 Алмадым, әле бер атнам бар, өлгерермен.

Нәрсә алмаган анысы егет кеше эше түгел, шунлыктан Габделнур төпченеп маташмады.

 Мин сине Казан белән таныштырыйм әле, дип, ары таба алып китте. Ирең белән бер больницада эшлисеңме?

 Юк, аны нефтьчеләр поликлиникасына күчерделәр, баш врач итеп.

 Үсә кешеләр, диде егет риясыз гына һәм көнләшмәгәнен сиздерергә тырышып өстәде: Бик яхшы булган, югары белемле кеше югары үрмәләргә тиеш.

«Син боларны каян беләсең? дип сорамакчы иде Рәйсәнә, ләкин тыелып калды. Бер җай белән үзе әйтер әле». Аны егетнең язмышы кызыксындыра иде.

 Үзең ни хәлдә? диде ул гади генә, әйтерсең лә алар әле бер атна элек кенә аерылышканнар. Кайда, кем булып эшлисең?

 Төзелештә, Әлмәттәге һөнәрем буенча.

 Берәр кая укырга кердеңме? Әллә бетердеңме инде?

Габделнур кайда укуын әйтеп бирде:

 Бүген мине бәхет басты берьюлы ике сөенеч: беренчесе сине күрүем, икенчесе дүртенче курсның соңгы сынавын әле моннан ике сәгать элек кенә тапшырып чыгуым.

 Икенчесе чыннан да, зур шатлык, диде Рәйсәнә һәм әңгәмәдәшенә карады. Беренчесенең ни куанычы бар инде? Мин хәзер ир хатыны, әнием әйтмешли, кеше кешесе, ике балалы

 Барыбер, диде егет һәм, туктап, Рәйсәнәнең нур чәчеп торучы коңгырт күзләренә тутырып карады. Минем әле һаман да синең кебек кызны очратканым юк. Мин шуны аңладым: була йөргән кызлар, була сөйгән кызлар Болар икесе ике әйбер.

 Мин кайсысы? дип елмайды Рәйсәнә.

Аңарда хатын-кызларга хас ярыш азарты, «көнчелек күбәләге» канатын җилпеде. Баштарак ул Габделнурны очратуына бик сөенмәде, дөрес, пошынмады да, чөнки инде, үткән-беткән дигәндәй, еракта-еракта, томаннар артында калган еллар бит, күп сулар аккан Ә менә егет күзләрендә сөю чаткылары күргәч, аның да күңеле йомшады, үзенә дә аңлашылмаган дулкынлану биләп алды.

 Син соңгысы! Әйе, мин һаман да сине оныта алмыйм. Ләкин син дөрес аңла: мин сиңа, кабат мәхәббәт яңартыйк, дип әйтергә җыенмыйм. Шулай да мин очрашуга бик шатмын. Сине бик күрәсе килгән чаклар була иде. Аннан да бигрәк мин синең тормышың көйле баруына бик шатмын.

Габделнур үзенең, кем әйтмешли, китап сүзләре белән сөйли башлавына аптырап китте. Хәер, монда искитәрлек бернәрсә дә юк кебек. Ул, чыннан да, яшьлек дустын күрүгә шат, шат кына түгел, бу сөенеч. Ничә еллар күңел түрендә йөрткән кешеңне очратуның, шуңа шатлануның ни гаебе бар?! Юк, әлбәттә. Ләкин барыбер электәгегә тиң җанлы, эчкерсез сөйләшү, әсәрләнү булмас шул инде.

Рәйсәнә сорап куйды:

 Баянда уйныйсыңмы соң әле? Онытып бетермәдеңме?

 Бер өйрәнгән һөнәр онытылмый инде ул. Концертларда катнашканым юк, вакыт ягы тар. Шулай да бүлмәдәге егетләрне җырлаткалыйм.

 Салып алгачмы? дип елмайды хатын.

 Әйе. Син минем баянда уйнавымны да хәтерлисеңмени?

 Билгеле. Сине район үзешчәннәре концертында хәтеремә сеңдереп калган идем. Чөнки син анда минем кече абыйны беренче урыннан мәхрүм иттең.

Көлешеп алдылар. Шулай сөйләшә-сөйләшә, Кремль тавына менделәр. Алагаем зур биек таш өстендә чәнечкеле тимерчыбыкларга уралган, әмма карашын алга төбәгән, горур басып торган каһарман шагыйрьгә карап сокландылар. Һәйкәл артында көрәштәшләренең барельефлары һәм исем-фамилияләре.

 Менә монысы безнең район егете, диде Габделнур, Зиннәт Хәсәнов рәсеме каршында туктап.

 И мактанчык! диде Рәйсәнә, елмаеп.

 Мактанырлыгым бар!

Аннары Спасс манарасына таба атладылар. Рәйсәнә сул як дивардагы элмә тактага игътибар итте:

 Күчмә театр шушындамыни ул?

Габделнур елмайды:

 Монда, кем әйтмешли, конторлары гына. Аларның үз биналары, заллары юк. Шуңа күрә театр гел тәгәрмәч өстендә гастрольләрдә.

 Казанга кайталардыр бит?..

 Кайткалыйлар. Яңа спектакльләр әзерләп чыгарырга кирәк бит. Кайчагында шәһәрдә дә куялар. Мин баргалыйм.

 Яратасыңмы?

 Анысы да бар. Аннары, анда Хәлил исемле таныш егет эшли, шуның уенын карарга барам. Ул Чупай таш карьерында мастер булып эшләгән иде. Мин армиядә чакта, Казанга килеп, театр техникумын бетергән. Бик талантлы егет. Сирәк-мирәк күрешкәлибез.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3