Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 33.

Шрифт
Фон

 Без ике халыктанмыни?

 Әйе.

 Мичурин бабай тәҗрибә үткәргән шикелле икән

 Юк, киресенчә. Аның бер тамырда ике агачы җимеш бирә, ә без ике агачтан бергә әйләнгәнбез. Татар исеме өстенлек алган. Ә Болгар дәүләтенең тарихын Әхмәд ибне Фадлан язып калдырган.

 Анысы кем?

 Тугыз йөз егерме икенче елны Ирак хәлифәтеннән бирегә Багдад илчелеге килә, аның секретаре Әхмәд ибне Фадлан юлда күргән-белгәннәрен язып барган.

Габделнур өчен болар яңалык иде, әлбәттә. Ә Шәйгазамов боларны каян белә икән соң? Сораштыра-сөйләшә торгач, егет шуны ачыклады: аның туганнан туган абыйсы зур галим икән, Мәскәүдә яши, Казанда булмаган китаплар таба, архив материалларының кайберләре белән дә таныша ала икән.

 Безне сүгәргә булса, татар-монгол игосы, диләр, ә безне зур итеп күрсәтмәс өчен, монгол тарихын гына алга сөрәләр. Һәй, энекәш, безгә билгесез нәрсәләр бик күп бу дөньяда. Сугыш вакытында безнең егетләр булмаган часть юк иде. Ә синең берәр кинода татар солдатын яки офицерын күргәнең бармы?

 Юк.

 Шул шул менә Өч солдат батырлык кылса, аның берсе татар була торган иде. Ул әле хәзер дә шулай

 Әйе, Әсхәт Җиһаншиннарны гына алыйк

Шәйгазамов:

 Бездә халыкның үзаңы юк, диде. Урысның бер акыллы кешесе Столыпин, кем икәнен беләсең инде, әйе, шул, менә болайрак әйткән: «милли үзаңын югалткан халык тирескә әйләнә, һәм шунда бүтән халыклар үсеп чыга».

 Бу безгә атап әйтелгән кебек.

 Юк, ул аны үзләренә карата әйткән. Чөнки унсигезенче-унтугызынчы гасырларда аларда Көнбатышка табыну бик көчле булган. Югары катлау кешеләре балаларын французча, немецча укытканнар, өйләрендә чит телдә сөйләшкәннәр, үзара аралашканнар. Ул Александр Өченче сүзләрен истә тотып әйткәндер, анысы «Россия руслар өчен һәм русча» дигән.

 Ул император тарихка «Миротворец» исеме белән кереп калган, диде Габделнур, исенә төшереп. Унөч ел тәхеттә утырган вакытта бары тугыз рус солдаты үлгән, алары да чик сакчылары.

 Ярар, энекәш, мин сиңа әллә ниләр сүләп ташладым, чөнки ышанам. Үзең генә бел дә күңелеңә бикләп куй. Кешегә чыгарма, юкса кыен ашарсың.

Бу эчкерсез егетне кисәтеп куюны да үзенең бурычы дип санады Шәйгазамов. Дөрес, бүген утыз җиденче ел түгел түгелен, шулай да дус бар, дошман бар дигәндәй, авызыңны үлчәп ачу комачау итмәс. Борынгылар язып калдырган бит: «Бөтен белгәнеңне һәрчак әйтмә, әмма һәрчак ни әйтергә икәнен бел».

Аннары Шәйгазамов, матур әдәбияттан мисаллар китерә-китерә, татар халкы турында сөйли башлады:

 Максим Горький безнең киң күңелле, ягымлы, әйбәт халык булуыбыз, пакь тормыш белән яшәвебез хакында матур-матур фикерләр әйтә. Ник әйтмәсен дөресе шулай. Аннары, кем аны үлемнән коткарган татар кешесе.

 Кайчан?

 Ул яшь егет чагында үз-үзенә кул салмакчы була һәм, шәһәр читенә чыгып, револьвердан күкрәгенә ата да. Әнә шунда бер татар агае аны күреп ала Толстой да безнең турыда начар сүз әйтмәгән Кавалерист кыз Надежда Дурова турында ишеткәнең бар инде

 Минем аның каберен дә күргәнем бар.

Абзый кызыксынып сорагач, егет Алабуга турында сөйләп алды.

 Менә шул кыз да безнең турыда язып калдырган Мин сиңа, әгәр теләсәң, кайбер китапларны бирермен, алар миндә байтак. Хәер, синең вакытың болай да тар инде. Ярар, укуыңны бетергәч бирермен, караштырырсың, үзең өчен генә

Әңгәмә ахырында Шәйгазамов егеткә үзебезнең халык язмышына караган, борынгы бабаларыбыз тарихына багышланган кайбер китапларның исемнәрен дә атады. Әлбәттә, университет курсында, уку процессында боларның берсе дә юк, алар студент өчен яңалык иде. Әйе, әллә кайчан җимерелеп юкка чыккан Урарту, Ассирия дәүләтләре, Рим империяләре тарихын күз бетереп дигәндәй укыды-ятлады, ничек тә «койрык» калмасын дип тырышты имтихан-зачётлар бирде, контроль-курс эшләре язды, ә үз тарихы читтә кала бирде. Баксаң, әллә никадәр белемнән мәхрүм булып йөргән икән. Хәер, Габделнурның бу хакта сөйләшер кешесе дә юк иде.

Гарәпчә укырга-язарга өйрәнгән, латин алфавиты нигезендә дә укып калган Шәйгазамов белән чагыштырганда Габделнур үзен, надан дип әйтерлек булмаса да, гыйлем ягыннан берьяклы гына, шактый сай кеше икәнен сизде. Дөрес, аларга да латин теле, шул графикадагы немец теле, борынгы рус теле керде. Ә менә гарәп телен, язуын бөтенләй өйрәтмәделәр. Хәер, уку процессы тулаем урыс телендә барды бит.

Өлкән иптәше яныннан чыкканда, Габделнур үзен әле яңа гына күзе ачылган мәче баласыдай хис итте, бер мәлгә аптырап калгандай булды Әмма, контор каршында очраган кешеләр белән исәнләшеп, электр цехындагы хезмәттәшләре белән гәпләшкәннән соң, ул бу турыда уйламас булды. Кем әйтмешли, аны дөнья мәшәкатьләре басып китте

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3