Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 23.

Шрифт
Фон

 Мин сайладым инде.

Ирек күңеленнән генә: «Алдашмыйсыңмы, кызыкай? дигән сорау бирде. Мине балта сабына утыртырга җыенмыйсыңмы?»

Троллейбустан төштеләр. Яңгыр коя. Фәнирә, туфлиләрен салып, яланаяк калды. Егетнең лавсан күлмәге манма су булды, аз гына кыймылдаса да, тәне чымырдап китә каз тәне чыга, салкын. Фәнирә көлә, ә егет сер бирми. Ул, тулай торагына кереп, күлмәген алыштырды, пиджак киде, плащын да эләктерде. Урамга чыккач, аны кызның иңенә салды. Бер йортның подъездына кермәкчеләр иде, ишек төбендә диварга сөялгән, такталары кызыл материя белән тышланган табут капкачы күрделәр дә, күңелләре тартмыйча, икенче подъездга юнәлделәр.

Фәнирә чәчләрен тарады, башын егетнең күкрәгенә куйды. Ирек аның юеш, әмма йомшак чәчләрен сыйпады: күңелендә аны якын итү хисләре уянды, татлы хыяллар барлыкка килде.

Кыз да уйчан, ләкин ул, ачылып китеп:

 Әгәр мин тулай торакка күчмәгән булсам, сине күрмәгән булыр идем, очрашмаган булыр идек, дип куйды.

Егет, син үкенәсеңме әллә, дип сорамакчы иде, кире уйлады, болай да күренә бит, дип фараз кылды.

Кыз сүзен дәвам итте:

 Әгәр син мине берәр егет белән күрсәң нишләр идең?.. Кабат килмәс идеңме?

 Белмим, диде Ирек, ул үзенең ни уйлаганын һәм ничек хәл итәсен аңа сиздермәскә тели иде. Мин ихласлык яратам. Сиңа хәтле кызлар белән йөргәләдем, ике-өч көндә ялганнарын тота, эчкерсезлекләрен тоя идем; мәхәббәт уены уйнарга маташалар иде. Ә синең белән безнең мөнәсәбәт җитди, күрәмсең.

 Әйе, без артык ерак кердек, алай кирәк түгел иде.

 Син аны теләмисеңме? Мин сине мәҗбүр итмим. Үзара аңлашу булсын. Очрашасың килмәсә, син аны миңа теләсә кайчан әйтә аласың.

Кыз аңа тагын да ныграк елышты һәм егетнең иреннәрен эзләде. Бик озак итеп үбештеләр.

 Бүтәннәр белән мин чит кеше кебек идем, ә синең белән икенче төрле, диде Ирек.

Кыз көлеп җибәрде.

 Ә без әле хәзер дә туганнар түгел

 Иртәгә килергәме?

 Ничек телисең? Миңа барыбер.

 Ничек барыбер?

 Ну нигә сорыйсың? Беләсең бит.

Ирек аны сынар өчен генә сораган иде. Каршы йорттан музыка ишетелә, Мөслим Могамаев «Көзге яңгыр»ны җырлый. Кызның битенә ут яктысы төшә, егет аңа озак итеп, сокланып, яратып карый. Шулвакыт кинәт ут сүнде, Фәнирә көлде. Урамда вак яңгыр, томан, ә подъездда рәхәт, тыныч, шулай да әледән-әле (шушы өйдә яшәүчеләр булса кирәк) кеше керә.

 Арыдым, диде Фәнирә, як-ягына каранып.

Ирек коридордан кечкенә сандык табып алып килде, янәшә утырдылар, кыз башын егетнең иңенә салды, аннары үбештеләр.

Ирек кызның кылын тартып карамакчы булды:

 Күпчелек кызлар тиз бирелә.

Фәнирәнең колагы сак, сүзнең кая таба юнәлгәнен тиз эләктереп алды:

 Син мине дә шундыйдыр дип уйлыйсыңдыр.

 Андый түгел икәнеңне аңладым.

 Безгә очрашырга кирәк түгел, артык эчкә кердек.

 Сәбәбе?

Кыз тиз генә җавап бирмәде, бераз паузадан соң:

 Я тебе не подхожу, диде.

 Нигә?

 Мин гади авыл кызы.

 Моның ни катнашы бар?

 Син университетта, юрфакта укыйсың, аны бетергәч, син йә прокурор, йә судья булырсың, ә мин һаман повар.

 Мин милициядән китәргә җыенмыйм.

 Барыбер начальник булырсың.

 Әгәр син тагын бу турыда сүз кузгатсаң, мин үпкәлим. Монда университетның, киләчәктә кем булып эшләүнең ни катнашы бар? Кеше кеше булып калсын, юньле кеше булып. Университет бетерәме ул, академик буламы ул барыбер кеше булып кала. Сиңа минем белән рәхәт бит, миңа да шулай. Ә бу иң мөһиме!

5

Иртәдән үк кояш кыздыра, көндезге эсселек бөркүгә әйләнде. Чия, карлыган, кура җиләге өлгергән чак. Вак сары кытай алмасы гына ашарлык, эре алмалар каты.

Фәнирә белән Ирек кичен җәяүләп Соцгород бакчасына киттеләр. Тимер юл күпере астыннан түгел, ә өстән генә чыгарга исәпләре. Уңда алма бакчасы, артта йортлар кала, ә сулда юл, арырак яшь агачлар, силикат заводы, ТЭЦ торбалары күренә.

Тимер юл аркылы чыкканда, кыз:

 Безнең өй тимер юлдан өч йөз метр гына, дип искә алды. Станция. Яшел ут, димәк, юл ачык.

 Булмас, дип, егет юри үртәде.

 Чын-чын! Тимер юлчы баласы булып мин шуны белмәскә!.. Ә тимер юл артында урман, шомырт агачлары, алар яз көне ап-ак була.

Аннары кыз гаиләсе турында сөйләп алды:

 Әти Суслонгерда эшләгәндә, аның янына бардым. Вагончикта яши иде, аңа ашарга пешереп, керен юып тордым. Миңа әле унөч кенә яшь иде.

 Булмасны, дип, Ирек янә аны ирештерә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3