Чыннан да шулай. Беренче балага эләгә инде. Мин бөтен эшне үзем эшлим. Әнием сатуда, көнозын магазинда. Өйдәге эш минем җилкәдә, әле орышалар юньләп эшләмәсәң. Хәзер минем урынга сеңлем эшли инде, аңа да унөч яшь, акчаны ипи-шикәргә үзе тота. Әти кайтып сорый, әйтеп китә. Яшьтән өйрәнгәч, үзеңә рәхәт. Әнә хозяйканың кызы йомырка да кыздыра белми; кайсын башта салырга: йомырканымы, әллә майнымы аптырап тик тора, моны бит биш яшьлек бала да белә, минемчә. Аңа бөтенесен әнисе әзерләп тора шул, керен дә юа, укысын гына. Ә кызы вакыт җитмәүдән зарлана.
Күк йөзендә ай кызарып тора, тирә-юне алсу төстә, үзе ипи шишарасы кебек яссырак. Яшьләр бензоколонка яныннан үттеләр, скверга керделәр. Аның уртасында, биегрәк урындагы эскәмиядә ике пар утыра, бер егет яфраклы агач ботагы белән черки куа. Сквердан ялкау гына атлап баручы кызларның берсе эт җитәкләгән иде, ул кинәт ычкынып китте. Кыз-кыркын чыр-чу килә башлады, ләкин маэмай берәүгә дә тимәде.
Фәнирә үзенең Казанга килгән чагын сөйли, алтмыш дүртенче елның декабрендә кеше үтереп йөрүче Ионесянны, хатын-кызны талап куркытып йөргән тагын берәүне тоткан чак икән.
Шуңа ялгап, Ирек тә кайбер яшьләрнең тәртип бозуы, хулиганлык галәмәтләре хакында әйтеп үтте.
Соцгород бакчасына керделәр. Репродуктордан җәйге кинотеатрда «На семи ветрах» исемле фильм күрсәтеләчәге турында игълан иттеләр. Ләкин яшьләр кинога кермәскә булдылар. Чөнки татар яшьләре җыела торган мәйданчыкта уеннар башланган икән. Ирек ерактан ук Габделнурны күреп алды. Дусты аягүрә көе генә баянда бию көе сыздырта иде. Түгәрәк уртасында зифа буйлы чибәр кыз бөтерчектәй бөтерелә. Ирек, Габделнур янына килеп, кул бирмичә генә исәнләште дә, түзмәде, Фәнирәгә әзерләнеп торырга кушып, түгәрәк уртасына кереп тә китте. Биюче кыз белән алар кара-каршы дәртләнеп-дәртләнеп биеделәр. Бераздан кызый аңа таба кулын сузды һәм алар әле бер, әле икенче якка әйләнделәр. Аннары биюче сылукай иптәш кызлары янына барып басты. Берничә минут очып-очып биегәч, Ирек Фәнирә каршына килеп, аны биергә чакырды.
Мин татарча бии белмим, диде кыз һәм түгәрәккә керүдән баш тартты.
Егет ялынмады, аптырап та калмады янәшәсендәге бер ят кызны түгәрәккә дәште. Тегесе бик теләп риза булды. Беравык кара-каршы биеп, аның белән әйләнгәч, ул Габделнур янына килеп басты. Тагын бераз биеткәч, дусты баянын икенче бер музыкантка бирде, Ирек белән кул биреп күреште, Фәнирәгә баш кагып исәнләште.
Беркавым хәл-әхвәл белешеп, тегене-моны сөйләшкәч, алар аерылыштылар.
Күңелләре күтәренке Ирек белән Фәнирә карусельдә әйләнделәр, таганда атындылар. «Строитель» клубы ягыннан музыка ишетелә иде, тыкрыклар аша шунда киттеләр, анда, мөгаен, танцы башлангандыр.
Аннан кайтышлый урамга чыктылар. «Таң» «Заря» дип язылган кибет, каршыда бик зур һәм матур Мәдәният сарае. Юл читеннән барганда, Ирек, башын күтәреп, тирән итеп һава сулады.
Нарат исе килә, диде ул. Кызганыч, безнең якларда нарат юк, аның каравы алмагачлар, тирәкләр авылны ямьләндереп тора.
Тирәк дигәне нәрсә?
Тупыл агачын әйтәләр.
Аннары егет Польшадагы табигатьне искә алып узды.
Кыз үзалдына көлеп куйды.
Кайбер якларда әйтәләр: аш эчәбез, чәй ашыйбыз. Бер әби килгән иде каяндыр, ул шулай сөйләште.
Менә безгә кайтырбыз һәм шаккатарсың: бездә дә аш эчәбез дип әйтәләр, дөрес, чәй ашыйбыз димиләр. Әле з хәрефе урынына д хәрефе әйтәләр: кыдыл бодау.
Мин нигә сезгә барыйм?
Кунакка. Башта безгә кайтабыз, аннары сезгә.
Әгәр безгә кайтсак, бөтенесе, кияүгә чыккан, дип сөйләячәк.
Ну и что?! Әйтерсең, шулай, дип.
Егет кызны биленнән эләктереп алды, кочты, үпте. Чөнки бу тирә караңгы иде, уңда куе агачлык сукмак бетте. Ә күк йөзендә йолдызлар җем-җем итә, ай һаман баягыча кызгылт төстә. Баш түбәсендә күктә бер кара болыт әйләнеп йөри иде, кинәт Ирекнең кулына бер тамчы төште, икенчесе, өченчесе Ул кызны җитәкләде дә, торып йөгерделәр. «Трампарк» тукталышындагы козырёк астына бастылар, егет аркасы белән газета витринасына терәлде, кызын үзенә таба тартып, нык итеп кысты, чөнки Фәнирә туңган иде.
Кинога кадәр берәр сәгать вакыт бар иде. Кремль баскычыннан менделәр дә биек стена буйлап киттеләр. Моннан шәһәр уч төбендәге кебек күренә: цирк төзиләр, янәшәдә, стадион каршындагы мәйданда, күчмә цирк корып мәш киләләр: дүрт тимер торба утыртып, тарттырып куйганнар, очлы түбәсен брезент белән япканнар.