Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 22.

Шрифт
Фон

Бүлмәдәге егетләр урамда селкенеп йөрүчеләр түгел, эш кешеләре: берсе элек Ирек эшләгән төзү идарәсеннән балта остасы, икенчесе тимер-бетон эшләнмәләр заводында, эше бик җиңелдән түгел, шулай да зарланмый, чөнки фатир чираты якынлашып килә, өченче бүлмәдәше эретеп ябыштыручы. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да таза егетләр: мәкерсез, ярдәмчел, хәмер белән дә әллә ни мавыкмыйлар, вакытлары да юк икесе кичен техникумга йөгерәләр, берсе кичке мәктәпкә. Ирек алардан һич кенә дә зарлана алмый. Хәер, үзе дә дөнья күргән, дары иснәгән бит уртак тел тиз таптылар, аңа да кырын караучы юк.

Юынып кергәч, егет урынына ятты. Фәнирә турындагы уйларына сирәк кенә узган машина тавышы килеп кушыла, эт өргәне колакка чалына, бүлмәдә берәрсенең караваты шыгырдап куя. «Иртәгә племянницасы килә Кем ул, кайдан, ни өчен килә? Ә теге егет кем? Табышмак арты табышмак. Әллә Ярар, егет, диде Ирек үзенә үзе, иртә кичтән хәерлерәк. Поживём увидим. Ял ит».

Хәер, әлегә бик атлыгып та тормый. Чөнки июнь аенда икенче курс өчен «Җир һәм гражданлык хокуклары»ннан соңгы сынауларын бирде, семестр барышында «Административ җинаять хокуклары» һәм башка фәннәрдән практик занятиеләр уңышлы үтелде. Шулай итеп, өченче курска күчте. Бераз башын ял иттергәч (эшләп укуы җиңелдән түгел), янә китап кимерергә тотыначак.

Бераздан ул күзләрен йомды, серле кызның кайнар тәнен тойгандай булды һәм акрын гына әвен базына төшеп китте


Ирек белән Фәнирә кич сәгать сигезләрдә очраштылар һәм Свердлов урамына, кызның элекке фатир хуҗаларына киттеләр.

Иртән көн яхшы, кояшлы, җылы иде. Көндез бөркү, тирләтә, эсселек әллә тагы утыз градуска җиткәндер. Кичен дә бөркүлек басылмады, ләкин җилли башлады, болытлар куерды, көньякта кара-кучкыллары хасил булды, анда яшенле яңгыр ява, ахрысы.

Фәнирә ак күлмәктән, ләкин ул алсу булып күренә, чөнки кояш баеганда бөтен әтраф алсулана: күк йөзе дә, болытлар да, җир өсте дә. Әллә янында яраткан кызы булганга Иреккә бөтен дөнья алсу күзлектән караган төсле.

Кызның элекке фатир хуҗасы асты кирпеч, өсте агачтан гыйбарәт булган ике катлы йортның беренче катында яши икән. Фәнирә егетне башта тулырак гәүдәле, чуар җылы халат өстеннән кулдан бәйләнгән йон кофта кигән хуҗабикә белән таныштырды, аннары сеңлесен тәкъдим итте. Ул коеп куйган апасы: кара чәч, түгәрәк, ләкин кечерәк йөз, басынкы борын, гәүдәсе дә Фәнирәнекенә тартым юкарак кына. Иреккә ул ачык чырай күрсәтте сәйләндәй тезелеп киткән ак тешләрен күрсәтеп елмайды.

Хуҗа хатын егеткә ишек катыннан, акшарланган зур мич яныннан урын бирде. Ул үзе, өлкән кешеләргә хас булганча бармакларын кыймылдаткалап (гүя нәрсәдер саный), әүвәл тик утырды. Бераздан, күзлек киеп, ниндидер кием алып, ямау ямый башлады. Күрәсең, тик утыру гадәте юк.

Ә почмакта апалы-сеңелле кызлар сөйләшә: чыш-пыш киләләр, кайбер сүзләрен ачык итеп тә әйтеп куялар кеше ишетерлек. Ирек, аларның үзләренә карамыйча гына, шул якка колак салды. Сүз башта әти-әниләре хакында барды, сеңлесе кайтырга кыстый. Аннан гәп бер егеткә күчте, ул хат язган булырга тиеш. Һәрхәлдә, Ирек шулай аңлады. Кем ул? Каян хат җибәргән? Болары аңа караңгы һәм аңа барыбер дә кебек. Ә шулай да күңелендә ниндидер юшкын утырып калды.

Шуның тәэсирендә, урамга чыккач, ул баштарак кыз белән җәелеп сөйләшә алмады, аның сорауларына таркау гына җавап кайтарды. Фәкать күпмедер вакыт узгач кына, бәгырен кымтырыклап торган теге авыр халәттән арына алды.

Ә бу вакытта тышта яшен яшьни, күк күкри иде. Тукталышка барганда да, троллейбуста да, гәрчә егеткә сыенган булса да, кыз куркудан дерт итеп китә иде.

Казансу өсте кап-кара, куе зәңгәр болытлар түбән салынган, ялт-йолт яшен яшьнәгәндә, су өстендәге дулкыннар, утраулар күренеп кала. Троллейбус тәрәзәсе дымлы, пыялага кыйгачлап борчак-борчак яңгыр тамчылары төшә, алар күз яше кебек саф, чиста.

Фәнирәнең чәчләре манма су, бите юеш.

 Күземнән буяу агар инде, диде ул, Ирек аны тотып кайтса да, үзе дә аңа ябышып.

Егет аның колагына такмаклап алды:

 Кызым, кая барасың, ю битеңнең карасын, юсаң битеңнең карасын, батыр егет сайларсың.

Фәнирәнең йөзе ачылды, юморны аңлады:

 Мин сайладым инде.

Ирек күңеленнән генә: «Алдашмыйсыңмы, кызыкай? дигән сорау бирде. Мине балта сабына утыртырга җыенмыйсыңмы?»

Троллейбустан төштеләр. Яңгыр коя. Фәнирә, туфлиләрен салып, яланаяк калды. Егетнең лавсан күлмәге манма су булды, аз гына кыймылдаса да, тәне чымырдап китә каз тәне чыга, салкын. Фәнирә көлә, ә егет сер бирми. Ул, тулай торагына кереп, күлмәген алыштырды, пиджак киде, плащын да эләктерде. Урамга чыккач, аны кызның иңенә салды. Бер йортның подъездына кермәкчеләр иде, ишек төбендә диварга сөялгән, такталары кызыл материя белән тышланган табут капкачы күрделәр дә, күңелләре тартмыйча, икенче подъездга юнәлделәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3