Мин бала яратам, диде кыз. Бигрәк тә кечкенәләрне. Минем әнинең сеңлесе Кырымда яши, аларның гаиләсе бик ишле, ире кырым татары Алар тозлы әйбер күп ашыйлар: алма, борыч Борычның эчен алалар да ит белән дөге тутыралар. Бик тәмле ризык. Анда җимеш агачлары юлда да үсә. Теләсә кемнең бакчасына керергә була, сумкасыз, капчыксыз, билгеле. Күпме телисең аша. Пешкән кукурузны тозлап ашыйлар, тәмле
Сүзгә сүз ялганып, Ирек үзенең Польшада хезмәт итүен, анда да юл буенда алмагачлар булуын, солдат хезмәтендәге мәзәк хәлләрне сөйләп алды. Рәхәт иде аңа бу кыз белән әңгәмә коруы, кочаклашкан хәлдә торуы. Ул поляк телендә «ш», «ж» авазларының күп булуын искәртте, аларча кайбер сүзләрне, җөмләләрне әйтеп күрсәтте. Ләкин «Я цен кохам!»* дигәнен тәрҗемә итеп тормады. Эченнән генә: «Бәлки, берәр вакыт әйтермен, әле иртәрәк», дип уйлап куйды.
Син нигә кичә, ышанасыңмы, дидең?
Болай гына.
Мин бар кешегә дә ышанам, диде егет кочагындагы кыз уйчан гына, берәр вакыт үземне наказать итәрләр әле, эләгермен, аннан берәүгә дә ышанмам
Фәнирә әкрен генә җыр сузды:
Зачем, зачем тебя повстречала
Зачем нарушил мой покой
Кыз җырлаудан туктады, Иреккә карады һәм аның бик җитди уйларга батканын аңлады.
Нәрсә уйлыйсың?
Болай гына.
Әлбәттә, аның уйлары Фәнирә тирәсендә бөтерелә иде. Ике-өч мәртәбә генә очрашкан кыз кем ул? Ни-нәрсә уйлап, нинди планнар корып яши? Аңа мөнәсәбәте ничек? Сәгать унда өйдә булырга тиеш идем, ди. Ни өчен? Кем беләндер очрашамы яисә киләсе кешесе бармы? Бу вакытта кем килергә мөмкин? Әллә болай гына әйтәме? Казансу буенда утырганда йокысы килә иде. Ә хәзер үзе керергә ашыкмый. Шулай да серлерәк әле бу кызый. Ирек төрледән-төрле шикле уйларга бирелүен үзенең милициядә эшләве, ситуацияне анализларга күнегүе белән аңлатырга һәм акланырга тырышты. Кыз турында ямьсез уйламаска иде аның нияте. Хыялында гәүдәләнергә өлгергән итагатьле, инсафлы, тәүфыйклы, үзенә гомер юлдашы булырлык кеше булуын тели иде.
Иректән төпле җавап алмагач:
Егет булу яхшыдыр, дип куйды Фәнирә. Кызлар, мескен, ни теләсә, шуны эшли алмый. Газаплана. Яратса да әйтә алмый
Тулай торак ишеге төбендә Фәнирәнең бүлмәдәшенә тулы гәүдәле, мул күкрәкле Шура исемле кызга юлыктылар. Ул бер егетне култыклаган иде, аны калдырып, иптәш кызын читкәрәк дәште.
Ирек аның Фәнирә колагына «Теге килмәде Синең өлеш шешәдә Мин кайтмыйм» дигән өзек-өзек сүзләрен ишетеп калды.
Арты белән баскан Фәнирә, Иреккә сиздермәскә тырышып, бармагын ирененә куйды. Шура, авыз чите белән елмаеп, аңа күз кысты да егетенә ябышып китеп барды. Каушап калган Фәнирә ашык-пошык саубуллашып кереп китте.
Шимбә көнне Ирек, кичке сәгать унга чамалап, тимер юл вокзалына китте. «Кильдураз Казан» поездының расписаниесен белде: ун туларга алты минут кала килә икән.
Вокзал каршындагы скверда гына көтәргә булды. Андагы чуар халык төрлесе төрле рәвештә: кайсы эскәмиягә утырган, кайсы яткан, байтагы аягүрә; трамвай, такси, автобус, троллейбуслар килә-китә; вокзал артында пош-пош итеп паровоз кычкырта.
Шәһәр яны поезды килде. Ирек Фәнирәне каршылады. Дүртенче трамвай белән Кольцога бардылар, аннан беренче троллейбуска күчтеләр. Егет кызның әти-әнисе хакында сорашты. Әтисе өйдә, әнисе эштә булган, икесенә дә, шундук китәм, дип әйткән. Кыз өенә ни өчен алай тиз генә кайтып килүе хакында ачылып сөйләмәде.
Фәнирә, тулай торакка кереп, сумка һәм пальтосын калдырып чыкты. Ирек аның иптәш кызы белән әрләшкәнен ишетеп калды. Фәнирәне бер егет сорашкан, ә иптәш кызы аның кайда һәм кем белән икәнен әйткән. Ирек моны колагына киртләп куйды.
Эскәмиядә утырганда, егет:
Сиңа минем белән рәхәтме? дип сорады.
Әйе.
Озак кына сөйләшеп утырдылар. Ирек аны кочаклап җылытты. Кызның керәсе килүен сизенеп, урыныннан торды.
Иртәгә килмә, диде Фәнирә.
Нигә?
Племянница киләсе бар.
Аерылыштылар. Ирек урам якка чыкты да Фәнирәнең балконда күренгәнен көтеп торды. Егетенә тиз генә кул болгап алгач, кыз күздән югалды.
Ирек тулай торагына кайтты. Бишенче каттагы иркен бүлмәнең тәрәзәсе ачык. Егетләр йоклый. Ирек урамга күз салды. Каршыда кайбер тәрәзәләрдә ут балкыган ике-өч катлы йортлар. Волгоград урамына таба алмагачлар тезелеп киткән, алар язлыкта ап-ак чәчәккә төренәләр, әлегә исә яшел яфраклары гына шәйләнә. Ирек җанына бәлзәм булып яткан бу агачларга озаклап карап торырга ярата, чөнки алар чит җирдә аңа алмагачлы туган авылын хәтерләтәләр Бу урам, гомумән, тыныч, көндезен дә машиналар аз йөри. Ә сул яктагы Восстание урамында шау-шу күбрәк.