Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 20.

Шрифт
Фон

Кыз ак якалы кара күлмәктән, аягында туфли. Ирекнең өстендә кара пиджак, ак күлмәк, кара галстук, кара чалбар, очлы башлы җәйге ботинка. Ул пиджагын кызның иңенә салды, чөнки су буенда салкынча иде.

Яшьләргә хас булганча, сүз спорт өлкәсенә кереп китте.

 «Спартак» командасы откан, диде Ирек, кызны җилкәсеннән кочып.

 Футболмы? дип сорады аңа елышып утырган Фәнирә.

 Әйе.

 Ә мин баскетбол яратам, үзем кыска буйлы булсам да.

 Әйе, анда буй кирәк, дип, аның сүзен җөпләде егет һәм баскетболга кагылышлы белгәннәрен тезеп китте: Урманчы малае Янис Круминьш ике дә унсигез сантиметрлы, ә менә аның белән янәшә метр да җитмеш биш сантиметрлы Арменак Алачачян да илнең җыелма командасында уйнады. Ут өертә инде, бик җитез. Аңардан бер корреспондент сорый: «Әгәр дә тормышны яңадан башларга туры килсә, спортның кайсы төрен сайлар идегез, баскетболмы?» «Беркайчан да! ди Арменак. Чөнки миңа икеләтә тир түгәргә туры килде»

Кыскасы, яшьләрнең сөйләшер сүзләре, уртак әңгәмә корырлык уй-фикерләре күп булды.

Тулай торак тирәсенә кайтып җиткәч, алар урамнан эчкәрәк керделәр. Уң кул якта «Комсомолец» клубының җыйнак бинасы, аның артында, подвалда, Енисей урамы чатында айныткыч та ерак түгел. Анда Ирекнең таныш хезмәткәрләре. Шуңа күрә кызны ул якка түгел, ә Гагарин урамына параллель рәвештәге, тыкрык сыман тар гына булса да Олы Шоссе дип аталган урамга таба алып китте. Өч катлы йортларның берсе янында туктадылар. Кыз, егеттән читләшебрәк торды, үзе, туңмыйм, дисә дә, калтыранган сыман иде. Аннары, Ирекнең кулыннан тотып, диварга сөялде.

 Мин сиңа нәрсәдер әйтергә телим

Ләкин үзе тукталып калды. Ирек тә дәшмәде, уңайсызлануы сизелеп торган кызга карады. Ниһаять, Фәнирә телгә килде:

 Син минем белән ничек йөрергә уйлыйсың? Болай гына, вакыт үткәрергәме? Әгәр алай булса очрашмыйк.

Егет тагын нәрсә әйтер икән дип көтәргә булды. Ул дәшмәгәч, Фәнирә читкә карап әйтте:

 Безгә кабат очрашмаска кирәк.

Һаман да авызына су капкан кебек торуны әдәпсезлеккә санап, Ирек бу юлы аңа җавап бирүне кирәк тапты:

 Әгәр дә мин, болай гына дисәм, дөрес булмас, ниятем җитди. Син миңа ошыйсың.

Егет кызның күзләренә туры карады. Аннары аны кочагына алды, күкрәгенә кысты. Фәнирә башын аның иңбашына салды, гәүдәсе белән елышты.

 Мин кешегә тиз ияләшәм, диде ул, пышылдап. Әгәр аерылышсак, тиз генә оныта алмам, авыр булыр дип куркам.

 Ә нигә аерылышырга? диде егет, иңбашларын җыерып.

Кызның тавышы ышанычсыз чыкты:

 Мин нигәдер куркам.

Ирек дәшмәде. Кызның башын тотып, күзләренә карады. Ут яктысы төшә иде. Фәнирәнең кара күзләре зур, ул төс-бите белән грузин кызларына тартым, әгәр басынкы борыны да бөкрерәк булса, гел Кавказ ягыныкы диярсең; уртача буй, нечкә бил. Егет йөзен әкрен генә аңа таба китерде, кызның кайнар сулышын тойды. Фәнирә аны кочаклап алды, үзе егетнең иреннәрен эзләп тапты. Кайнар итеп, озак итеп үбешүдән соң, ул янә сорау бирде:

 Син һәр көн килерсеңме?

Ирек аның төс-битен грузин кызлары белән чагыштырды, әмма үз-үзен тотышы Хәер, аның Кавказ кызлары белән очрашканы юк бит. Аларның холык-фигылен, тыйнаклык дәрәҗәсен белми Ләкин бу минутларда андый уйлар белән мавыгу егетлек булмас иде һәм ул аны тагын да кысыбрак кочты, үпте. Кызның кайнар куллары егетнең муенына сарылды.

Күптән түгел генә танышкан бу кыз Казан тирәсендәге районнан, училище бетереп, бер ресторанда пешекче булып эшли; әти-әнисе, сеңлесе авылда яшиләр. Кызыл Байрак урамындагы тулай торакка (ул төзүчеләрнеке) кем урнаштыруын Ирек төпченмәде.

 Битем яна, кемдер сөйли, ахры, диде кыз һәм сәгатенә карап алды. Ой, мин сәгать унда өйдә булырга тиеш идем.

 Ә син хыялда бүлмәңә кер. Әнә баскычтан менәсең ди, иптәш кызларың каршы ала. Кием алыштырып, юынып, чәй эчеп йокларга ятасың.

Кыз юморны эләктереп алды.

 Кайсы ягыма ятыйм: уңгамы, сулгамы?

 Кайсына телисең

 Чалкан.

 Нигә?

 Больницада өйрәндем. Сукыр эчәккә операция булды да, озак ятарга туры килде. Үзешчән сәнгать түгәрәге членнары белән спектакль куясы идек, җитмәсә, мин оештыручы. Кисәк кенә авырый башладым. Мине паровоз белән шәһәргә алып киттеләр, аннан «ашыгыч ярдәм» машинасы Операция ясадылар. Шул көнне тагын бер кызга

Аннары Фәнирә сүзен икенче темага күчерде.

 Мин бала яратам, диде кыз. Бигрәк тә кечкенәләрне. Минем әнинең сеңлесе Кырымда яши, аларның гаиләсе бик ишле, ире кырым татары Алар тозлы әйбер күп ашыйлар: алма, борыч Борычның эчен алалар да ит белән дөге тутыралар. Бик тәмле ризык. Анда җимеш агачлары юлда да үсә. Теләсә кемнең бакчасына керергә була, сумкасыз, капчыксыз, билгеле. Күпме телисең аша. Пешкән кукурузны тозлап ашыйлар, тәмле

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3