Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 19.

Шрифт
Фон

 Ярый.

Тагын берничә минут сөйләшеп торгач, кабат очрашырга дип килештеләр.

Ирек көндез, кибеткә сугылып чыкканнан соң, чәчтарашханәгә керде. Практикант кызларның берсе аның чәчен кыскартты, сакал-мыегын кырганда ияген кисте дә бик курыкты, ә егет ачуланмагач, иптәш кызлары белән бергә ул да көлде: клиентының иягенә юка кәгазь кисәге ябыштырып куйды.

Берничә көн рәттән һава салкынча торды: яңгыр, җил, катлы-катлы болытлар һавада, томан, тиз караңгылана. Бүген кич көнбатышта күк йөзенең бер чите алсуланды, бәлки, иртәгә яхшы булыр.

Сәгать җидедә Ирек (гражданский киемнән) кызлар тулай торагына килде. Беренче генә килүе түгел, вахтёр хатын рөхсәт итте, һәм ул өченче катка менеп китте. Гомуми коридор ишеген ачуга, кулына савыт-саба тоткан Фәнирә кухнядан килеп чыкты.

 Аста көтеп тор, диде ул, егетнең сәламен алып, үзе җавап кайтаргач. Хәзер чыгам.

Ирек баскычка таба атлады. Ә артта, Фәнирә ишекне ачканда, алар бүлмәсеннән җыр агылды, тигезле-тигезсез калынлы-нечкәле авазларына караганда, анда кызлар гына түгел иде.

Урамда Ирек:

 Кая барабыз? дип сорады.

 Минем әнинең абыйсын күрәсем бар иде, диде кыз һәм үтенгәндәй аңа карады. Теплоконтроль тирәсендә торалар. Иренмәсәң барып килик. Анда сигезенче трамвай йөри.

 Беләм.

Алар утырган троллейбус яңа ачылган «Луч» хуҗалык әйберләре, «Рубин» спорт товарлары кибетләре каршыннан үтте, «Силуэт» ательесы да сулда калды. Биек нарат агачлары арасында төзелгән Химиклар сараеның мәһабәт бинасы күренде. Дамбадан барганда, бер акчарлакны күзәттеләр. Ул җәйлектә ярдан шактый чиккән суга бөркет кебек ташланды.

 Кавказда, Урта Азиядә һәм Казахстанда кулга ияләшкән бөркетләр белән куян, төлке аулыйлар икән, диде егет, Казансу өстеннән күзен алмыйча гына. Бу да шулар кебек суга ташлана. Тауларда яшәүче халык үзе дә бөркет кебек кыю, курку белмәс. Төркмәнстанда елан тоталар да агуын җыялар. Армиядә бер егет сөйләгән иде. Аның атасының бер бармагы юк икән, биш-алты яшьтә елан чаккан. Бабасы аның чәнчә бармагын кисеп ташлый, үлемнән коткара.

 Кисмәсә үләмени? дип сорады Ирек белән янәшә басып торган Фәнирә.

 Әйе. Анда кобра, гюрза иң агулы еланнар

Троллейбустан төшеп, трамвайга утыргач та, тегене-моны сөйләшеп бардылар. Кыз, туганнарына кереп, йомышын йомышлагач, «Кольцо»га кайттылар һәм Бауман урамы буйлап җәяү киттеләр. «Татарстан» кинотеатрында «Саша, Сашенька» дигән фильм карап чыктылар. Матбугат йорты каршында беренче троллейбуска утырып, Ленин районына юнәлделәр. Әмма Ленин күпере тукталышында төштеләр дә яр буйлап сулга таба киттеләр. Музыка, шау-шу ишетелеп торган «Парус» рестораны яныннан уздылар.

Кайчандыр Идел яки Чулман буендагы берәр авыл каршында пристань ролен үтәгән, тактадан корылган кечкенә, шыксыз дебаркадерны хәзер, буяп-яңартып, ресторан иткәннәр һәм, Казансуда утырганга, «Парус» дип исем кушканнар. Шәһәр халкы аны үз итте, җәен дә, кышын да аннан кеше өзелми: гомер бәйрәмнәре, туй мәҗлесләре үткәрәләр. Бүген дә шундый чараларның берсе булса кирәк. Ике баганалы гранит баскыч янында туктадылар.

Бөркүрәк һава. Кояш баеган турда ачык күк йөзе зәңгәр өчпочмакны хәтерләтә. Аста кызгылт, сулда кара, ә уңда аксыл болытлар кабарып торалар. Шәһәр томан эчендә. Еракта-еракта утлар шәйләнә, Казансу аръягында ракета җибәрделәр. Уңда дамба буенча тезелгән утлар суда чагыла, әйтерсең әкияттәге су асты сарае. Бөкре күпер астыннан бер байдарка чыкты һәм кызыл маякны урап әйләнде дә кире китте. Ераклашканда ул су асты көймәсе кебек егетнең ишкәне күренми. Су уртасында бер көймә тора, моторы сүнгән, хуҗасы кабыза алмыйча интегә.

Икәүләп әнә шул кичке манзараны хозур кылып утыргач, Фәнирә:

 Кайда булдың? дип сорады. Ничек көннәрне үткәрдең? Син кичә тугызда Бауман урамында идең.

Ирек аның сынаганын, тотмакчы булганын сизеп алды, җавап кайтармады. Аста ике эскәмия бар, ике пар утыра иде, бер пар кузгалды.

 Убыр китте, урыны калды, диде дә, егет, кызны җәлт кенә күтәреп, баскычтан аска төшеп китте.

Кыз егетне муеныннан кочты.

 Мин авыр бит.

 Үз сөягем үземнән авыр түгел, диләр безнең авылда.

 Мин синең сөягең түгел бит.

 Сөягем булмасаң, сөйгәнем булырсың.

Су өсте тыныч түгел, егет күңеле кебек. Дулкыннар чайкалганда, дамба ягындагы ут баганалары йә елан койрыгын, йә су суалчанын хәтерләтәләр озынаялар, ә дулкыннар багана буйлап ишеләләр, каршыга килгәннәр белән бер-берен кисешәләр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3