Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 18.

Шрифт
Фон

Кайберәүләр исә, үзләренең чаналары читкә салуламагач, хатынныкы да сулга каермыйдыр, туры юлдан гына барадыр, дип уйлый һәм ялгыша.

Кызганычка каршы, тормыш юлдашы сайлаганда адәм баласы үзенең ялгышын бик соң төшенә. Терсәк якын тешләп кенә булмый. Бу ир-атка да, хатын-кызга да бер үк дәрәҗәдә кагыла.

Ирек белән дә шулай булды.

Дусты Габделнур аңа әйтте:

 Картлач (алар, солдат гадәтенчә, бер-беренә һаман шулай дәшәләр иде), әгәр хатын-кыз икене татыса, аның өченчене дә авыз итеп карыйсы киләчәк, җае гына чыксын. Ә бәлки, ул сиңа хәтле үк берничә белән булгандыр, син икенче генә түгелдер.

 Ихтимал.

 Аның шунысы да бар бит әле: балаң үзеңнеке буламы? Моны фәкать хатын-кыз гына белә, ә без, ир-атлар, юк. Хәер, кайчагында хатын-кыз үзе дә белмичә кала. Лагерьда (сүзнең Казан тирәсендәге хәрби лагерь турында баруын икесе дә беләләр, чөнки соңгы ике айны алар бергә хезмәт иткәннәр иде) миңа берәү, баласы хакында сорагач: «Әллә солдаттан, әллә сержанттан белми дә калдым», дигән иде.

Бу сөйләшү Ирекнең өйләнүе алдыннан булды. Ул бергә солдат шулпасы эчкән якташына үзенең өйләнергә исәбе барлыгын әйтте. Гәрчә бу нәрсә хакында егет-җилән авыз чайкарга яратмаса да, аның нинди кыз «чаты ачылган» икәнен, тугрылык саклаячагына шөбһәсе барын да яшермәде, эч серен ачып салды. Менә шунда Габделнур аны кисәткән иде. Ни аяныч, яшь булуына карамастан, тәҗрибәлерәк дустының сүзләре хак булып чыкты. Ә ул вакытта Ирек аның киңәшенә колак салмады.

Дөрес, үзе дә андый нәрсәләрне төшенә иде. Ләкин кайбер кыз-кыркын, яшь чагында йөреп туйгач, ирләренә тугрылыклы хатын, өйдә уңган хуҗабикә булалар, үз ирләреннән балалар табып, аларны багып-тәрбияләп үстерәләр, кыскасы, басынкыланалар.

Ә Фәнирә иренә тугрылык саклый алмады, дөресрәге, теләмәде. Егетнең үзен ничек нык яратканын белеп-сизеп алган кыз җылыга ияләшкән юха елан булып чыкты һәм үзен җылыткан кешесен чакты.

Тән ярасы түгел, ә җан ярасы ничек сызлаганын, җәберсенүен Ирек үзе генә белә. Югыйсә ул Фәнирә белән танышу-кавышуларның ахыры ямьсез бетәр дип һич кенә дә башына китермәгән иде. Әйе, бер дә күңелсез тәмамланыр төсле тоелмаган иде аларның тормышы. Аның яшьлек хатасын гафу итүне, бу хакта исенә төшереп тормауны, үзенә илтифат күрсәтүне тиешенчә аңлар, шуннан нәтиҗә чыгарыр һәм туры юлдан гына атлар, тәртәсен сулга каермас, дип өметләнгән иде. Яратып өлгергән иде шул аны егет. Танышулары да кызык кына булган иде.


Ирек, район милиция бүлегеннән чыгып, Восстание урамы буйлап салмак адымнар белән түбән таба төшеп бара иде. Бер кыз яннан узып китмәкче.

 Апасы, сез артта, юл буенда, знак күрмәдегезме әллә? дип аңа мөрәҗәгать итте Ирек, ярым борылып, тавышына юри җитдилек өстәп.

 Нинди? дип сорады уртача буйлы, чем-кара чәчле кыз һәм, туктап, егеткә карады.

 «Обгон запрещён» дигән знак.

 Юк, диде кыз, башта аңышмыйча, аннары егетнең киеменә карап көлеп җибәрде. Мин бит сезнең кебек гаишник түгел.

 Ә сезгә кем әйтте мине гаишник дип?..

Чыннан да, Ирек бүген формадан иде.

Менә шуннан сүз иярә сүз чыкты. Икесе дә Кызыл Байрак урамында, икесе дә тулай торакта яшиләр икән: кызныкы сул кул якта, ә егеткә уңга борыласы. Ләкин ул, «Фукерман»га (ашханә икәнен кыз белә, алар йортыннан ары, Гагарин урамы чатында) барасым бар, дип, теленә салынып, сулга борылып, урам аша чыгып, кыз белән янәшә китте.

Урамның уң ягындагы өч катлы йорт каршында туктап, кыз:

 Мин өйгә керәм, диде.

 Бәлки, тагын күрешербез? диде егет, кызның каратут матур йөзенә, кара кашларына карап, һәм исемен әйтте.

 Ә мин Фая, диде кыз, үзенең чем-кара күзләре белән егеткә текәлеп.

 Керәшен кызымы әллә?

 Юк.

 Алайса, чын исемегез ничек?

 Фәнирә. Ләкин мин аны яратмыйм. Без русча укыдык. Мәктәптә «Фанера» дип мыскыл итәләр иде.

 Нишләп, юкса бик матур исем бит, диде Ирек һәм баягы соравын кабатлады: Йә, ничек, күрешәбезме?

Кыз тиз генә җавап бирмәде. Башта егетнең гәүдәсенә таман утырган, буй-сынына килешеп торган формасына, аннан йөз чалымнарына игътибарын юнәлтте.

Ирек хәтта бераз уңайсызланып куйды, кыз аңа базарда мал сайлагандай карый кебек тоелды. Ләкин бу халәт бер мизгелдә генә уеннан чагылып үтте.

Күрәсең, кыз егетне үзе белән очрашырга лаек дип тапты, үзенә тиң кеше дип хуп күрде.

 Ярый.

Тагын берничә минут сөйләшеп торгач, кабат очрашырга дип килештеләр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3