Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 17.

Шрифт
Фон

Шуңа күрә егет тулай торакка яуда җиңүче сыйфатында башын горур тотып түгел, ә кәефе кырылып, төшенке күңел белән, эшләгән чатак эшеннән разый булмыйча, аннан шатлык-куаныч тапмыйча, канәгатьсез кыяфәттә кайтты. «Тора-бара бер амин» дигән шикелле, Габделнур уйлары белән һаман булып үткән вакыйга тирәсендә чуалды. Әйе, була мәгънәсез усаллык яшь чакта кызлар өчен сугышу, башка сәбәп белән егетләр арасында низаг, исерекләр сугышуы һ.б. Ләкин була акланган усаллык үч алу. Хәер, явызлыкның берсен дә акларга ярамыйдыр, мөгаен. Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык ир кешенең эшедер, дигәнне дә ишеткәне бар иде әнисе авызыннан. Ә малае Ул үзенең бу кылган гамәлен, күпме генә тырышса да, мине мәҗбүр иттеләр, дип үзен үзе юатса да, ахыр чиктә аклый алмады. Чөнки явызлыкның, син аны ничек кенә атасаң да, барыбер җисеме үзгәрми.

Ул кешеләрнең гомумән бер-беренә карата булган мөгамәләсе, бигрәк тә мәрхәмәтсезлеге хакында уйланды: күрше белән күрше, хәтта туган белән туган тыныша алмый, көнләшә, хөсетләнә; кемдер икенче берәүне рәнҗетә, төп башына утыртырга чамалый; нәфесен тыя алмаучы кайберәүләр җәбер-золымнан да тайчанмый Бу ярлыкны бөтен кешегә дә тагарга ярамый, билгеле, анысы дөрес, ләкин кеше бит аңлы зат, ул шулай яратылган, нидер эшләгәнче, алдын-артын уйларга тиештер. Ә нигә ул кайчакта хайваннардан, җәнлекләрдән, киек кошлардан миһербанлык үрнәге алмый? Алар үз ишләре белән сирәк бәрелешәләр, ә күпчелек очракта бер-беренә ярдәмчел.

Менә бер генә мисал.

Габделнур, авылга кайтса, һавада торна тавышы ишетсә, күтәрелеп карамыйча түзә алмый: яз көне алар төньякка очалар, ә көзен көньякка. Күпчелек очракта аларның очыш рәвеше зур өчпочмакны хәтерләтә. Һәм шунысы гаҗәп (хәер, алар өчен бу табигый хәлдер): төркем башындагылар алмашынып торалар: әле берсе төркемне ияртеп бара, әле икенчесе «авырлыкны үз җилкәсенә сала», чөнки, су кебек тыгыз булмаса да, һава ярып баруы, алдан юл сабуы җиңел эш түгел.

Ә кайбер кешеләр үзенә җайлыны гына карый, үз мәнфәгатен генә кайгырта, сукмакның да такырын, җиңелен эзли, тир түгеп эшләргә дә теләми һәм шул юлда кайчак бер-берен дә аямый


Әнә шундый каршылыклы уй-кичерешләрдән соң, ул булып узган вакыйга хакында авыз чайкамаска, беркемгә дә белгертмәскә, иң якын дус-ишләре белән дә серен уртаклашмаска үз-үзенә сүз бирде. Хәер, ул үзе дә бу күңелсез вакыйга турында уйламаска, артык баш ватмаска тырышты, чөнки алда мөһим бурыч практика узу тора иде.

Ниһаять, бүген ул мәктәптән җиңел сулап, кош тоткандай шатланып чыкты: кулына директор, завуч һәм тарих укытучылары имзалаган белешмә алуга иреште; алар практикантны һәрьяктан уңай бәяләгәннәр, димәк, тырышуы, йокысыз төннәр үткәрүе бушка узмаган икән.

4

Ир-атларның кайсыберләре чит хатын-кызларның сулга йөрүен белә, моны күңеленнән хуплый да кебек һәм, җае туры килсә, шуннан файдаланырга да күп сорамый, чөнки бу «җегетлек» санала. Әмма үз хәләл җефетенең дә икенче берәүнең куенында булуы ихтималын уена китерми. Янәсе, аныкы бүтән аты бер булса да, заты башка.

Кайберәүләр исә, үзләренең чаналары читкә салуламагач, хатынныкы да сулга каермыйдыр, туры юлдан гына барадыр, дип уйлый һәм ялгыша.

Кызганычка каршы, тормыш юлдашы сайлаганда адәм баласы үзенең ялгышын бик соң төшенә. Терсәк якын тешләп кенә булмый. Бу ир-атка да, хатын-кызга да бер үк дәрәҗәдә кагыла.

Ирек белән дә шулай булды.

Дусты Габделнур аңа әйтте:

 Картлач (алар, солдат гадәтенчә, бер-беренә һаман шулай дәшәләр иде), әгәр хатын-кыз икене татыса, аның өченчене дә авыз итеп карыйсы киләчәк, җае гына чыксын. Ә бәлки, ул сиңа хәтле үк берничә белән булгандыр, син икенче генә түгелдер.

 Ихтимал.

 Аның шунысы да бар бит әле: балаң үзеңнеке буламы? Моны фәкать хатын-кыз гына белә, ә без, ир-атлар, юк. Хәер, кайчагында хатын-кыз үзе дә белмичә кала. Лагерьда (сүзнең Казан тирәсендәге хәрби лагерь турында баруын икесе дә беләләр, чөнки соңгы ике айны алар бергә хезмәт иткәннәр иде) миңа берәү, баласы хакында сорагач: «Әллә солдаттан, әллә сержанттан белми дә калдым», дигән иде.

Бу сөйләшү Ирекнең өйләнүе алдыннан булды. Ул бергә солдат шулпасы эчкән якташына үзенең өйләнергә исәбе барлыгын әйтте. Гәрчә бу нәрсә хакында егет-җилән авыз чайкарга яратмаса да, аның нинди кыз «чаты ачылган» икәнен, тугрылык саклаячагына шөбһәсе барын да яшермәде, эч серен ачып салды. Менә шунда Габделнур аны кисәткән иде. Ни аяныч, яшь булуына карамастан, тәҗрибәлерәк дустының сүзләре хак булып чыкты. Ә ул вакытта Ирек аның киңәшенә колак салмады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3