Уку димәктән, Габделнур бу арада Ленин районының егерменче номерлы кичке урта мәктәбендә (шөкер, янәшә генә Восстание урамында) педагогик практика үтә.
Тау чишмәсеннән агып төшкән чиста, тешләрне сындырырдай салкын су күл-елгаларны сафландырган кебек, гыйлем ияләре дә үз тирәсендәге адәми затларга аң-белем тарата, аларны мәдәни яктан агарта, рухларына байлык өсти. Габделнур белән дә шулай: укытучы-профессорлар белән күбрәк аралашкан саен, аларның лекция-дәресләрен күбрәк тыңлаган саен, үзендә нинди дә булса яңалык сизә, ми күзәнәкләренең уйлау сәләте артканын, калебе чистарганын тоя, әйләнә-тирәсенә аеграк һәм ачыграк күз белән караган төсле була.
Һәм менә дүрт елга якын вакыт эчендә алган белемнәрен тормышта кулланырга, шулар нигезендә бүтәннәргә сабак бирер көн килеп җитте. Ул унынчы сыйныфта «Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының героик хезмәте», ә сигезенчедә «1861 елгы реформага хәзерлек» дигән темаларга комиссия алдында дәрес бирде. Хәзер аны алтынчыда «Капиталистик промышленностьның барлыкка килүе. Англиянең колониаль сәясәте» һәм унберенчедә «Социализмга күчү юллары» дигән ачык дәресләр көтеп тора. Җитмәсә, унынчы сыйныфта тәрбия эше дә аның җилкәсендә. Шуңа күрә ул, Миргаязлар кебек, ирекле кош түгел шахмат-шашка (домино, кәрт сугуны әйткән дә юк) уйнарга вакыты тар, әле тиз генә урынга да ята алмый иде.
3
Кешегә дә, елга кебек, үз-үзең булып калу хас. Язлыкта елга ярларыннан чыга, ташый, дулый, котырына, ә җәен, корылыкта, киресенчә, тарая, саега, кибә. Әмма ләкин, вакыт узу белән, шифалы яңгырлар яугач, көз җиткәч, ул үзенең элекке халәтенә кайта. Кешенең холкы да нәкъ шулай бит: әгәр ул тыныч, уйлап эш итүчән, кешелекле, игелек кылучан икән, кайбер вакыйга-хәлләр аркасында ничек кенә чыгырыннан чыкмасын, уңай сыйфатларына вакытлыча хилафлык кылмасын, ахырдан барыбер үзенең асылына кайта.
Габделнур, башым авырта дип ыңгырашып, иркәләнеп, урын өстендә ятмады. (Хәер, иркәләр кешесе дә юк.) Аның гадәти тормышы дәвам итте: эшенә дә барды, укуын да онытмады.
Кичтән ярыйсы гына күңелле итеп утырганнар иде, чөнки Мамадыштан Миргаязның абыйсы килде. Билгеле инде, туганы килгәч, егет саранланып тормады. Шуңа күрәдер ул төне буе саташып, кемнәр беләндер бәхәскә кереп, сөйләшеп ятты. Габделнур соң гына йокыга китә алды.
Иртән аны Миргаязның абыйсы уятты. Габделнур аңа эшкә барасын әйтеп куйган иде.
Егет тиз генә юынып керде дә, киенеп, кунак белән саубуллашып, ашханәгә төшеп китте. Аннары тулай торак каршында төзүчеләрне көтеп торган бәләкәй автобуска утырды. Завод проходноенда пропускысын озайтырга дип калдырды.
Тагын бер хезмәт көне башлана: үзләре участогы мәйданында да, күрше төзү идарәсенекеләр эшли торган корпуста да, буяучы-сылаучылар мәш килгән ашханәдә дә (элекке барак-ашханә юк, аны сүтеп аттылар, монысы капитальный).
Габделнурның кулдашы уртача буйлы, озын борынлы, кызгылт чырайлы, саргылт чәчле, узган ел гына армиядән кайткан Дөбәрис исемле егет иде. Какча йөзле, калын иренле бу егет ябык гәүдәсен бераз чайкалдырыбрак йөртә; кичке мәктәптә укый, өйләнмәгән. Күрәсең, тиз генә камыт кияргә ашыкмас та, чөнки кызларны бик ярата. Аны да кызлар чит итмиләр, үз күрәләр: егет телгә оста, сөйләшә һәм сөйләштерә белә, һәрчак шат йөзле дөньяга ачу тотып, аннан зарланып йөрми.
Габделнурны ул бик хөрмәт итә, һәрчак сүзен тыңлый. Аның күп белүенә соклана, университетта укуы белән һәм шундый кешенең дусты булуы белән кызлар алдында горурлана.
Ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы егетне төзү идарәсенең комсомол бюросы әгъзасы итеп тә сайлаганнар. Күрәсең, элекке офицер Митрохин тәкъдим иткәндер. Ул солдат шулпасы эчкән егетләрне җәмәгать эшенә бик теләп тарта.
Габделнур кулдашы Дөбәрис белән участокны әйләнеп чыкты һәм шулар ачыкланды: градирняга чыгыр, бер корпуска вибратор, бетон кабул итәргә күтәргечне тоташтырырга кирәк.
Аннары алар буяучы-сылаучы эшсөяр кызлар янына сугылдылар.
Яңа күтәрелгән бинаның әле бер-ике көн элек кенә шыксыз булып күренгән дивары кай арада үзгәреп тә өлгергән бизәнеп-ясанып, иң затлы күлмәген киеп кунакка барырга җыенган хатын сыман яисә беренче мәртәбә егет белән очрашуга әзерләнгән яшь кыз кебек әллә каян күз явын алып, тирә-юньгә нур сибеп тора.
Кызларның эшләвенә карап торуы да рәхәт. Шунысы сокландыра: куллары, гәүдәләре өзлексез хәрәкәттә булса да, алар бер-берсе белән гәпләшәләр яки күмәкләшеп җыр сузалар чишмә чылтыравы кебек дәртле, яңгыравык авазлары ишетелә.